Мәктәпкәчә белем бирүдә проект методын куллану
консультация (старшая группа)
Мәктәпкәчә белем бирүдә проект методын куллану балаларның мөстәкыйль активлыгын арттыра,иҗади фикерләүләрен үстерә,кызыксындырган предмет яки күренеш турында мәгълүматны төрле ысуллар белән табарга һәм бу бе-лемнәрен яңа эшчәнлек объектлары булдыру өчен кулланырга мөмкинлек бирә
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.64 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба № 1 “Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Мәктәпкәчә белем бирүдә проект методын куллану
2025 ел
Мәктәпкәчә белем бирүдә проект методын куллану балаларның мөстәкыйль активлыгын арттыра,иҗади фикерләүләрен үстерә,кызыксындырган предмет яки күренеш турында мәгълүматны төрле ысуллар белән табарга һәм бу бе-лемнәрен яңа эшчәнлек объектлары булдыру өчен кулланырга мөмкинлек бирә.Шулай ук әти-әниләргә дә бакчаның белем бирү системасында актив катнашуга юл ача.Танып белүдәге сөйләм эшчәнлеге никадәр яхшырак оеш-тырылса,мәктәптә укуның уңышлы булуына гарантияләр шулкадәр югарырак
була.
Танып белүдәге сөйләм эшчәнлеген үстерү проект методы балаларның пси-хологик иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итә,танып белү сәләтләрен, иҗади күзаллауны,иҗади фикерләүне,коммуникатив күнекмәләрне үсте-рә.Практика күрсәткәнчә,проектлар ысулы бик актуаль һәм нәтиҗәле.Балалар эшчәнлегенең төрлелеге һәм шул ук вакытта өлкәннәр белән бәйләнештә булуы,балаларның күнекмәләрен ныгыта,аларга тирә-юньдәге чынбарлыкны
күпкә тизрәк һәм тирәнрәк ачарга һәм танырга ярдәм итә.
Хәзерге мәктәпкәчә учреждениеләр практикасында түбәндәге проектлар кулланыла:
1. Иҗади-тикшерү проектлары: балалар эксперимент ясыйлар, аннары нәти-җәләр газета, драматизация, балалар дизайны рәвешендә ясала;
2. Рольле-уен проектлары - балалар әкият персонажлары образына кереп проблемаларны уен аша хәл итәләр;
3. Мәгълүмати-практик юнәлешле проектлар: балалар мәгълүматны социаль мәнфәгатьләргә нигезләнеп тормышка ашыралар (төркемнең бизәлеше һәм дизайны, витражлар һ. б.);
4. Балалар бакчасындагы иҗади проектлар (төрле бәйрәменәр, балалар дизайны, мәсәлән «театр атналыгы» аша нәтиҗә ясала.
Проект ысулы берничә этапны үз эченә ала.
Проблема (тема сайлау). Проектлау яки планлаштыру. Мәгълүмат эзләү. Продукт (гамәли нәтиҗә: күргәзмә, журнал, газета, уен, карта, коллекция, альбом, реклама, хәбәр, концерт һ.б.). Презентация. (Презентация төрләре: тикшеренү эше отчеты, фәнни доклад, эшлекле уен, рольле уен, спектакль, концерт һ. б.) Эшләнгән материаллар тупланган портфолио (фотолар),
рәсемнәр, альбомнар, макетлар һ.б.).
Проект эшчәнлеге методына педагогы Джон Дьюи нигез салган. Методның бурычы: сөйләмнең барлык компонентларын үстерү;сүзлек формалаштыру, иҗади фикерләүне , мөстәкыйльлекне үстерү, төрле чыганаклардан белем-
нәрне тулыландыру теләге булдыру,төрле төркемнәрдә эшләгәндә комму-никатив күнекмәләрне арттыру; тикшерү осталыгын үстерү; проблеманы ачыклау, мәгълүмат җыю, күзәтү, эксперимент үткәрү, анализлау, гипоте-залар төзү күнекмәләре булдыру. Проектларны куллану баланы киләчәктә тормышка әзерләү генә түгел, ә хәзерге тормышны оештырырга ярдәм итә. Проектлар ысулы яхшы, чөнки ул комплекслы мәсьәләләрне хәл итәргә мөм-кинлек бирә, шуларның берсе – сөйләм үсеше. Проектлар методы мәктәпкәчә
белем бирү процессында ихтыяҗлырак була бара
