Яңа ел бәйрәме (3-4 яшьлек балалар өчен)
материал (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Яңа ел бәйрәме
(3-4 яшьлек балалар өчен)
Алып баручы группага кереп балаларны залга чакыра.
Алып баручы: Балалар, барабызмы чыршы бәйрәменә? (Балалар залга китәләр)
Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе
Син тагын да матур булып
Бизәлгәнсең бу юлы.
Балалар, карагыз әле, безнең чыршы шундый матур итеп бизәлгән, уенчыклары ялтырап тора. Менә монда Акбай да килгән икән,ул ничек өрә әле? Әтәч ничек кычкыра? Песи ничек мияулый? (Балалар эшләп күрсәтәләр)
Алып баручы:Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Балалар, әйдәгез, шушы матур чыршыбызга уенчыклар турында матур җыр җырлап алыйк.
“Уенчыклар полька бииләр” җыры башкарыла
Без чыршыга карыйбыз
Аңа җырлар җырлыйбыз
Аннары бергәләшеп
Без биибез – биибез.
Алып баручы: Безнең балалар бу бәйрәмне шундый көттеләр, ничек матур итеп киенгәннәр алар. Малайлар, әйтегез әле, сез кемнәр булып киендегез?
Малайлар: Куяннар.
Алып баручы: Кызларым, ә сез кемнәр?
Кызлар: Кар бөртекләре.
Алып баручы: Ах, сез нинди матурлар!(Алып баручы кинәт кенә чыршы төбендә бер аяк киеме таба һәм балаларга эндәшә): кемдер аяк киемен югалткан, сезнеке түгелме? ( Ул аяк киемен куяннарга һәм кар бөртекләренә киертеп карый)
Шулвакыт күңелле көй астында Шәвәли керә:
Мин Шәвәли – шук малай!
Шаярырга яратам,
Нәни балалар белән
Биергә мин булдырам!
Алып баручы: Балалар, исәнләшик әле Шәвәли белән. Исәнме, Шәвәли!
Шәвәли: Исәнмесез, балалар!
Шәвәли: Мин шундый ашыктым сезнең янга, соңга калам дип бик курыктым. Яңа ел ул минем иң яраткан бәйрәмем! Балалар, калыйммы сезнең белән?
Алып баручы: Әлбәттә, калдырабыз! Шулаймы, балалар? Карале Шәвәли, синең бер аяк киемең кая соң?
Алып баручы ( аягына карый ): Мин бит шундый ашыктым, йөгердем, кая төшеп калгагын да белмим!
Алып баручы: Кая әле, без менә монда бер аяк киеме тапкан идек, синеке түгел микән ул?
Шәвәли ( аяк киемен кия ): Бу бит минем аяк киемем, яраткан аяк киемем!
Алып баручы: Син, Шәвәли, башка болай җыйнаксыз булма инде, ярыймы? Шәвәли, ә син безнең матур чыршыбызны күрдеңме соң әле?
Шәвәли: Кара нинди матур чыршы! Уенчыклары да бик күп һәм бик матур. Ә нишләп чыршының утлары янмый? Әйдәгез Бергә кул чабып алыйк әле....(утлар кабынмый), аяклар белән тыпырдап карыйк – утлар кабынмый. Нишлибез инде. Карсылу белән Кыш бабай да юк....
Карсылу керә
Карсылу: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Менә сезнең күңелле итеп бәйрәм иткәнегезне ишеттем дә сезнең янга ашыктым. Озакламый Кыш бабай да килеп җитәр. Бәйрәмегез котлы булсын! Балалар карагыз әле чыршыгыз да бигрәк матур. Тик утлары янмый. Менә мин сезгә матур фонариклар алып килдем. Әйдәгез, алар белән биеп алыйк әле! Чыршы безнең биюебезне күрер дә утларын кабызыр.
Фонариклар белән бию.
Алып баручы: Әйдәгез, балалар, фонарикларны чыршыга элеп куйыйк әле, чыршыбыз тагын да матур булсын!
Чыршыда утлар кабына.
Шәвәли: Менә чыршының утлары да кабынды, әйдәгез, кул чабыйк әле.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез, чыршыдагы утларны сүндерәбез, өреп карыйк әле чыршыга,
Балалар чыршыга өрәләр, чыршыдагы утлар сүнә.
Шәвәли: Ә хәзер кул чабыйк!
Балалар кулларын чабалар, утлар кабына.(уен 2-3 тапкыр уйнала)
Алып баручы: Әйдә утлар шулай калсын, болай чыршыбыз тагын да матур.
Кулга кул тотыныйк,
Бер җырлап та алыйк!
Җыр: Чыршы, чыршы, без сине.
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матур булып
Бизәлгәнсең бу юлы.
Кар кызы: Бик матур җырладыгыз! Әйдәгез, кач-кач та уйнап алыйк инде.
“Кая безнең куллар” уены
Кар кызы: Балалар, минем өемдә кар бөртекләре калды, мин шуларны алып килим әле. (Кар кызы китә)
Шәвәли:Әйдәгез, балалар, кар кызыннан качабыз! (Шәвәли балалар белән кача)
Кар кызы чыга, баларны эзли. Балалар песи булып мияулыйлар, эт булып өрәләр, әтәч булып кычкыралар.
