"Кышкы әкият" ("Зимняя сказка")
материал (подготовительная группа)

Филимонова Гульнара Михайловна

Сценарий новогоднего праздника для детей подготовительной группы ДОУ на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_kiyat.docx37.66 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе

Кышкы әкият”

Мәктәпкә әзерлек   логопедия төркеме өчен Яңа ел бәйрәме  сценарие

                                                                   төзеде:

                                                                   музыка җитәкчесе

                                                       

                                                                   Филимонова Г.М.

Түбән Кама

Программа эчтәлеге:

Балаларда бердәм җырлау сәләтен ныгыту; Бию хәрәкәтләрен башкарганда көйне ишетеп биюләрен булдыру.

Балаларда сөенеч халәте булдыру. Уеннарда, сәхнәләштерүдә актив катнашуларына ирешү.

Гаилә белән бердәм эшчәнлек булдыру.

Персонажлар:

Алып баручы;

Убырлы карчык;

Кощей

Кыш бабай;

Кар кызы

Песи

Репертуар:

Җыр “  Яңа ел” Р.Курамшин көе, Р.Вәлиева сүз.

Җыр “ Что за дерево такое?”  М. Старокадомский көе, И. Некрасова сүз.

Җыр “Кыш бабай” Ф. Әбүбәкиров көе, Т. Миңнуллин сүз.

Бию Яңа ел полькасы

Аюлар биюе

Кар бөртекләре биюе

Балалар залга кереп, чыршы алңында басып калалар.

Алып баручы   Исәнмесез, кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә нык сәламәтлек,  бәхет, шатлык алып килсен!

Бала:  Кыш килде акка төренеп
Җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап үтте
Ак көртләр өеп кенә.

Бала: Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак карлар  ява.

Бала:Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

 Туган якны сагынып кыш килде

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

Бала:Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-

Бүген бездә чыршы бәйрәме!

Бала:Яңа елның һәрбер көне

Бәхетләр алып килсен.

Һәр ишектән шатлык тулы

Яңа ел җыры керсен.

Җыр “  Яңа ел” Р.Курамшин көе, Р.Вәлиева сүз.

Бала: Үсте чыршыбыз урманда,

Шаулап торды анда.

Җәен дә, кышын да зифа

Яшел тора һаман да.

Бала:Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.

Бала: Хәзер чыршыбыз бизәлгән,

Муенсалар да элгән,

Безгә шундый матур бәйрәм,

Зур шатлык алып килгән.

Бала: Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.


Бала: Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.

Бала:Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда

Бала:Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсынЯңа ел!

Җыр “ Что за дерево такое?”  М. Старокадомский көе, И. Некрасова сүз. (балалар урындыкларга утыралар)

алып баручыБалалар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар:Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!

алып баручы:Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?

Балалар:Кыш бабай!

алып баручы: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?

Балалар:Чакырыйк!

алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай,  әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

 -Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

алып баручы: Сез җавапларны дөрес бирдегез.

Салмак  кына кар ява

Менә әкият башлана.

Ут сүнә. Чыршы янына Убырлы, Кощей чыгып утыралар. Убырлы көзгегә карап, Кощей чәй эчеп утыралар.Кара песи себерке белән зал уртасын себереп йөри.  

Песи: Ну, эләкте миңа хуҗалар! Коей көн озын мич башында сөякләрен җылыта.Убырлы атна буена көзге алдында әйләнә, чибәрләр конкурсына әзерләнә. Чибәр имеш!

 (себеркесен селкетеп, Убырлы белән Коейга әйтә) Ух, сезне, ялкаулар!  Бөтен акыллы кешеләр кышка әзерләнәләр: тозлыйлар, вареньелар кайнаталар, утын әзерлиләр. Ә сезнең белән аякларыңны сузарсын. (тагын себерә башлады)

Кощей: Чәй эчтек, бәрәңгене ашап бетердек, мичтә соңгы утыннар янып бетте. Хәзер нәрсә эшлибез?

