"Сөмбелә" бәйрәме
методическая разработка (старшая группа)

Назмутдинова Гульнара Гайсовна

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәме уздыра. Ул  - уңыш бәйрәме. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_-_2023.docx19.17 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә бәйрәме”

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае-

Октябрь җитте.

Алып баручы: Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәме уздыра. Ул  - уңыш бәйрәме. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Бездә шулай күңел ачарбыз, балалар,  көз сылуы Сөмбелә белән очрашырбыз. Балалар, әйдәгез, бәйрәмебезгә Сөмбеләне чакырыйк.

Сөмбелә:

Хәерле көн, балалар, кунаклар!

Сөмбелә мин, Сөмбелә

Мине һәркем дә белә

Җиргә муллык китерәм,

Илгә шатлык китерәм.

Сезне күрүемә мин бик шат! Бүген бездә бәйрәм. Мин сезгә кәрзинемә тутырып көзнең матур бизәкләрен, уңышларын алып килдем. (бии-бии яшелчәләр керә.)

А.б Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

 Сөйләп бирегезче безгә

(Яшелчәләр булып киенгән балаларның чыгышлары тыңлана)

Җыр “Урожай собирай»

(Т. Волгина сүзләре, А. Филипенко көе.)

Мы корзиночки несём,

Звонко песенку поём.

Урожай собирай

И на зиму запасай.

Мы, ребята молодцы,

Собираем огурцы.

И фасоль, и горох,

Урожай у нас неплох.

Ой-да и горох,

Урожай у нас неплох.

Едем-едем мы домой

На машине грузовой.

Ворота отворяй,

Едет с поля урожай.

Ой-да отворяй,

Едет с поля урожай.

Морковь – вкусная, полезная,

С давних пор известная.

Детям очень нравится

Рыжая красавица.

Мин булам кәбестә,

Үзем гел яшел төстә.

Күлмәгем күпкатлы,

Ә үзем бик татлы.

Минем исемем суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар.

Шифалы дип атыйлар.

Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде.

Чөгендер булам мин менә,

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күп көч өстәргә.

Ипи булса табында-

Булдырам мин барын да.

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да

Җитми калды аз гына,

Җитми калды тагында.

Һәркемгә ипи кирәк,

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

Алып баручы: (ипине өләшеп бетереп) Балалар, икмәк ипи булып җиткәнче, озын юл үтеп безнең табынга килә. Шуңа ул бик кадерле дә. Ипине ашап бетерерлек кенә алырга кирәк. Ипине ташларга гөнаһ. Көз безгә тагын нәрсәләр алып килгән? Сорыйк әле Сөмбеләдән.

Балалар:

Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә:

Кәрзинемдә кыярлар

Помидорлар, алмалар.

Балалар:

Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә:

Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

Балалар:

Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә:

Кәрзинемдә яңгырлар

Җылы, суык көннәр бар

(Танец “Дождик”)

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә балалар!

Бик тырыш, уңган сез.

Эш сөя һәрберегез

Шуңа балкый йөзегез.

Алып баручы: Безнең балалар бик уңган, эшчән генә түгел, зирәк тә әле.

1нче слайд

Сөмбелә: Шулаймы?Сынап карыйм әле. Табышмакларны тыңлагыз һәм җавап бирегез.

  1. Тышы ямь –яшел, эче кып-кызыл. (карбыз)

2. Ормыйда ,сукмыйда,елата  үзе. (суган)

3. Утыра бер чүлмәк,өстендә йөз күлмәк. (кәбестә)

4.Чәчәге башында,җимеше тамырында. (бәрәңге)

5. Ишеге юк,тәрәзәсе юк,эче тулы халык. (кыяр)

6. Җир астында ,алтын казык. (кишер)

7. Кат-кат тунлы,карыш буйлы. (кәбестә)

8. Алсу битле кыз үсте,тып итеп сикереп төште.(алма)

9. Җир астына төшкән,кып-кызыл булып пешкән.(чөгендер)

10. Озын,яшел –түтәлдә ,сары ,тозлы кисмәктә.(кыяр)

  12.Үзе шардай,эче кандай,тәме балдай.(карбыз)

13. Җир астында җиз бүкән .(бәрәңге)

Сөмбелә:Балалар, ә сез көз турында шигырьләр, җырлар беләсезме?

Балалар:

(Яңгыр  тавышы  ишетелә)

Алып баручы: Балалар, карагыз әле! Чынлап та безгә кунакка яңгыр килгән.

Яңгыр :

Саумы минем дусларым!

Сезне сагынып килдем мин

Көзге аяз көннәрдә

Чылатырга килдем мин

Балалар:

Яңгыр яу-яу-яу

Иләкләп тә чиләкләп!

Алып баручы:

Күмәкләшеп без дә дуслар

Уйнап алыйк, әйдә әле

Котлы булсын, гөрләп торсын

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...