Баланың сәламәтлеге һәм үсеше
статья (старшая, подготовительная группа)

Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгыту эше төрле юнәлешләрдә алып барыла. Һәрдаим кайгырту, үз сәламәтлегенне ныгыту һәр кешенең бурычы. Сәламәт булган очракта гына, безнең хыялларыбыз, куйган максатларыбыз тормышка ачачагын төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balanyn_slamtlege_hm_useshe.docx17.02 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

   Мингазова Галия Рафаэль кызы, музыка җитәкчесе.

                                     Баланың сәламәтлеге һәм аның үсеше.

     Нәрсә ул сәламәтлек? Аның  турында без нәрсә беләбез?   “Саулык – иң зур байлык”, диләр. Әгәрдә  сәламәтлек  булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, сәламәтлек  булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, тормышка ашыра ала, тирә-юньне танып белә, җәмгыятебездә актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Хәзерге вакытта илебездә  сәламәтлеккә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә бик күп игътибар бирелә. Бүгенге көндә балаларның сәламәтлеге белән проблемалар бик күп. Күрүебезчә, иртәнге гимнастикалар, музыка шөгылендә үткәрелгән күнегүләр,саф һавада булулар, физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. Әгәр дә сәламәт буласың килсә, үзең турында кече яшьтән, ягъни балалар бакчасыннан ук  кайгырта башларга кирәк. Кече яшьтән балалар  бакчасында баланың сәламәтлегенә нигез салына. Бала үсә, гадәтләре һәм күнекмәләре, характеры формалаша, ныгый.  

      Безнең балалар бакчасында да балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча эш берничә төрле юнәлештә эш алып барыла. Шуның берничәсен карап үтик. Балаларның сәламәтлеге һәм үсеше өчен иң беренче-  көндәлек  режимны үтәү- зур әһәмияткә ия. Бу очракта баланы дөрес тәрбияләргә кирәк. Билгеле булганча балалар бакчасында барысы да бер билгеле тәртипкә салынган.  Бу, һичшиксез, уңай күренеш, чөнки  баланы пөхтәлеккә, төгәллеккә, тәртипкә өйрәтә. Көндәлек режим тәүлек дәвамында яшәүнең төгәл тәртибен билгели, йокы белән төрле  эшчәнлекләрне чиратлаштыруны күздә тота.                                      

      Әгәрдә бала көндәлек режимны төгәл үтәми икән, бу балада гиперактивлык, хәтернең начараюы, эшкә сәләтлелек кимү, тиз ару-талу туарга мөмкин. Режимны үтәү физик сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, иммунитетны ныгыта. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу- болар барысыда сәламәтлек нигезе. Әмма еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән бала да дә авырый. Бу баланың нерв системасы эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин. Бала үзен тыныч тотса, нерв системасы нык булса, бала сәламәт була. Сәламәт бала булсын дисәк, безгә балалар белән мөмкин булган барлык күнегүләрне дә эшләргә крәк. Мәсәлән: иртәнге гимнастика. Гимнастика сәламәтлекне ныгыта, балаларның физик сыйфатын һәм сәләтен арттыра. Шулай ук физик күнегүләрне генә алыйк. Алар сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү бурычларын хәл итү, баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен файдаланыла. Физик күнегүләр организмның психофизик торышын кисәтү һәм коррекцияләүнең бик нәтиҗәле чарасы булып тора. Безнең балалар бакчасында моңа зур игътибар бирелә Мәсәлән, физик тәрбия максатларында йөреш, йөгерү, ыргыту,  балалар белән һәр атнаның  пәнҗешәмбе көнендә район үзәгендә урнашкан боз сараена шугалакка, “Дулкын” бассейнына йөзәргә йөрү-  организмның функциональ активлыгын һәм нәтиҗәле тәрбия бирүнең психофизик сыйфатларына туры килүен тәэмин итә, баланың акыл үсешенә зур йогынты ясый.     Балалар бакчасында шулай ук балаларны чыныктыруга зур игътибар бирелә. Җылы вакытта саф һавада балаларны иртән кабул итүләр, саф һавада иртәнге  гимнастика ясау, йокыдан торгач массаж юлларыннан йөрү, кояш ванналары, кыш көне балага бирелгән вакытта һавада булу, чангы, чана шуулар – боларның барысы да сәламәтлекне арттыра.

     Шөгыльләр вакытында тәрбиячеләребез  физминуткалар, бармак уеннары кулланалар,музыка шөгылендә  җырлаганда баланың ишетү сәләте генә түгел, ә тавышы, дөрес тын алу һ.б сәләтлере ачыла. Музыка ритмына хәрәкәтләр, күнегүләр ясаганда  баланың аркасы формалаша, гәүдәсе матурая, турая.  

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш  билгеле булганча, гаилә белән аралашудан башка мөмкин түгел. Ата-аналар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру ата-аналар җыелышларында консультацияләр, белешмәлекләр, буклетлар аша тормышка ашырыла. Төрле спорт уеннары үткәрү дә бала белән әти- әни арасында ныклылыкны үстерә, сәламәтлекне ныгыта. Безнең балалар бакчасы һәрдаим әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә торып, балаларның сәләмәтлеге өстендә эшлиләр.

     Шулай итеп, балалар бакчасында физкультура-сәламәтләндерү эшләрен төгәл үтәү уңай  нәтиҗәләр бирә: балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге формалаша ,алар үзләре дәсәламәт яшәү өчен киәкле булган шартларны үтәргә кирәклекне истән чыгармыйлар. Бүгенге көндә балалар бакчасына йөрүче балаларыбыз арасында  авырулар санының кимүе күзәтелә. «Баланың үсеше һәм сәламәтлеге – ул үсә торган билгеле бер мохиткә бәйле», – дигән бөек педагог В.Сухомлинский. Әйе, балаларның рухи тормышы, дөньяга карашлары, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көчеңә ышанычы аларның шатлыгына, күңел күтәренкелегенә, кәефләренә  бәйле. Сәламәт яшәү өчен бакчабызда барлык шартларда бар. Барыбыз да сәламәт булыйк, шатланып яшик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү

Балаларны сәламәтлекләрен ныгыту өчен багышланган чаралар....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

"Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә)

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организ...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....