"Кышкы әкият"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Ахметшина Алсина Ильдусовна

"Кышкы әкият"шөгылендә балалар Кыш бабайдан хат алалар.Кыш бабай килергә җыена, әмма бияләйләрне таба алмыйм дип зарлана......Без Кыш бабайга берсеннән - берсе матур яңа бияләйләр әзерлибез.Шөгыль күңелле биремнәр белән дәвам итә.Шөгыль ахырында һәр  бала TUNNEL BOOK техникасын кулланып "Кышкы әкият" төзиләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_ekiyat.docx23.85 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Уртанчы  төркемдә

“Кышкы әкият” исемле

интеграль ачык-шөгыльнең план-конспекты

 

                                                                                        Төзеде һәм үткәрде

                                                             тәрбияче:

                                                                                         Ахметшина А.И.

                                                                                             

                                           

                                                 

                                             

Тема: “Кышкы әкият”

Максат: Балаларның ана телендә сөйләшү күнекмәләрен үстерү.Кыш фасылы турында белемнәрен  баету.

 

Бурычлар:

-Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер-берләрен тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру.

-Парлы предметларны таба белергә өйрәнүне дәвам итү.

-Уң һәм сул кулны аера белүләрен ныгыту.

-Балаларның сүзлек запасын арттыру, сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, тапкырлыкларын, күзәтүчәнлекләрен, хәтерне  үстерү.

-Сулыш күнегүен дөрес  башкаруларына ирешү.

-Күнегү-схемаларны кулланырга һәм дөрес башкарырга өйрәтүне дәвам итү.

-“Кышкы әкият” төзегәндә гадәти булмаган алым кулланырга өйрәтү.

-Балаларда дус һәм ярдәмчел булу теләге үстерү.

Интегральләштерү: әйләнә-тирә белән танышу, аралашу, физик тәрбия, конструкцияләү, матур әдәбият, нәфасәти үсеш.

Җиһазлар: конверт белән хат; А 4 форматында китап-табышмак; кәгазъдән киселгән бизәкле биялиләр; физминут өчен күнегү-схемалары; “Кышкы әкият” темасы буенча TUNNEL BOOK техникасын куллану өчен материал (һәр балага 10х10 туннель –куб һәм әкият эчтәлеге буенча киселгән рәсемнәр); “карлы буран” уены өчен һәр балага эченә вак пенопласт тутырылган һәм бала  исеме язылган  үтә күренмәле шешәләрр, трубочкалар; магнитафон.

Методик алым һәм ысуллар: сөенечле мизгел, әдәби сүз, сорау-җавап,  сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара, рәсемнәр  куллану, мактау, мөстәкыйль иҗади эш.

Алдан башкарыла торган эш:  

-Этюд, санамыш, бармак уены  сүзләрен өйрәнү;

-TUNNEL BOOK техникасын куллану өчен киселгән рәсемнәр һәм туннель –кублар әзеләү.

-Табышмак - китап әзерләү.

-Физминут өчен  физик күнегүләр сүрәтләнгән  карточкалар ясау (карточкалар бауда, муенга эленә)

-“Карлы буран” уенына шешәләр әзерләү.

-Саф һавада карның учка кунгач эрүен күзәтү.

-Кыш фасылы турында рәсемнәр карау.

                                            Эшчәнлек барышы:

         Шөгыльне башлап балаларны үзем янына чакырам.

             -Балалар, минем янда җыелышыйк,

             Кулны кулга тотынышыйк,

             Бер-беребезгә елмаешыйк,

             Яхшы кәеф өләшик!

             Сәлам юллыйк кояшка,

            Сәлам юллыйк агачларга,

            Сәлам юллыйк кошларга,

            Шатлык таратыйк бар дөньяга!

 (һәр шигырь юлы буенча хәрәкәтләр ясала)

- Балалар, бүген безгә Кыш бабайдан хат килде, әйдәгез укыйк әле, нәрсәләр язды икән бабакай?! Укыйм:

      -Сәлам сезгә балакайлар,

       Исәнмесез! Үсәсезме?

