Әбиемнең күңел сандыгы
план-конспект занятия (средняя группа)

Якупова Галия

Әбиемнең күңел сандыгы

 

 

 

 Уртанчылар  төркеме балалары белән уздырылган

 әдәби-музыкаль кичә

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galiya_sandyk.docx25.9 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

 ш.т.  Б.Сабасы бистәсенең гомуми үсеш бирүче төрдәге

4  номерлы Саба “Кыңгырау” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

Әбиемнең күңел сандыгы

 Уртанчылар  төркеме балалары белән уздырылган

 әдәби-музыкаль кичә

Тәрбияче : Якупова Г.Г

2022 ел

 Чараның максаты:

Татар халкының милли киемнәре, хуҗалыкта кулланылган предметлар белән таныштыруны дәвам  итү.

 Бурычлар:

1.Татар халкының онытыла барган гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау.

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Сандык,   сөлге, калфак, түбәтәйләр,кашык, чүлмәк,бизәнү әйберләре(чулпы, йөзек, алка).

Кичә  барышы:

Хәерле көннәр тәрбиячеләр, балалар! Бу матур залга без  бик матур бәйрәм кичәсе уздырырга җыелдык . Бәйрәмебез : “Әбиемнең күңел сандыгы” дип аталыр.

  •  Нәрсә соң ул сандык? Анда нәрсәләр саклана? Без бу турыда әз генә соңрак белербез. Башта үзебезнең туган телебезне искә төшереп алыйк әле.

      1 бала    И туган тел, и матур тел,    

                    Әткәм-әнкәмнең теле.

                    Дөньяда күп нәрсә белдем,

                    Син туган тел аркылы.

       2 бала  Мин матур итеп татарча.

                      Туган телдә сөйләшәм

                     Туган телемдә җырлап,

                      Сезгә шатлык өләшәм.

  - Рәхмәт балалар!

-Балалар, карагыз әле, бу нәрсә икән?

       -Сандык.

       -Әйе, бу әбиләрнең серле сандыгы. Аның эчендә ниләр барлыгын без дә карарбыз. Әйдәгез әле, шул серле сандык турында шигырь тыңлап үтик әле.

      3 бала. Әбиебез сандыгында

   Сакланмый ниләр генә.

   Әйдәгез сорыйк үзеннән,

   Ачып күрсәтсен безгә.

-Әйдәгез сандыкны ачып карыйк әле, нәрсәләр бар икән аның эчендә. Нишләптер ул ачылмый.

-Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки сандыгыбыз ачылыр. Ягез әле, балалар, сандык нинди? (Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән).

 Әби  керә.

 -Балалар ул бит серле сандык аны болай гына ачып булмый. Борын заманнарда без уйнаган “Түбәтәй “ уенын  уйнап күрсәтсәгез, ул бик тиз ачылыр.

 Уен «Түбәтәй».

Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түб, түб, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.  (3-4 тапкыр уйнатыла)

- Рәхмәт балалар , бик матур уйнадыгыз. Әйдәгез, бергәләп ачыйк сандыкны.

 Әбине сандык  янына  урындыкка утырталар.

   4 бала   Әби безгә сөйлә әле

  Сандык нидән серле ул?

   Сакланган хәзинәләрен

   Син кайлардан алдың ул?

5 бала    Ниләр генә юк монда:

Түбәтәй, калфак, яулык,

Сөлге, читек, чулпылар

Бизәкле агач кашык.

6 бала        Чүлмәк белән орчыкны да

Сандыктан алыйк әле.

Төбендә ниләр ята

Барсын да барлыйк әле.(әби алдына , чүлмәк , кашык куя)

Әби:

Үткәннәргә кайттым кебек

 Ачып серле сандыкны.

Исемә төшердегез,

Әниле балачакны.

Орчык белән йон эрләп, (орчык белән йон эрләү хәрәкәтен күрсәтү)

 Йомгаклар  ясар иде....

 Йомшак оекбаш бәйләп,

  Бизәкләр ясар иде...

(бала кулында калфак, түбәтәй)

 7 бала   Әби, әби, яшь ваккытта

 Калфак киеп йөрдеңме?

Түбәтәйне бабайга ,

Син дә чигеп бирдеңме?

Әби: Ииии, балам, гел дә шулай булды.

-Әйдәгез, әбигә җырлап күрсәтик әле матур җырыбызны.

Кәләпүшем калфагым

Батыр-Болгари көе, Резеда Вәлиева сүзләре

Кыз:

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә

Энҗе калфак үзе ап-ак

Бик килешә йөземә

Малай:

Йөзләремә килешәсең

Кайлардан гына белгән

Туган көнгә Дәү әтием

Кәләпүш алып килгән

Икәү:

Кәләпүшем калфагым

Энҗе мәрҗәннәр чиккән, иих

Кыз:

Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән

Малай:

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән

Кыз:

Калфагымның матурлыгын

Һәммәседә күрсеннәр

Энҗе калфак кигән кыз ул

Татар кыз дисеннәр

Малай:

Кәләпүшемне кидем

Көзге каршына килдем

Менә шушындый була ул

Татар малае дидем

Икәү:

Кәләпүшем калфагым

Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих

Кыз:

Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән

Малай:

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән

Малай:

Яңа кәләпүшем булгач

Яңа җырлар өйрәндем

Калфаклы чибәр кыз белән

Әйлән бәйлән әйләндем

Кыз:

Энҗе мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм

Калфаклар киеп кенә

Икәү:

Кәләпүшем калфагым

Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих

Кыз:

Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән

Малай:

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән

( Сандыктан  сөлге алган бала)

 8 бала  Сөртенсәң - сөлге кирәк,    

            Көрәшсәң - сөлге кирәк,

            Батырларга Сабан туйда

            Бирелгән сөлге бүләк!

(кулында бизәнү әйберләре)

 9 бала  Чулпылар, алка, йөзекләр

Кызларны гүзәл итә.

Чиккән яулык гүзәлләрне,

Тагын да чибәр итә.

(чигүләр тотып)

 10 бала Бу сөлгеләр, ашъяулыклар    

              Тамбур белән чигелгән

              Әллә инде чын чәчәкләр,

               Өсләренә сибелгән.

11 бала  Милли кием безне бизи,

Килешә йөзебезгә,

Татарча биеп күрсәтик,

Ээээх!

Әйдә, үзегезгә.

 Татар халык биюе.

12 бала  Хәтерлик, онытмыйк, дуслар,

Бабайлардан калганны.

Яшәтик, үстерик әле,

 Татар дигән халыкны.

   Әйдәгез, тамашачылар белән бергәләп , матур яңгырашлы , халкыбызның “Туган тел” җырын башкарыйк әле.

Туган тел

Халык көе , Габдулла Тукай сүзләре

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм-әнкәмне, ходам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

Конспект Әбиемнең күңел сандыгы

Про национальный одежды...

Тема: “Әбиемнең күңел сандыгы” Зурлар төркеме

Максат: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә  карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә  генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.Халкыбызның к...

“Әбиемнең күңел сандыгы” уен-викторина

Балаларның татар халык педагогикасына таянып,яш     үзенчәлекләрен истә тотып,сөйләм телен камилләштерү...

Әбиемнең күңел сандыгы. (Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе)

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, ...