Проектлар кыска вакытлы, уртача озынлыктагы һәм озак вакытлы булырга мөмкин. Кыска вакытлы проектлар кечкенәләр төркеменә хас. Алар ике-өч
белем бирү ситуациясен генә үз эченә ала һәм 2-3 көн дәвам итә ала. Мәсәлән, «Чиста су,йөгерек су» мини-проекты балалар бакчасындагы юыну бүлмәсен карау,«Курчакны коендыру » картинасын карау һәм Ә.Бикчәнәева-ның шигырен укуны үз эченә ала. Бу проектның нәтиҗәсе гаилә почмагында ванна бүлмәсе оештыру һәм аны уйнау булачак.
Зурлар төркеме балалары өчен уртача озынлыктагы проектлар кулай була-чак, аларны гамәлгә ашыру 1-2 атна дәвам итә. Озын проектлар уку елы дәверендә дәвам итә ала. Мондый проектларга: «Төркемнең визит карточ-касы», «Күзәтүләр көндәлеге», «Минем уңышларым һәм казанышларым» портфолиосын кертергә мөмкин. Бу проектлар ахыргы продукт материал-ларын әкренләп тулыландыруны күздә тота: табигать күренешләрен күзәтү көндәлегенә рәсемнәр; төркемнең визит карточкасына вакыйгалар турында фотолар, рәсемнәр һәм балалар хикәяләре; баланың шәхси портфолиосына
баланың шәхси эшчәнлеге продуктлары куела.
Һәр төркемдә балаларның танып белү-сөйләм үсеше өчен зона булдырылыр-га тиеш. Бу зонада төрле юнәлештәге дидактик һәм өстәл уеннары, иллюстра-тив материал, төрле коллекцияләр, демонстрацион материал, эксперименталь эшчәнлек һәм тәҗрибәләр үткәрү өчен җиһазлар, мини-китапханә булырга
тиеш.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен танып белүдәге сөйләм үсеше - акыл про-цессларын формалаштыруны үз эченә алган катлаулы комплекслы феномен. Ләкин педагог бу бүлекнең мәсьәләләрен хәл итүгә грамоталы һәм иҗади якын килсә, балаларда биремнәрне үзләштерүдә проблемалар тумаячак. Бу алымның нәтиҗәлелеге тагын шунда ки, ул мәктәпкәчә яшьтәге балага үзе тикшерү һәм экспериментлар үткәрү, аның кызыксынуын һәм Проблема белән кызыксынуын саклау, шулай ук алган белемнәрен бу эшчәнлектә кул-лану мөмкинлеге бирә. Ул педагогларны һөнәри-иҗади дәрәҗәсен күтәрергә юнэлеш бирэ бу, һичшиксез, белем бирү процессының сыйфатына тәэсир итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда куелган проблеманы чишүне һәм мөс-тәкыйльлекне формалаштыра, танып белүне һәм иҗади активлыкны үстерүгә ярдәм итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.
Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану
Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Татар теле шөгылъләрендә мненотехника методын куллану.
Татар теле шөгылъләрендә мненотехника методын куллану....

УМК белем бирү – тәрбия процессында нәтиҗәле куллану
Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен т...

Сөйләм телен өйрәтүдә куллану өчен, иҗади яктан куллану өчен дидактик уен эшкәртмәсе
Иҗади яктан куллану өчен дидактик уен эшкәртмәсе...
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫНДА ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮДӘ МИЛЛИ ТӨБӘК КОМПОНЕНТЛАРЫН КУЛЛАНУ
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫНДА ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮДӘ МИЛЛИ ТӨБӘК КОМПОНЕНТЛАРЫН КУЛЛАНУ...

ИНЖЕНЕРНАЯ КНИГА Тема: «Предприятие будущего - экоптичник «Белая куропатка». Творческий проект в рамках Всероссийского робототехнического Форума «ИКаРёнок»
Актуальность выбранной темы связано с тем, в будущем наша планета будет нуждаться в развитии не только сельских территорий, но экологизации аграрного сектора, воспроизвод...