Кар кызы: Менә шушында икән алар, ах нинди шаяннар! Карагыз минем кар бөртекләрем нинди йомшак!
Менә кар бөртекләре
Минеи якын дусларым
Очалар алар биеккә
Салкын җилсез һавада.
Кар кызы кар бөртекләрен очырта.
Алып баручы:Балалар, әйдәгез әле уен уйнап алыйк, кем кар бөртекләрен тизерәк җыеп бетерер.
Кар бөртекләре җыю уены
Кар кызы: Нинди матур безнең бәйрәм, тик Кыш бабабыз гына җитми. Әйдәгез, Кыш бабабызны чакырыйк, Шәвәли, син дә булыш безгә!
Бергәләп: Кыш бабай!
Кыш бабай (чана тартып керә): Исәнмесез балалар! Ничек матур булган чыршыгыз, үзегез дә зур үскәнсез инде.
Балалар: Исәнме Кыш бабай!
Кыш бабай: Мин урманнан сезгә ашыктым
Бәйрәмгә килер өчен,
Бүләкләрне күпләп тутырдым
Сезгә таратыр өчен.
Алып баручы: Кыш бабай, без сине бик-бик көттек. Синең белән җырлап биеп аласыбыз килә
“Кыш бабай белән күмәк җыр”
(проигрыш вакытында Кыш бабай бии, балалар кул чабалар. Җыр беткәч Кыш бабай урындыкка утыра)
Кар кызы: Монда уен, мәзәкләр
Шаян кызык шигырьләр,
Барысы да бар икән.
Яле, син дә Кыш бабай,
Табышмакларыңны әйт.
Безнең зирәк балалар
Җавапларын тиз табар.
Кыш бабай: Хәзер карыйк…
(1 нче табышмак) – hавада алар очалар.
Ак мамыктай җиңелләр.
Ялтырый җем-җем итәләр,
Әйләнеп җиргә төшәләр?
Кар кызы: Балалар! Нәрсә ул?
Балалар: Кар бөртекләре!
Кар кызы: Кар бөртекләре! Килегез!
Матур итеп биегез.
«Кар бөртекләре» биюе башкарыла.
Кыш бабай: Ә менә сезгә тагын бер табышмак!
- Озындыр колаклары
Калтырый тәпиләре.
Уйлама инде озак.
Кем ул. Йә, әйт!
Балалар: Куян!
Куян сикереп килэ.
Куян: Кемнәр мине чакыра
Үзләренең янына?
Менә мин килдем монда,
Балаларга кунакка.
Кар кызы: Куркма бездән син куян!
Тимәбез сиңа наян,
Бүген монда зур бәйрәм
Мин сиңа бүләк бирәм. (Куянга зур кишер бирә)
Куян: Эй, куяннар килегез
Матур итеп биегез !
«Куяннар» биюе башкарыла.
«Өшетэм» дигэн уен башкарыла. (Балалар түгәрәктә кулларын сузып торалар, Кыш бабая таягы белән балаларның кулларына тияргә тырыша.)
Алып баручы: Кыш бабай безнең балаларны өшетеп бетерде. Әйдәгез әле тизерәк җылыныйк.
Җыр башкарыла “Бер җылынып алыйк әле”
Алып баручы: Әйлән-бәйлән уйнадык
Биедек тә, җырладык
Инде хәзер балалар
Шигырь сөйләп карарлар.
Шигырьлэр (3 – 4 шт)
Бала: Яшел чыршы энәле
Яңа белдем мин аны.
Ышанмасаң – менә чыршы,
Тотып кара, кил әле.
Бала: Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.
Бала: Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.
Бала: Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
Кыш бабай: Безгә вакыт китәргә
Кирәк барып житәргә
Башка балалар көтә
Бәхетләр телим сезгә!
Шәвәли:Кыш бабай, ә синен балаларга бүләкләрең бармы соң?
Кыш бабай: Бар, әлбәттә, бар! Менә бит алар!(капчыгына күрсәтә)
Алып баручы: Менә ни кадәр бүләк белән килгән кыш бабабыз! Рәхмәт сиңа кыш бабабыз! Балалар, Кыш бабабызга матур җырыбызны җырлап күрсәтик инде.
Җыр “Кыш бабай”.
Кыш бабай: Менә булдырдыгыз, балалар, нинди матур җыр беләсез икән минем турда. Сез бик матур да, акыллы да, тәртипле дә. Шуның өчен мин сезгә күп итеп бүләкләр алып килдем. (Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләшә). Ә хәзер миңа китәргә вакыт, мине башка бакчадагы балалар да көтәләрдер. Сау булыгыз!
Алып баручы: Рәхмәт сиңа, бабакай, сау бул! Киләсе елга тагын кил безгә!
Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Кыш бабай белән Карсылу чанасын тартып чыгып китә. Бәйрәм тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...
"Яна ел бэйрэме" 5-6 яшьлек балалар очен.
Сценарий нового года с интересными персонажами которых дети знают и любят.В гостях на утреннике были дед Жара ,Санта Клаус,Волшебник....
Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).
Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....
Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”. (6-7 яшьлек балалар өчен).
Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....
Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).
Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....
Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен).
Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.(4-5 яшьлек балалар өчен)....

Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү.
Нарасыйларыбыз безнең мәхәббәтебезне тоеп үссеннәр...
