"Иң тату гаилә безнеке"
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий музыкально-спортивного праздника для детей и родителей на татарском языке. Материал содержит стихи и песни, посвящённые мамам, папам, дедушкам и бабушкам,а также спортивные и интеллектуальные конкурсы для детей и родителей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme_2024.doc424.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ “Ташлы Кавал “Кояшкай” балалар бакчасы”

Гаилә бәйрәме

Иң тату гаилә безнеке

(музыкаль – спорт бәйрәме)

2024

Зал бизәлеше: плакатлар, “Минем әни – иң уңганы!”, “Минем әти – иң көчлесе!”, “Иң тату гаилә – безнеке!”, шарлар, чәчәкләр.

Очрашуның максаты:

1) балаларның әти-әниләре белән якыннанрак танышу.

2)әти- әниләргә карата игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү.

3) әти-әниләр һәм балалар бакчасы  арасындагы элемтәне ныгыту.

Кичәдә катнашалар: балалар, аларның әти-әниләре,әби-бабалары, жюри һәм башка кунаклар.

Тәрбияче: Гыйлаҗиева Э.А.

Музыка астында залга балалар керә: “Вместе весело шагать” көе

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда, ә ныклылыгы – иратта.

Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр кемнәр соң ул?

Әлбәттә, дөньяда иң кирәкле кешеләребез – безнең әти-әниләребез!

Көннәр буе йөгерсәм дә,

Мин армыйм.

Уку авыр булса булсын –

Зарланмыйм.

Орышсалар да кайвакытта

Еламыйм ич.

Сез шат булсагыз, тора алмыйм

Елмаймый һич.

Исәнлек-саулык сорап,

Дога кылам:

Әти-әниемнән аермасын

Берүк, Ходам!    

       

 Алып баручы:Исәнмесез,хөрмәтле әти-әниләр,әби-бабайлар,абый-апайлар, туганнар һәм калганнар! Бәйрәмебезгә рәхим итегез!  2024 ел Россиядә “Гаилә елы” , дип игълан ителде. Шул уңайдан без бу бәйрәмебезне“Иң тату гаилә безнеке”, дип атадык һәм аны инде шушы елга багышлап уздырабыз.

Сүзне бернигә дә карамый сезне ихлас, өзелеп-өзелеп  яратучы  балаларга бирәбез.

 Әтием белән бергә  (Ә.Бикчәнтәева)                                                                           

1)  Әтием белән икәү

     Без гел бергә йөрибез,

     Бергә утын кисәбез,

     Бергә карлар көрибез.    (Бону)

2)  Язлар җиткәч, балыкка

     Таң аткач ук барабыз,

     Тота алмасак, әнигә дип

     Сатып кына алабыз.      (Камил)

3)  Әгәр барсак урманга,

     Бергә җырлап алабыз,

     Яшеренгән гөмбәне

     Икәү эзләп табабыз.     (Раминә)

4)  Бергә ишкәк ишәбез,

     Бергә кәрзин үрәбез.

     Бик күңелле яшибез

     Менә шуңа күрә без.     (Ләлә)

5) Бәхетле мин бу дөньяда

     Әти булганга.

    Туган җирем күкләренең

    Күге аяз булганга. (Алия) 

6) Әтиемне яратам.

     Әти булганга күрә.

     Акыллы, көчле,

     Батыр булганга күрә. (Хәдичә)

7) Әтиемне яратам.

     Әтием берәү минем.

     Дәү үсеп җиткәч,

      Әти кебек булырмын. (Адель)

Алып баручы: Бер утыру-үзе бер гомер дип

                           Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

                           Бер очрашып серләр бүлешү -

                           Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Бүгенге бәйрәм кичәбез ярыш, бәйге формасында үтәчәк, бәйгеләр арасында музыкаль тукталышлар булыр.

1 нче бәйге. Традициягә кергән команда исеме. Ни өчен сез шушы исемне сайладыгыз? Кыскача аңлатып бирегез. Исеменә туры килгән җисеме дә булсын – үзегезгә девиз һәм эмблема алыгыз.

2 нче бәйге. Танышуны дәвам итәбез. Бу бәйгедә әтиләр белән әниләрнең җаваплары туры килсә генә балл бирелә.

