Конспект занятия "Безгә тынычлык кирәк"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Сунгатуллина Резеда Абзолутдиновна

Конспект занятия "Безгә тынычлык кирәк"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bezg_tynychlyk_kirk_starshaya_gruppa.docx21.39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Безгә тынычлык кирәк.

Пр эчтәлеге: Балаларның кем? Нәрсә? Нинди? Сорауларына  тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү. Җиңү бәйрәменең 70 якынлашуын, аның нинди авырлык белән бирелүен әйтеп үтү, хәзерге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү. Солдатларга һәрби хөнәр ияләренә хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләү,

«Россия-священная наша диржава»  слова С.В.Михалков,муз А.В.Александрович ( җыры яңгырый балалар кереп утыралар).

- Балалар уң һәм сул кулларыгызга сокланып карагыз. Уң кул бармаклары, сул кул бармаклары белән чиратлашып исәнләшсеннәр. Бер-беребезгә шатлык, тынычлык, хәерле гомерләр телик.

- Балалар кешеләр тыныч яшәсен,эшләсен, балалар бакчасына йөрсен, мәктәпләрдә укысын өчен нәрсә кирәк?

- Әти-әниләр, балалар тыныч яшәсен өче сугышлар булдырмаска кирәк.

- Балалар безнең илебездә, Ватаныбызда тынычлыкны кемнәр саклый?

- Абыйлар,әтиләр, малайлар армиягә хезмәт итәргә китәләр, ил чикләрен дошманнан саклыйлар.

- Ватанны саклаучылар көне кайчан билгеләп үтелә?

- Ватанны саклаучылар көне 23 февральдә билгеләп  үтелә, без әтиләр,  бабайлар белән бик күңелле кичә үткәрдек.

- Дөрес балалар әтиләрне малайлар белән ярыштырдык көч сынаштырдык.

- Ә нинди хәрби һөнәр ияләрен сез беләсез?

- Очучылар, танкистлар, матрослар, солдатлар безнең ил чикләрен саклыйлар.

- Ә кемнәрнең әтиләре, абыйлары, бабалары армиядә хезмәт иткән?

- Зарипов Равил, Даутов Дамир, Зайдуллин Нуриман.

- Кызганычка каршы алар безнең аз икән, менә аларның фото сүрәтләре карап үтик әле.

- Минем бабай  флотта хезмәт иткән.

- Әфәрин балалар безгә аларны хәрвакыт истә тотырга кирәк, безнең малайларда үсеп егет булгач армиягә хезмәт итәргә китәрләр.

- Тиздән безнең зур һәм тантаналы бәйрәм җиңүнең 70 еллыгы.

- Немецлар безнең илебезне басып алдылар авылларны, шәһәрләрне юк иттеләр, җир белән тигезләделәр, халкыбызны ирегеннән мәһрүм иттеләр. Халкым минем баш имәде, үзенең азатлыгы өчен көрәште, күпләрне корбан итте. Кулына корал алырдай яшь-яшь егетләр, кызлар, әтиләр, бабайлар барсыда беренче мәртәбә кулларына корал алдылар. Карт-корылар, бала-чагалар, хатын-кызлар кырларда, заводларда төн йокысын йокламый фронтка азык-төлек, кием-салым, кораллар эшләп җибәрделәр. Аларда безнең шушы җиңүгә зур көч керттеләр, үзләрен корбан иттеләр.

- Балалар ә сез нинди герой шәһәр исемнәрен беләсез?

- Беләбез.

- Менә рәсемнәргә карап аларның исемнәрен әйтеп үтегез әле.

- Герой шәһәр Ленинград, Мурманск, Керчь, Брест, Минск, Сталинград, Севастополь, Мәскәү.

- Бик дөрес балалар.

- Менә бу герой шәһәрләрне безнең кебек гади кешеләр азат иткәннәр,алар безнең йөрәкләрдә хәрвакыт герой, үрнәк булып калсыннар иде, алар бик күп меңләгән, сез белгәннәре кемнәр икән әйтеп үтегез әле?

- Монда аларның фото сүрәтләре дә бар.

- Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин.

- Бу исемнәрне сез тагын кайларда очратканыгыз бар?

- Болар безнең язучылар.

- Ә кайсысы язучы түгел?

- Газинур Гафиятуллин.

- Тыңлагыз бер табышмак әйтеп үтәм.

- Канаты бар җилпенми

  Эче җылы җил тими

  Корыч йөрәкле кош ул

  Безнең яраткан дус ул.

- Бу очкыч

- Дөрес балалар.

- Очучучы һөнәре ул бик авыр һәм катлаулы. Без хәзер сезнең белән очучылар булабыз.

- Утырдык очкычларга аяк очларында күккә күтәреләбез, канатларны җәйдек, очабыз очабыз, иптәшләребезгә бәрелмәскә тырышабыз. Ә хәзер әкрен генә үкчәләрдә тормызга басып бер, бер артлы әкрен генә җиргә таба төшәбез, менә кайтыпта җиттек.

- Очучы һөнәре авырмы?

- Авырда бик кызыклыда.

- Әкрен генә өстәл артларына барып басабыз, карагыз әле менә бу очкыч ул нинди өлешләрдән тора икән?

- Очкычның канатлары бар.

- Ә монсысы нинди өлеше?

- Бу кабинасы, анда кешеләр утыра, койрыгы бар анда кечкенә канат урнашкан.

- Ә бу нәрсә?

- Тәгәрмәч.

- Балалар ул тәгәрмәч дип аталмый ә шассе дип йөртелә.

- Сезнең өстәлләрдә пластиллиннар, без сезнең белән очкычлар әвәлибез. Кабинасы озынча формада,ике канаты да озынча формада ләкин аны бармак очлары белән изеп кабинасының урта бер җиренә тоташтырып куябыз, коерыгына да кечкенә генә канак куябыз, ике шассесен түгәрәк формасында әвәлибез, әйдәгез тотындык эшкә.

- Балалар очкычлар өчен мин айрадром  ясадым әйдәгез эшләрегезне менә монда китереп куегыз, карагыз әле нинди матур һәм төрледән төрле безнең очкычлар,кич белән әти-әниләребезгәдә күрсәтербез киенү бүлмәсенә чыгарып куейк.

- Балалар килегез әле минем янга, нәрсәләр турында без  сөйләштек?

- Солдатлар турында.

- Җиңүнең 70 еллыгы турында.

- Герой шәһәрләрнең исемнәрен атап үттек.

        Сугыш кырларында ятып калган сугыш батырларын, хәзерге вакытта бармак белән генә санаулы  сугыш ветераннарын хөрмәт итеп, бер минут тынлык белән аларны хөрмәт йөзеннән искә алып үтик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

"Дуслык булса илдә, тынычлык булыр җирдә" презентация

quot;Дуслык булса илдә, тынычлык булыр җирдә" дигән темага үткәрелгән шөгыльгә презентация....

1. Конспект по рисованию 2. Конспект по конструированию 3. Конспект по математике. 4. Конспект по окружающему миру.

Тема1. Рисование "Осенний пейзаж. Дождь" (05.10.2021)2. Окружающий мир «Такие разные, такие важные ». бытовые предметы и техника. Их значение в жизни человека. (11...