Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс
рабочая программа по чтению (4 класс) по теме

Рабочая программа по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_4_klass.docx29.26 КБ

Предварительный просмотр:

Управления образования исполнительного комитета Альметьевского  муниципального района Республики Татарстан

МБОУ «Бишмунчинская начальная  общеобразовательная школа»

Альметьевского муниципального района   Республики Татарстан

 

                                                                                                                     УТВЕРЖДЕНО

протоколом педагогического совета

от______ _________ 2011 г. № ____

Зав. школы____________   Л.А.Хафизова

 Введено приказом № ____от ____ ________ 2011 г.

Р А Б О Ч А Я       П Р О Г Р А М М А

П О     П Р Е Д М Е Т У    ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

ДЛЯ 4 КЛАССА

(количество в неделю 3 часа, в год –102 часов)

Составитель: Мавлутбаева  А.Х.

 учитель начальных классов

 первой  квалификационной категории

РАССМОТРЕНО

На заседании МО начальных классов,

протокол от _____ ________ 2011 г. № _____

Руководитель  МО ________  Мавлутбаева  А.Х.

4 сыйныф өчен татар теле фәне буенча программа.

Аңлатма язуы.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән “Дүртеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 сыйныф өчен  татар теле  дәреслегенә (авторы Р.Х.Ягъфарова, Р.Ә.Асылгәрәева, 2010 ел) һәм татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен программага” (2010 ел) нигезләнеп язылган. Программа материалы  4 сыйныфның укыту планы нигезендә 102 сәгатенә бүленеп, атнага  3 сәгать исәбеннән төзелде.

Максат:Тел дәресләре  балаларны халкыбызның рухи - әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.

Бурычлар:Укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

        Аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

  Балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

  Коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш   булдыру;

 Укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Башлангыч  классларда татар теленнән үзләштерелергә һәм  камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән күнегүләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

4 класс

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшнең дөреслеген тикшерү.

3. Эш сыйфатына бәя бирү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле текстлар белән эш итә белү.

3. Эчтәлекне аңлап, дөрес уку.

4. Сүзлекләрдән файдалана белү.

1. Танып белү активлыгын үстерү.

2. Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсе булдыру.

3. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү: фонетик

лексик

сүз ясалышы

сүз төзелеше

1. Телдән сөйләм:

кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

күчереп язу – 75-80 сүз

сүзлек диктанты – 10 – 12  сүз

контроль диктант – 55 – 60 сүз

изложение язу – 70 – 75  сүз

фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча сочинение язу – 75-80 суз

 3 нче сыйныфта үтелгәннәрне кабатлау. 5 сәг.

Авазлар   һәм   хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау. Сузык    һәм  тартык   авазлар.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. 12 сәг.

Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә. Ясалма сүзләр сүзгә ясагыч кушымча ясау юлы белән, ике тамырны берләштерү, тамыр сүзләрне парлау, сүзләрне тезү  юлы белән ясала.

Сүз . 11 сәг.

Сөйләм сүзләрдән тора. Сүзләр бер һәм берничә мәгънә белдерергә мөмкин. Телдә сүзләр туры һәм күчерелмә мәгънәдә йөри алалар. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр.

     Сүз төркемнәре. 54 сәг.

Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше: исем, фигыль, сыйфат белән таныштыру.

Исемнәрнең сан, килеш белән төрләнеше. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килешләр белән төрләнеше.

Фигыль. Фигыль төркемчәләре. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары. Хикәя фигыльнең юклык формасы.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Зат алмашлыклары: килешләр белән төрләнеше.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекләр җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итә.

Кисәкчәләр. Аларның сөйләмдәге роле.

Җөмлә.11 сәг.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Гади һәм кушма җөмлә. Тиңдәш кисәкләр. Сүзтезмә.  Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Бәйләнешле сөйләм. 10  сәг.

Текст. Текст төрләре (хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү текстлары).

4 сыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:

Кушма сүз, парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;

Өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен: исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, кисәкчә, алмашлык;

 Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

Укучылар башкара алырга тиеш:

Сүзләрдәге орфограммаларны таба һәм аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлата белү;

Үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

Дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

Сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;

Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын табу;

Кушымчаларның төрен билгеләү;

             Сүзләрне  сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш кушымчасын билгеләү, сыйфатның дәрәҗәләрен аеру; фигыльнең зат-сан, заманын күрсәтү;

             Тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;

              Тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллану;

             Текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

           Темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем кую;

           Текстның планын төзү;

           Хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану;

           Культуралы мөгамәлә таләпләренә туры китереп, үтенеч, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, баш тарту, чакыру, котлау – тәбрикләү    сүзләрен сөйләмдә куллана белү;

Тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу;

Хикәяләү характерындагы сочинение язу;

Татар теленнән 4 класста бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм язма эшләр сәгатьләренең якынча бүленеше.

