Татар теле шөгылъләрендә мненотехника методын куллану.
методическая разработка по развитию речи на тему

Ганиева Эльмира Шамиловна

Татар теле шөгылъләрендә мненотехника методын куллану.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдә мнемотехника методын куллану.”

Татар теле өйрәтү буенча тәрбияче:

Ганиева Эльмира Шамиловна.

Минем исемем Ганиева Э.Ш. Мин Дюймовочка исемле 26нчы балалар бакчасында татар телен өйрәтү буенча тәрбияче булып эшлим. Бу һөнәремдә куптән түгел генә булсам да, үз эшемне яратып, аның мөһимлегенә һәм кирәклегенә төшендем.

Билгеле булганча, татар теле, инглиз, кытай, һинд, испан, немец һәм башка телләр белән беррәттән Юнеска тарафыннан иң күп кулланылышлы телләр арасына кертелгән.

Шуңа күрә татар телен белуче кеше төрле төрек телендә сөйләшүче белән үзара аңлаша ала. Бу телләрдә 250 млн.артык кеше сөйләшә.

Тел – милләт культурасына  җәлеп итунең төп чарасы,  халыкның акыл чыганагы. Телдә халыкның күңеле, җаны чагылыш таба. Балаларга бакчада татар телен өйрәтү мөһим максат булып кына калмый, шулай ук бик катлаулы методик эш булып тора.  

Минем билгеләп китәсем килә, һәр баланың лингвистик сәләте төрле. Бер бала тиз отып ала, ә икечесенә авыррак бирелә. Шуңа күрә мин программада булган бар күләмдәге материалны  балага мәҗбүри рәвештә бирүне узалдыма максат итеп куймыйм. Иң мөһиме баланың  аның туган теленнән тыш бүтән телләр дә барлыгын аңлавы. Бу очракта ул тел – татар теле булып килә, шулай ук татар теле аша балалар узара аралашу чарасы булып тора.

Уземнең көндәлек эшемдә, традицион чаралар гына кулланып калмыйм, яңлык берәр төрле кызыклык кертергә тырышам. Мәсәлән, мнемотехника.

Мнемоника, мнемотехника – төрле алымнар рәвешендә баларның истә калдыруны җиңеләйтү һәм  хәтер сәләтен ясалма ассоциацияләр аша арттыру чарасы булып тора.

Һэрбер эш кебек, мнемотехника җиңелдән катлаулыга барудан тора.

Үз эшемне бер катлы мнемошакмаклардан башлыйм, аннары мнемо юллар кертәм, соңрак – мнемотаблицалар алам.

Мнемотаблицаның эчтәлеге  графиклардан һәм өлешләрдән торган әкият персонажлары, табигать күренешләре, үзлекләре, эш хәрәкәтләрен график сүрәт аша күрсәтүдә тора. Иң мөһиме, мин ясаган график-рәсем балаларга аңлашылырлык булырга тиеш. Мәсәлән, мин үзем кече һәм урта төркем балалары өчен төсле мнемотаблицалар кулланып эшлим. Чөнки, балаларның хәтерендә аерым образлар кала: чыршы – яшел, кар – ак, җиләк – кызыл. Соңрак исә катлауландырып персонажны график күренештә ясап өйрәтәм: төлке-кызгылт-сары төстәге геомерик фигуралардан тора (Өчпочмак һәм түгәрәк), аю-зур кәрич түгәрәк һ.б. Зуррак төркем балаларының игътибары төскә китмәсен өчен схемаларны бер төстә ясавы әйбәтрәк.

Мнемотаблица – схемалар дидактик җыентыгы ярдәмендә мин татар теле өйрәнүче балаларның  сүз байлыкларын арттыру  һэм  активлаштыру өсендә зур эш алып барам. Мин аларны төрле максатларга ирешү өчен кулланам:

  • Сүз байлыкларын арттыру;
  • Диалогик сөйләмне устерү;
  • Әсәрнең, әкиятнең, шигырьнең  эчтәлеген аңларга булышу;
  • Әкиятләр сөйләудә;
  • Ширырьләрне яттан өйрәнгәндә.

Үз эшемдә “Уенчыклар”, “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Яшелчә, җиләк-җимешләр”, “Җәнлекләр” темаларын сүрәтләп сөйләү өчен  шактый мнемотаблицалар ясадым. Бу рәсемнәрне ясау өчен рассэм сәләте кирәк түгел, һәрбер тәрбияче теләсә-кайсы әдәби әсәр буенча  төрле предмет символларын кулланып мнемотаблицаны җиңел генә узе ясый ала. Минем үземә балалар да кайчак ярдәм итә. Шулай итеп балалар белән бергә без  “Кыш”, “Яз”, “Җәй”, “Көз” бүлекләре буенча мнемотаблицалар төзедек.

