Сценарий «Без тынычлык телибез!»
методическая разработка (подготовительная группа)
Балаларда патриотик хисләр, Туган якка, Ватанга карата мәхәббәт, батыр сугышчыларга карата горурлык хисләре тәрбияләү.
Бәйрәм тантанасы барышында шатлык, горурлык хисләрен башкалар белән дә бүлешәсе килү теләге уяту.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий «Без тынычлык телибез!»
Максат: Балаларда патриотик хисләр, Туган якка, Ватанга карата мәхәббәт, батыр сугышчыларга карата горурлык хисләре тәрбияләү.
Бәйрәм тантанасы барышында шатлык, горурлык хисләрен башкалар белән дә бүлешәсе килү теләге уяту.
Музыка залы бәйрәмчә бизәлә.Экранда Җиңү парады күренеше яктыртылган була. Сугыш геройларының фоторәсемнәре эленеп куела. Залга шарлар эленә, чәчәкләр куела. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырыла. Ф.Әхмәдиевнең “Солдатлар “ көе яңгырый. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары залга керәләр. Бакча мөдире ветераннарны алдан билгеләнгән урыннарга чакыра.Барлык кунакларны бәйрәм белән котлый.
“Солдатлар” җыры яңгырый.
Нур Гайсин сүзләре, Клара Булатова көе.
1нче бала: Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый, һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын!
2 нче бала: Матурлыгы өчен бу көннәрнең,
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарых үзе
Саклап килә ерак еллардан!
3 нче бала: Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз!
4 нче бала: Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Сез булганга матур булып,
Алсу булып ата таң!
1 алып баручы: Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән,
Кабатладык шулчак тешне кысып;
“Без җиңәргә тиеш ничек тә!”
2 алып баручы: 1941 нче елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып кергәннәр, шәһәрләрне, авылларны яндырганнар, талаганнар. Безнең батыр халкыбыз бердәм булып Ватанны сакларга дошманга каршы сугышка күтәрелгән.
“Вставай страна огромная” җыры язмасын тыңлау.
Слова Лебедева-Кумача,
композитор Матвей Исакович
5 нче бала: Туган илнең газиз җирен яклап,
Курку белми утларга кергән.
Газинурдай батыр егетләрне
Ватаныбыз сөеп үстергән.
6 нчы бала: Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз!
1 алып баручы: Әйе, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белән бергәләп, Ватанны саклауга күтәрелгәннәр.Илебезне азат итүдә үзләрен аямыйча көрәшкәннәр. Үз гәүдәләре белән амбразура каплаучылар саны бер Татарстанда гына да егермеләп! Шуларның берсе – герой Газинур Гафиятуллин. Аның исеме тарих битләрендә Зоя Космодемянская, Олег Кошевой, Александр Морозов кебек геройлар белән янәшә язылды. (Экранда геройларның фотолары күрсәтелә)
Җыр “Бравые солдаты” музыка А.Филипенко, слова Т.Волгина.
2 алып баручы: Татарстанның тагын бер егете –хәрби әсирләр легендасы патриот шагыйрь Муса Җәлилнең исемен бөтен дөнья халкы белә. Аның туган җиргә, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр җыентыгы-“Моабит дәфтәрләре” - безгә таныш.
“Кызыл ромашка” шигыренә инсценировка.
Катнашалар: Автор, 6 бала ак ромашка булып киенгән, 1 бала кызыл ромашка, яралы солдат.
Ак ромашкалар зал уртасына чыгып утыралар, өсләрендә ак күлмәк, башларында ак таҗлардан ясалган баш киеме, бер бала ак күлмәктән башында кызыл таҗлардан торган баш киеме. Автор шигырьне сөйләгәндә тыныч музыка астында ромашкалар тибрәлеп торалар.
“Кызыл ромашка” җыры фон итеп куела.
Муса Җәлил сүзләре,
Җәүдәт Фәйзи көе
7 бала: Сугышта солдат гомере
Була, диләр, бик кыска.
Ышанмагыз, дөрес түгел:
Солдат үлми сугышта.
8 бала: Солдат керә сугыш ялкынына,
Алып бары йөрәк җылысын.
Батырлыкка әйдәп җыр көйли,
Курку белмәс татар баласы.
1алып баручы: Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән барлык солдатларга хөрмәт, аларга карата горурлык хисләребезне җиткереп “Без булачак солдатлар” дип исемләнгән уен тәкьдим итәбез.
Уен “Без булачак солдатлар”
Балалар ике төркемгә бүленәләр, беренче төркем балаларына төрле каршылыклар аша үтеп икенче төркем балалары янына барып аларны куркынычсыз җиргә алып чыгу бурычы куелган. Икенче төркем балалары сюжетлы- уен күренешен уйный. Солдатлар арасында яралы солдатлар була, аларны шәфкәть туташлары дәвалап, яраларын бәйлиләр.
Беренче төркем балалары каршылыкларны үти: аякларны чылатмыйча, тар күпер буйлап уза, түмгәкләргә сикерә-сикерә сазлык аша чыгалар, үрмәләп баралар һәм яралы сугышчыларны коткаралар.
2 алып баручы: Хөрмәтле ветераннар! Балалар уеннар аша сезне сугыш чоры вакытларын искә төшереп, яраларыгызны кузгаткан булсалар безне гафу итәрсез. Ә хәзер сүзне ветераннарның үзләренә бирәбез. Рәхим итеп үзегезнең уй-кичерешләрегез белән бүлешүегезне сорыйбыз.
Ветераннар сөйләгән вакытта фон булып Нәҗип Җиһановның “Марш”ы яңгырый.
1 алып баручы: Хөрмәтле ветераннар сезгә үзегезнең уй-фикерләрегез белән бүлешкән, бәйрәмебезгә килгән өчен зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерәбез!
9 нчы бала: Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Тормышыгыз матур булсын,
Якты булып атсын таңнар!
10 нчы бала: Атсын өчен туган илнең
Һәр таңы матур булып.
Үсәрбез көрәшче булып
Үсәрбез батыр булып!
2 алып баручы: Ә хәзер балалар сезгә үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырырлар, рәхим итеп кабул итегез.
Бүләкләр биргән вакытта фон булып Нәҗип Җиһановның “Марш”ы яңгырый.
Бәйрәм тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”
Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...
СЦЕНАРИЙ ВЫПУСКНОГО ПРАЗДНИКА В ДЕТСКОМ САДУ. Мы предлагаем вашему вниманию интересный и веселый сценарий выпускного праздника для ДОУ. «Фильм! Фильм! Фильм!»
Сценарии выпускного праздника. Интересный, увлекательный, с любимыми героями сказок....

"Дуслык булса илдә, тынычлык булыр җирдә" презентация
quot;Дуслык булса илдә, тынычлык булыр җирдә" дигән темага үткәрелгән шөгыльгә презентация....

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар
Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...



