“Куян елы белән килгән яңа ел”
материал (старшая группа)

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

                              “Куян елы белән килгән яңа ел

Балалар матур көйгә залга  керәләр. Урыннарына басалар.

1 алып баручы:      Бәйрәм бүген - Яңа ел,

                                  Бөтен җиргә кар кунган.

                                  Яңа елны каршылап,

                                  Кунаклар да җыелган.

                                  Балаларга куаныч:

                                  Монда чыршы килгән ич!

                                  Кабызган йолдызларын,

                                  Балкыта ул йөзләрен.

2 алып баручы.     Нинди матур безнең чыршы,

                                Җем-җем килеп яна ул.

                                Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                                 Котлы булсын Яңа ел!

Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

 2 алып баручы. Балалар, чынлап та,  әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.Чыршының утларын яндырыйк.

    ҖЫР:  “ТӨРЛЕ УТЛАР”  (утыралар)

2 алып баручы: Балалар,  әйдәгез , чыршыбызга шигырьләребезне сөйлик.

(8 бала шигырь сөйли)

1 алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды, тик бер кунагыбыз күренми .

1алып баручы;Убырлы әбиебез ел саен мине чакырмыйсыз дип үпкәли бит, менә бу юлы чакырып хат салган идек, әллә хатыбыз барып җитмәде микән?Ашыгып Убырлы керә.        

Убырлы.      Ишеттегезме? Белдегезме?

                     Яңа ел булмый диләр?!

                     Кыш бабай килми диләр?!

 1алып баручы; Исәнме, убырлы әбекәй! Әле сине искә төшереп алдык. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?

Убырлы.  Кибеттәге әбиләр

                 Булмас быел, диделәр.

                 Кая таба тәгәрибез?

                 Ниләр күрербез диләр?

1алып баручы;  Ә юк икән, бу гайбәт.

                            Булмас андый әкәмәт

                           Кыш бабабыз килми калмас

                           Яңа ел бәйрәменә

 1алып баручы Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк. Син борчылма, убырлы әбекәй.

Убырлы. (кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур рәхмәт сезгә!

1алып баручы . Ярый, әбекәй, без дә синең килүеңә бик шатбыз. Әйдә менә балалар янына рәхим ит. Балалар, мин тагын кемнедер күрәм.

                             Кемдер килә бу якка

                             Кем икәнен белегез

                             Колак озын, үзе ак

                             Аңа шулай яхшырак.

Балалар. Куян! (куян керә) (убырлы аның янында бөтерелә)

 1алып баручы  Карагыз әле, балалар!  Кечкенә куян. Адашты микәнни?.Син кем?

Куян. Мин - Куян.

 1алып баручы   Кая барасың?

Куян.                     Мин йөрим эзләп кишер.

                               Әни әйтә: кимер-кимер!

                               Ашасаң син витамин

                               Булырсың өзәрдәй тимер.

                               Бер нәрсәдән курыкмам

                               Бүредән торып чапмам!

 1алып баручы   Кишер бирербез без сиңа, балалар да аны яратып ашый бит, алар беләләр, кишер ашаган бала зур үсә һәм көчле була.

Убырлы. Менә-менә үзем генә бирәм, мин дә яратам аны. (куян белән убырлы икәү утыраларкишер ашыйлар)

1алып баручы  Балалар! Чыршыбыз да бар, җырларыбыз да, кунакларыбыз да, тик бәйрәмебезнең төп кунаклары күренми.  Без кемнәрне көтәбез әле?

Балалар.  Кыш бабай белән Кар кызын!    (Телефон шалтырый.)

 1алып баручы  Гафу итегез , кемдер шалтырата. Әйе, тыңлыйм!  Кем бу? Кар кызы! Исәнме, Кар кызы! Сез кайда? Ник  килмисез? Тукта, тукта! Нәрсә булды?  Сөйлә. Сөйли алмасаң язып җибәр.

Куян.(торып баса)  Мин аларга теге атнада ук кереп чыккан идем, соңга калмыйбыз, вакытында килеп җитәбез, дигәннәр иде.

