Зәңгәр күктә күк Тәңре.
план-конспект урока (чтение, 3 класс) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Тормыш өчен фәнни белемнәрне генә                      

                                                             өйрәнү, үзләштерү генә  җитми,

                                                             ә дин гыйлемен дә өйрәнү кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bolgar_riza_fehretdin.odt32.26 КБ

Предварительный просмотр:

                                                             Тормыш өчен фәнни белемнәрне генә                      

                                                             өйрәнү, үзләштерү генә  җитми,

                                                             ә дин гыйлемен дә өйрәнү кирәк.

                                                                           

             Тема: Зәңгәр күктә күк Тәңре.

          Максат: укучыларны халкыбызның рухи мирасында ислам диненең сакланып калуы һәм педагогикада мөһим тәрбия чарасы булуын аңлату, мөселман егет-кызларында милли әхлак культурасы тәрбияләү, татар матбугаты белән даими танышып баруларына ирешү.

                Материал: С. Шамси, И. Измаилов, «Волжская Булгария».

Ризаэтдин Фәхретдин «Ислам дине» һәм  “Коръәни   Кәрим тәфсире”. 1994

Ялкын №11, 1996 ел,12-13 б.

Татарстан тарихыннан хикәяләр 5-6 сыйныф.

Ислам. Белешмә сүзлек. 1993 ел

Ризаэтдин Фәхретдин «Болгар һәм Казан төрекләре» 1993 ел, 215-236 б.

Коръән китабы (гарәпчә) «Мирас” журналлары (№8-11, 1992 ел) һ.б.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Əссәләмүгаләйкүм вә рахматуллаһ

-Вәгаләйкүм әссәләм.

-Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

-Безнең бабай болгар булган,

Без Болгар нәселеннән.

-Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән.

Хәтерләудән курыкма син,

Ил үткәнен онытма син.

-Хәтерләудән курыкмамын

-Ил үткәнен онытмамын.

        -Укучылар, бүген без халкыбызның рухи мирасында бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән- Ислам дине турында сөйләшербез. Дәреснең темасы-Зәңгәр күктә күк Тәңре дип атала.(ягъни Аллаһе тәгалә)

       -Барыбыз да тыныч кына утырабыз, мине тыңлыйбыз.

Əгүзе билләһи минәш-шәйтанир раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир- рахим.

Əстәгъфируллааһә, әстәгъфируллааһе, әстәгафируллааһе тәүбә вә әтүби иләйһи.

Аллаһу әкбәр (4)

Əшһәдүәл  иләһә иләллаһ (2)

Əшһәдү әннә мүхәммәдәр-расуллаһ(2)

Хәййә гәләс-саләһ(2)

Хәййә гәләл – фәләһ(2)

Аллаһу әкбәр(2)

Лә иләһә илләллаһ(1)

        - Балалар, сез бу сүзләрне ишеткәнегез бармы? Кайдан ишеттегез? ( радиодан, бабайлардан, мәчеттән).

       - Əйе, аллага шөкер бүген бу сүзләрне без бик рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Кичәге матбугатны укыдыгызмы : анда Кили авылыннан Сәрия апагыз күптән түгел генә булып узган « Авыл җыены» турында язган иде. Мәкаләдә мондый сүзләр бар:

    «Элекккеге вакытларга күз салып үтсәк, диннең кысрыклануы, тәрбия- әхлак ягыннан бик күпкә артта калган көннәребезне тарих битләреннән укырга була. Алла юк дип бар дөньяга фаш ителгән ул чорларда бик күп муллаларны сөргенгә кудылар, туган җирләреннән берничә елларга мәхрүм итеп тордылар. Шул заманнарда авылыбызда булган мәчетнең манарасын кисеп төшергәннәр. Ə менә ул көнне авыл халкының күңелендә изге фикер туып, мәчет салу турында киңәшләштеләр. Инде күп еллардан бирле мәчетсез авылга да иман нуры кайтыр, киләчәктә авылыбыз мәчетле булыр. Я булмаса, 21 нче декабрьдә сәгать 10да Мөслим районы Баек авылында мәчет ачу тантанасы була. 7нче гасырда ук туган бу сүзләр халкыбыз күңеленә кире кайта.

   - Укучылар, мәчет салу изге эш. Ни өчен кирәк ул? (Намаз уку өчен)

   - Аның сере бик гади: бер табышмак әйтәм, жавабын тапсагыз, шушы тартма эченнән килеп чыгар.