Убырлы: Нәрсә эшлибез. Нәрсә эшлибез! Әйдә песине ашыйбыз!

Пес-пес-пессс! (песине чакырып  артыннан йөриләр)

Песи: Хуҗалар! Сез бөтенләй ерткычландыгыз! Качырга кирәк моннан, я чыннан да ашап куялар. (залдан йөгереп чыга)

Убырлы: Бер нәрсә дә эшләп булмый. Эшләргә яратмагач, берәр нәрсә уйлап табарга кирәк.  Әйдә, киттек, Коей, дустым уйларга. (китәләр)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле алар  юкта бәйрәмебезне дәвам итик.

Бию Полька

Убырлы белән Коей чыгалар. Алар артыннан качып кына Песи дә чыга, чыршы артыннан качып тора.

Убырлы: Җыендык. Пистолетлар алдык, балта алдык, җеп тә алдык.

Кощей: Менә хәзер башлыйбыз, а то ашыйсы килә. Киттек! Разбойга!

Убырлы: Алга! (китәләр)

Песи: Ай, бигрәк усаллар! Алар гомергә шулай, кешегә начарлык кына эшлиләр.

Алып баручы: Борчылма, Песекәй! Алар безнең бәйрәмне үткәрергә комачаулый алмасчаклар. Балалар, Кыш бабайны чакырырга вакыт та җитте. Ә син, Песекәй, аларны каршыларга бар, юлны күрсәтерсен.

Песи китә, ә балалар Кыш бабайны чакыралар. Кыш бабай белән Кар кызы керә.

Кыш бабай (кунакларга, балаларга күрсәтеп)

Исәнмесез, балалар, кызлар һәм малайлар.

Акыллыларым, чаяннарым

Бик үскән балаларым

Бәйрәмгә дип килгәннәр,

Яңа күлмәк кигәннәр.

Йөзләрендә нур уйный,

Бары да менә дигәннәр.

Сагынып килдем мин сезне,

Үтеп океан, диңгезне.

Нинди матур үскәннәр!

Алма кебек пешкәннәр!

Балалар.Рәхмәт, Кыш бабай!

Кар кызы.Кадерле дуслар! Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм!

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын.

Балалар.Рәхмәт, Кар кызы!

Кыш бабай. Чыршыгыз да әнә нинди күркәм, горур басып тора, аңа нинди матур уенчыклар эленгән!

Сездән чакыру кәгазе алгач та, кызым Карчәчәк белән юлга җыендык. Менә берзаман коточкыч буран чыкты, күзне ачып булмый. Буранга «тукта, тукта!» дим, һич туктамый, аның саен бөтерелеп, бөтерелеп тузгый.  Ярый әле Песине очрадык, ул безгә юл күрсәтте, югыйсә адашкан да булыр идек.

Кар кызы:Кешеләргә Яңа ел

                Алып килгән бәйрәм бу!

          Котлы булсын Яңа ел!

Тотышыгызкулгакул,

Ясапбәйләм-түгәрәк.

Җырлап-биепәйләник

Яшелчыршытирәли.

Алып баручы:Тукта,тукта, Кар кызы,

        Оныттык без берэшне.

        Балкып торырга тиеш

        Безнең  Чыршы бу  кичне!

        Вакыт  җитте,Кыш  бабай,

        Кабыз Чыршы  утларын.

        Җем-җем  итеп  балкысын

        Нурга  тереп  Җир  шарын!

Кыш бабай:Яшел  Чыршы,бизәнеп

        Быел  тагын  килгәнсең.

        Синсез  бәйрәм   күңелсез

Булыр   иде, беләм  сез?

          Җырлап-биеп тирәңдә

Әйлән-бәйлән  уйнарга

             Күрәсеңме.  никадәр

             Нәни дустың җыйналган?!