 1алып баручы  

Димәк нәрсәдер булган. Туктагыз әле, Кар  кызыннан СМС ка килде. (Укый)

Балалар! Кыш бабай сезгә уйнап, җырлый торырга, аны каршы алырга әзерләнә торырга кушты. Машинаның тәгәрмәчләре карга батты, урманда чыга алмый ятабыз , килеп сөйрәтеп алмассыз микән?

Убырлы. Ха-ха-ха! Кем инде кыш көне урманда машина белән йөри. Гомергә  КЫШ БАБАЙ Кар кызы ат белән йөрде.

1алып баручы- КЫШ БАБАЙ Кар кызын ничек каршы алырга.булышырга кемне чакырырга

Куян.  Мин беләм, моннан ерак түгел Батыр исемле малай яши. Аның көче дә күптер әле.

1алып баручы: Ул булышыр микән соң?

Куян. Барып карыйк.

1алып баручы Ярый, өенә  шакып карыйк булмаса.

Куян. Батыр тор әле. Тор инде.

Батыр (өй эченнән кычкыра) Кем бар анда! Ник уяттыгыз мине.  

Куян. Батыр  тор инде, Кар кызы белән  кыш бабайны кардан чыгарырга кирәк. Булыш инде.

Батыр (чыга) Кем? Минме? Мин берүзем  тартып та чыгара алмыйм

1алып баручы Ә сиңа куян белән убырлы әбекәй булышырлар.

Куян. Ярый балалар! Без озакламабыз.

Батыр-Әйдәгез бердәмлектә көч

Убырлы.   Көч артык  булмый ул. (чыгып китәләр)

Алып баручы Әйбәт кенә кайтып җитсәләр ярый инде болар. Балалар, әйдәгез без бии торыйк.

     Бию: «Современный»

 2 алып баручы Балалар! Кар кызы килде!(көй яңгырый.)

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

                  Мин Кар кызы! Кар кызы!

                  Кыш бабайның йолдызы!

                  Бу бәйрәмне яратам

                  Барчагызга шатлык таратам.

Сез дә зарыгып көттегезме, балалар?

Балалар. Әйе.              

Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.  

2 алып баручы Ә Кыш бабаң кайда соң синең?

Кар кызы. Ул бүләкләр тутырып калган иде. Озакламый килеп җитәр. Әйдәгез, ул килеп җиткәнче, бер уен уйнап алабыз. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?

-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.

-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.

-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай бураннар туздырып  таулар  өя.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай галошлар кия  Дөресме? – Юк.

- Кыш бабабыз тиздән килә  Дөресме? – Дөрес.

- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.

Кар кызы. Афәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.

Кар кызы. Нигәдер Кыш бабай соңга кала, әллә арып йоклап китте микән? Әллә чакырып карыйкмы, балалар?

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Кыш бабай. Эһе-һей! Киләм, киләм. (көй яңгырый)

(Ишектән әкрен генә Куян белән Убырлы арттан, Батыр алдан машина этеп керәләр) Кыш бабай  килеп җитә.)

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Ерак җирләрдән, тирән  көртләрдән  сезнең янга килеп тә җиттем. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, үзем дә күрәм, үскәнсез.урамда шундый куп кар яуган ярый Куян белән Убырлы , Батыр булышты.

Убырлы. Безнен кар көрисе бар:Сау булыгыз балалар кыш бабай кар кызы белән кунелле бәйрәм итегез. Куян белән Убырлы , Батыр чыгып китәләр)

2 алып баручы Кыш бабай! Безнең балаларыбыз сиңа бүләккә җыр өйрәнделәр .

Кыш бабай. Әйдәгез әле наныйларым, шушында җайлап кына утырып карыйм әле.

  Җыр. “ИСӘНМЕ КЫШ БАБАЙ”

Кыш бабай. Ай, рәхмәт, бик матур җырладыгыз. Ә матур шигырьләр өйрәндегезме?

лып баручы Балалар Кыш  бабайга бүләккә шигырьләр сөйлиләр

9 бала сөйли)

2 алып баручы  Бабакай, хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар. Алар нишли, әйтеп бир. Җавабын бик нык уйла.

1.Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез шешәдән сөт эчәсез.

2. Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез минем сакалымны тарыйсыз

3. Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез тузанлы мендәр кагасыз.

 2 алып баручы Бабакай берсен дә белмәдең. Әллә соң Кар кызы белән бергәләп биеп аласызмы?

Кыш бабай. Яле, кайда бию көе, бер биеп алыйм булмаса.

Кыш бабай белән кар кызы бииләр.   

Кыш бабай. Билем, билем, мин чынлап та картайганмын ахрысы.

2 алып баручы Кыш бабай син тынла ә балалар җырлыйларЯНА ЕЛ»

Кыш бабай-Балалар сез кыш бабайга тагын шигырләр өйрәндегезме?

Кыш бабайга 9 бала шигыр сөйли

Кыш бабай Ярар, балалар, минем белән бер уен уйныйсызмы?

Балалар. Уйныйбыз:  Уен:»ПОВТАРЯЙ ЗАМНОЙ»

Кыш бабай.  Көтеп алган очрашулар  Тиз генә үтеп китте

                       Инде хәзер саубуллашып.Китәр вакытлар җитте.

 Кар кызы.      Хушыгыз, хуш дусларым,

                         Сау- сәламәт булыгыз.

                         Без тагын килербез әле,

                         Яңа елны көтегез.

( Буләкләр өләшеп саубуллашып китәләр.)                                                

1. Алып баручы.       Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
                                    Матур бәйрәме өчен.
                                    Рәхмәт әйтик кунакларга
                                    Килеп караган өчен.
2. Алып баручы.    Яңа бәхет, зур уңышлар
                                  Алып килсен Яңа ел.                                            

                                  Шатлык белән үтсен һәр көне,
                                  Котлы булсын, Яңа ел!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_ely_beln_kilgn_yana_el.docx29.24 КБ

Предварительный просмотр:

            “Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет  учреждениесе

“Куян елы белән килгән яңа ел”

(Зурлар төркемендә яңа ел бәйрәме)

                                                                           1 нче квалификацион категорияле    

                                                                           тәрбияче Солтанова Гөлшат                                    

                                                                            Гаптелхай кызы

                                                        -2023 –

                              “Куян елы белән килгән яңа ел”

Балалар матур көйгә залга  керәләр. Урыннарына басалар.

1 алып баручы:      Бәйрәм бүген - Яңа ел,

                                  Бөтен җиргә кар кунган.

                                  Яңа елны каршылап,

                                  Кунаклар да җыелган.

                                  Балаларга куаныч:

                                  Монда чыршы килгән ич!

                                  Кабызган йолдызларын,

                                  Балкыта ул йөзләрен.

2 алып баручы.     Нинди матур безнең чыршы,

                                Җем-җем килеп яна ул.

                                Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                                 Котлы булсын Яңа ел!

Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

 2 алып баручы. Балалар, чынлап та,  әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.Чыршының утларын яндырыйк.

    ҖЫР:  “ТӨРЛЕ УТЛАР”  (утыралар)

2 алып баручы: Балалар,  әйдәгез , чыршыбызга шигырьләребезне сөйлик.

(8 бала шигырь сөйли)

1 алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды, тик бер кунагыбыз күренми .

1алып баручы;Убырлы әбиебез ел саен мине чакырмыйсыз дип үпкәли бит, менә бу юлы чакырып хат салган идек, әллә хатыбыз барып җитмәде микән?

Ашыгып Убырлы керә.        

Убырлы.      Ишеттегезме? Белдегезме?

                     Яңа ел булмый диләр?!

                     Кыш бабай килми диләр?!

 1алып баручы; Исәнме, убырлы әбекәй! Әле сине искә төшереп алдык. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?

Убырлы.  Кибеттәге әбиләр

                 Булмас быел, диделәр.

                 Кая таба тәгәрибез?

                 Ниләр күрербез диләр?

1алып баручы;  Ә юк икән, бу гайбәт.

                            Булмас андый әкәмәт

                           Кыш бабабыз килми калмас

                           Яңа ел бәйрәменә

 1алып баручы Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк. Син борчылма, убырлы әбекәй.

Убырлы. (кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур рәхмәт сезгә!