       Мине инде көтәсезме?

       Мин дә җыенам сезгә...

       Тик менә,белмим, нишләргә?

       Бияләйләрне таба алмыйм,

       Бияләйләрсез мин килә алмыйм!...

- Балалар, Кыш бабай бияләйләрен югалткан ахрысы, таба алмый. Ә кыш көне бияләйләрсез йөрергә ярыймы? Ни өчен ярамый? (балалар җавабы, тәрбияче тулыландыра). Әйдәгез бабакайга ярдәм итик. Без аңа яңа, матур, җылы бияләйләр җибәрик. Менә һәрберегезгә берничә бияләйләр бирәм, шулар арасыннан матур, парлы бияләйләрне табарга кирәк (һәр балага 4 бияләй, арада 1 парлы бияләй). Менә нинди матур бияләйләр таптык без.Бияләйләрне үзебезнең алга дөрес итеп парлап куейк әле. Бияләйләрне “киеп” карыйк әле, уңайлы микән алар, Кыш бабайга ошар микән?

-Менә минем уң кулым, (уң бияләй өстенә кулны куябыз)

Менә минем сул кулым, (сул бияләй өстенә куябыз)

Уң кулым,сул кулым - менә минем куш кулым! (сүзләрне балалар белән бергә әйтәбез)

-Балалар, кем бияләйләрне парлап дөрес куймаган, дөреслибез.Тагын бер уйнап алабыз. Сезнең парлы бияләйләрдә төрле матур бизәкләр, фигуралар бар.Әйдәгез шул бизәкләр турында сөйлик әле. (Һәр бала үз бияләендәге бизәк турында әйтеп чыга). Тырыштыгыз.Булдырдыгыз! Әйдәгеә бияләйләрне җыеп куейк! Бу бияләйләрне Кыш бабайга җибәрербез. (кечкенә капчыкка салам)

Балалар мин хатны укып бетермәдем, дәвам итик әле:

-Сезгә килер алдыннан

Сыныйсым килә сезне.

Кыш бабайны яратасыз,

Ә кыш турында беләсезме?

-Балалар Кыш бабай безгә табышмак-китап җибәргән.Карагыз, нинди матур табышмак-китап.Нинди матур рәсемнәр бар монда. Мин сезгә китаптагы табышмакларны укыйм, ә җавапларны сез менә шушы рәсемнәр арасыннан табарга тиеш.Тыңлагыз:

1.Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран

Бу кайчан, туган? (кыш фасылы)

2.Йолдыз кебек вак кына,

Үзе гел ап-ак кына,

Өс киеменә куна,

Кулга тисә-су була. (кар бөртеге)

3.Үзе су, үзе каты. (боз)

4.Шундый җылы киеп куйсаң,

Бармаклар да туңмыйлар.

Бик яратканга балалар

Кышын кулдан салмыйлар. (бияләй)

5.Үзе шома табанлы, атсыз да алга чаба,

Җитез булса аяклар, кулда булса таяклар. (чаңгы)

6.Утырам да шуам мин,

Биек-биектаулардан.
Мәтәлеп тә китәм мин

Егылып төшсәм ........(чанадан)

7.Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра.   (буран)

(Һәр табышмакка балалар җавап бирә һәм туры килгән рәсемнәрне табып табышмак янындагы  кесәгә тыгабыз)

 -Балалар, әйдәгез, без дә сезнең белән  карлы буран уйнатып алыйк.Үзегезнең шешәләрне алабыз.(Балалар бастырып язылган исемнәрен танып алалар). Ә хәзер игътибар белән мине тыңлыйбыз һәм миңа карыйбыз.Авызлар ябык, борын аша сулыйбыз. Балалар, без сулаганда борын аша һаваны эчкә алабыз һәм кире чыгарабыз.Менә бу кире чыгарган  һава белән “карлы буран” уенын уйнарбыз. Тыңлагыз: борын белән сулыш алабыз, аннары авызны трубочкага куеп эчтәге һаваны шешәгә өреп чыгарабыз.