Бизәкләрең  тагын да

Матуррак  балкысын,

Сөйләннәрең  нур  сипсен,

Җем-җем  утлар   кабынсын!

Чыршыда утлар кабына.

Алып баручы:Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

                  Хуш киләсең, уз бире.

                  Шатланышып, җыр белән

                  Каршылыйбыз без сине.

Җыр “Кыш бабай” Ф. Әбүбәкиров көе, Т. Миңнуллин сүз.

Кыш Бабай: Кар кызым, ә безнең билә тәртипме соң?

Кар кызы: Тәртип түгел шул, бабакай. Кар юк, әзрәк кар җибәрсәң иде.

Кыш Бабай.: Хәзер үземнең тылсымлы салкын тыным белән өрәм дә – кар бөртекләре оча башлар.

Кыш бабай ялтыравыклы тасмалар өләшә. Кар бөртекләре шигырь сөйлиләр.

Кар бөртеге. Без, карлар, очабыз,

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә

Җил белән китәбез.

 Шунда без һавада

Җилпенепторабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

Аннары яңадан

Җил белән очабыз.

Очабыз, очабыз да

Җиргә төшепкунабыз.

Кар бөртекләре биюе

Кыш бабай. Һай булдырдыгыз, чибәрләрем.

Кар Кызы: Күпме кар бөртекләре. Хәзер инде алар белән уйнарга да була.

Уен “Кар йомарларын калак белән җый”

Кыш бабай: Менә хәзер барсыда тәртиптә диярлек. Бүләкләр әзерләдек ме?

Кар кызы: әзерләдек!

Кыш бабай: Елга аркылы күпер салдык мы?

Кар кызы: салдык!

Кыш бабай: Йолдызлар элдек ме?

Кар кызы: Әй, Кыш бабай, без аларны санамадык та, йолдызлар югалмады микән?.

Кыш бабай: Яхшы түгел. Мин бу яктан, ә син теге яктан сана. (стенадагы йолдызларны саный башлыйлар)

Убырлы белән Кощей чыгалар.

Кощей: Карале, нинди дер бабай...

Убырлы: Аның белән кызы, капчык...

Кощей: ә нәрсә урлыйбыз соң?

Убырлы: Әйдә кызны.

Кощей: Юк, әйдә капчыкны. Нәрсәгә ул безгә кыз.

Убырлы: Ә синең кызың бармы?

Кощей: Юк.

Убырлы: Минем дә юк. Әгәр без кызны урласак – ул бөтен эшне эшләр, ә без разбойга йөрербез, мич башында ятырбыз.

Кощей: Миңа күбрәк капчык ошый.

Убырлы: Уйлап кара: капчыкны алып барырга кирәк, ә кыз үз аягы белән бара.

Кощей: Дөрес. Кызны алабыз. Әй, кыз, кызыкай!

Кар кызы: Нәрсә?

Убырлы: Кәнфит кирәкме? (кул белән “зур кәнфит” күрсәтә)

Кар кызы: Шундый зур мени?

Кощей: Шундый зурны. (кесәдән бәләкәй кәнфитны чыгара)

Кощей белән Убырлы Кар кызын урлап залдан йөгереп чыгалар.Кыш бабай  йолдызларны санап бетереп, чыршы артыннан чыга.

Кыш бабай: 3 миллион   6 йөз   89.... кызым ! кая син? Кар астында калдыңмы әллә? Шаярырга вакыт юк.

Алып баручы: Нәрсә булды, Кыш бабай?

Кыш бабай: Кызым югалды. Монда гына басып тора иде, юк булды.

Алып баручы: балалар, Кыш бабайга сөйләгез кем Кар кызын урлады. (балалар сөйли)

Кыш бабай: Аңлашыла. Борчылмагыз. Аларның бу уйлары килеп чыкмас. Минем  кызым  алардан үткенрәк. Кирәк булса – без аңа ярдәм итәрбез. Ә хәзер, әйдәгез әле, биеп алыйк.

