Традицияләр аша балаларның сөйләм телен үстерү
материал

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Традицияләр аша балаларның  сөйләм телен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_2112023.docx21.76 КБ

Предварительный просмотр:

Традицияләр аша балаларның  сөйләм телен үстерү

Бөек татар халкын,

Бай тарихын,

Гасырлардан килгән мирасын,

Калдырасы иде яшь буынга,

Һәрбер кеше барлап соклансын!

Гореф-гадәтләрне, җыр-биюне,

Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен

Белсен иде җирдә һәрбер бала

Әнисеннән алган үз телен!

Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлеген аның күңеленә сендерергә тырышкан. “Тел ачкычы” бирү өчен бишек җырлары җырлаган, сүзле уеннар оештырган, такмаклар, тизәйткечләр, сынамышлар, табышмаклар әйткән.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.  

Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес тезеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен , сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять  зур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр,  моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә, сөйләм телен үстерүдә иң бай чыганак булып тора.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү, гаиләдә әти-әни, әби-бабай башлаган халык җәүһәрләре белән таныштыру.

Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Безнең балалар бакчасында да татар, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Без, тәрбиячеләр, халык нинди милләттән булуына карамастан, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә дуслыгын ныгыта.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, димәк, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

Яңа уку елы безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау – “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Бәйрәмне уздырганда балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әти-әниләр алдында матур итеп чыгыш ясыйбыз.

Татар халкы һәр ел фасылының асылын, гүзәллеген үзенең бәйрәмнәрендә кулланган. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәренең тарихы бик ерактан килә. Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр.

      Көн белән төн тигезләшкән чорда язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме – Нәүрүз безнең балалар бакчасында ел саен зурлап уздырабыз. Язгы табигать, яз күренешләре белән халык авыз иҗатының кече жанрлары: табышмаклар, санамышлар, такмаклар, мәкальләр аша таныштырабыз, шулар нигезендә балаларның сүз байлыгын үстерәбез, табигатькә мәхәббәт тәрбиялибез.

     Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәмен үткәрә. Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән, ә безнең балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме  бәйнең беренче көне “Балаларны яклау көне”ндә үткәрәбез. Бәйрәм балалар өчен ярышлар, уеннар, җыр-биюләр белән бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үтә.

     Милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә карата булган үзебезнең мәхәббәт һәм хөрмәт хисен без сабыйларыбызга  бишек җырлары аша җиткерәбез.  безнең  балалар бакчасында, бала белән ана арасында булган  бәйләнешне тагын да үстерү максатыннан, “Бишек җырлары – халкым мирасы” исемле чара үткәрдек. Катнашкан һәр гаилә үз телендә искиткеч матур һәм үзенчәлекле бишек җырлары башкарды. Һәр гаилә үзләре өчен генә хас җылылык, бердәмлек хисе белән бүлеште; бер-берсенең традицияләре белән танышты. Киләчәктә дә мондый чараларда актив катнашырлар дип өметләнеп калабыз. Чөнки милләтебез дәвамчыларын тәрбияләү иң беренче чиратта гаиләдән башлана. 

Балаларга татар халыкының милли ашлары турында төшенчә бирү,  милли ризыклар турында белемнәрен киңәйтү, аларны  пешерү серләренә өйрәтү максатыннан, безнең балалар бакчасында якташыбыз, танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов эшен дәвам итүчеләр буларак “Юныс Әхмәтҗанов оныклары” дигән проект та эшләп килә. Бу проектта балалар бик кызыксынып, теләп катнашалар.

    Балаларыбыз төрле проект, фестивальләр, бәйрәмнәрдә катнашып үзләре дә сизмәстән үзара бер- берсе белән  аралашалар, үз-үзләрен тоту гадәтләрен  үзләштерәләр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән якыннан танышалар. Бик күңелле, зур масштаблы чара булып “Теләче базары” этнофестивален әйтеп узасы килә. Фестивальдә безнең балалар бакчасы базасына кергән авыл  балалар бакчалары, әти-әниләр, балалар бик теләп катнаштылар. Онытыла барган Теләче базарын яңартып, үзебезчә  яңалык буларак кертеп җибәрдек.  

   Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. 2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр  һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, “Печән өсте” күренешен сәхнәләштердек. Әлеге күркәм гадәтне дәвам итеп, быелгы уку елында без өлкәннәр көненә  мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән “Кич утыру” күренешен күрсәттек.  

Алда санап кителгән милли йола-бәйрәмнәрне уздыру безнең бакчада инде матур традициягә әйләнде. Киләчәктә дә балаларны ана теленә өйрәтү, дөрес һәм матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре һәм диалогик сөйләм күнекмәләре булдыруда да милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргызсыз тәрбия чарасы булыр дип уйлыйм.

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Бу яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тәрбияләнә. Шытып чыккан яшь үсенте кебек, нәниләребезгә дә якты кояш, “уңдырышлы туфрак” кирәк.

Бүгенге балаларның белем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик белем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. Үз телендә матур итеп сөйләшә белгән бала киләчәктә дә үз милләте белән горурланып яшәячәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...