1алып баручы . Ярый, әбекәй, без дә синең килүеңә бик шатбыз. Әйдә менә балалар янына рәхим ит. Балалар, мин тагын кемнедер күрәм.

                             Кемдер килә бу якка

                             Кем икәнен белегез

                             Колак озын, үзе ак

                             Аңа шулай яхшырак.

Балалар. Куян! (куян керә) (убырлы аның янында бөтерелә)

 1алып баручы  Карагыз әле, балалар!  Кечкенә куян. Адашты микәнни?.Син кем?

Куян. Мин - Куян.

 1алып баручы   Кая барасың?

Куян.                     Мин йөрим эзләп кишер.

                               Әни әйтә: кимер-кимер!

                               Ашасаң син витамин

                               Булырсың өзәрдәй тимер.

                               Бер нәрсәдән курыкмам

                               Бүредән торып чапмам!

 1алып баручы   Кишер бирербез без сиңа, балалар да аны яратып ашый бит, алар беләләр, кишер ашаган бала зур үсә һәм көчле була.

Убырлы. Менә-менә үзем генә бирәм, мин дә яратам аны. (куян белән убырлы икәү утыраларкишер ашыйлар)

1алып баручы  Балалар! Чыршыбыз да бар, җырларыбыз да, кунакларыбыз да, тик бәйрәмебезнең төп кунаклары күренми.  Без кемнәрне көтәбез әле?

Балалар.  Кыш бабай белән Кар кызын!    (Телефон шалтырый.)

 1алып баручы  Гафу итегез , кемдер шалтырата. Әйе, тыңлыйм!  Кем бу? Кар кызы! Исәнме, Кар кызы! Сез кайда? Ник  килмисез? Тукта, тукта! Нәрсә булды?  Сөйлә. Сөйли алмасаң язып җибәр.

Куян.(торып баса)  Мин аларга теге атнада ук кереп чыккан идем, соңга калмыйбыз, вакытында килеп җитәбез, дигәннәр иде.

 1алып баручы  

Димәк нәрсәдер булган. Туктагыз әле, Кар  кызыннан СМС ка килде. (Укый) 

Балалар! Кыш бабай сезгә уйнап, җырлый торырга, аны каршы алырга әзерләнә торырга кушты. Машинаның тәгәрмәчләре карга батты, урманда чыга алмый ятабыз , килеп сөйрәтеп алмассыз микән?

Убырлы. Ха-ха-ха! Кем инде кыш көне урманда машина белән йөри. Гомергә  КЫШ БАБАЙ Кар кызы ат белән йөрде.

1алып баручы- КЫШ БАБАЙ Кар кызын ничек каршы алырга.булышырга кемне чакырырга

Куян.  Мин беләм, моннан ерак түгел Батыр исемле малай яши. Аның көче дә күптер әле.

1алып баручы: Ул булышыр микән соң?

Куян. Барып карыйк.

1алып баручы Ярый, өенә  шакып карыйк булмаса.

Куян. Батыр тор әле. Тор инде.

Батыр (өй эченнән кычкыра) Кем бар анда! Ник уяттыгыз мине.  

Куян. Батыр  тор инде, Кар кызы белән  кыш бабайны кардан чыгарырга кирәк. Булыш инде.

Батыр (чыга) Кем? Минме? Мин берүзем  тартып та чыгара алмыйм

1алып баручы Ә сиңа куян белән убырлы әбекәй булышырлар.

Куян. Ярый балалар! Без озакламабыз.

Батыр-Әйдәгез бердәмлектә көч

Убырлы.   Көч артык  булмый ул. (чыгып китәләр)

Алып баручы Әйбәт кенә кайтып җитсәләр ярый инде болар. Балалар, әйдәгез без бии торыйк.

     Бию: «Современный»

 2 алып баручы Балалар! Кар кызы килде!(көй яңгырый.)

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

                  Мин Кар кызы! Кар кызы!

                  Кыш бабайның йолдызы!

                  Бу бәйрәмне яратам

                  Барчагызга шатлык таратам.

Сез дә зарыгып көттегезме, балалар?

Балалар. Әйе.              

Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.  