( күрсәтәм) Авыздан чыккан һава җил барлыкка китерә һәм безнең шешәдәге кар бөртекләре җилдә бөтөреләләр.Әйдәгез, уйнап карыйк.Ә сез ничек уйлыйсыз, карлы буран бик көчле булсын өчен нишләргәҗ кирәк? (Балалар җавабы, мин җавапны тулыландырам:тирән сулыш алып, көчлерәк итеп һаваны өреп чыгарырга кирәк).Әйдәге, көчле карлы буран ясыйбыз.Булдырдыгыз. (шешәләрне алып куябыз)

         - Ә хәзер ял итеп, уйнап алабыз.Һәрберегез берәр карточка алыгыз.Бу карточкаларда физик күнегүләр ясалган.Үзегезнең карточкада нинди күнегү ясалган, карыйбыз.Муенга элеп, рәсемле ягын яшереп борып торабыз.Уенның кагыйдәсен искә төшерәбез.Уенны башлаучы үзенең карточкасын безгә  күрсәтеп борып куя, ә без бергәләп  шул карточкадагы күнегүне дөрес итеп башкарырга тиеш.Самира уенны башлаучыны билгели:

                                      Җыелдык уйнарга,

                                      Ял итеп алырга.

                                     Син, дустым,чык әле,

                                     Уенны башларга.

(балалар бер-бер артлы үз карточкаларын күрсәтәләр, барлык күнегүләрне музыка астында ясыйбыз).Барыбыз да тырыштык.Булдырдыгыз.

-Балалар Кыш бабайның хатын укып бетерик әле:

Тәрәзәдән карап йөрим...

Барысын да беләм, күрәм..

Җыенам сезнең бәйрәмгә,

Бүләкләр әзерлим сезгә.

Сез дә мине көтегез,

Шигырьләр өйрәнегез;

Төркем бүлмәләрендә

Кышкы бизәкләр элегез.

-Балалар, кыш бабай безгә килергә җыена икән.Сез Кыш бабайга хатлар яздыгызмы соң әле? Менә сезгә бүләкләр әзерли башлаган инде Кыш бабай.Без дә бабакайны матур итеп каршы алырга әзерләник, төркемне бизәр өчен туннель-куб ярдәмендә “Кышкы әкият” төзик.

 (Һәр балага “Кышкы әкият” төзер өчен материал таратыла, TUNNEL BOOK техникасын кулланабыз.)

-Сезнең алда безгә таныш  туннель куб һәм киселгән әзер рәсемнәр.Без бергәләп кышкы әкият  төзербез.

1.Урманда кар ява.( җөмләне кабатлыйбыз һәм кар яуган рәсемне алып арткы планга куябыз)

2.Урман уртасында чыршы үсеп утыра.(кабатлыйбыз һәм чыршыны урнаштырабыз)

3-4.Кар яуган, яуган да кар көртләре –таулар өеп куйган (уң яктан һәм сул яктан кар өелгән рәсемнәрне урнаштырабыз)

4.Урман эчендә ап-ак, йомшак куян йөгереп йөри.(җөмләне кабатлап, рәсемне куябыз).

           - Менә нинди матур әкият килеп чыкты. Балалар, сезгә шөгыль ошадымы? Бигрәк тә нәрсә ошады? Авырлыклар булдымы? Балалар, рәхмәт сезгә,сез Кыш бабайга да булыштыгыз, табышмакларны да чиштегез, яңа ел бәйрәменә матур әкият тә төзедегез.

        

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү....

"Кышкы әкият" ("Зимняя сказка")

Сценарий новогоднего праздника для детей подготовительной группы ДОУ на татарском языке....

"Кышкы әкият"

Сценарий зимнего утренника для детей старшей группы...