"Туган илем – алтын бишек"
план-конспект урока (старшая группа)
Максат: белем бирү эшчәнлеге; Татарстан республикасы турында белемнәрне ныгыту, татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә танып-белүне, кызыксынуын һәм мәхәббәтен формалаштыру.
Предварительный просмотр:
Тема: "Туган илем – алтын бишек"
Максат: белем бирү эшчәнлеге; Татарстан республикасы турында белемнәрне ныгыту, татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә танып-белүне, кызыксынуын һәм мәхәббәтен формалаштыру.
Белем бирү бурычлары:- Татарстан турында, республика буларак белем формалаштыру,аның башкаласы,дәүләт символикасы (флаг, герб,гимн)
- Татарстанда яшәүче халыклар, табигать матурлыгы, милли бәйрәмнәр, милли ашлар турында белемнәрне ныгыту.
Үстерү бурычлары:: сорауны тыңлый һәм ишетә белү, гомумиләштерә белү, логик фикерләү, уртак эшчәнлек процессында балаларның кызыксынуы, күрә белү һәм кабул итү.
- Печеньеләрне сыек глазурь белән бизәү осталыгын һәм күнекмәләрен формалаштыру
- савытка тигез итеп басу һәм печеньеләргә салмак кына бизәк ясау
Тәрбияви бурычлар : туган якка мәхәббәт:
( Без яши торган республика, аның башкаласы, символикасы турында күзаллау) - үзебезнең милли үзенчәлекләребезгә хөрмәт, үз халкыбыз вәкиле буларак үз-үзеңне хөрмәт итү.)
- Башка милләт вәкилләренә, яшьтәшләренә, ата-аналарга һәм башка кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.
- Педагогик технологияләр : уен, сәламәтлекне саклау, икт-мультимедиа презентациясе, иҗади осталык технологияләре куллану.
Кирәкле әсбаплар : һәр бала өчен агач рәсеме, гаилә әгзалары рәәсемнәре, бизәлгән япма, өстәл, подноска куелган әзер пешерелгән печеньеләр, татлы ашамлыкларны бизәү өчен махсус кондитер буяулар, салфеткалар.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, әйдәгез рәхим итегез, Мин "Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Расих кызы буламын.
Әйдәгез әле балалар минем янга түгәрәк ясап басыгыз: һәм минем арттан кабатлагыз
Менә минем уң кулым
Менә минем сул кулым
Уң кул яктан – бер дустым
Сул кул яктан- бер дустым.
Без бергә тату, дуслар
Аермаслар дошманнар.
Күрәм, сез бик дус балалар һәм бу дуслык сезне берләштерә. Ә тагын безне бер илдә ,бер республикада яшәвебез берләштерә. Безнең ил ничек атала?(Россия) .Карагыз, кем белә, бу минем кулда нәрсә?Әйе балалар Глобус. Глобус нәрсә ул? Бу макет яки җир шарының күп тапкырлар кечерәйтелгән күчермәсе,( глобустан күрсәтәм) зәңгәр төскә буялган-бу нәрсә? (су, океаннар,диңгезләр, елгалар.) коры җир көрән , сары төскә, урманнар Басу, аланнар яшел төскә буялган. Һәм менә шундый зур территорияне безнең илебез - Россия алып тора.
- Ә менә монда безнең республика урнашкан .Ул ничек атала? Дөрес Татарстан. Глобуста безнең республика бөтенләй күренми диярлек, шуңа күрә мин аны сезгә картадан күрсәтермен.Тиз генә идәндә урын алыгыз, без сезнең белән Татарстан турындагы презентацияне карарбыз.
- Картада Татарстан менә ничек күренә.Теләсә кайсы илнең яки Татарстан Республикасының үз символикасы бар: флаг һәм герб
Югарыдагы сул почмакта флагның сызыгы ясалган.Ул Татарстан флагына охшаганмы?(Юк) Нигә?Дөрес, буялмаган. Менә без аны сезнең белән буярбыз. Татарстан флагында нинди төсләр бар? Флагның аскы өлеше нинди төсләргә буялган? Урта өлеше һәм өске өлеше нинди төстә? Афәрин, без сезнең белән Татарстан флагын буядык, ә кайсыгыз әйтер, Татарстан Гербы үзәгендә нәрсә сурәтләнгән?. Карап үтәбез сез дөрес җавап бирдегезме? Афәрин! Ә менә монда безнең Апас районы урнашкан.
- Татарстаныбызда күп милләт кешеләре яши. Нинди милләт кешеләре яши? Татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар. Алар дус тату яшиләр.
- Һәр халык үзенең гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән дан тота. Бездә Татарстан республикасында гына түгел ,чит илдә дә билгеле булган иң зур, иң танылган бәйрәм - ул балалар нинди бәйрәм? Дөрес Сабантуй. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмдә күңелле тамашалар, уеннар уйналына. Сезнең кайсыгыз бу бәйрәмдә булганы бар? (Балалар җавабы)
- Туган илебезнең табигате бик бай һәм матур. Төрле агачлар, үсемлекләр үсә. Матур, матур кошлар сайрый.Төрле хәйваннар яши. Безнең урманнарда нинди хәйваннар очыратып була икән балалар?(җавап)
- Шулай ук татарларның милли киемнәре дә бик матур. Аяк киеменнән башлап баш киемнәренә кадәр барысы да матур милли бизәк белән чигелгән.
