"Сәламәт яшәү рәвеше."
консультация на тему

Илалиева Фания Вагизовна

          Әти - әниләр  һәм  балалар  арасында  сәламәт  яшәү рәвешен  пропагандалау,  зарарлы  гадәтләрнең  организмга  тискәре  йогынтысы  турында  күзаллауларын  киңәйтү,  балаларны  әхлаклы  итеп  үстерү – безнең  төп  бурыч.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ата - аналар өчен консультация.16.56 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт яшәү рәвеше.

(Әти-әниләр сезнең өчен).

Әти-әниләр  һәм  балалар  арасында  сәламәт  яшәү рәвешен  пропагандалау,  зарарлы  гадәтләрнең  организмга  тискәре  йогынтысы  турында  күзаллауларын  киңәйтү,  балаларны  әхлаклы  итеп  үстерү – безнең  төп  бурыч.

Сәламәтлек – иң  зур  байлык.  Балалар  һәм  яшүсмерләр  дә,  тәрбиячеләр  һәм  укытучылар  да,  шулай  ук  әти-әниләр  дә  шушы  байлыкка  ирешү,  аны  саклау  һәм  үстерү-ныгыту  алымнарын,  ысулларын  яхшы  белергә  һәм  көндәлек  тормышта  шуларны  гамәлгә  ашыра  барырга  тиешләр.  Чыннан  да,  сәламәтлек – кеше  бәхетенең  нигезе.

Исәнлек  булганда  гына  кеше  үзенең  теләк-омтылышларына  ирешә,  тирә-юньне  танып  белә,  җәмәгать  тормышында  актив  катнаша,  хезмәттән,  физик  күнегүләрдән  ямь  таба.    

Сәламәтлекне  дүрт  халәт  тәэмин  итә. Алар – физик (барлык органнарның  һәм  организм  системаларның  эшләве), психик (кабул итү, игътибар, хәтер, фикерләү, хыяллану  һәм  сөйләм  процессларының  торышы), психологик, социаль (уку, хезмәт, активлык, тәрбия алу) халәтләр.

Балаларыбызның  сәламәтлеге – ул  киләчәк  буыннарның, милләтебезнең  сәламәтлеге.

Кеше  сәламәтлеген  саклауны  һәм  ныгытуны  тәэмин  иткән  яшәү  рәвеше, кешенең  үз-үзен  тотышы  һәм  аек  фикер  йөртүе  сәламәт  яшәү  рәвеше  дип  атала. Сәламәтлекне  һәм  сәламәт  яшәү  рәвешен  һәрчак  янәшә  куеп  булмый.  Шуның  нәтиҗәсендә, ахры, алар  арасында  бернинди  бәйләнеш  юк, дигән  ялган  фикер  таралган.  Мәсәлән, берәү  беркайчан  да  физик  күнегүләр  ясамаса  да, авырмый. Икенче  кеше  гигиенаның  барлык  төрләрен  үти, ә  сәламәтлеге  белән  мактана  алмый.  Эш  нәрсәдә  соң?  Әйе, яшәү  рәвеше – сәламәтлекне  тәэмин  итүче  шартларның  берсе  генә  ул. Белгечләр  раслаганча, сәламәтлек  түбәндәге  шартларга  бәйле:

50% - яшәү  рәвешенә,

20% - нәселдәнлеккә,

20% - экологик  хәлгә,  

10% - медицина  хезмәте  күрсәтүгә.

Сәламәт  яшәү  рәвешен  дүрт  өлешкә  бүлеп  карарга  мөмкин:

  1. Хәрәкәт  активлыгы.
  2. Дөрес  туклану.
  3. Зарарлы  гадәтләрдән  баш  тарту.
  4. Үз  сәламәтлегең  белән  идарә  итә  белү.

Кеше  үзенең  тәнен  көчле, сәламәт  итеп  тәрбияли  алса, ул  тормыш  авырлыкларына  да  каршы  тора  ала.

Сәламәтлек, көч, чыдамлылык, яшәү  өчен  көч  һәм  энергия  запасы  стрессларга  һәм  тормыштагы  кыенлыкларга  каршы  көрәшү  өчен  төп  караш  булып  тора. Үз-узеңне  саклау – яшәешнең  беренче  кануны.

Шатлыклы, лаеклы  тормыш  өчен  көрәштә  һәркем  сәламәт  һәм  күтәренке  рухлы  булырга  тиеш. Сәламәт  яшәү  рәвешенең  асылы  һәм  эчтәлеге, ахыргы  нәтиҗәсе – өч  әйбернең  берлеге: тәннең  гармониясе, рухның  тантанасы, акылның  зирәклеге.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: « В ГОСТИ К СКАЗКЕ К.И.ЧУКОВСКОГО «МОЙДОДЫР» Программное содержание: приучать детей следить за своим внешним видом; учить правильно пользоваться мылом, водой и полотенцем, аккуратно мыть руки и лицо; насухо вытираться после умывания, вешать полотен

ТЕМА: « В ГОСТИ К СКАЗКЕ К.И.ЧУКОВСКОГО «МОЙДОДЫР» Программное содержание:приучать детей следить за своим внешним видом;учить правильно пользоваться мылом, водой и полотенцем, аккуратн...

ТЕМА: « В ГОСТИ К СКАЗКЕ К.И.ЧУКОВСКОГО «МОЙДОДЫР» Программное содержание: приучать детей следить за своим внешним видом; учить правильно пользоваться мылом, водой и полотенцем, аккуратно мыть руки и лицо; насухо вытираться после умывания, вешать полотен

ТЕМА: « В ГОСТИ К СКАЗКЕ К.И.ЧУКОВСКОГО «МОЙДОДЫР» Программное содержание:приучать детей следить за своим внешним видом;учить правильно пользоваться мылом, водой и полотенцем, аккуратн...

Белем бирү эшчәнлегендә сәламәт яшәү рәвеше / Формировании здорового образа жизни в процессе воспитательно-образовательной деятельности.

     Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның с...

Конспект по развитию речи "Дети вешают скворечник" для средней группы

Предварительная работа.Программные задачи.1. Образовательные задачи:- познакомить детей с картиной, научить понимать её основное содержание;- активизировать монологическую речь;2. Развивающие задачи:-...

Конспект НОД по развитию речи в средней группе "Дети вешают скворечник" (составление рассказа по иллюстрации)

Составление рассказа по картине "Дети вешают скворечник"Цель:развитие эмоциональной сферы детей дошкольного возраста....

Не вешайте на детей «ярлыки» - консультация для родителей

Не вешайте на детей «ярлыки» - консультация для родителей. Повесить ярлык намного легче, чем его снять. Об этом тяжело помнить, и специалисты отмечают, что родителям часто приходится ...