Авызы теле юк, күп сөйли. Ул нәрсә? (Китап)

     -Менә ни өчен баралар икән.  (Китап уку, намаз уку өчен )

     -Ай – яй, яй. Нинди китап! Үзе калын, алтыннан бизәкләр төшерелгән. Эчен карыйк әле, бик серле. Күпме тамга, бернәрсә дә аңламыйм. Сездә аңламыйсызмы? Ə бабайларыбыз аны аңлыйлар да , укыйлар да. Дәрес ахырына кадәр бу китапны укырга өйрәнергә тиешбез.

        Бүгенге көндә татарлар ислам динен тота, аллаһе тәгаләгә ышана, мәчеткә йөри, намаз укый, дога кыла. Ə бит һәрвакыт алай булмаган. Болгар бабаларыбызга ислам дине кергәнче, алар башка аллаларга, рухларга, ияләргә табынганнар. Аларны шуңа күрә мәҗүсиләр дип йөрткәннәр. Болгар бабаларыбыз дөньядагы барлык нәрсә шул аллаларга, рухларга, ияләргә буйсына дип ышанганнар. Кешенең исәнләге, туганнарның язмышы, гел үзгәреп торган табигатьтәге яңгырлар, корылык, су басулар, боз сугулар, уңышлы ау, сугышта җиңү – барысы да серле, тылсымлы көчләрнең ихтыярыннан тора дип уйлый.

        Очсыз – кырыйсыз зәңгәр күккә карап, анда Күк Тәңре дип аталган төп Алла утыра дип ышанганнар. Бу Алла күкнең хуҗасы саналган. Дөньяны да ул барлыкка китергән дигәннәр. Мәҗүси бабаларыбыз аны галәмдәге гаҗәеп зур баһадир кылган дип күзаллаганнар һәм «Тәңре хан» дип йөрткәннәр. Алар уйлавынча, күк тәңре өстә - зәңгәр күкне, аста көрән җирне ике арада адәм балаларын яраткан, ягъни барлыкка китергән. Моннан тыш хатын – кыз Алла да бар, ул кешеләргә бала, өйгә бәрәкәт, мул уңыш бирә дигәннәр. Шул ике Алла кеше язмышын, табигать белән идарә иткән имеш.

        Ләкин төп аллалардан башка вак аллалар, төрле рухлар, ияләр күп булган. Убыр, өй иясе, абзар иясе, албасты, юха елан, аҗдаха, су анасы, шүрәлеләр турында да кызыксынып укыйбыз.

        Мәсәлән: өй иясе – шәфкатьле, миһербанлы саналган. Аны әйбәт холыклы, йорт эшләрендә ярдәмчел, кечкенә карт сыман күз алдына китергәннәр. Ияләрнең усал, явызлары да булган. Төн уртасында балаларны урлый, каннарын эчә торган убыр нәкъ шундыйлардан икән. Абзар иясе тереклек абзарында яшәгән. Албасты йоклаган кешене буарга яраткан. Су анасы, шүрәлене үзегез дә беләсез.

        … Нәрсә бу? Качкынмы, женме? Я өрәкме? Нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез,   әллә нинди нәрсә бу? (Г.Тукай. 100 бит)

     Ерак бабаларыбыз тагын юха белән аҗдаһага да ышанганнар. 100 ел яшәгән елан юхага әверелә дип уйлаганнар. Татар халык әкиятләрендәге юха еш кына гүзәл кыз рәвешенә керә дә, ир-атларның канын суыра икән. Тик озак су эчми торса, кабат еланга әверелә торган гадәте дә булган. Өч, тугыз, унике башлы авызыннан утлар чәчеп торган аҗдаһаны хәтерлисездер.

        Əкиятләр уку  - безнең иң яраткан шөгылебез инде. Кайсыгыз юха елан турында сөйли? («Юха елан һәм ярлы егет»)

      -Аҗдаһа турында кемнең укыганы бар?  («Кырык уллы кеше», «Ике туган»)

      - Рәхмәт балалар. Кешеләр элек – электән тау – ташлар җимерә торган, кирәк булса бөтен дөньяны ут белән чолгап ала торган көдрәткә ия булырга хыялланганнар. Алар күп ашый торган, көчле, зур гәүдәле кеше рәвешендә дию уйлап тапканнар. Аның турында да әкиятләр чыгарганнар. Ниндиләр? («Дию патша», «Өч күгәрчен»)

        Физкультпауза: «Казан - азан»

        Ләкин заманалар узу белән, әлеге ышануларны ислам дине, дөньяны юктан бар иткән бердәнбер аллаһы тәгаләгә ышану алыштыра.

  1.       - Укучылар, «Идел суы ака торур » романыннан өзекне искә төшерегез әле. Бу дин Болгарларга каян килә соң?

