Азрак ял итеп алыйк: физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.
учебно-методический материал по теме

Тухватуллина Лейсан Камилевна

Азрак ял итеп алыйк: физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon azrak_yal_itep_alyyk.zip19.24 КБ
Package icon azrak_yal_itep_alyyk.zip19.24 КБ

Предварительный просмотр:

Месяц

Тема

Физкультминутки на татарском языке

Сентябрь

Здравствуй, осень!

1.Көз килде. Үләннәр

   Саргайды, шиңде.

   Сап-сары яфраклар

    Җиргә сибелде.

2.  И,балалар күрегез!

Тышта әнә килде көз.

Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

(Басалар)

Я әйтегез, сөйләгез,

 Ничек килә икән көз?

(Кулларын як-якка җәеп болгыйлар)

Кошлар очты көньякка

Канат кагып еракка.

Семья.

Ике нәрсә? Дисәгез

Әти һәм әниебез

Өч, өч, өч кенә яшь миңа

4, 4, 4 була Киләсе елда миңа.

Плоды огорода

1.        Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә  тулганнар,

Кишер белән чөгендер...

Тик җыеп кына өлгер.

2.        Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Золотая осень!

Гөмбә җыйдым чиләккә,

Әниемә бүләккә.

Бүләккә, бүләккә,

Гөмбә җыйдым чиләккә.

Октябрь

ПДД

Күңелле көй яңгырый. Тәрбияче светофор моделе тоткан.

Анда яшел ут “янса” – балалар бииләр,

Сары ут  “янса” бер урында атлыйлар,

Кызыл ут “янса” – бер-берсенә борылып, бармакларын яныйлар.

Детский сад

Наша группа

1. Миңа 4 яшь тулды,

Мин бакчага йөрим.

Миңа 4 яшь тулды,

Бөтенесен үзем эшлим.

Плоды сада

  1. Алмалар өлгерде,

Бакчага көз керде.

Тыпылдап бакчада

Алмалар коела.

2.        Алмаларым татлылар,

Тышы кызыл , эче бал.

Ниндиләрен телисең –

Шундыйларын сайлап ал!

3.Хуш исләр таратып,

Кызарып пештем мин.

Җәй буе кояшның

Ал нурын эчтем мин.

Дары леса

Гөмбә җыйдым чиләккә,

Әниемә бүләккә.

Бүләккә, бүләккә,

Гөмбә җыйдым чиләккә.

Ноябрь

Мой родной город.

Күңелле безнең туган шәһәр

Ямьле җәйләрдә килсәң әгәр

Гөлчәчәкләр үскәндә, алма, чия пешкәндә

Күңелле безнең шәһәр.

Наша Родина.

1.        Бер, бер, бер генә

Безнең туган җир генә.

Морҗада җил сызгыра,

Кырда буран котыра.  

2.        Татарстан – үз илебез,

Безнең гүзәл гөлебез .

Бакчадагы гөлләр төсле

Гүзәл булсын көнебез.

Моя любимая игрушка.

  1. Бигрәк шаян курчак син,

 Тик тормыйсың берчак син,

Чүгәлисең, торасың,

Башың уңга борасың.

Аннан сулга карыйсың һәм

Сикерә башлыйсың.

  1. Әй курчагым, курчагым,

Син бит әле бик нәни.

Җитәр менә зур чагың,

Әйтерсең: “Үстем, әни”.

(Курчакны үбеп алалар).

Мебель.

 Бер, ике, өч

(бер үк вакытта өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач

(кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Өстәлләрне сөрт

(уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт

(бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

Декабрь

Здравствуй, зима!

Салкын кыш килде,

Ак кар яуды,

Буран уйнады,

Таулар ясады.

Республика Россия.

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә

Умелые руки, мастерская

  1. Без ясадык, ясадык

Безнең бармаклар  талды.

 Без бераз ял итәрбез

Тагын ясап китәрбез.

  1. Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым,

 Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

Хәрәкәтләр белән күрсәтәләр).

Мы артисты

  1. Яшел чыршы, басып торчы

              Залның түрендә.

              Килдек бергә, без биергә

              Синең тирәңдә.

  1. Күрегез чыршы апаны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

  1. Яшел чыршы, чыршыкай,

Сине яратабыз.

Шуңа күрә җырыбызны

 Сиңа багышлыйбыз.

Январь

Сказка

  1. Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз.

