"Кышкы әкият"
материал (старшая группа)

Сценарий зимнего утренника для детей старшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_kysh_9_gr.docx19.64 КБ

Предварительный просмотр:

“Кышкы әкият”

Зурлар төркемендә

күңел ачу иртәсе

   Төзеде:

 МБДОУ “25 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе Гыймазетдинова Р.А.

А.Б.

 Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талдылар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз.

 Хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар!

Сезнең игтибарыгызга кышкы күңел ачу кичәсен тәкдим итәбез.

1.Менә кыш килеп җитте,

Бөтен җир ап-ак булды

Кар бөртекләре төшә,

Әйләнеп җирне коча.

   2.   Һава саф- рәхәт суларга

       Яп-якты бөтен урын.

       Кыш килде кунакка

       Җир киде йомшак тунын.

3.Урамнарга,бакчаларга

  Урман,кырлар өстенә

  Ак мамыктай күбәләк кар

  Төшә дә төшә генә

        4. Белый снег пушистый

            В воздухе кружится

            И на землю тихо

            Падает ложится

Кышның яме –энҗе карлар

Кырларда мамык юрган.

Табигатнең һәр почмагы

Ак бизәк белән тулган.

                    Җыр “Ап-ак карлар”

Ап-ак карлар,ап-ак карлар

Әкрен генә явалар

Чаналар тартып балалар

Тау шуарга баралар

            Күңелле ,күңелле

            Кыш көнендә күңелле

            Ярата,ярата

           Аллаһ безне ярата!

    ( Кар бабай  керә ,елый ,нәрсәдер эзли ,әти-әниләрдән сорый – Кайда соң алар ?Күрмәдегезме?)

А.Б. Кар бабай! Нәрсә югалттың ? Ник елыйсың?

Кар бабай.Ничек еламаска инде,без өч кар бай идек,дус –тату яший идек,югалттым дусларымны.Белсәгез иде ,ничек ялгызым күңелсез миңа.Инде хәзер нишлим? Кайда барыйм?

Елама Кар бабай без сиңа булышырбыз.Булышабызмы балалар?Без сиңа яңа дуслар әвәләп бирәбез .

                              Уен- эстафета ”Кар бабайлар”

                               Кар бабай

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны

Куйдык кишердән борын

Ясадык ике кулын.

     Күзләре –кара күмер

     Дидек:”Син урам себер!”

    Зур себерке тоттырдык,

     Көлешеп карап тордык

Он не мал и не велик,
Снежно белый снеговик.
У него морковкой нос,
Очень любит он мороз,
В стужу, он не замерзает.
А весна приходит – тает.
Что же делать, как же быть?
Как его нам сохранить?
Может белый холодильник,
Для снеговика купить?

Кар бабай.Бик зур рәхмәт сезгә балалар!Бик шәпле дуслар булды миңа.Балалар,һәрвакыт тәртипле,акыллы,шәфкатле булыгыз! Ә без киттек .Ассалямугалейкум!

А.Б.Балалар ә сез кыш көне  тагын нинди уеннар уйныйсыз ?(чанада таудан шуабыз,чаңгыда ,тимераякта йөрибез,хоккей уйныйбыз.

Обойди хоть все дворы –
Лучше не найти горы.
Осторожно! Берегись!
Детвора несется вниз.

Стоя, сидя, на коленках,
На картонках и фанерках.
Не зевайте впереди,
Не вставайте на пути!

О-го-го, смотрите сами,
Что за чудо эти сани:
Еле сели впятером,
И помчались с ветерком!

                Уен-эстафета”Кем җитезрәк?”(Кызлар итек киеп йөгерәләр)

                           Уен-эстафета”Хоккей”(малайлар)

                          Әти-әниләр белән уен

А.Б. Балалар , сез әкиятләр яратасызмы?Бүген без сезнең белән урман аланында Куян белән булган маҗараны карап үтәрбез.

Яшәгән ди,булган ди

Куян белән төлке.

Куян тырыш булган

Агачтан өй төзегән.

(Куян өй төзи)

Ә төлке биеп  йөргән

Бернәрсә эшләмәгән

Суыклар килеп җиткәч

Боздан өй төзеп куйган

(Төлке өй төзи)

 Бала.Менә кыш килеп  җитте

           Бөтен җир ап-ак булды

          Җил исә карлар ява

            Урман акка төренә.

(Җил,буран тавышына кызлар  кар бөртекләре булып әйләнәләр)

А.Б.Ләкин ашык-пошык төзелгән йорт озак тормаган ишелеп төшкән.