       (Болгарларның бик күп төрле һөнәрләре булган: җиләк – җимеш үстергәннәр, терлекчелек, балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр, балчыктан әвәләп савыт – саба ясаганнар, төрле бизәкләр төшергәннәр.

                 Европада беренчеләрдән булып чуен койганнар, акча сукканнар, күн эшкәрткәннәр).

        Һәм мөселман илләренә сәүдәгәрләр килгән, үз диннәрен мактаганнар: аракы эчү, тәмәке тарту - гөнаһ! Моңардан да яхшы нинди дин бар. Юк дигәннәр һәм ислам диненә күчкәннәр.

    Ислам дине-миһербанлы, шәфкатьле дин булган. Ул әдам баласын яхшылыкка, гаделлеккә өндәгән, намуслы, инсафлы, түземле, сабыр булырга өндәгән. Бар кешене бертигез яраткан. Гадел дин булган.Кешенең яшәү дәртен көчәйткән.

      Ислам динендә менә нинди вәгазьләр булган: (Җир йөзендә Ислам динен тараткан Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең вәгазьләре вакытында менә нинди сүзләр сөйләгән:

  1) Аллаһы тәгалә өчен иң сөекле сүз- хак сүз.

 Мәкалләр:Дөресен әйткән котылган, ялганлаган котылган.

Шигырь: «100 ялган һәм бер хаклык» Х.Халиков.

2) Үзеңә ни теләсәң кешегә дә шуны телә.

    Кешегә кое казысаң үзең төшәрсең.

3) Изге эшне тавышланмыйча, шауламыйча гына эшләгез.

Изге эшләргә нәрсәләр керә? (чишмәләрне саклау, зиратларны карау, каберләрне чистарту, ятимнәргә сәдака бирү)

4) Ата-ананы хөрмәт итәргә чакырган:

«Белегез, җәннәт аналарның табан астында булыр !»-дигән.

             5) Кешеләрне белем алырга чакырган.

          Мөхәммәд пәйгамбәр адәм балаларын ничек яшәргә, бер-береңә нинди мөнәсәбәттәбулырга кирәклеген өйрәткән. Тыңлаучылар аның вәгазьләрен истә калдырырга тырышканнар., кайберәүләр язып та куйганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булгач, галим мөселманнар аның сүзләрен беркетеп, җыя- туплый барганнар. Тора-бара бу сүзләрдән Китап тупланган. Ул китап сезнең каршыгызда –Коръән китабы дип атала. Гарәпчә язылган. 114 нче сүрә (ягъни текст) бар. Һәрберсе аятьләрдән (ягьни җөмләләрдән)тора. Һәр җөмлә нинди дә булса яхшы гадәткә чакыра, бозык эштән тыя. Мәсәлән: Хатыннар сурәсенең 6 аятендә: кеше өлешенә, кеше әйберсенә тимэскә; Маидә сурәсенең 90 нчы аятендә исерткеч эчемлекләр эчмәскә, отышлы уеннар уйнамаска диелгән.

        - Инде балалар, ни өчен бабаларыбыз бу китапны укыганнарын аңладыгызмы? Ни өчен?

     - Яхшылык, изгелек турында укырга…..

  1. Əйдәгез, үзебез дә укып карыйк әле (Кечкенә китапчыклар  куела, Коръән тәфсиреннән аятьләр язылган, балалар укыйлар ).

Яхшы әхлак:  232 -249 аятьләр.

1) Уку һәм гыйлем алу -ислам динендә беренче нигез.

2) Төчкергәндә җавап бирү.

3) Кунакка чакырылганда сәбәп булмаса бару.

4) Ата-ана хакын үтәү – иң зур изгелек.

5) Сабыр, тыйнак һәм инсафлы булу.

6) Эшләгәндә бер-берең белән киңәш итү.

7) Булдырган нигъмәткә көч җиткән кадәр шөкер итү.

8) Бер мөселман икенчесе белән очрашканда сәлам бирү.

9) Нәсел-ыруны саклау – ислам динендә иң  изге кагыйдәләрнең берсе.

10) Вафат булган мөселманның җеназасына бару.

11) Кеше дөреслек яклы булырга тиеш.

12) Кеше өлешенә, кеше әйберсенә тимәскә /85 аять, хатыннар сурәсе/.

13) Фәкыйрь, ярлы кешеләргә булышырга /106 , 120 аятьләр/.

  1. Исерткеч эчемлекләр эчү, отышлы уеннар, ырымлану – багучылык эшләре хәрам /132бит, 90 аять/.

Бозык әхлак:

1) Кешеләрдән көлү, яки мәсхәрә итү.

2) Ата-ананы рәнҗетү.