Бу схемалар балаларның  гел күз алында торып аларга татар телендә әсәрнең төзелеше, планы, әсәрне лексик-грамматик яктан тулыландыру  буенча җөмләләр төзергә ярдәм итә.

Шигырьне яттан өйрәнү өчен модельле схемалар кулланып эшлим. Моделирование ярдәмендә балаларга бу эш җиңелерәк һәм тизрәк бирелә, шул исәптән хәтер сәләтен арттыра. Бу вакытта балалар куреп һәм ишетеп истә калдырып баралар. Аннары рәсемне исләренә төшереп, сүзләрен хәтергә китерәләр.

Матур әдәбият белән таныштыру вакытында һәм әсәр төзүдә мнемотехниканы мин бик киң кулланам. Балалар белән әңгәмә оештырганда әсәр буенча алдан әзерләнеп куелган модель рәсемнәргә карап  һәр этабын аңлап барабыз. Ә зуррак төркем балалары белән  - әсәрнең эчтәлеген сөйләр өчен балалар үзләре тәрбияче җитәкчелеге белән модельга кирәкле элементларны сайларга, аннан аларны бер-бер артлы тезергә өйрәнәләр.

Шулай итеп , мин әкрен генә баларны тәрбичедән башка узләре генә иҗат итүләренә кертеп җибәрәм. Әгәр дә беренче этапларда әзер схемалар бирсәм, киләсе этапта балалар беләк күмәк уйлап, истә калдыру өчен иң уңайлы вариантын сайлап алабыз. Бу вакытта тәрбияче балаларга бертигез партнер булып, балага иң уңайлы проблеманы чишү юлларын табырга булышып әсәр схемасын ясарга ярдәм итә. Тора бара бала үзенең иҗатын күрсәтә башлый һәм бергә уйлап яңа мнемотаблицалар ясыйбыз.

Мнемотаблицалар кулланып үстерешле шөгыльләрдән соң балалар төрле темаларга лексика кулланып, әсәр төзүдә төп принципларны истә тотып әкиятләр төзиләр, хаттә, дуслык, саранлык, яхшылык, хәйләкәрлек турында да. Бу әкиятләр аша баланың эчке куңелен, әйләнә-тирәне ничек аңлавын курергә була.

Мнемотаблицалар белән эшләүнең бер кыен ягы да бар әлбәттә, чөнки бирелгән модель буенча гына бару килеп чыкмый. Бик еш кына беренче әсәрләр артык схемаландырылган килеп чыга.  Бу кыенлыклар азрак булсын өчен, һәр мнемотаблицаның эчтәлеге программасына һиччиксез сөйләм телен арттыру һәм активлаштыру буенча максатлар кертергә кирәк.

Шушы модельле схемаларны башка шөгыльләрдә дә кулланырга була. Мнемотехника ярдәмендә мин дидактик уеннар да ясыйм. Мәсәлән, “Тылсымлы куб”, “Ромашка”, “Тылсымлы йорт”.

Әйтеп китәсем килә, мнемотаблицалар балаларны татар телен өйрәтү белән тукталып калмый. Бу беренче очракта башлангыч, этәргеч, бигрәк тә мөһим һәм уңайлы яхшы чара булып тора, чөнки мнемотаблицалар куллану балага информацияне җиңел кабул итеп, күз алына китереп, истә калдырып һәм сөйләргә ярдәм итә.

Шул эш белән беррәттән сүзле уеннар, дидактик өстәл уеннары, театр, бармак уеннары, китап -буягычлар,матур әдәбият белән таныштырып дәфтәрләрдә эш алып барам. Болар барысы да схемалар ярдәмендә балаларның хәтер сәләтен арттыру һәм яңа информацияне отып алырга ярдәм итә.

Шулай итеп мин балаларга татар телен өйрәнүнең һәр эшчәнлеген  уңайлы, җиңел һәм кызыклы итеп оештырырга тырышам.

Татар теленә карата мәхәббәтем һәм эшемә иҗат белән каравым балаларга туган ягыбыз телен узләре  уңае  һәм  уңышы белән өйрәнергә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.

Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен мастер –класс “ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘБЕЗ”

Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен  куллану....

Мәктәпкәчә белем бирүдә проект методын куллану

Мәктәпкәчә белем бирүдә проект методын куллану балаларның мөстәкыйль активлыгын арттыра,иҗади фикерләүләрен үстерә,кызыксындырган предмет яки күренеш турында мәгълүматны төрле ысуллар белән табарга һә...