Сценарий осеннего праздника “Аулак ой” на татарском языке для детей подготовительной группы в ДОУ
статья (подготовительная группа)

Кукевич Резеда Аксанжановна

Сценарий осеннего праздника “Аулак ой” на татарском языке  для детей подготовительной группы в ДОУ

 

Бэйрэмнен максатлары:

1. Балаларны татар халкынын гореф-гадэтлэре, борынгы йолалары белэн таныштыру.

2.Борынгы уеннар, жырлар-биюлэр аша туган телгэ хормэт, кызыксыну уяту.

3. Балаларнын рухи доньясын баету,туган телне яратырга ойрэту.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy_-_kopiya.docx26.44 КБ

Предварительный просмотр:

 Сценарий осеннего праздника “Аулак ой” на татарском языке  для детей подготовительной группы в ДОУ

Бэйрэмнен максатлары:

1. Балаларны татар халкынын гореф-гадэтлэре, борынгы йолалары белэн таныштыру.

2.Борынгы уеннар, жырлар-биюлэр аша туган телгэ хормэт, кызыксыну уяту.

3. Балаларнын рухи доньясын баету,туган телне яратырга ойрэту.

Бэйрэм узачак зал борынгы ой эчен хэтерлэтеп бизэлгэн. Чиккэн солгелэр, сандык , чигуле мендэрлэр куелган.

Катнашалар: ике эби, Сомбелэ, мэктэпкэ эзерлек торкеме малайлары хэм кызлары, алып баручы.

Бэйрэм барышы.

Эби йон эрлэп утыра, кыз бала бер читтэ ноутбуктан нэрсэдер карап утыра. Шулчак ишек шакыган тавыш ишетеэә. Алып баручы, эбилэр, кызлар, малайлар милли киемнэрдэн.

Эби: Кызым, кем бар икэн кара эле.

Эдилэ: Ярар, эби.

Курше эби (керэ, исэнлэшэ): Исэнмесез куршелэр, хэллэрегез ничек?

Эби: Исэнме куршекэем. Бик вакытлы керден эле, балалар кунакка китте, менэ оныгым белэн боегып утырабыз эле.

Курше эби: Эх, ахирэткэем, без яшь чакта бик кунелле итеп аулак ойлэр уздыра идек. Кызлар -егетлэр бергэ жыелып жырлар жырлый идек, уеннар уйный идек.

Эби: Хэзер яшьлэр ял итэ дэ белмилэр, телевизор, ноутбукка, телефонга карап тик утыралар, доньяларын онытып.

Эйдэ эле, ахирэткэем, бер утырып дога кылыйк.(Эбилэр дога укыйлар)

Курше эби:

Бисмиллахир – рахман – иррахим.

Килеп кердем оегезгэ,

Дога кылдым турегезгэ.

И ходаем, иман нуры

Балкып торсын йозегездэ.

Мэжлесегез куркэм булсын,

Оегезгэ фэрештэ тулсын,

Догаларым кабул булсын,

Эрвахларыгыз шат булсын.

Эдилэ: Эби, нэрсэ була ул аулак ой. Сойләп бир эле безгэ.

Эби. Бер кыз яки егетнен эти-энисе кунакка китсэ, бу ойдэ аулак ой була иде. Кызлар янына егетлэр килэлэр иде. Шул чагында яшьлэр уен-колке, жыр-бию оештыралар иде.

Эдилэ: Эби, эйдэ без дэ аулак ой уткэрэбез.

Эби: Бик рэхэтлэнеп, син дусларынны чакыр. (Кыз ноутбук аша дусларны чакыра). Мин хат жибэрдем хэзер килеп житэрлэр.

Алып баручы:

Хуш килэсез, кунаклар,

Рэхим итегез тургэ!

Сезне коттек бик сагынып,

“Аулак ой” уткэрергэ!

Халкыбыз йолаларын

Искэ тошерик эле

Кунелле итеп буген

“Аулак ой” уткэрик эле.

“Шэл бэйлэдем” музыкасы.

Кызлар биеп керэлэр.