Аюлар биюе

Кыш бабай. Аюларым, сезгә ни кирәк?

Аюлар. Савыт, савыт бал кирәк.

Кыш бабай. Мәгез, мәгез алыгыз! (Аюлар савытка үрелә, бабай балны яшерә.)

Кыш бабай. Ашыкмагыз, ашыкмагыз. Башта болай эшлибез: кем чакыручының, тавышын таный — бал савытын шул ала, танымаса — балсыз кала. (Бер аюның күзен бәйлиләр)

Балалар.        Аю, аюкай, без сиңа килдек,

Без сиңа килдек, без бал китердек.

Аю, аюкай, менәсиңа бал.

Кем дәшкәнне бел, аннанбалны ал! (Шуннан соңбер бала аюга эндәшә. Аюанытаныса — балныала, танымаса — балсыз кала.)

Кыш бабай: Карыйм, күренмиме минем кызым. (чыршы артына китә)

Кар Кызның аркасына төртә-төртә Убырлы белән Кощей керәләр.

Кощей: Менә хәзер күтәреп йөре инде аны. Ә син аны – үзе барыр дигән идең.

  • Синең исемең кем?

Кар кызы: Кар Кызы.

Кощей: Эшләргә яратасыңмы?

Кар Кызы: Мин ме? Бик яратам. Тәрәзәләргә рәсемнәр ясарга, йолдызлар санарга.

Кощей: Тәрәзәләргә рәсемне бездә ясый алабыз. Ә син аш пешерә беләсеңме?

Кар кызы: Аш? Кәбестә белән ме?

Убырлы: Кәбестә белән. Кәбестә белән.

Кар Кызы: Юк, белмим. Без бабам белән күбрәк  тундырма (мороженое)  яратабыз.

Убырлы: Аш та пешерә белми!

Кощей: Әйттем мин сиңа – капчыкны алыйк дип. Ә син кызны да, кызны диден.

Убырлы (Кар кызга): В общем, булай: син безнең кызыбыз булачаксын!

Кар кызы: Ә сез кем?

Убырлы, Коей бергә: Разбойниклар!

Кар кызы: Чын разбойниклармы?

Убырлы: Әйе, чын разбойниклар. Безнең барсыда бар: балта да, пистолетта, бауда.

Кар кызы: Яңа ел якынлаша, безнең чыршыбыз да юк, бәйрәм дә итә алмыйбыз.

Кощей: Ничек юк: әнә урманда чыршылар бик күп.

Кар кызы: Эх, сез, мин бизәлгән чыршы турында эйтәм. Моны хәттә балалар да беләләр.

Кыш бабай (чыгып): Менә сез кайда икән. Бирегез минем кызымны, яки мин сездән хәзер нарат күркәләр ясыйм

Убырлы, Кощей бергә: Ой, ой, ой! Кирәкми, без куркабыз. Без кар кызын болай да бирәбез. ( чыкканда Кыш бабайның капчыгын урлап китәләр)

Кыш бабай: Без бу ялкаулардан, тәртипсезләрдән котылдык бугай.

Шигырьләр

Уеннар

Кар кызы: Кыш бабай, балалар бездән бүләкләр көтә. Кая синең капчыгын?

Кыш бабай(капчыкны эзли-эзли): Нәрсә бу? Кая минем капчыгым. Таба алмыйм.

Кар кызы: Беркайда да күренми. Балалар бәйрәмнән бүләксез китерләр микәнни?

Кыш бабай: Юк. Хәзер бүләкләрне эзләп табарбыз. Балалар, сез көтеп торыгыз.( чыршы тирәли китәләр)

Чыршының икенче ягыннан Убырлы белән Коей чыгалар.

Убырлы: Коейкаем, капчыкны саклап кына бар.

Кощей: Ух. Капчык бик авыр икән. (капчыкны куеп) Көчкә алып килдем. Анда күчтәнәчләр бик күп тер.