2. Йомры икмәк, Йомры икмәк! Нишләп йөрисең урманда? Мин сине хәзер ашыйм! – дигән.

- Син мине ашама, Бүре абзый! Мин сиңа бер җыр җырлап күрсәтәм, - дигән икмәк һәм җырлап та җибәргән.

- Әбидән дә качтым,

   Бабайдан да качтым,

   Куяннан да качтым.

Хәзер, Бүре абзый, синнән дә качам! – дигән дә,икмәк бүредән качып китеп тә барган. Бара икән бу, бара икән.

Продукты питания

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, ямьле итеп.

Дикие животные.

1.

  • Куян, куян, син кайда? (кулны маңгайга куеп эзләү)
  • Яшел тугайда.(кулларны җәеп иркенлекне күрсәтү).
  • Куян, куян, син кайда? (кулны маңгайга куеп эзләү)
  • Калын урманда. (кулларны авыз янына куеп: “ау!” дип әйтү һәм эзләү хәрәкәте).
  • Куян, куян, син кайда? (кулны маңгайга куеп эзләү)
  • Карлы буранда. (буранда туңу, тавыш калтырау хәрәкәтләре).
  1. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Февраль

Домашние животные

  1.  Бар минем көчегем,

Шаяным бөтерчегем.

Сикергәли ул, уйный,

Койрыгын болгап туймый

(хәрәкәтләр белән),

Йөзә белә ул суда

(йөзү хәрәкәтләре белән).

Чупырдый ул йә чума (чүгәлиләр)

“Бергәләп йөзик!” – диеп,

Минем артымнан куа! (йөгерү хәрәкәтләре белән).

  1.  Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге...

Бизи безнең бүлмәне.

Тик ул бик иртә тора,

Битен юып утыра.

“Мияу, мияу, мияу, - ди,

-        Мин күптәннән уяу”, - ди.

Комнатные растения

  1.  Бик яратып әни белән

        Без гөлләр үстерәбез.

        Гөл карауның, үстерүнең

        Бик күп серен беләбез.

  1. Тамчы гөле, яран гөле,

Декабрист үсә бездә.

Кактусларның бик күп төре,

Бар бер бәхет гөле дә.

Здоровое тело

  1. Кечкенә идек (чүгәлиләр),

Үсә-үсә зур булдык (торалар),

Менә нинди зур булдык.

(Кулларын як-якка җәяләр).

        2. Бер – кулларны алга сузабыз.

            Ике – кулларны күтәрәбез.

            Өч – кулларны як-якка сузабыз.

            Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

3.Бер,  ике, өч

Без торабыз,

Бер,  ике, өч

Без сикерәбез,

Бер,  ике, өч

Без утырабыз.

Защитники Отечества

Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

Март

Мамина неделя

  1. “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз,һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

  1. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

  1. Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

Богатства Земли

  1. Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

 Такыялар үрәбез.

  1.  Урманда нинди матур!

Җырчы кошлар сайрыйлар.

Куян, Аю, Төлкеләр

Ашамлыклар сайлыйлар.

Неделя татарских тради-ций.

  1. Кызкайлар, дускайлар,

Җитте ич Нәүрүз айлар,

Эшегезне ташлагыз,

Бәйрәмгә ашыгыгыз.

  1. Быгыр-быгыр ботка пешә,

Килгән кунак безгә төшә.

Безгә төшми, кемгә төшсен,

Бездә тәмле ботка пешә.

Весна

  1. Елгада бозлар кузгалды...

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлый

Ямьле һәм күңелле яз!

  1. Яз, яз җитә

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

  1. Тамчылар бии тып та тып

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып, Алар яз китерәләр.

Апрель

Земля и небо

Зәңгәр күктә таң атты,

Самолет канат какты.

Минем пилот абыем

Йөртә, дуслар, корабны.

Сиянье теплых звезд

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

Май

 Победа

Солдатлар булып уйныйбыз,

Йөрибез походларга.

Чын сугышчылар шикелле

Ятабыз окопларда.

Наши достижения

Бакчада без өйрәнәбез,

Бик күп төрле һөнәргә:

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

Природа – наш общий дом.

Үссен матур чәчәкләр,

Гел кояшка үрелеп.

Балкып торсын җиребез,

 Яшеллеккә төренеп



Предварительный просмотр:

Месяц

Тема

Физкультминутки на татарском языке

Сентябрь

Здравствуй, осень!

1.Көз килде. Үләннәр

   Саргайды, шиңде.