3) Вәгъдәдә тормау.

4) Кешедән кимчелек, гаеп эзләү.

5) Ятим малына кул сузу.

6) Хәер сораучыга теләсә-нәрсә  әйтү.

7) Кешеләр белән талашу.

8) Үзеңне башкалардан өстен кую.

9) Хаксызга кеше үтерү.

10) Урлау.

11) Саранлык.һ.б.

    - Рәхмәт, балалар.

    - Укучылар, күп көч куеп китапны укырга өйрәндек, ә эчтәлеген «хәтер капчыкларыгызга» салып куегыз.Моңа охшаш кагыйдәләрне ишеткәнегез бар идеме? Əбиләрегез нинди вәгазьләр укыйлар?

- Ашаганчы кулыңны ю.

- Ризык янына яланбаш килмә.

- Өстәл янында аягыңны селкетмә, шайтан киллер.

- Көянтә аркылы чыкма, аягыңа кайрак чыгар.

- Сызгырма жил чыгарырсың.

    - И балалар, боларның күбесен без беләбез дә икән. Əмма белү аз – аларны үтәргә кирәк. Шул вакытта гына без халкыбызның гүзәллеген, пакълеген, тыйнаклыгын саклап калырбыз. Хәерле сәгатьтә, балалар.

       Коръән китабы  бик кадерле  саналган, аңа кара таплар төшерергә, пычратырга ярамаган. Күп йортларда аны сөлгегә төреп йөрткәннәр. Гаиләнең өлкән кешесе үзе үлгәндә аны иң ышанычлы баласына бүләк итеп калдырган, әгәр андый кеше булмаса, китапны үзе белән күмәргә васыять язып калдырган.

       Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру.

       - Сез дә , балалар , бу китапларны укыгызһәм дә игелекле кешеләр булып үсегез.

 

     Татарстан Республикасы  Мәгариф министрлыгы

Балтач муниципаль  районы Чапшар гомумбелем башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы

Тема: Зәңгәр күктә күк Тәңре.

Әзерләде I квалификацион категорияле укытучы Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәртовна

2009

 Татарстан Республикасы  Мәгариф министрлыгы

Балтач муниципаль  районы Чапшар гомумбелем башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы

 «Өч кыз»әкиятен сәхнәләштерү

Әзерләде I квалификацион категорияле укытучы Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәртовна

2009

 Татарстан Республикасы  Мәгариф министрлыгы

Балтач муниципаль  районы Чапшар гомумбелем башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы

Әдәби – музыкаль композиция «Каз өмәсе»

Әзерләде I квалификацион категорияле укытучы Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәртовна

2009

 Татарстан Республикасы  Мәгариф министрлыгы

Балтач муниципаль  районы Чапшар гомумбелем башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы

Китаплар иленә сәяхәт

Әзерләде I квалификацион категорияле укытучы Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәртовна

2010

 Татарстан Республикасы  Мәгариф министрлыгы

Балтач муниципаль  районы Чапшар гомумбелем башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Әзерләде I квалификацион категорияле укытучы Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәртовна

2010


Китаплар иленә сәяхәт

Максат: укучыларны китапларның тарихы белән таныштыру, китап белем чаганагы булуына төшендерү, китап укуга кызыксыну уяту.

 Материал:  Ризаэддин  бине Фәхреддин“Нәсыйхәт”,“Сәлимә яки гыйффәт”

Җиһазлау: балалар язучыларының төсле китапларыннан күргәзмә

Укытучы: Исәнмесез, балалар! Бүгенге очрашуыбыз…. (Ишек шакыйлар)

Хат ташучы: Исәнмесез, балалар! Ниһаять сезне эзләп таптык. Сезгә серле хат алып килдем. Мин дә сезнең белән калыр идем, әмма вакытым юк. Бик күп хатны хуҗаларына илтеп тапшырасым бар. Сау булыгыз.

Укытучы: Әйдәгез, балалар! Конвертны ачып, хатны укыйк.

     «Исәнмесез, минем дусларым! Сез китаплар укырга яратасыз һәм аларны саклап тотасыз. Миңа сезнең күп белүегез, оста куллы булуыгыз турында сөйләделәр. Сезне үземә кунакка чакырам. Миңа кунака килгәндә адашмас өчен, сезгә үз илемнең картасын җибәрәм. Табышмакның җавабын табып, сезгә кем  хат язганын белерсез.

Табышмак: «Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган»

Балалар: Китап

Укытучы: Хәзер картаны карыйк әле. Нинди зур ул. Китаплар иле. Урманнары, болыннары. Утраулы күле дә бар монда. Тылсымлы шәһәр дә бар. Балалар, сез китаплар иленә барырга телисезме?