Убырлы: Әйдә, күчтәнәчләрне бүләбез.

Кощей: Әйдә! Капчыкны кем алып килде? Мин! Димәк, күчтәнәч миңа күбрәк.

Убырлы: Ә мондый акылны сиңа кем өйрәтте.(талашалар)

Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар.

Кыш бабай: Нинди тавыш бу! Тагын сезме? Нәрсә сезнең кулыгызда? Капчык!.

Убырлы: Агач төбеннән хәзинә таптык. Аның эчендә байлык бик күп. Ә башкаларның бу капчыкка хаклары юк.

Кар кызы: Бу бит Кыш бабайның капчыгы.

Кощей: Бу безнең капчык! Без сезгә аны бирмибез. Күчтәнәчне үзебез ашап бетерәбез.

Кыш бабай: Алай булгач сыйланыгыз! (таягы белән идәнгә суга)

Убырлы белән Кощей талаша-талаша капчыктан эшләпәне, бүрекне, төрле тишек әйберләрне чыгаралар.

Убырлы: Безгә андый күчтәнәч кирәк түгел.

Кыш бабай: Үзегез нинди – бүләктә шундый.

Убырлы: Бабакай, Яңа елда бүләксез калырбыз мени? Безне гафу итегез.

Кощей: Ышаныгыз, без үзгәрербез. Яңа елда яңа тормыш башларбыз.

Кыш бабай: Балалар, аларны гафу итәбезме? (....) Ә  хәзер  мин тылсымны башлыйм.

Кыш бабай белән Каркызы ак покрывал белән капчыкны каплыйлар.

  • Барыгызда күзләрегезне йомыгыз. Тылсымыбызны башлыйбыз.

Капчык, син тизерәк үс.

Балаларны шатландыр.

Төрле, матур, тәмле күчтәнәчләр белән  тутырыл.

“Әфсүн, төпсен – күчтәнәчләр барлыкка килегез”.

Балалар кабатлыйлар. Кыш бабай таягы белән идәнгә суга.

Каркызы: Куллар белән чәбәклийк, (чәбәклиләр)

Аяк белән тыпырдыйк (тыпырдыйлар)

һәм өрик бергәләшеп – (өрәләр)

Менә шулай, менә шулай

Без өрик бергәләшеп.

Зур капчык чыгаралар, бүләкләр  тараталар.

Кыш бабай. Менә, балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!

Балалар.        Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз, берелдан соң

Тагын да кил, хуш, бабай!

Кар кызы:Сезнең белән күңелле

Булды  безгә дә.

Бәхетләр генә телим

Һәммәгезгә дә

Сау булыгыз!Бүгенгедәй

Һәрчак булыгыз көләч

Күрешербез киләсе Яңа елда

Тагын да бер ел үткәч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная деятельность зимних построек в подготовительной (логопедической) к школе группе "Зимняя сказка"

Разработка проектной деятельности построек из снега в подготовительной (логопедической) к школе группе....

Оформление зимнего участка "Зимняя сказка"

Работа с родителями. Постройка снежного участка...

Физкультурный досуг "Зимние забавы в зимней сказке"

             Пусть мороз трещит,                 Вьюга в поле кружит-...

Проектная деятельность в работе учителя-логопеда. Проект «Коррекция речи в сказках». Зимняя сказка по мотивам сказки «Ёлка» В. Сутеева.

Логопедическая работа в сочетании с театрализованной деятельностью развивает активную, правильную, эмоционально насыщенную речь, она способствует развитию и коррекции у них всех познавательных процесс...

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү....

"Кышкы әкият"

quot;Кышкы әкият"шөгылендә балалар Кыш бабайдан хат алалар.Кыш бабай килергә җыена, әмма бияләйләрне таба алмыйм дип зарлана......Без Кыш бабайга берсеннән - берсе матур яңа бияләйләр әзерлибез....

"Кышкы әкият"

Сценарий зимнего утренника для детей старшей группы...