-Татарстан халкы - кунакчыл халык. Ул үзенең милли ризыклары белән дан тота – токмачлы ашы да, гөбәдиясе дә, .... (балалар ризыкны атыйлар). Ә сезнең өйдә нинди милли ризыклар әзерләргә яраталар? Кем әзерли? ( Әни, әби). Милли ризыклар әзерләнгән зур өстәл янына бөтен гаилә белән утырып, узган көн вакыйгалары турында туган телеңдә тыныч кына сөйләшеп, шушы тәмле ризыклар белән хуш исле чәй эчү бик күңелле. Өйдә сез әти-әниегез белән кайсы телдә сөйләшәсез? Рәхмәт җавапларыгыз өчен.
- Балалар , кем әйтер гаилә нәрсә ул? Дөрес, алар бергә яшәүче, бер-берсен яратучы һәм бер-берсе турында кайгыртучы якын кешеләр. Әйдәгез, өстәл янына барыйк.
- Безне монда нәрсә көтә икән. Безнең эшебез "Гаилә агачы "яки "шәҗәрә"дип атала. Әйдәгез, сезнең гаиләгездә кемнәр яшәгәнен белик. Балалар, менә сезгә агач сурәте, ә аның янында сезгә кирәкле гаилә кешеләр. Алар аерым – аерым савытка салынып куелган. Үзегезгә кирәк кешеләрне сайлап аласыз.
Агачның уртасына үзегезне куясыз, балалар. Ә өскә беренче гаиләдәге олы кешедән башлыйбыз, агачка ябыштыргычлар ярдәмендә ябыштырабыз.
Димәк, балалар, сезнең йортта кемнәр яши? (сөйләү).Ничәү яшисез?
( Сөбханалла нинди матур гаилә, дус, тату гаилә) Әбиегез дә сезнең белән яшиме7 Ничек шәп!
Ә тагын якын кешеләр бер-берсен сөендерергә тырышалар.Алар моны ничек эшли алалар? бүләкләр ясарга була,шулай бит балалар. Ә менә бүген мин сезгә үзем һәм оныгым Илүзә белән күңел җылыбызны биреп пешергән печеньеләр тәкъдим итәм , без менә шундый махсус , ашарга яраклы буяулар кулланып бизәк төшерербез, сез аны өйгә алып кайтып, якыннарыгызны сөендерерсез.
Ул печеньеләр күргәнебезчә тәрле чәчәк рәвешендә. Ә күбрәге татар халкының бизәге булган “Ләлә чәчәге” рәвешендә.
- Нишләп мин Ләлә чәчәген сайлаганмын, кем җавап бирә?
Чөнки, ул - татар халкының бизәге. Яздан соң кар астыннан шытып чыга торган беренче чәчәк буларак, Татарстаныбызның тууын, барлыкка килүен аңлата . “Ләлә чәчәге” күп кенә татар халкының киемнәрендә, баш яулыгында, алъяпкычта, читекләр бизәлешендә күреп була. Шуңа күрә мин дә сезгә Ләлә чәчәге рәвешендәге печеньеләр тәкъдим итәм. Әле шуны да сорыйсым килә:
-Татар халкының иң яраткан төсе нинди? Әйе , яшел төс.
Мин сезгә кызыл, яшел төсләрне кулланып печеньеләргә татар халык бизәге төшерергә тәкъдим итәм, үзегез теләгән бизәк төшерсәгез дә ярый балалар
Эшебезне башлаганчы дусларым, мин сезгә бармак уены тәкъдим итәм: Безгә буяуларыбыз тигез, матур төшсен өчен аларны җылыту кирәк, башлыйбыз:
Бер, ике, өч.
безнең кулда көч!
Безнең саф корыч
Безнең ил тыныч
Балалар эшне башлыйбыз.
Менә балалар печеньеләр бик матур булды, сез аларны кипкәч кечкенә пакетларга салып куярсыз, әти- әниләрегезгә күрсәтерсез.
Өйдә бергәләшеп пешереп карарга теләсәгез, менә бу коар код аша рецептын карый аласыз. (Коар код)
Безнең уен ахырына якынлашты, Әйдәгез, балалар сезгә дәресебез ошадымы? Нинди яңалыклар булды сезнең өчен? Үзегезнең дусларыгызга нәрсә диеп сөйләр идегез? нинди биремнәрне үтәгәнегезне искә төшерик ?
Сезнең тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, җитезлегегез өчен мин һәркемгә бәйрәм истәлеге итеп үзегез буяган печеньеләрне һәм мин үз кулым белән эшләгән брошь бүләк итәм. Рәхмәт сезгә балалар минем белән булуыгыз өчен, дәресемне тулыландыруыгыз өчен, ярдәм итүегез өчен!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”
Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...
Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.
Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....
туган илем-чиксез хэзинэ
мероприятие на татарском языке на праздник "День родного языка"...
Туган илем- Татарстан
Сценарий праздника предназначен для дошкольников подготовительной к школе группы....

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...