Милли кой астында кызлар кул эшлэре эшлилэр. Чигу чигэлэр, бэйлилэр. Хэрбер кыз нэрсэ булса да эшэргэ тиеш. Кемдер чигэ, кемдер тегэ.

Егетлэр аулак ойгэ барырга эзерлэнэлэр.

Рамазан. Егетлэр, буген  Эдилэлэрдэ аулак ой. Эйдэ, барыйк, кызлар карыйк!

“Их, сез, матур кызлар” кое уйнатыла, гармун тотып малайлар керэ.

Адель:  Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак ойгә кертегез эле.

Кызлар: Юк, юк, кертмибез.

Малайлар: Кызлар кертегез инде без сезгә булэк алып килдек.

Кызлар : Эллэ кертэбезме?

Малайлар керэ. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелеп басалар.

Адель: Сэлам сезгэ, кара кузлэргэ, нурлы йозлэргэ.

Алсу: Сэламегезне алдык, кесэгә салдык.

 Сэлим: Хай кызлары, кызлары,

Янып тора кузлэре.

 Радмила: Безнен авыл егетлэре

Берсеннэн-берсе матур,

Узе матур, сузе матур,

Туган илдэ бер батыр. 

Эмир: Безнен авылнын кызлары

Берсеннэн-берсе чибэр,

Шул чибэрлэр хормэтенэ

Оздереп жырлап жибэр.

«Козге жыр»

Эби: Бигрэк оста жырлыйсыз икэн. Булдырдыгыз! Э хэзер, эйдэгез, уйнап алабыз!

 “Йозек салыш” уенын белэсезме сон?

Малайлар, кызлар: Белэбез, белэбез!

Санамыш ярдэмендэ йозек салучыны билгелилэр.

Радмила: Йозек салучыны узем билгелим!

Санамыш:

Эке, бэке, кыек сэке

Саескан, чыпчык,

Син кал, бу –чык!

Йозек салучы: Кемдэ йозек – сикереп чык! Нинди жэза бирэбез?

Тотылган уенчы я жырлый, я бии, я шигырь сойли.

Алсу: Малайлар, тагын нинди хонэрлэрегез бар?

Тахир: Эйдэгез, такмаклар эйтешэбез!

Эсхэт: Исэнмесез, саумысез,

Нигә кэжэ саумыйсыз,

Этэчегез кукэй салган,

Нигэ чыгып алмыйсыз?

Рамазан: Ике сарык юлга чыккан.

Кулларында чемодан,

Иреннэрен буяганнар,

Э битлэре юмаган.

Риана: Йорт кошларын ашатырга

Иртук чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам,

Печэн салам казларга.

Сэлим. Йозлэремэ килешэсен,

Кайлардан гына белгэн.

Туган конгэ дэу этием,

Кэлэпуш алып килгэн. 

Курше эби: Куршекэем, син бит тубэтэйлэр чигэргэ бик оста иден бит.

Эби: Менэ ул. Бабагызга кияу булэге ул. Шушы ойгэ килен булып тошкэч биргэн идем, саклап кына киде ничэ еллар буе.

Алып баручы: Эйдэгез, балалар, кунел ачып алыйк, биибез !

«До, ре, ми» бию.

  

Алып баручы: Балалар, безнен бэйрэмебезгэ кемдер житми бит. Кем икэн ул?

Балалар: Сомбелэ!

Тэрбияче: Эйе, эйдэгез, узен бирегэ чакырыйк.

(Чакыралар. Музыка астында кулына кэрзин тотып Сомбеэә керэ)

Сомбелэ:  Сез мине чакырдыгызмы?

                  Сез мине коттегезме?

                  Мин килдем, исэнмесез!

                  Алтын яфраклар кулымда

                  Минем сезгә булэгем.

                  Кызыл милэш белэн чиккэн

                  Остемдэге кулмэгем.

Алып баручы: Исэнме, Сомбелэ! Эйдэ рэхим ит бэйрэмебезгэ. Без сине шундый сагынып коттек. Синен килуенэ шигырьлэр дэ ойрэндек.

Карим.         Жирдэ сары яфрак –

                         Коз килунен билгесе.

                         Сары яфрак – коз чибэрнен

                        Тошеп калган козгесе.