   Сап-сары яфраклар

    Җиргә сибелде.

2.  И,балалар күрегез!

Тышта әнә килде көз.

Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

(Басалар)

Я әйтегез, сөйләгез,

 Ничек килә икән көз?

(Кулларын як-якка җәеп болгыйлар)

Кошлар очты көньякка

Канат кагып еракка.

Семья.

Ике нәрсә? Дисәгез

Әти һәм әниебез

Өч, өч, өч кенә яшь миңа

4, 4, 4 була Киләсе елда миңа.

Плоды огорода

1.        Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә  тулганнар,

Кишер белән чөгендер...

Тик җыеп кына өлгер.

2.        Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Золотая осень!

Гөмбә җыйдым чиләккә,

Әниемә бүләккә.

Бүләккә, бүләккә,

Гөмбә җыйдым чиләккә.

Октябрь

ПДД

Күңелле көй яңгырый. Тәрбияче светофор моделе тоткан.

Анда яшел ут “янса” – балалар бииләр,

Сары ут  “янса” бер урында атлыйлар,

Кызыл ут “янса” – бер-берсенә борылып, бармакларын яныйлар.

Детский сад

Наша группа

1. Миңа 4 яшь тулды,

Мин бакчага йөрим.

Миңа 4 яшь тулды,

Бөтенесен үзем эшлим.

Плоды сада

  1. Алмалар өлгерде,

Бакчага көз керде.

Тыпылдап бакчада

Алмалар коела.

2.        Алмаларым татлылар,

Тышы кызыл , эче бал.

Ниндиләрен телисең –

Шундыйларын сайлап ал!

3.Хуш исләр таратып,

Кызарып пештем мин.

Җәй буе кояшның

Ал нурын эчтем мин.

Дары леса

Гөмбә җыйдым чиләккә,

Әниемә бүләккә.

Бүләккә, бүләккә,

Гөмбә җыйдым чиләккә.

Ноябрь

Мой родной город.

Күңелле безнең туган шәһәр

Ямьле җәйләрдә килсәң әгәр

Гөлчәчәкләр үскәндә, алма, чия пешкәндә

Күңелле безнең шәһәр.

Наша Родина.

1.        Бер, бер, бер генә

Безнең туган җир генә.

Морҗада җил сызгыра,

Кырда буран котыра.  

2.        Татарстан – үз илебез,

Безнең гүзәл гөлебез .

Бакчадагы гөлләр төсле

Гүзәл булсын көнебез.

Моя любимая игрушка.

  1. Бигрәк шаян курчак син,

 Тик тормыйсың берчак син,

Чүгәлисең, торасың,

Башың уңга борасың.

Аннан сулга карыйсың һәм

Сикерә башлыйсың.

  1. Әй курчагым, курчагым,

Син бит әле бик нәни.

Җитәр менә зур чагың,

Әйтерсең: “Үстем, әни”.

(Курчакны үбеп алалар).

Мебель.

 Бер, ике, өч

(бер үк вакытта өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач

(кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Өстәлләрне сөрт

(уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт

(бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

Декабрь

Здравствуй, зима!

Салкын кыш килде,

Ак кар яуды,

Буран уйнады,

Таулар ясады.

Республика Россия.

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә

Умелые руки, мастерская

  1. Без ясадык, ясадык

Безнең бармаклар  талды.

 Без бераз ял итәрбез

Тагын ясап китәрбез.

  1. Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым,

 Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

Хәрәкәтләр белән күрсәтәләр).

Мы артисты

  1. Яшел чыршы, басып торчы

              Залның түрендә.

              Килдек бергә, без биергә

              Синең тирәңдә.

  1. Күрегез чыршы апаны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

  1. Яшел чыршы, чыршыкай,

Сине яратабыз.

Шуңа күрә җырыбызны

 Сиңа багышлыйбыз.

Январь

Сказка

  1. Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз.

2. Йомры икмәк, Йомры икмәк! Нишләп йөрисең урманда? Мин сине хәзер ашыйм! – дигән.

- Син мине ашама, Бүре абзый! Мин сиңа бер җыр җырлап күрсәтәм, - дигән икмәк һәм җырлап та җибәргән.

- Әбидән дә качтым,

   Бабайдан да качтым,

   Куяннан да качтым.

Хәзер, Бүре абзый, синнән дә качам! – дигән дә,икмәк бүредән качып китеп тә барган. Бара икән бу, бара икән.

