Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе
методическая разработка (подготовительная группа)

Балалар бакчасында, май ахырында, ел саен балаларны мәктәпкә озату - чыгарылыш кичәләре уза. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр башкаралар. Кичәдә әти-әниләр дә катнаша. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе.

Тәрбияче: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларыбызны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз.  Уң  юллар сезгә!

           (Сумка куела) Уку кирәк-яраклары. Биремнәр. Йорт.

Алып баручы.     Күңелле дә, ямансу да,

       Сере нәрсәдә моның?

       “Кояшкай” балалар озата,

       Истәлекле көн бүген.

                           

                             Балаларны залга чакырыйк

                             Кул чабып каршы алыйк

                             Бакча белән хушлашу бәйрәмен

                             Башлап жибәрик.

Менә алар, безнең белем иленә баручы  кадерле балаларыбыз.

Һәр баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме әйтелә.

Алып баручы. Балаларның әйтер сүзләре бар икән, тыңлап китик әле.

Олы бэйрэм буген бездэ,

Зурлар инде кубебез.

Бакча белэн хушлашабыз,

Буген сонгы көнебез.

Тик елыйсым килэ минем,

Инде нихәл итәсе?

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе.

 Бераз гына моңсу да,

                     Шатлыклы да көнебез.

                     Балачакньң иң кадерле

                     Баскычын бит утәбез.

              Сагындырыр, сагындырыр

              Бакчабызньң һәр көне,

              Туган йорттай якын булган

              Һэр булмәсе, һәр төше.

Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Сүз ясарга өйрәнербез,

Хәреф кушып хәрефкә

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны  дәрестә.

Кулга тотып әлифбаны

Без мәктәпкә барырбыз.

Дөрес итеп сүзләрне

Тиздән укый алырбыз.

Бакчада без өйрәндек,

Бик күп төрле һөнәргә

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

                                         ҖЫР «Воспитатель наш»

А.Б. Гади бәйрәм түгел бүген:

Ул гомергә Бер килә.

Бүген менә бакчабызга

Әти – әниләр  килә.

Бакчада сез – иң зурлар,

Эх шатланып туймыйбыз!

Яраткан биюләрне

Матур итеп  биибез!

БИЮ «Баю-баюшки -баю».

                 Балалар кереп китәләр.

А.Б.  Тылсымлы Бер җирдә,

         Әкият дөнясында

         Бик матур   бер йорт тора.

         Беркем белми, кем анда тора?

         Йорт янына мин килим

         Әкрен генә мин шакыйм (шакый)

         Һәм сорыйм

         «Кем матур йортта яши? (тыңлый)

         Берәү дә миңа дәшми…

Көйгә ПЕНАЛ чыга. “Учат в школе”

ПЕНАЛ. Мин кая килеп чыктым ?

Кая мин барып җиттем

Монда йорт басып тора

Кем яши икән анда?

Йорт янына мин килим

         Әкрен генә мин шакыйм (стучит)

         Һәм сорыйм

         «Кем матур йортта яши? (слушает)

         Берәү дә миңа дәшми…

Матур йортка мин керим!!!

Матур йортта мин яшим!!! (ширма артына кереп китә)

А.Б.  Менә тагын кемдер килә

Әлифба – бу…                  Музыка.

ӘЛИФБА. Мин - Әлифба!!!

Матур йортка мин шакыйм

Кем Яши анда, белим. (стучит)

ПЕНАЛ. Матур йортта  без яшик

      Бергә дус булыйк. (ширма артына кереп китәләр)

А.Б.  Дәфтәрләр дә килделәр

Ишеккә шакыдылар.

ДӘФТӘРЛӘР.                       Музыка.

-Без  дә мәктәптә кирәк

Балалар безгә дә шат

-Кертегез безне йортка

Дус булып яшик монда.(пенал чыгып кулын болгап дәфтәр-не алып кереп китә)

А.Б.  Бу ни хәл бу – карагыз

         Кем килә безгә тиз-тиз!?

         Төсле карандашлар килә

         Карагыз сез аларга.

КАРАНДАШЛАР.               Музыка.

– Төрле төрле төстә без

-Төрле төрле эштә без.

_ Матур рәсемнәр ясыйбаз

_ Дус булып без яшибез

_Сокланып карагыз безгә

_Шундый матур буйыйбыз

 Биеп бетереп ширма артына кереп китәләр.

А.Б.  Матур йортка ашыгып

         Яхшы билгеләр килә.

         Йорт хуҗалары сөенеп

        Аларга ишек ача.

4-ле һәм 5-ле билгеләре керәләр. Музыка.

БИЛГЕЛӘР. Без гел әйбәт билгеләр

                      Сез безгә юл тотыгыз

          А.Б.  Күрәм быел мәктәптә

                   Балалар бик күбәя. (Ширма артыннан барысы да чыгып)

А.Б.  Матур йортыбыз тулды

Ә аңа безгә булышты.

 Безнең булачак укучыларыбыз!!!

Бие әле, бие әле, биегәнең күрсеннәр, баскан җирдән ут чыгара бу балалар, дисеннәр!

Бию.  “Татар»       СУМКА!  

(бала-р башларын иеп урындыкларына утыралар)

Сез мәктәпкә барасыз,

Хәерле сәгатьләрдә.

И, мәктәбем, өйрәт балаларны

Иң  матур гадәтләргә.

Ә хәзер бакчабызда өйрәнгән   җырыбызны тыңлап китегез әле.

                                  Җыр “Без биибез”

   (бал-р җырлаганда  сумканы кертеп  куялар/

Тиздән безнең балаларыбыз мәктәпкә китәләр, менә сезнең матур сумкагыз да әзер булып, сезне көтеп тора.

