Уртанчылар төркемендә Г. Тукай көненә карата бәйрәм иртәсе
материал (средняя группа)
Уртанчылар төркемендә Г. Тукай көненә карата бәйрәм иртәсе
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.97 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар төркемендә Г. Тукай көненә карата бәйрәм иртәсе
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.
Жиhазлар: Г.Тукай портреты, китаплар, кул эшләре күргәзмәсе
Җыр “Кояшлы ил”
Тәрбияче:
Язның иң матур бер көнендә, 1886нчы елның 26 апрелендә, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай, Арча районы Кушлавыч авылында туган. Г.Тукай доньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Аның бала чагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнгән. Шулай булса да, Г.Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Без һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бүген дә без сезнең белән бергәләп, Тукай абыебызның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
27 ел яшәде ул җирдә,
Гомерен шигырь белән бизәде.
Үтте гомере, калды шигырьләре,
Гомере үтүен үзе сизмәде.
Яши күңелләрдә бөек шагыйрь
Шигырьләрен hаман укыйбыз.
Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,
Укып, тыңлап hич тә туймыйбыз.
“Бәйрәм бүген”җыры астында балалар бииләр
Качып кына залга Шүрәле керә.
Шүрәле: Нинди тавыш монда, нинди бәйрәм?
Балалар: Безнең яраткан язучыбыз, Габдулла Тукайның туган көне.
Шүрәле: Ә-ә-ә-ә шулай мени? Балалар, ә сез мине таныдыгыз мы соң?
Балалар: Әйе, син Тукай әкиятендәге Шүрәле.
Шүрәле:
Казан артындагы бер урманнан
Тукай мине табып танытты.
Бүген мине күпме кеше белә,
Күпме бала мине яратты.
Былтыр кысып китте бармагымны
Тик анарга үпкәм юк күптән.
Үзем зарар салмак идем аңа,
Начар гамәл кылмам мин бүтән.
Балалар, минем уйныйсым килә, әйдәгез кети-кети уйныйбыз.
Тәрбияче: Тукта әле, Шүрәле, бәйрәм вакытында нинди кети-кети уйнау ул. Балаларны тыңлап кара ле син, алар Тукаебызның шигырьләрен өйрәнгәннәр.
Шүрәле: Кызык, әйдә тыңлап карыйм әле.
Шигырьләр:
“Гали белән кәҗә”
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.
“Бала белән күбәләк”
Кыз:
Әйт әле күбәләк, сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп, табыламы соң ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында,урманда
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда
Иркәли hәм сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
“Кызыклы шәкерт”
Вәли:
Әйдәле, Акбай! Өйрән син,
Арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп – туры тор,
төз утыр, яхшы утыр!
Акбай:
Ник газаплыйсың болай син,
Минәле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр,
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
шунда ауныйсым килә.
Вәли:
Ах,җүләр маэмай!
Тырыш яшьләй, зурайгач жайсыз ул,
Картайгач эш белү уңайсыз ул.
“Безнең гаилә”
Әткәй,әнкәй, мин, апай,
Әби, бабай hәм бер песи,
Безнеңөйдә без җидәү,
Безнеңпесиҗиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә,
Безнең белән бергә йоклый ул
Хезмәте дә бар:
Өйне тычкан явыздан саклый ул.
“Карга”
Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: “кар”да “кар”.
Шүрәле: Ай-яй, бигрәк матур сөйлиләр. Карагыз әле, анда тагын кем дер килә.
Шул вакыт залга Су анасы керә (як-ягына карана нидер эзли)
Шүрәле: Су анасы! Ни эшлисең? Ни эзлисең анда? Кил бирегә.
Су анасы: Юк, юк. Вакытым юк. Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар.
Шүрәле: Мин монда килгәндә бер тарак таптым. Синеке түгелме ул? (Күрсәтә)
Су анасы: әйе, минем алтын тарагым ул. Рәхмәт, Шүрәле. Ярар, киттем эле мин.
Шүрәле: Кая ашыгасың син, Су анасы?
Су анасы: Бәйрәмгә барасым бар.
Шүрәле: Ник, монда да бәйрәм бит.
Су анасы: Алайса мин дөрес килдем мени? Тукай бәйрәменә эләктемме?
Тәрбияче: Дөрес килдең, Су анасы, бик дөрес.
Су анасы:Бик рәхәтләнеп калам алайса.
Тәрбияче: Безнең балалар бик күп җырлар беләләр, тыңлап кара.
Җыр: “Безнең Тукай”
Су анасы: Ай-яй, бигрәк матур җырлыйлар.
Тәрбияче:
Иң матур, моңлы җырларны
Халыкка бирде Тукай.
Моңнары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай
Җыр: “Туган авыл”
Шүрәле: Ай, балалар, бигрәк матур җырлыйсыз. Әйдәгез әле безнең белән бергә уйнап алыгыз.
Уен “Кәләпүш” (Кәләпүш кемдә кала , шул җаза үти (әтәч булып кычкыра, музыкага бии))
Су анасы, Шүрәле: Рәхмәт балалар, безгә бәйрәмегез бик ошады!
Тәрбияче:
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры- “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Җыр: Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
Тәрбияче: Шуның белән бәйрәмебез тәмам, бик зур рәхмәт килгәнегез өчен, кунаклар! Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат : балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"
Занятие построено с использованием элементов театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через разные пальчиковые игры "Волшебные ручки", у детей разв...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"
Занятие построено с использованием элементов театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через разные пальчиковые игры "Волшебные ручки", у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау шөгыле Тема: “Яз һәм аның билгеләре”
сөйләм үстерү буенча йомгаклау шөгыле "Яз һәм аның билгеләре"...

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.
Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....
