Балалар бакчасындагы музейга сәяхәт/
план-конспект занятия (старшая группа)

Максат: Яшь ватанпәрвәрләр (патриотлар) һәм гражданнар тәрбияләү.

Бурычлар:

Тәрбия бирү бурычлары:

 - музей педагогикасы аша мәктәпкәчә  яшьтәге балаларда патриотик хисләр формалаштыру,

- үз милләтенә хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Белем бирү бурычлары:

-Татарстанда яшәүче төрле милләт халкының  тарихы, мәдәнияте һәм милли киемнәренең әзенчәлекләрен  күрсәтү;

- экскурсия, экскурсовод төшенчәләре белән таныштыру;

Күнекмәләрне үстерү бурычлары:

- балаларда музейлар турында күзаллауларны ныгыту,

 - монологик сөйләмне үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү, сөйләм үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗади-эстетик үсеш.

Җиһазлар: музей экспонатлары: самовар, чүлмәк, чуен, сәгать, чиккән сөлге, түбәтәй, калфак, читек, мендәр, сәке, керосин лампасы, палас,  дидактик уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_bakchasyndagy_muzeyga_syaht.docx28.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

МББУ “Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче “Ләйсән” балалар бакчасы”

“Балалар бакчасындагы музейга сәяхәт ”

Танып белү, сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча белем бирү эшчәнлеге

.

Әзерләде:

Югары квалификацион

категорияле

тәрбияче Гыймадиева Гөлнара

Гыйльфан кызы

2025 ел

«Музейга сәяхәт».

Максат: Яшь ватанпәрвәрләр (патриотлар) һәм гражданнар тәрбияләү.

Бурычлар:

Тәрбия бирү бурычлары:

- музей педагогикасы аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр формалаштыру,

- үз милләтенә хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Белем бирү бурычлары:

-Татарстанда яшәүче төрле милләт халкының тарихы, мәдәнияте һәм милли киемнәренең әзенчәлекләрен күрсәтү;

- экскурсия, экскурсовод төшенчәләре белән таныштыру;

Күнекмәләрне үстерү бурычлары:

- балаларда музейлар турында күзаллауларны ныгыту,

- монологик сөйләмне үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү, сөйләм үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗади-эстетик үсеш.

Җиһазлар: музей экспонатлары: самовар, чүлмәк, чуен, сәгать, чиккән сөлге, түбәтәй, калфак, читек, мендәр, сәке, керосин лампасы, палас, дидактик уеннар.

Төркем: зурлар (5-6 яшь)

Методик алымнар: күрсәтү алымы, сөйләү, аңлату,

Технологияләр: ИКТ, сәламәтлек саклау, сөйләм үстерү технологияләре,

Сүзлек эше: экскурсия, экскурсовод.

Тәрбияче: Исәнмесез, кәефләрегез ничек?

Тәрбияче: Балалар мин Каратун бистәсендә яшим, ә сез кайда яшисез? Үзегез яшәгән бистә яки авылның исемен беләсезме? Афәрин, булдырдыгыз. Без сезнең белән Татарстанда яшибез. Бу- безнең Ватаныбыз. Сез үз Ватаныгызны яратасызмы? Балаларның җаваплары.

Үткәннәргә күз салып һәм безнең әби-бабаларыбызның күп еллар элек ничек яшәгәннәрен беләсегез киләме? Балаларның җаваплары.

Ә боларның барысын да ничек белеп була соң?

Балалар: китаплар укырга, энциклопедияләр карарга, фильмнар карарга, әби-бабайлардан аларның тормышы турында сорарга, интернеттан карарга, музейга барырга була.

Нәрсә соң ул музей? Музей - ул төрле борынгы предметларны җыя, өйрәнә, саклый һәм күрсәтә торган урын.

Музейга бару ничек дип атала? экскурсия.

Ә музей белән таныштыручы кем була? Экскурсовод.

Балалар мин сезне «Татар йорты» музеена экскурсиягә чакырам.

Мин бүген сезнең экскурсоводыгыз булырмын. Сез ризамы?

Балалар: Әйе.

Музейда.

Менә без музейда. Биредә татар халкының йорт жиһазлары җыелган. Карагыз, бу музейда татар халык киеменнән киенгән әби белән бабай бар.

Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт үз торакларын чигүле сөлгеләр, тастымаллар, эскәтерләр, япмалар белән бизәгәннәр.

Читек - күннән тегелгән Милли аяк киеме. Экранга карагыз әле балалар, сез монда нинди читекләр күрәсез? Алар нәрсә белән аерылып торалар? Балаларның җаваплары.

Алардагы матур бизәкләр ничек атала? (Татар милли бизәкләре.)