     Назар           Ашлык булып жирдэ усэ

                        Уныш бит ул Сомбелэ.

                        Ботен жирне нурга кумэ

                         Кояш бит ул Сомбелэ.

Аминэ              Бик кунелле урамда – алтын-сары бар донья,

                          Жил яфраклар биетэ, коз шатлана, туй итэ.

Гульназ        Коз коннэре килеп житте, хушлашабыз жэй белэн.

                     Ботен жиргэ яфраклардан алтын келэм жэелгэн.

Алып баручы: Эйдэгез Сомбелэ белэн «Капкалы» уенын уйнап алыйк.

Яна утырткан капканын

Баганасы бик шома

Капка элэктереп калмасан

Элекмэскэ чамала.

Уен «Капкалы»

10 пар житэклэшеп зур тугэрэккэ капка ясап басалар. Куллар оскэ кутэрелгэн. Кой башлануга арадан бер пар узе телэгэн капкага керэ, алар урынына баса, элеге пар икенче капкага бара. Кой туктауга капкага керэ алмаган пар жэза ала.

Алып баруче: Молодцы, балалар! Э хэзер Сомбелэ очен матур жырап курсэтик эле.

 

Жыр “ Утте-китте”

Сомбелэ: Сез мине тагын бер кат шатландырдыгыз. Барысы  очен рэхмэт  сезгэ! Менэ кэрзин тулы булэклэремне сезгэ калдырам. Э мина китэргэ вакыт. Барысы очен дэ рэхмэт сезгэ, дуслар!

Алдагы  коннэрегездэ

Телим сезгэ унышлар.

Муллыкта, рэхэт тормышта

Яшэгез, нэни дуслар!

Алып баруче: Рэхмэт, Сомбелэ! Синен белэн безгэ дэ бик кунелле булды. Безнен балалар янына тагын кил.

Балалар: Сау бул, Сомбелэ!

Сомбелэ китэ.

Эби: Рэхмэт, балалар, бик эйбэт ял иттердегез, яшьлекне искэ тошердегез.

Курше эби: Бигрэк тэ кунелле бэйрэмебез булды. Болай булгач гореф- гадэтлэребез югалмый икэн. Рэхмэт сезгэ, балалар!

Алып баручы:

Очраштыра, кавыштыра

Дуслаштыра “Аулак ой”!

Уйната да, жырлата да,

Биетэ дэ “Аулак ой”!

Малай:  Без биибез тыпыр- тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генэ

Булмый безне туктатып!

Чэнечке, конфит, тастымал белэн бию.

Алып баручы: Аулак ойдэ уйнала торган уеннарны, жырлана торган жырларны бер кондэ генэ башкарып бетереп булмый. Хормэтле кунаклар!  Туган телебезне, гореф-гадэтлэребезне саклыйк, килэчэк буыннарга да тапшырыйк!

Шунын белэн безнен Козге Аулак ой кичэсе тэмам, игътибарыгыз очен рэхмэт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий осеннего праздника"Музыкальная ярмарка" (музыкально-театрализованное представление для подготовительной группы)

Сценарий осеннего праздника "Музыкальная ярмарка" (музыкально-театралтизованное представление для подготовительной группы)Цель: научить детей ценить традиции русской культуры, видеть красоту слова, му...

Сценарий коми праздника по мотивам коми легенд для детей подготовительной группы

Сценарий коми праздника по мотивам  коми легенд для детей подготовительной группы...

Сценарий математического праздника «Путешествие в страну Математики» для детей подготовительной группы.

Сценарий праздника предназначен для детей старшего дошкольного возраста....

Сценарий математического праздника «Путешествие в страну Математики» для детей подготовительной группы.

В ходе организованной образовательной деятельности у детей закрепляются математические представления в процессе общения детей с игровыми персонажами.             ...

Сценарий осеннего праздника «В гостях у тетушки- Непогодушки» в подготовительной группе

Программное содержание:закреплять знания детей о признаках всех осенних месяцев;формировать представления о разнообразии, богатстве,красоте осенних даров;учить детей слушать музыку, выполнять танцевал...