2 алып баручы Ә Кыш бабаң кайда соң синең?

Кар кызы. Ул бүләкләр тутырып калган иде. Озакламый килеп җитәр. Әйдәгез, ул килеп җиткәнче, бер уен уйнап алабыз. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?

-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.

-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.

-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай бураннар туздырып  таулар  өя.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай галошлар кия  Дөресме? – Юк.

- Кыш бабабыз тиздән килә  Дөресме? – Дөрес.

- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.

Кар кызы. Афәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.

Кар кызы. Нигәдер Кыш бабай соңга кала, әллә арып йоклап китте микән? Әллә чакырып карыйкмы, балалар?

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Кыш бабай. Эһе-һей! Киләм, киләм. (көй яңгырый)

(Ишектән әкрен генә Куян белән Убырлы арттан, Батыр алдан машина этеп керәләр) Кыш бабай  килеп җитә.)

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Ерак җирләрдән, тирән  көртләрдән  сезнең янга килеп тә җиттем. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, үзем дә күрәм, үскәнсез.урамда шундый куп кар яуган ярый Куян белән Убырлы , Батыр булышты. 

Убырлы. Безнен кар көрисе бар:Сау булыгыз балалар кыш бабай кар кызы белән кунелле бәйрәм итегез. Куян белән Убырлы , Батыр чыгып китәләр)

2 алып баручы Кыш бабай! Безнең балаларыбыз сиңа бүләккә җыр өйрәнделәр .

Кыш бабай. Әйдәгез әле наныйларым, шушында җайлап кына утырып карыйм әле.

  Җыр. “ИСӘНМЕ КЫШ БАБАЙ”

Кыш бабай. Ай, рәхмәт, бик матур җырладыгыз. Ә матур шигырьләр өйрәндегезме?

2алып баручы Балалар Кыш  бабайга бүләккә шигырьләр сөйлиләр 

9 бала сөйли)

2 алып баручы  Бабакай, хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар. Алар нишли, әйтеп бир. Җавабын бик нык уйла.

1.Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез шешәдән сөт эчәсез.

2. Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез минем сакалымны тарыйсыз

3. Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез тузанлы мендәр кагасыз.

 2 алып баручы Бабакай берсен дә белмәдең. Әллә соң Кар кызы белән бергәләп биеп аласызмы?

Кыш бабай. Яле, кайда бию көе, бер биеп алыйм булмаса.

Кыш бабай белән кар кызы бииләр.   

Кыш бабай. Билем, билем, мин чынлап та картайганмын ахрысы.

2 алып баручы Кыш бабай син тынла ә балалар җырлыйлар;» ЯНА ЕЛ»

Кыш бабай-Балалар сез кыш бабайга тагын шигырләр өйрәндегезме?

Кыш бабайга 9 бала шигыр сөйли

Кыш бабай Ярар, балалар, минем белән бер уен уйныйсызмы?

Балалар. Уйныйбыз:  Уен:»ПОВТАРЯЙ ЗАМНОЙ»

Кыш бабай.  Көтеп алган очрашулар  Тиз генә үтеп китте
                       Инде хәзер саубуллашып.Китәр вакытлар җитте.

 Кар кызы.      Хушыгыз, хуш дусларым,

                         Сау- сәламәт булыгыз.

                         Без тагын килербез әле,

                         Яңа елны көтегез.

( Буләкләр өләшеп саубуллашып китәләр.)                                                

1. Алып баручы.       Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
                                    Матур бәйрәме өчен.
                                    Рәхмәт әйтик кунакларга
                                    Килеп караган өчен.
2. Алып баручы.    Яңа бәхет, зур уңышлар
                                  Алып килсен Яңа ел.                                            

                                  Шатлык белән үтсен һәр көне,
                                  Котлы булсын, Яңа ел!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Чыршыга кунак килгән

Сценарий новогоднего утренника....

Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)

Развлечение в средней группе «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)Программное содержание:-повторить и закрепить выученные потешки, стихи, песни.-развивать эстетическое восприятие, память, вн...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Күз яшьләре белән килгән җиңү

Тема: Күз яшьләре белән килгән җиңү көне.Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез ба...