Ул бизәкләр нәрсәдән тора? (Чәчәкләрдән, яфраклардан.)

Әйдәгез, балалар, без сезнең белән "Читекне бизик" дигән уен уйнап алабызмы? Балаларның җаваплары (утыралар).

Афәрин, булдырдыгыз!

Әйдәгез, өстәл янына барыйк әле анда нәрсәләр бар икән?

Балаларның җаваплары. Самовар.

Татарларның көндәлек тормышында чәй эчүгә аерым игътибар бирелгән. Самоварлар бик киң таралган һәм алар һәр татар гаиләсендә булганнар. Ә чәй янына татар милли ризыклары әзерләгәннәр.

Сез татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез?

Балаларның җаваплары.

Үзегез яраткан ризыкны алыгыз әле балалар. Синдә нәрсә, ә син нәрсә алдың? Ә нәрсәдән пешерәләр аларны? Ә синдә нәрсә?

Балалар мин сезгә өчпомак рәсемнәре алып килдем, әйдәгез өстәл артына утырып тәлинкә белән өчпомакларны тәлинкәләргә урнаштырыйк әле. Ак кәгазь битенә беренче итеп тәлинкәне ябыштырабыз, тәлинкә өстенә өчпочмакны.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге. Балаларның эшләренә бәя бирү.

Афәрин! Булдырдыгыз.

Аппликацияләрегезне куеп минем янга килегез әле, балалар.

Ял итү.

Безнең районда төрле милләт вакилләре яши. Нинди милләтләр яши, беләсезме, балалар? Балаларның җаваплары. Әйе, дөрес. Татарлар, руслар һәм чувашлар.

Һәр халык электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.

Экранга карагыз әле балалар. Бу- татар халкының милли киеме. Татар халык киемнәре нәрсәдән тора? (калфак, изү, күлмәк, камзул, читек, чалбар, түбәтәй). Дөрес.

Хәзер рус халык киемнәренә карагыз. Анда нәрсәләр бар? (сарафан, күлмәк, күн итек, какошник, ыштан, картуз). Дөрес.

Монсы чуваш халык киеме (кепе, алъяпкыч, чабата, хушпу, шарса)

Ә хәзер “Курчакны милли киемнәргә киендер” уены уйнап алабызмы?

Балалар кем татар курчагын киендерде, минем уң ягыма чыгыгыз әле.

Кемнәр рус курчагын киендерде, сул ягыма чыгыгыз.

Ә кем чуваш курчагы киендерде, ул минем янга килә.

Афәрин, молодцы. Курчакларыгызны күтәреп күрсәтегез әле. Менә безнең дуслык күпере барлыкка килде. Районыбызда татар, рус һәм чуваш милләтеннән булган кешеләр дус, тату яшиләр.

Балалар, курчакларыгызны өсәлгә куеп килегез әле.

Бу нәрсә балалар? Балаларның җаваплары.

Дөрес. Калфак - татар хатын кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшләренә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы киң таралган баш киеме. Ә бу нәрсә кем белә? Балаларның җаваплары.

Дөрес түбәтәй. Түбәтәй- ирләрнең төп баш киеме булып санала. Ул бары тик гади тукымалардан гына тегелгән. Малайлар, ә сезнең түбәтәйләрегез бармы? Балаларның җаваплары.

Татар халкының "Түбәтәй" дигән уены бар. Сезнең ул уенны уйныйсыгыз киләме? Балаларның җаваплары.

Әйдәгез, алайса, уйнап алабыз. Түгәрәккә басабыз һәм көй уйнаганда түбәтәйне бер – берегезгә бирәсез. Көй туктаганда түбәтәй кемдә кала, шул бала уртага чыгып (бии, шигырь сөйли, җырлый).

Йомгаклау өлеше. Шуның белән без экскурсияне тәмамлыйбыз.

Сезгә нәрсә ошады? Нәрсә авыррак булды? Мин сезнең тәкъдимнәрегезне игътибарга алырмын.

Балалар, безнен балалар бакчасынын сайтында виртуаль музей бар. Анда экспонатлар күбрәк. Хәзер мин сезгә брелоклар таратам, аларга куар кодлар куелган, ә сез өйгә кайткач әти - әниләрегез белән бергә шул экспонатларны карый алачаксыз.

Катнашуыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Музейга Сэяхэт

https://cloud.mail.ru/public/DH24/ixEsQSfKT...

музейга юлны онытмыйк

музейга сәяхәт...

конспект занятия в подготовительной группе "Музейга сәяхәт"

Балаларны музей белән таныштыру, балаларда музейга карата кызыксыну уяту.Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм...

Музейга сәяхәт

Конспект по ознакомлению детей с экспонатами мини - музея ДОУ...