А.Б.Төлке кайгысыннан кайда барырга белмәгән,куянга килгән.

(Шакый)

Төлке: Минем өем ишелде,мине бер кичкә генә керт әле.

Куян!Ярар кер алай булгач,бер кичкә генә.

А.Б.Төлке яшәгән ,китәргә уйламаган

Аңа куянның өе бик тә нык ошап киткән

Шуңа күрә  ул куянны өеннән куып чыгарган.

Төлке.Бар чыгып кит

Куян. Төлке,бу минем өем!

Төлке.Ә хәзер минеке,кит моннан.

А.Б.Куян елый-елый китеп барган .Аңа аю очраган.

АЮ. Нигә елыйсың куян?

Куян Эшләр харап Аюкай

        Өйдән куды хәйләкәр,

         Хәзер нишлим инде?

АЮ.Мин көчле,мин кыю

Мин батыр аю.

Хәзер үзем барам

Төлкене өйдән куып чыгарам.

(Төлке өенә киткәннәр)

 Мин урман патшасы

Кулыма телефон алам

Барлык дусларымны чакырам

Төлке .Мич башыннан төшәрмен

             Сине кабып йотармын.

А.Б.Аю курыккан да качкан.Куян елый-елый тагын киткән.Аңа керпе очраган.

Куян,куян,куянкай!

Кыска тәпи,озын колак

Җәен соры,кышын ак

Нигә син болай елак?

   Куян.Үзең бүрек кебек кенә

              Кигән туның энәле,

             Булдыра алсаң өемнән

               Куып чыгар төлкене.

(Төлке өенә киттеләр)

Керпе  Бакчабызны тычканнардан

              Бөҗәкләрдән саклыйм мин.

              Энәләрем бик  күп минем

               Синнән төлке курыкмыйм!

Төлке  Мич башыннан төшәрмен

              Сине кабып йотармын.

А.Б.Керпе дә куркып качты. Куян юлын дәвам итте.

Тиеннәр.Урмандагы зур койрыклы

               Без җитез тиеннәр

               Агач башларында яшибез

               Кышын-җәен.

Ник елыйсың?

Куян. Эшләр харап Тиенкәйләр

        Өйдән куды хәйләкәр,

         Хәзер нишлим инде?

Тиен.Елама Куян ,без   сиңа булышырбыз.

А.Б.Төлке өенә киткәннәр.

                Тиен.Начарлык эшләмә төлке

                Аллаһтан курык!

    Бергә:Куянның өеннән бар чыгып кит!

       Төлке.     Һай,бигрәк куркыттыгыз

                      Мич башыннан төшәрмен

                      Сезне кабып йотармын.

А.Б.Тиеннәр дә курыктылар

Әтәч.Мин Әтәч

Бик иртә торам

Кикрикүк,кикрикүк!

Матур итеп кычкырам

Куянкай!

Нәрсә булды,ник елыйсың?

   Куян   Әтәчкәем,дускаем!

             Харап минем эшләрем

            Төлке-хәйләкәр

             Йортсыз калдырды мине.

Әтәч.Елама куян,мин аны куып чыгарырмын.

Әтәч.Кикрикүүүүк

        Хәйләкәр чык өйдән

        Сиңа тавык,чеби китерәм

        Туйганчы ашарсың

        Рәхәтләнеп яшәрсең!

Төлке.Көлтә-көлтә койрыгым

Бик шатланып чыгамын

Әтәч алып килгән

Тавык –чебине аламын.

(әтәч төлкене эләктереп  алып китә)

Куян  Рәхмәт сиңа Әтәч!

(Төлке чыга)

Төлке.Куянкай,мине гафу ит!Мин  начарлык эшләдем,сине рәнҗеттем.Мин беркайчан да бүтән алай эшләмим ,сүз бирәм.

А.Б.Шул көннән Төлке үзгәрде,тәртипләнде ,башка җәнлекләргә гел яхшылык эшләргә ашыкты.Бөтерн урман җәнлекләре,бергәләп  төлке өчен, зур,матур йорт төзеп куйдылар ,бик тату яшәделәр!

А.Б.Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.Сау-сэламәт булыгыз!

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү....

"Кышкы әкият"

quot;Кышкы әкият"шөгылендә балалар Кыш бабайдан хат алалар.Кыш бабай килергә җыена, әмма бияләйләрне таба алмыйм дип зарлана......Без Кыш бабайга берсеннән - берсе матур яңа бияләйләр әзерлибез....

"Кышкы әкият" ("Зимняя сказка")

Сценарий новогоднего праздника для детей подготовительной группы ДОУ на татарском языке....