"Ничә буын сине иң каделе бер кешесе итеп сагына"
материал (подготовительная группа) на тему

Хайруллина Назия Адгамовна

Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukaynyn_125_ellygyna.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бəйрəмчə бизəлə. Стенага Г.Тукай портреты эленə. Балаларның Г.Тукай əсəрлəре буенча ясалган рəсемнəре стенага куела. Акрын гына татар халык көе «Гөлҗамал» ишетелə, залга балалар керə.

Алып баручы:

Әкиятлəрдəге Шүрəлелəр

Кырлаенда яши бүген дə.

Шигырь чишмəлəрнең, җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендə.

Ничə буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дə булып

Яшисең күк туган ягыңда.

Зəңгəр күк йөзендə язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып туган ягыбызга ямьле апрель ае килде. Моннан 125 ел элек нəкъ менə шушы айда безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга килə. (Шагыйрь портретына килеп сөйли).

- Балалар, бүген бирегə шагыйрьне искə алырга, аның шигырьлəрен сөйлəргə, əкиятлəрен искə төшерергə җыелдык.

Г.Тукай Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаилəсендə туа. Тик бик кызганыч, ул 5 яшендə əтисез дə, əнисез дə кала. 9 яшенə кадəр авылда туган тиешле кешелəрдə яши. Авыл малайлары белəн су коенган, балык тоткан , өлкəннəргə булышкан. Аннан аны ерак туганнары Уральск дигəн шəһəргə алып киткəннəр һəм шунда мəктəпкə укырга кергəн. Тукай бик тырыш булган, дəреслəрен хəзерлəгəн, укытучыларын тыңлаган. Ә зур үсə төшкəч ул шигырьлəр, əкиятлəр, мəсəллəр яза башлаган. Аның балалар өчен язган шигырьлəре, əкиятлəре бик күп. Ул бик аз яшəгəн, 27 яшендə каты авырудан үлгəн. Инде бик озак вакытлар үтсə дə аның шигырьлəре, əкиятлəре онытылмый. Бүгенге кичəдə без аларны кабат искə төшерербез.

Гүзəл:

Илдə кояш, җирдə кояш,

Йөздə кояш, күздə кояш,

Көндəгечə  көлə кояш,

Әмма бүген үзгə кояш.

Ислам:

Илдə кояш, җирдə кояш,

Тукай көне канат җəйгəн,

Бəйрəм бүген, бəйрəм бүген,

Тукай көне – безнең бəйрəм.

Алып баручы:

Бəйрəмнəрең алда икəн əле,

Кара шагыйрь, бүген текəлеп.

Халкың килде, сиңа мəхəббəтен

Ал чəчəклəр белəн белдереп.

(Балалар Тукай портреты янына чəчəклəр куя).

Алып баручы: Бəйрəмебезне Тукай шигырьлəрен яратып зурлар төркеме балаларына бирəбез – Энҗе «Ак бабай», Айнур «Бичара куян», Нəфисə «Шаян песи», Камил «Ялкау маэмай», Әдилə «Төлке һəм йөзем җимеше».

Көй яңгырый. Залга Күбəлəк очып керə, бии. Биеп бетергəч, бер кыз бала Күбəлəкне тотмакчы була, куып йөри.

«Бала белəн Күбəлəк» җыры. (Г.Тукай сүз; З.Хəбибуллина көе).

М. Яруллинның «Шүрəле» балетыннан музыка яңгырый, алып баручы «Шүрəле» əкиятен сөйли башлый, һəм балалар дəвам итəлəр, ахырда бүрəнəсен күтəреп Шүрəле чыга.

Шүрəле (елаган тавыш белəн): Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез, ярдəм итегез!

Алып баручы: Балалар, бигрəк кызганыч бит Шүрəле, əллə аңа ярдəм итəбезме? (Балалар ярдəм итəлəр, бүрəнəсен алып куялар).

«Шүрəле» җыры җырлана. Җыр тəмамлангач Шүрəле рəхмəт əйтеп чыгып китə).

Шүрəле:

Мин сезгə бик рəхмəтле,

Һəрчак Шүрəлегə

Булыгыз мəрхəмəтле.

 (Магнитофон тасмасында су аккан тавыш ишетелə).

Алып баручы: Ишетəсезме, урман ягыннан су аккан тавыш килə. (Арттан тарак тоткан кызлар көлешеп килеп керəлəр).

Су анасының кечкенə оныкчыклары икəн. Ягез əле, бире килегез, курыкмагыз. Нинди һөнəрлəрегез бар, күрик. (кызлар Алия, Гүзəл, Айгөл «Су анасы» əкиятен яттан сөйлилəр).

Алып баручы: Ә хəзер, су кызлары белəн «Су анасы» уенын да уйнап алыйк инде. Ишектəн кулына печəн тоткан Кəҗə, ə аның артыннан Сарык керə һəм бер читкəрəк барып сузылып ята.

Кəҗə: Безнең Гали мине бигрəк ярата инде, гел сусыл печəн генə ашата. Әй, нишлəп ятасың инде? Әйдə тор, печəн ашыйбыз. Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишлəр идек, чөнки əбинең дə печəне бетте.

Сарык: Әйдə, өйгə кайтыйк инде, əбине дə сагындым.

Кəҗə: Юк əле, кайтмыйбыз, монда бик матур бакча бар дилəр. Шунда кереп чыгыйк.

Сарык: һаман караклыкта икəн исəбең.

Кəҗə: Юк ла инде. Башкалар кебек мин дə бик акыллы бит хəзер. Бакча дигəнең ул гади бакча түгел, ə балалар бакчасы! (Кəҗə белəн Сарык балалар янына килə).

Кəҗə: Килдек сезгə кунакка,

           Балалар бакчасына.

           Тукай китапларын салдык,

           Галинең букчасына.

(Сумкадан чыгарып китаплар бирəлəр).

Алып баручы:

Рəхмəт инде сезгə, дуслар,

əйдə түрдəн узыгыз.

Безнең белəн бергəлəшеп,

Сез дə бəйрəм итегез.

Алып баручы: Балалар, Тукай балачагында татар халык уеннарын яратып уйнаган.

Татар халык уены: «Эзлə».

Алия:

Заман башкача , əмма халкы аның

Сөйлəшə гел синең телеңдə.

Җырлап яши алар җырларыңны,

Юк белмəгəн сине илеңдə.

Нəргизə:

Син күрмəгəн яңа буын килде.

Котлап бүген туган көнеңне

Килəчəккə барган ул кызларыңнан

Ишетəсең «Туган тел»еңне.

Лəлə:

Һəр яз саен изге туфрагыңда

Гөллəр чəчəк ата бер дигəн.

Синең арттан Такташ, Туфаның да,

И туган тел, матур тел дигəн.

«Туган тел» җыры. (Г.Тукай сузлəре, татар халык көе).

Алып баручы: Кадерле балалар! Инде кичəбез тəмам. Сез Габдулла Тукай əсəрлəрен яхшы белəсез икəн, димəк сез – шагыйрь абыегызның яңа шəкертлəре. Сез – яшь Тукайчылар. Рəхмəт сезгə. Килəчəктə туган илебезнең бөек уллары һəм кызлары булып үсегез!

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Азрак ял итеп алыйк: физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.

Азрак ял итеп алыйк: физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар....

«Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына...”

Сценарий праздника, посвящённый к дню рождения Г.Тукая...

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

Конспект. «Хезмәт кешесе-хөрмәткә лаек».

Конспект. «Хезмәт кешесе-хөрмәткә  лаек»....

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР...