Конспект Әбиемнең күңел сандыгы
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Про национальный одежды

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biemnen_kunel_sandygy.docx24.58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

                        “Әбиемнең күңел сандыгы”

                                         уртанчылар төркеме ( II)

                                  Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү

                                    (“ Танып белү”, “ Иҗат”, “Музыка”)

        

                                                                                Тәрбияче: Тухфатуллина Р.Р.

                                                   

                                                       2013 ел.

Максат:

 Балаларда халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф-гадәтләре белән таныштыру; милли киемнәр турындагы белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар:

 - Баларда татар милли киемнәренә һәм халкыбызның күңел      бизәкләренә кызыксыну тәрбияләү;

 - Балаларның акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен үстерү;

 - Сәйләннәр белән түбәтәй бизәү  алымын өйрәтү;

 - Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкаруга омтылыш булдыру.

Методлар һәм алымнар:

1.Әңгәмә

2. Күрсәтмәлек

3. Cәйләннәр белән бизәү алымы

Җиһазлау:

Әби өе,серле сандык, милли киемнәр, рәсемнәр,сәйләннәр.

Хәзерлек эше:

 Милли мирас темасына караган җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнү; костюмнар, атрибутлар әзерләү; милли киемнәргә күргәзмә оештыру.

Тәрбияче: Бүген без сөйгән халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф-гадәтләре белән танышырбыз.

        Хәтердән курыкма син!

        Үткәнеңне онытма син!

        Бел син ерак бабайларның,

        Ничек итеп көн иткәнен.

        Нинди уйлар, нинди моңнар,

        Безгә калдырып киткәнен.

Без бүген сезнең белән кунакка барабыз. Кемгә дисезме? Зәкия әбиегезгә! Ул әнә теге бизәкле капкалы йортта яши. Әйдәгез капкага серле сүзләребезне әйтеп карыйк: Әй, капка, капка,

              Сәлам бирдек әссәлам.

              Синнән безгә тиештер бит

              Вәгаләйкем-әссәлам.

  ( Капка ачылып китә, балалар түргә узалар)

Тәрбияче: Балалар әйдәгез түргә узыгыз. ( бер малай кырдагы сандыкка менеп утыра)

Тәбияче: Карале син, утырма әле сандык өстенә. Ул бит минем әбинең сандыгы.

Малай1: Аяк бөкләп утырырга да ярамагач бик хәтәр сандыктыр инде бу.Ниләр бар соң анда? ( Барысы: Әйе,әйе ниләр бар анда. Әллә  серле сандык инде?)

Тәрбияче: Беләсезме, әбием сандыктагы әйберләрен бик кадерләп кенә саклый.

Барысы: Әйдәгез, ачып карыйк.

Кыз1: Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Тәрбияче: Ягез әле балалар, ачыйк әле сандыкны. ( Тәрбияче сандыкны барып ача. Анда чиккән сөлгеләр, алъпкыч, түбәтәйләр, яулыклар, калфак, камзул, ашъяулык ).

Малай 2: Менә монда хәзинә!

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап- Коръән. Әби- бабаларыбыз Коръән укып, тәсбих тартып, балаларына,          оныкларына якын туганнарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар.

Сандыктан байлыкны күрсәтү дәвам итә.Сөлге алына.

Тәрбияче: Бу беләсезме, Казан сөлгесе. Әбиләребез үзләре тукып эшләгәннәр.

 Тәрбияче: Менә монысы- алъпкыч.Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш.Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк  тә килешеп тора.( Бер малай сандыктан түбәтәй ала)

Малай 3: Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән, гүя,

Чын әкият иленнән.

Тәрбияче: Түбәтәй-төрки халыкларда ирләрнең төп баш киеме.Түбәтәй бары тик гади тукымадан гына тегелә.Түбәтәй чигә, тегә белгән кеше алтын куллы оста саналган. Балалар, әйдәгез, җырлы-биюле “ Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

   Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңе кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм, дигәнсең.

Кушымта: Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында,түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә:бию, шигырь.Уен шулай дәвам итә.

Шигырь: “Мин-татар малае”

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Оялмыйм, курыкмыйм,-

Мин бит үз илемдә!

Башымда –чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга өйрәтә дәү әтәй.

Тәүфыйклы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

Тәрбияче: Ә хәзер балалар сәйләннәр белән түбәтәй бизәп алыйк.

Сандыктан яулык алалар.

Тәрбияче: Дүртпочмаклап бәйләнгән яулык арканы җәй көне- эсседән, кыш көне –салкыннан саклый.( Сандыктан калфак алалар).

Тәрбияче: Калфак- татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтүче төрки халыкларда киң таралган баш киеме. (Сандыктан камзул алалар).

Кыз 2: Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә-күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

Бер бала: Калфак,яулык, шәл һәм камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче кайчан туган

Татарда читек-кәвеш?

Тәрбияче: Мин беләм, бабам сөйләгән иде. 985 елда бер вакыйга була. Руслар Болгар иленә яу белән килә.Сугыш барышында болгарлар җиңелә башлый.Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.Әмма руслар сугышчыларының һәрберсендә күннән тегелгән итекләр күреп таң калалар.Ник дисәгез, русларның аякларында чабата була.Шунда гаскәр башлыгы сугышны туктатып болгар әсирләрен иреккә җибәрергә куша.Шул хәлләрдән соң читекләр болгарларның һөнәрчелек данын тагында арттырган.

Тәрбияче: Күпме мирас...Һәркайсы затлы хәзинә. Бу хәзинәләр сандыкларда гына сакланырлык кадерле байлык.Безнең әби-бабаларыбыздан калган милли хәзинә.

Малай 4: Ешрак ачыйк без ул сандыкларны.Тагын, тагын ашыкмыйча карыйк ул ядькәрләрне! Сокланыйк бу матурлыкка!Үзебездә өйрәник һәм калган буынга тапшырыйк.

Катнашучылар ярым ай формасында тезелеп баса,”Татарстан” җыры башкарыла ( Иьяс Гыйләҗетдин көе, Резеда Вәлиева сүзләре).Эшчәнлек шушы җыр белән тәмамлана.

Мин яратам сине Татарстан,

Горур хакың өчен яратам.

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

 Балалар, бүгенге эшчәнлек сезнең өчен кызыклы булдымы? Өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә нәрсәләр сөйләрсез?Үзегез дә бик булдыклы инде сез, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Тема: “Әбиемнең күңел сандыгы” Зурлар төркеме

Максат: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә  карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә  генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.Халкыбызның к...

Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Әбиемнең сандыгы".

Әлеге шөгыль балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәр...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...

“Әбиемнең күңел сандыгы” уен-викторина

Балаларның татар халык педагогикасына таянып,яш     үзенчәлекләрен истә тотып,сөйләм телен камилләштерү...

Әбиемнең күңел сандыгы. (Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе)

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, ...

Әбиемнең күңел сандыгы

Әбиемнең күңел сандыгы    Уртанчылар  төркеме балалары белән уздырылган әдәби-музыкаль кичә...