(борылып сумка юк икәнлеген күреп гаҗәпсенә)

Кая юкка чыкты безнең сумкабыз?

Залга көй астына Белмәмеш керә,    көчкә дигәндәй портфелен күтәреп.

А.Б. Балалар, карагыз әле, кем безгә керә? Бу бит Белмәмеш!!! Кулында сумкасы да бар! Бәлки бу безнең  сумкадыр!?

БЕЛМӘМЕШ. Я – алла, менә килеп тә җиттем! Сумкамны көчкә-көчкә  күтәреп килдем! Исәнмесез балалар! (исәнмесез) Сез монда нәрсәгә җыелдыгыз - ә ?            (Китабы сумкасында була)

А.Б. Исәнме Белмәмеш! Бүген безнең балалар, бакча  белән саубуллашырга җыелдылар.  Алар мәктәпкә барырга әзерләнәләр!!!

БЕЛМӘМЕШ. (Ачу белән) Сез миңа ничек дип дәштегез? Мин нинди Белмәмеш булыйм ди!? Мин бөтенесен дә беләм. Күрәсезме, минем нинди сумкам бар, хәтта аның билгеләре дә бар (сумкасын күтәреп шалтыратып карый).

А.Б. Димәк, син дә безенең балаларыбыз шикелле мәктәпкә җыендын!? Афәрин! Ә нәрсә бар синең сумканда?

БЕЛМӘМЕШ. Укуда гел кирәк булган әйберләр.

Сумкасын ачып берәм-берәм әйберләр ала башлый.

_ Бу минем уенчыгым, дәрестә күңелсезләнеп утырмас өчен! (погремушка)

_ Монысы матурлык өчен. (Бусы)

_ Ә менә монсы, үземне яклар өчен! (рогатка)

_ Бу минем билгеләрем (цифра один и два)

   Ин якын дусларым!!!

А.Б. Алай икән, Белмәмеш, белмисен син сумкага әйбәт итеп укыр өчен нәрсә салырга кирәклеген _. Менә хәзер сиңа безнең балаларыбыз күрсәтерләр.

Уен «КЕМ ДӨРЕС ИТЕП СУМКА  ҖЫЯ»

(Һәр бала мәктәпкә кирәкле бер предметны сумкага сала)

БЕЛМӘМЕШ. Рәхмәт балалар . Хэзер инде беләм, ничек дөрес итеп сумканы җыярга кирәк. (Җыелган  сумканы кулына тотып).                                Калган әйберләрне  алып куя.

А.Б. Синең сумкан җыелган, ә менә безнең сумкабыз юкка чыкты, һәм безнең балалар мәктәпкә бара алмыйча калалар.

БЕЛМӘМЕШ. Ә мин беләм ничек сезгә булышырга. Минем тылсымлы китабым  бар. (Китапны чыгарып өстәлгә куя).

Сез аны ачып укыгыз, анда булган шартларны эшләгез, һәм сезнең сумкагыз сезгә әйләнеп кайтыр. Ә миңа китәр вакыт җитте – САУ БУЛЫГЫЗ!

Белмәмеш чыгып китә.

А.Б. Ягез әле,  балалар китапны ачып карыйк, карагыз әле, монда безнең өчен күпме кызыклы мәсьәләләр язылган _ һәм безгә аларны эшләргә кирәк.

Берничә мәсьәлә - уен формасында үткәрелә.

1.Ел вакытлары. 2. Калак сүзендә ничә А авазы бар? 3. Җиргә 4 алма төшкән. Керпе берничә алманы алып киткәч, 1 алма калган.Керпе ничә алманы алып киткән?   Булдырдыгыз, балалар.

(Ул арада сумка барлыкка килә)

А.Б. Бала-р карагыз эле, менә безнең сумкабыз да әйләнеп кайты. Хәзер инде сез мәктәпкә  барырга әзер. Инде саубуллашу турында шигырләрегез бардыр, рәхим итегез, кадерле балалар.

-Җитте хушлашу сәгате,

Хуш, күңелле бакчабыз

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

-Туган йорттай син кадерле,

Син якын күңелләргә,

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

Гел карап торырмын инде

Шушы бакча ягына

Нигә укытмыйлар икән

Шушы бакчада гына?

Сау бул инде, гүзәл бакча,

Безнең җылы оябыз.

Синдә үсеп канат ярдык,

Инде юлга чыгабыз.

                                                       

 Уенчыкны, китапларны

Ватмыйм, ертмыйм – кадерлим.

Үз-үземне бик күптәннән

Мин мәктәпкә әзерлим.

Бакча белән хушлашабыз,

7 яшь тулды безгә.

Мәктәпкә, белем алырга

Барабыз быел көзгә.

 

                    -Сине кадерле  бакчабыз

Беркайчан онытмабыз,

Ә шулай да якын дуслар,

Без бүген саубуллашабыз.

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт

Тәрбияче апалар,

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар!

                                                Җыр “Сау бул, бакча”

Алып баручы.  

Дөнья булгач жиңел генә булмас,
Авырлыклар очрар , киртәләр,
Сез аларнын барын жинә алырсыз,
Тыныч кына тусын иртәләр.

. Ә хәзер, без сезне, кадерле балалар,  бакчабызда соңгы тапкыр бергәләшеп биер өчен “Саубуллашу вальсы”  на чакырабыз.

“Саубуллашу вальсы”.

Алып баручы. Ә хәзер сүзне  бакчабыз мөдиренә бирәбез.

Алып баручы. Ә хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе.

«Хуш, кадерле бакчам!»  Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....