Сораулар: 1. Кыз фамилиягез ничек (Хатыныгызның кыз фамилиясе)  

                   2. Тормыш иптәшегез ничәнче үлчәм аяк киеме кия?

                   3.  Иптәшегезнең яраткан җырчысы кем?

                   4. Хатыныгыз (ирегез) белән кайчан һәм кайда таныштыгыз?

                   5. Туган вакытта балагызның (балаларыгызның )авырлыгы күпме иде?

                   6. Балагызга (балаларыгызга) исемне кем кушты?

                   7. Балагызның (балаларыгызның) күзләре нинди төстә?

Алып баручы: Ә хәзер музыкаль пауза!Алдагы җырыбыз хөрмәтле әтиләребезгә багышлана.

Җыр: “Мин әтине яратам” (4-5 яшь № 31)

 (Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия Һадиева сүзләре).

Әтиемнең “Йолдызы ” мин –

Ул миңа шулай дәшә.

Тәмле конфет, чикләвек,

Уенчык алып кайта.

Кушымта:

Бер матур җыр бүләк итәм –

Әтием җыр ярата.

 Лә-лә-лә...

Кулымнан тотып әтием

Иртән бакчага илтә.

Үзенең эше беткәч,

Алырга килеп җитә.

Кушымта:

Кичен әкият укыйбыз

Әтием белән бергә.

Бик яратам әтиемне,

Алдыннан төшмим бер дә.

Кушымта:

3 нче бәйге. 

“Озынлыкка сикерү”. Гаилә бәйгесе (әти, әни, бала). Кем ераграк сикерә.

Алып баручы: Ял итеп алабыз, музыкаль пауза!Сүзне балаларга бирәбез.

1)Олыга да, кечегә дә

Әни- иң кирәк кеше.

Аның күңеле изгелектә,

Шуңа үрнәк һәр эше. (Хәдичә)

2)Кайгы-хәсрәт килгәндә,

Әни һәрчак янәшә.

Йөрәк түреннән ташыган

 Юату сүзен дәшә. (Адель)

3)Әни бәйләгән оек җылы,

Әни пешергән аш тәмле.

Әни исән-сау булганда,

Бөтен өй эче ямьле. (Камил)

4)Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында. (Бону)

5)Нинди булган, нинди уңган

Ул һәр эштә, һәркайда.

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая. (Ләлә)

6)Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием.

Яхшылыкта, якынлыкта

Әниемә тиң илем. (Раминә)

7)Әниләргә атап шигырь язсак,

Җырлар җырласак та аз сыман.

Әниемнең олы йөрәгенә дөньяның

Бар җылысы сыйган. (Алия)

Алып баручы:

Әниемә

“Әни” сүзе - иң матур сүз!

Әни күзе иң мтаур күз!

Әнием иң яхшы иптәш.

Әнием иң яхшы сердәш.

Әни мине һәрчак аңлый,

Усаллардан һәрчак яклый.

Киңәшләрен биреп алдан,

Ялгышлардан мине саклый.

Мин әнигә назлап дәшәм:

Әнием, гел бул янәшә,

Нурың белән җирне бизәп,

Син, әңкәем, мәңге яшә!

Алып баручы: Әйе, әни иң кирәк кешеләрнең берсе: юатучы, ашатучы, иркәләүче, назлаучы, үгетләүче... бу исемлекне әле дәвам итеп булыр иде, ләкин сүзне балаларга бирик. Алар җырлап күрсәтә, нәрсә өчен әни кирәк.

Җыр :” Әни кирәк”. (Роберт Миңнуллин сүзләре, Шәмсия Җиһангирова         музыкасы.ТТС 4-5 яшь № 39)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

Алып баручы:Рәхмәт, балалар.

Гөл сөйгәннәр – гөл күңелле

Гөлле тәрәзәләр сирәк.

Гөлләр үстерү өчен дә

Гөл кебек кеше кирәк!

4 нче бәйге. 

Бу бәйгебез өебезне дә, тормышыбызны да ямьләндерүче бүлмә гөлләре белән бәйләнешле. Бу бәйге әниләр өчен генә.Сезнең игътибарга аларның иң киң таралганнары тәкъдим ителә. Исемнәрен, әйтеп бирүегезне сорыйбыз.

Бу 3 гөл халык телендә һәм фәнни телдә ничек атала?

  • Герань (пеларгония)
  • Ванька-мокрый (Бальзамин)
  • Женское счастье (Спацифилум)

Алып баручы: Барыгызга да зур рәхмәт, хөрмәтле әниләр. Жюри нәтиҗә ясый торсын, ә сезнең өчен бию.Рәхим итеп карагыз.

Бию:“Чәчәкләр вальсы”.

Алып баручы:Зур рәхмәт, балалар. Балалар ял итә.

5 нче бәйге.

Бу бәйге көчле ир егетләр өчен. Безне саклаучылар һәм яклаучылар. Әтиләребез, дәү әтиләребез, абыйларыбыз отжимание ясый.

Алып баручы: Зур итеп рәхмәт, алдагы музыкаль тукталыш хөрмәтле ир-егетләр, дәү –әтиләр,бабайлар сезгә багышлана.

  1. Минем бабам – капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медалльләр алып кайткан. (Бону)

  1. Бабаем Медалльләрендә

Кояш нурлары уйный.

Аның шикелле үк, мин дә

Батыр булырга уйлыйм. (Ләлә)

Җыр: “Иң шәп бабай”.(Рөстәм Сәрвәров сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев музыкасы). ТТС 3-4 яшь № 26.

Сөенеп туймас балачак,

Иң бәхетле балачак.

Бабай белән үткән кичләр

Мәңге истә калачак.

Кушымта:

Яратабыз сине, бабай,

Син бит безнең бер генә.

Нурлы йөзле, шат күңелле,

Иң шәп бабай – син генә.

Синең эзләр сакланадыр

Бормалы сукмакларда.

Һәй, бабакай, диябез без

Бик сагынган чакларда.

Кушымта:

Яратабыз сине, бабай,

Син бит безнең бер генә.

Нурлы йөзле, шат күңелле,

Иң шәп бабай – син генә.

Алып баручы: Молодцы! Ә хәзер бәйгебезне дәвам итәбез. Бу бәйгедә

 бөтен гаилә әгъзалары катнаша. Идәндә тартмага сез тупларны кертергә тиеш. Кемнеке күбрәк керә.

6 нчы бәйге: тартмага туп кертү.  

Алып баручы:Молодцы, булдырдыгыз, ә хәзер әзрәк башыбызны эшләтеп карыйк.

Бу бәйге әти-әниләр өчен.

7 нче бәйге: Башланган мәкальне әйтеп бетер.

  1. Оста барда кулың тый... (белгән барда телең тый).
  2. Казанга ни салсаң... (чүмечкә шул чыга).
  3. Чит илдә солтан булганчы ... (үз илеңдә олтан бул).
  4. Эшлегә көн җитми ... (эшсезгә көн үтми).
  5. Вак яңгыр тәнгә үтә ... (вак сүз җанга үтә).
  6. Гыйлем алу - ... (инә белән кое казу).
  7. Һөнәрле үлмәс ... (һөнәрсез көн күрмәс).
  8. Яхшы гадәт адәм итәр ... (яман гадәт әрәм итәр).
  9. Үзе кылалмый, ... (кылган кешене күралмый).
  10. Ямьсезнең көзгесе начар, булдыксызның ... (коралы начар).
  11. Чыбыркы селти белмәгән - ... (үз-үзенә кизәнгән).
  12. Булырдайның сүзеннән, ... (булмастайның йөзеннән).
  13.  Мал золотник, ... (да дорог)
  14.  Любишь кататься, ... (люби и саночки возить)
  15.  Делу время, ... (потехе час)
  16.  Что посеешь, ...(то и пожнёшь)

Алып баручы:Дөньяда  тагын кадерле кешеләребез бар бит әле безнең, әтиләребезнең һәм әниләребезнең әниләре- безнең дәү әниләр, әбиләр.

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез алдыгы шигырьләребез, җырларыбыз сезгә багышлана.

Безнең әби

1)Дөньяда иң җылы әби-

    Безнең әби беләбез.

     Әбине без яратабыз,

     Кочаклыйбыз, үбәбез.  (Бону)

2)Әбинең кочагында

    Китәбез эреп кенә.

   Яшәрбез әле үскәч тә,

    Кадерен белеп кенә.  (Ләлә)

Җыр: “Әбием-әбекәем”(Рөстәм Бакиров сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы). ТТС 3-4 яшь № 24.

