Күңелле туп
план-конспект занятия на тему

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

Күңелле туп

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelle_balachak.docx21.62 КБ

Предварительный просмотр:

                  Физкультура күңел ачу конспекты  “Күңелле туп”

Максат: балаларда кыюлык, төгәллек, тырышлык сыйфатларын үстерү; туп белән төрле күнегүләр башкара белү күнекмәләрен ныгыту; дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: зур һәм кечкенә туплар, кыршаулар, флаглар, шарлар.

“Күңелле балачак" көенә балалар залга керә, тезелеп басалар.

1. Якты бакча залларында

Яңгырый безнең аваз.

 Күңелле безнең балачак,

Тормышыбыз мәңге яз.

2. Кояш чыккач, нурга чумгач,

 Урам, кырлар, яланнар,

 Сөенеп бакчага киләбез-

Без бәхетле балалар.

3. Ал бизәкле, гөл бизәкле

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

4. Безнең бәйрәмне карарга

Дусларыбыз килгәннәр.

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап алыйк дигәннәр.

Күңелле көйгә туплар, кыршаулар, флаглар тотып төрле күнегүләр күрсәтәләр.

5. Кемнәр уйнарга ярата;

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели әйтегез?

6. Безнең белән ярышырга

Җитез балалар кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыйк тизрәк!

2 команда: куяннар һәм тиеннәр. Жюри сайлана. Уен төрләре аңлатыла. Туп белән ярыш төрләре.

1."Җитез туп".

Колоннага тезелеп басарга.Туп алда баскан бала кулында. Билгеләнгән урыннан тупны тотып йөгереп килә. 2 нче уенчыга бирә.

2."Тупны тот!"

Алга зур кеше баса, һәр балага тупны ыргыта, бала тупны кире бирә артка баса.

3."Тупны төшермә "

Парлашып басарга. Тупны гәүдә арасында төшермичә кысып алып барырга. Кире йөгереп килергә.

4."Тупны кәрзингә керт!"

Тупны тотып гимнастик скамейкада барырга, дуга астыннан чыгарга, тупны кәрзингә ыргытып кертергә - кире йөгерергә.

5. Капитаннар ярышы.

1 кул белән тупны идәндә сикертү. Кем күбрәк сикертә - шул җиңүче.

6."Каршылык аша үт!"

Тупны шакмаклар арасыннан тәгәрәтеп бару, кыршаудан кыршауга сикерү, дуга астыннан чыгу; кирегә килгәндә шакмаклар өстеннән атлап чыгу.

7."Күңелле туп" уены.

Күңелле туп, тиз-тиз әйдә

Кулдан-кулга тәгәрә.

Күңелле туп кемдә кала

Шул җәза үтәп ала.

(туп белән җәза үтәү: кәрзингә кертү, идәндә сикертү, өскә чөеп тотып алу, һ.б.)

8."Тупны кулдан-кулга йөрт!"

Команда бер-бер артлы тезелеп баса.Тупны баш өстеннән йөртү, арттагы бала тупны ала да беренче булып баса. Шул тәртиптә тупны 2 аяк арасыннан йөртү. Кайсы команда беренче бетерә.

9."Кем        беренче түгәрәккә баса".

2 командага кыршаулар куелган. Музыка уйнаганда тупны идәнгә куеп биеп йөрү. Музыка туктагач тупны алып кыршауга кертергә.

10. Уен        "Җитез туп".

Түм-түгәрәк матур туп

Ычкындырма ныграк тот.

Кем төшерә кулыннан

Чыгып тора уеннан.

Уртага зур кеше баса. Кайсы команданың балалары күбрәк кала - шул җиңүче.

Жюри нәтиҗә чыгара.

Шарлар тапшырыла.

Шарлар тотып күңелле бию башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...