Главные вкладки
Чтоб дети были здоровыми
консультация (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Балалар сәламәт булсын өчен
“Сәламәтлек турында кайгырту- тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Балалар шат күңелле, тормыш сөючән булуы, аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый. Акыл үсешенә уңай тәэсир итә, белеменең ныклыгына, үз көченә ышаныч тудыра.” В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел.
Сәламәтлек ул кешедә төрле чирләр һәм физик кимчелекләр юклыгын гына түгел, бәлки бөтен яктан да (психик һәм социаль) имин булуны аңлата. Менә шуңа күрә сәламәтлек проблемасын киңрәк яссылыкта карарга кирәк.
Белгечләр үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә хәзер мәктәпкәчә яшьтәге һәр 4 баланың берсе 1 ел эчендә 4 һәм күбрәк тапкыр авырый. Мәктәпкә кергәндә балаларның 10% ы гына тулысынча сау- сәламәт дип табыла.
Болай күп чирләүнең сәбәбе нәрсәдә соң?
- Гиподинамия, ягъни аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә организм функцияләренең бозылуы.
- Балалар стрессы: гаиләдә тынычлык һәм уңай, күңел күтәрелә торган эмоцияләр булмау белән аңлатыла.
- Туклану.
Соңгы елларда күпчелек төбәкләрдә экологик халәт нык начарайды. Нәтиҗәдә азык- төлек чималы һәм алардан алынган ашамлыклар сыйфаты, биологик кыйммәте түбәнәйде.
- Экологик хәл- һава, су, азык- төлек продуктларының пычрануы һ.б.
- Гаилә.
Күп кенә гаиләләребез исә хәзер үзе күпьеллык уңай традицияләрен югалткан халәт кичерә. Ул психолог, педагог, врачлар ярдәменә мохтаҗ. Гаиләнең шушындый хәле авыру балаларның күбәюенә сәбәп була.
Гаиләдә уңай микроклимат булдыру, сабыйларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү- безнең төп бурычыбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Для родителей...
В годы дошкольного детства важнейшим является: охрана жизни ребенка, укрепление его здоровья, совершенствование функций организма, содействие его правильному физическому развитию и закаливанию, повыше...

Цель: акцентировать внимание родителей на здоровье детей, дать практические советы по укреплению детского организма....

Комплекс дыхательной гимнастики для здоровья ваших детей....

Несколько правил для родителей, чтобы дети были здоровы и веселы....

Конспект открытого занятия для детей старшей группы «Чтобы кожа была здоровой»....