Класс

Диктант

Изложение

Сочинение

БСҮ

4

Контроль диктант - 4

2

2

Диалогик (монологик) сөйләм үстерү – 5

Хаталар өстендә эш – 6

Хикәя язу – 1

Язма эшләрне бергәләп анализлау - 1

Татар теле                       4 класс

Темалар

Дәресләр саны

Үтәү вакыты

             Дәреснең максаты

Авазлар һәм хәрефләр.Иҗек.(5 сәг.)

1

Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр.

1

Аваз һәм хәреф турында алган белемнәрне ныгыту, матур язу күнекмәләрен үстерү.

2

Аваз һәм хәрефләрнең бүленеше.

1

Аваз һәм хәреф бүленеше белән танышу, матур язу күнекмәләрен үстерү, алынма сүзләрнең язылышын искә төшерү

3

Иҗек

1

Иҗек турында төшенчә бирү,матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

4

Иҗек

Сүзгә аваз- хәреф анализы

1

Иҗек турында төшенчә бирү,матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

Сүзгә аваз һәм хәреф анализы ясауны искә төшерү, матур язу күнекмәләрен үстерү, дәрестә активлык тәрбияләү.

5

Сүзләрне юлдан- юлга күчерү кагыйдәләре.

1

Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен искә төшерү,матур язу күнекмәләрен үстерү,көзге табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Сүз төзелеше һәм ясалышы.(11 сәг.)

1

Сүз төзелеше.

1

Сүз төзелеше беллән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү,дәрескә кызыксыну уяту

2

Тамыр һәм тамырдаш сүзләр.

1

Тамыр һәм тамырдаш сүзләр белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, татар теле дәресенә кызыксыну уяту,

3

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

1

Тамыр һәм ясалма сүзләр белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү, икмәкне кадерләргә өйрәтү

4,5

Кушма сүзләр.

2

Кушма сүзләр, аның ясалышы белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү,үсемлекләргә карата сак караш тәрбияләү

6

Кушма сүзләр темасы буенча изложение.

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен үстерү

7,8

Парлы сүзләр

2

 Парлы сүзләр, аларның ясалышы белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү,дәрестә активлык һәм мөстәкыйльлелек тәрбияләү

9,

10

Тезмә сүзләр

2

 Тезмә сүзләр һәм аларның ясалышы белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, кошларга карата сак караш тәрбияләү

11

Кушма сүзләр темасы буенча контроль күчереп язу.

1

 Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен үстерү

Сүз.(8 сәг.)

1,2

Сүзнең мәгънәсе.

2

Сүзнең лексик мәгънәсе белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.

3

Бер һәм күпмәгънәле сүзләр

1

 Бер һәм күп мәгънәле сүзләр белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү, туган илгә, ата- анага карата мәрхәмәтле булырга өйрәтү

4

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе

1

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү,татар теле дәресенә кызыксыну уяту

5

Синонимнар, антонимнар, омонимнар

1

Синонимнар, антонимнар, омонимнар турында алган белемнәрне ныгыту,матур язу күнекмәләрен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.

6

Искергән һәм яңа сүзләр.

1

 Искергән һәм яңа сүзләр белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү,укучыларда активлык тәрбияләү

7

“Сүз төзелеше” темасы буенча контроль эш

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен үстерү

8

Хаталар өстендә эш.

1

 Хаталар өстендә эшләү ,матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

Сүз төркемнәре (51 сәг.)

1,2

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

2

Исем сүз төркеме белән, ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү,йорт хайваннарына карата сак караш тәрбияләү

3

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр белән таныштыру,борын авазларына беткән исемнәрнең ясалышын искә төшерү,матур язу күнекмәләре өстендә эшләү

4

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

 Исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлату, матур язу күнекмәләрен үстерү,дәрескә кызыксыну уяту.

5

Калын һәм нечкә төрләнеш

1

Калын һәм нечкә төрләнеш белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

6

Баш килеш

1

Баш килеш, аның сораулары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, көзге матурлыкны күрә белергә өйрәтү

7

Иялек килеше

1

Иялек килеше, аның сораулары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда активлык тәрбияләү

8

Юнәлеш килеше

1

Юнәлеш килеше, аның сораулары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

9

Төшем килеше

1

төшем килеше, аның сораулары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

10,11

Сочинение “Туган ягыбызда көз”

2

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен үстерү

12

Чыгыш килеше

1

Чыгыш килеше, аның сораулары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

13

Урын- вакыт килеше

1

Урын- вакыт килеше, аның сораулары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

14

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасы буенча искәртмәле диктант №2

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен үстерү

15

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

 Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлату,матур язу күнекмәләрен үстерү,исем турында алган белмнәрне ныгыту.

16,17

Фигыль

2

 Фигыль сүз төркеме белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү,сүзлек өстендә эшләү

18

Фигыль төркемчәләре

1

 Фигыль төркемчәләре белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, табигатьнең матурлыгын күрә белргә өйрәтү.