Балам дия, дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Әй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

Кушымта:

Әй.әбием,әбекәем,

Кояш кебек күңелең,

Сәләмәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетле без, әбекәем,

Син булган өчен генә.

Кушымта:

Әй.әбием,әбекәем,

Кояш кебек күңелең,

Сәләмәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

Алып баручы: Молодцы, булдырдыгыз!Хәзер ял итәбез!

Сүзне жюрига бирәбез.Нәтиҗә ясыйбыз.Җиңүче гаиләне котлау.

Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.

Барыгыз да исән-имин булыгыз.

Хөрмәт итсен кызыгыз, улыгыз.

Озак яшәгез тигез тормышта.

Һәрвакыт булсын кулда кулыгыз!  

1 нче бәйге. Традициягә кергән команда исеме. Ни өчен сез шушы исемне сайладыгыз? Кыскача аңлатып бирегез. Исеменә туры килгән җисеме дә булсын – үзегезгә девиз һәм эмблема алыгыз.

2 нче бәйге. Танышуны дәвам итәбез. Бу бәйгедә әтиләр белән әниләрнең җаваплары туры килсә генә балл бирелә.

Сораулар: 1. Кыз фамилиягез ничек (Хатыныгызның кыз фамилиясе)  

                   2. Тормыш иптәшегез ничәнче үлчәм аяк киеме кия?

                   3.  Иптәшегезнең яраткан җырчысы кем?

                   4. Хатыныгыз (ирегез) белән кайчан һәм кайда таныштыгыз?

                   5. Туган вакытта балагызның (балаларыгызның )авырлыгы күпме иде?

                   6. Балагызга (балаларыгызга) исемне кем кушты?

                   7. Балагызның (балаларыгызның) күзләре нинди төстә?

3 нче бәйге. 

“Озынлыкка сикерү”. Гаилә бәйгесе (әти, әни, бала). Кем ераграк сикерә.

4 нче бәйге. 

Бу бәйгебез өебезне дә, тормышыбызны да ямьләндерүче бүлмә гөлләре белән бәйләнешле. Бу бәйге әниләр өчен генә.Сезнең игътибарга аларның иң киң таралганнары тәкъдим ителә. Исемнәрен, әйтеп бирүегезне сорыйбыз.

Бу 3 гөл халык телендә һәм фәнни телдә ничек атала?

  • Герань (пеларгония)
  • Ванька-мокрый (Бальзамин)
  • Женское счастье (Спатифиллум)

5 нче бәйге.

Бу бәйге көчле ир егетләр өчен. Безне саклаучылар һәм яклаучылар. Әтиләребез, дәү әтиләребез, абыйларыбыз отжимание ясый.

6 нчы бәйге: тартмага туп кертү.  

7 нче бәйге: Башланган мәкальне әйтеп бетер.

  1. Оста барда кулың тый... (белгән барда телең тый).
  2. Казанга ни салсаң... (чүмечкә шул чыга).
  3. Чит илдә солтан булганчы ... (үз илеңдә олтан бул).
  4. Эшлегә көн җитми ... (эшсезгә көн үтми).
  5. Вак яңгыр тәнгә үтә ... (вак сүз җанга үтә).
  6. Гыйлем алу - ... (инә белән кое казу).
  7. Һөнәрле үлмәс ... (һөнәрсез көн күрмәс).
  8. Яхшы гадәт адәм итәр ... (яман гадәт әрәм итәр).
  9. Үзе кылалмый, ... (кылган кешене күралмый).
  10. Ямьсезнең көзгесе начар, булдыксызның ... (коралы начар).
  11. Чыбыркы селти белмәгән - ... (үз-үзенә кизәнгән).
  12. Булырдайның сүзеннән, ... (булмастайның йөзеннән).
  13.  Мал золотник, ... (да дорог)
  14.  Любишь кататься, ... (люби и саночки возить)
  15.  Делу время, ... (потехе час)
  16.  Что посеешь, ...(то и пожнёшь)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә"

Тема: «Тату гаилә» Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыт...

Без дус,тату гаилә

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.Бурычлар:Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;Үстерешле бур...

"Тату гаилә". - "Дружная семья".

формировать у детей представление о семье; воспитывать интерес и уважительное отношение к членам семьи....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....