Продукты питания

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, ямьле итеп.

Дикие животные.

1.

  • Куян, куян, син кайда? (кулны маңгайга куеп эзләү)
  • Яшел тугайда.(кулларны җәеп иркенлекне күрсәтү).
  • Куян, куян, син кайда? (кулны маңгайга куеп эзләү)
  • Калын урманда. (кулларны авыз янына куеп: “ау!” дип әйтү һәм эзләү хәрәкәте).
  • Куян, куян, син кайда? (кулны маңгайга куеп эзләү)
  • Карлы буранда. (буранда туңу, тавыш калтырау хәрәкәтләре).
  1. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Февраль

Домашние животные

  1.  Бар минем көчегем,

Шаяным бөтерчегем.

Сикергәли ул, уйный,

Койрыгын болгап туймый

(хәрәкәтләр белән),

Йөзә белә ул суда

(йөзү хәрәкәтләре белән).

Чупырдый ул йә чума (чүгәлиләр)

“Бергәләп йөзик!” – диеп,

Минем артымнан куа! (йөгерү хәрәкәтләре белән).

  1.  Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге...

Бизи безнең бүлмәне.

Тик ул бик иртә тора,

Битен юып утыра.

“Мияу, мияу, мияу, - ди,

-        Мин күптәннән уяу”, - ди.

Комнатные растения

  1.  Бик яратып әни белән

        Без гөлләр үстерәбез.

        Гөл карауның, үстерүнең

        Бик күп серен беләбез.

  1. Тамчы гөле, яран гөле,

Декабрист үсә бездә.

Кактусларның бик күп төре,

Бар бер бәхет гөле дә.

Здоровое тело

  1. Кечкенә идек (чүгәлиләр),

Үсә-үсә зур булдык (торалар),

Менә нинди зур булдык.

(Кулларын як-якка җәяләр).

        2. Бер – кулларны алга сузабыз.

            Ике – кулларны күтәрәбез.

            Өч – кулларны як-якка сузабыз.

            Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

3.Бер,  ике, өч

Без торабыз,

Бер,  ике, өч

Без сикерәбез,

Бер,  ике, өч

Без утырабыз.

Защитники Отечества

Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

Март

Мамина неделя

  1. “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз,һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

  1. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

  1. Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

Богатства Земли

  1. Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

 Такыялар үрәбез.

  1.  Урманда нинди матур!

Җырчы кошлар сайрыйлар.

Куян, Аю, Төлкеләр

Ашамлыклар сайлыйлар.

Неделя татарских тради-ций.

  1. Кызкайлар, дускайлар,

Җитте ич Нәүрүз айлар,

Эшегезне ташлагыз,

Бәйрәмгә ашыгыгыз.

  1. Быгыр-быгыр ботка пешә,

Килгән кунак безгә төшә.

Безгә төшми, кемгә төшсен,

Бездә тәмле ботка пешә.

Весна

  1. Елгада бозлар кузгалды...

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлый

Ямьле һәм күңелле яз!

  1. Яз, яз җитә

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

  1. Тамчылар бии тып та тып

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып, Алар яз китерәләр.

Апрель

Земля и небо

Зәңгәр күктә таң атты,

Самолет канат какты.

Минем пилот абыем

Йөртә, дуслар, корабны.

Сиянье теплых звезд

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

Май

 Победа

Солдатлар булып уйныйбыз,

Йөрибез походларга.

Чын сугышчылар шикелле

Ятабыз окопларда.

Наши достижения

Бакчада без өйрәнәбез,

Бик күп төрле һөнәргә:

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

Природа – наш общий дом.

Үссен матур чәчәкләр,

Гел кояшка үрелеп.

Балкып торсын җиребез,

 Яшеллеккә төренеп


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ничә буын сине иң каделе бер кешесе итеп сагына"

Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе....

«Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына...”

Сценарий праздника, посвящённый к дню рождения Г.Тукая...

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

Уртансы төркөмдә көҙгө иртәлек "Ҡырмыҫҡа нисек итеп йәйҙе үткәргән"

Сценарий осеннего утренника для средней группы на башкирском языке...

"Дөрес итеп җый"

Максат.  Юл йөру кагыйдәләре турындагы  белемнәрен баету. Юл билгеләрен дөрес итеп  җыю,аларның  нәрсә  аңлатканын  сөйләү.  Урам аркылы бары тик билгеләнгән  у...