19

Фигыль темасы буенча контроль диктант

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен үстерү

20

Хаталар өстендә эш

1

 Хаталар өстендә эшләү ,матур язу күнекмәләрен үстерү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү

21,22

23

Боерык фигыль

Хикәя фигыль

2

1

 Боерык һм хикәя фигыльләр белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү,татар теле дәресенә кызыксыну уяту.

24,25

Хәзерге заман хикәя фигыль

2

 Хәзерге заман хикәя фигыль , аның кушымчылары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, язгы табигатьнең матурыгын күрә белергә өйрәтү

26

Үткән заман хикәя фигыль

1

 Үткән заман хикәя фигыль , аның кушымчылары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү, кошларга сак караш тәрбияләү

27

Изложение №2 «Сыерчыклар»

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, укучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен үстерү

28,29

Киләчәк заман хикәя фигыль

2

Киләчәк заман хикәя фигыль , аның кушымчылары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү

30,31

Хикәя фигыльнең юклык формасы

2

 Хикәя фигыльнең юклык формасы, аның кушымчылары белән таныштыру, матур язу күнекмәләрен үстерү

32

Белемнәрне тикшерү, кабатлау.

1

33

Сыйфат. Аның җөмләдәге роле.

1

Сыйфат турындагы  башлангыч  классларда  үткәннәрне  кабатлау.Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру һәм дөрес язу.

34

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

35

Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар

1

36

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

37

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

38

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

39

Сыйфат темасы буенча кабатлау

1

40

Сыйфат темасы буенча диктант №4

1

41,42

Зат алмашлыклары. Җөмләдәге роле.

2

Зат алмашлыклары  турында төшенчә  бирү,  исемнәр белән чагыштыру; килеш белән  төрләндерергә өйрәтү; матур язу  күнекмәләрен үстерү.

43,44

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше, дөрес язылышы.

2

45

Кисәкчә

1

Кисәкчәләрне җөмләдә  танырга өйрәтү;  кисәкчәләрнең  сөйләмдәге  роле белән таныштыру; Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән таныштыру; матур язу күнекмәләрен үстерү.

46

Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле

1

47

Кисәкчәләрне сөйләмдә дөрес куллану

1

48,49

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

1

50

“Кисәкчәләр, бәйлекләр” темасы буенча контроль диктант №5

1

51

Хаталар өстендә  эш

1

Җөмлә (12 сәг.)

1

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

1

Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр турында  башлангыч  классларда  өйрәнгәнне  искә төшерү;  иярчен  кисәкләрнең  булу яки  булмавына карап , җөмләләрнең  ике  төргә - җыйнак һәм җәенке  җөмләләргә  бүленүен  төшендерү; сүз тезмәләрне һәм сүз төркемнәрен  кабатлап үту; җөмләләрнең  тиңдәш  кисәкләрен  һәм  тиңдәш  кисәкләрнең  үзара  санау  интонаөиясен , теркәгечләр  ярдәмендә  бәйләнешен  төшендерү; тиңдәш  кисәкләр  янында  тыныш  билгеләрнең куелышын аңлату; сүзтезмәләрнең  ничек барлыкка  килүен аңлату, иярүче һәм ияртүче  сүзләр  турында төшенчә бирү ; матур язу күнекмәләрен үстерү.

2

Гади һәм кушма җөмләләр

1

3

Тиңдәш кисәкләр

1

4

Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

1

5

Тиңдәш иярчен кисәкләр

1

6

Тиңдәш  кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре

1

7

Тиңдәш кисәкләре янында тыныш билгеләре

1

8

“Тиңдәш  иярчен кисәкләр” темасы буенча аңлатмалы диктант

1

9,10

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

2

11

Контроль диктант

1

12

Хаталар өстендә эш.

1

Текст (15 сәг)

1

Текст

1

Текст  өлешләре белән таныштыру; аларны  табып билгеләргә өйрәтү. матур язу күнекмәләрен үстерү. Үткәннәрне  искә төшерү, ныгыту  һәм йөмгаклау.

2

Текст өлешләре

1

3

Текст төрләре

1

4

Терәк сүзләр

1

5

Җөмләләр арасында бәйләнеш

1

6

Контроль күчереп язу №2

1

7

Кыскача эчтәлек изложение

1

8

План турында белемнәрне гомумиләштерү

1

9

Синоним фигыльләр һәм синоним сыйфатлар

1

10

Сөйләм стиле. Кабатлау.

1

11

Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

12

Хикәя һәм боерык фигыльләрне кабатлау.

1

13

Исемнәрнең зат алмашлыклары белән алышынуы.

1

14

Сыйфатларны кабатлау

1

15

Үткәннәрне ныгыту.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 2 класса по программе Р.З.Хайдаровой

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 2 класса по программе Р.З.Хайдаровой...