Отзыв /Бәяләмә/
статья на тему
«Таңбатыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Сахапова Гөлнара Салих кызының эшенә бәяләмә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 32 КБ |
Предварительный просмотр:
«Таңбатыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Сахапова Гөлнара Салих кызының эшенә бәяләмә.
Мин, Авзалова Нәзилә Фәннүр кызы, Сахапова Гөлнара Салих кызын педагог буларак 1998 елдан беләм. Гөлнара Салиховна Күзкәй урта мәктәбендә педагог – оештыручы , минем хезмәттәшем булды. Мәктәптә эшләгән дәвердә дә ул үзен чын педагог буларак күрсәтте һәм эшендә югары уңышларга иреште.
2011 елда Гөлнара Салих кызы «Таңбатыр» балалар бакчасына тәрбияче булып зшкә килде.Ул эшли башлаган елны ук катнаш төркемгә өстәмә рәвештә 11 яңа 1яшьтә 9 айлык балалардан башлап балаларны кабул итеп алды һәм һәр балага якын килә белүе, аңлый алуы белән аларның күңелләрен яулап алды.Гөлнара апалары балаларның икенче әниләре кебек һәрвакытта киңәш - ярдәме, җылы карашы белән ярдәм итә. Бакчада тудырылган җылы мөгаләмә, балаларны бердәм гаилә кебек берләштерде. Гөлнара Салиховнаның тәрбияче буларак башкарган эше бәяләп бетергесез. Ул һәрбер балага индивидуаль якын килеп, балаларда үзебез дә белмәгән сәләтләрне вакытында күреп, аларны үстерергә мөмкинлек бирә.
Гөлнара Салиховна уздырган шөгыль, бәйрәм – кичәләр һәрвакытта кызыклы, яңа мәгълуматләргә бай, эчтәлекле була. Гөлнара апалары уздырган чараларда балалар теләп һәм актив катнашалар. Үз фикерләрен аплары өйрәткәнчә, аңлаешлы һәм төгәл җавап бирәләр. Гөлнара Салиховна балаларга туган телебезнең никадәр бай һәм куәтле булуын раслады, аңа булган хөрмәт һәм горурлык хисен тагы да артыра алды. Гөлнара Салиховна уздырган чараларда балалар гасырлар, еллар аша сәяхәт итте. Ул шөгыльләр шул кадәр тирән әзерлек һәм кызыклы итеп алып барыла, балалар хәтта вакытның үткәнен дә сизмиләр.
Ачык шогыльләрдә катнашуым белән дә, үз баламның бу бакчага теләп йөрүеннән дә, мин тәрбияче тарафыннан мәктәпкәчә тәрбия һәм укыту эшчәнлеге дөрес һәм кызыклы оештырылуын дәлилли алам.
Тәрбияче һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшли. Яңа программалар, проектлар эшләүдә һәрдаим мәктәп педагоглары белән дә киңәшләшә. Чөнки балалар бакчасы һәм мәктәпнең бердәм эш башкаруын аңлап эш итә.
Гөлнара Салих кызы ата - аналар комитеты белән дә тыгыз элемтәдә. Барлык эшләрне киңәшләшеп, бергә башкарабыз.Үткәреләчәк ата - аналар җыелышларының темаларын да, көн кадагында торган актуаль проблемаларга нигезләнеп бергә билгелибез, еллык эш планы төзибез. Сахапова Г.С. ата -аналар чыгышлар әзерли, анкетирование уздыра, аның нәтиҗәләре белән таныштыра.
Гөлнара Салих кызына башкарган эше өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә уңышлар телибез.
«Таңбатыр» балалар бакчасының ата –
аналар комитеты рәисе ________ Н.Ф.Авзалова.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

отзыв на аттестацию воспитателей детского сада
Отзыв на аттестацию воспитателей детских садовСамое главное в работе воспитателя - дети. Ради них люди приходят в профессию воспитателя, отдают своё здоровье, душу. Люди просто любят свою работу...
отзыв на работу учителя-логопеда
Примерно составленный отзыв о работе учителя-логопеда, отражающиймнение родителей в отношении коррекционного процесса с детьми логогруппы...

Летнее развлечение "Песочные фантазии" авторское (оставьте отзыв)
В летний период особенно много развлечений для детей проводится на участке детского сада. Данное развлечение приурочено завозу на участки песка....

Отзыв родителей группы об организации экспериментальной деятельности в детском саду.
Отзыв родителей группы об организации экспериментальной деятельности в ДОУ....

Отзыв коллег.
Отзыв о коллегеЛарисе НиколаевнеСмолиной. Знаю Смолину Ларису Николаевну давно, как доброго и надеж...