Балалар: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, балалар, оча торган келәмгә утырыйк. Тиз генә очу өчен «Оча торган келәм, безне Китаплар иленә илт» дип әйтегез һәм күзләрегезне йомыгыз… Килеп җиттек.

«Кәгазъләр тукталышы» (Балаларны бер укучының әнисе каршы ала)

Укытучы: Без бу тукталышта китапның тарихы белән танышырбыз

Әни: Яшь дусларым! «Китап…. Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь . Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң, ул адам балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы» , дип язган Ибраһим Гази. Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәшче дә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без китапларның тарихы белән танышырбыз.. Бүгенге китаплар хәзергеләренә охшамаган. Китапларны элек - электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән? Төрле илдә төрле материалга язганнар. Хәзер китапларны бик тиз бастыралар. Ләкин безнең кулга килеп җиткәнче, бик күп кеше хезмәт куя. Бу һөнәр ияләрен атап үтегез.

                    1 бала:  Башта кәгазъ эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала,

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

                     2 бала: Язучының һәрбер сүзе,

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен.

Ул үзе җавап тота.

                    3 бала: Китап басу машинасы,

Биткә сүзләр төшерә.

Битләр әле китап түгел

Елмаймыйлар кешегә

                    4 бала: Ябыштырып, төпләп куйгач,

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына,

Ул битләр китап була.

«Төсләр тукталышы» (яшел, кызыл, зәңгәр күлмәк кигән кызлар каршы ала.)

Укытучы: Балалар, китапларга ни өчен төсләр кирәк?

Укучылар: Рәссамнар китапларга матур рәсемнәр ясый.

Укытучы: Алдыбызда күл, ләкин аны чыгу өчен тест эшләпргә кирәк. әгәр дөрес эшләсәң күл аша чыга алабыз.

«Китапханә тукталышы» Исәнмесез, балалар! Күп белүчеләр иленә рәхим итегез. Тыштан карасаң, гади өй кебек, ләкин анда яшәүчеләр юк. Өй эчендә  - тыгызлап тезелгән кызыклы китаплар. Бу өй ничек атала?

Балалар: Китапханә .

Әкиятләр тукталышы: Сез китаплар укый беләсезме? Аны ничек, кайда, кайчан, ни өчен  укырга кирәк? (китапны хөрмәт итү турында сөйләнә).

   Китап турында шигырь

Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар. Барыбыз да китап белән дус булыйк!  Тикмәгә генә галим, педагог, язучы Ризаэддин  бине Фәхреддин абыебыз да «Акыл ул яшьтә булмас, башта булыр”, “Гыйлемне Кытайдан булса да эзләгез”(“Сәлимә яки гыйффәт”266б., 294б.) дип әйтмәгән..Чөнки Әстерханга барганда “Укуың аз, гыйлемен йитмәгән, башың яшь, дөнья күрмәгән” дип, аны сәяхәткә алмаганнар. Күргәнегезчә, белемсез, китап белән дус булмаган кешене беркем дә иш итми. Шушы хәлләрдән соң ул бик күп эзләнә, укый, зур галим була.

Менә безнең сәяхәтебез дә ахырына якынлаша.

Соңгы тукталышыбыз - “Белем иле” тукталышы.  Мәкальләр өстендә эш. Күп укыган-күп белер.Адәм баласының – иң кыйммәтле хәзинәсе акыл. Гакыл адәм баласының тәне булса, гыйлем – аның ашы (“Ислам дине” 216-217 аятьләр)

Уку олы бәхет, укып белгәннәр белән гамәл итү- зур бәхет(15 вазифа).

Җимеш агачы – җимешләре белән, укый-яза белгән кеше гыйлемле булуы белән файдалы. Кеше өчен иң ышанычлы нәрсә- гыйлем, чөнки ул беркайчан да югалмый (“Нәсыйхәт” бит21-24, 158).

Ризаэддин  бине Фәхреддиннең тормышы  һәм иҗаты

                             

                                      Кем күбрәк белә?

     1.Ризаэддин  бине Фәхреддин кайчан туган?

31 декабрь1858 ел

26 апрель 1886 ел,

30 март  1870

  1. Ризаэддин  бине Фәхреддин кайда  туган

 Бөгелмә өязе Кичүчат авылы

Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

Бөгелмә өязе Миңлебай авылы

    3. Ризаэддин  бине Фәхреддин кайчан вафат була?

  1. 12 апрель 1936 ел

15 апрель 1913 ел

25 август 1945 ел

  1. Язучының библиографик зезмәте ничек атала?

                                 “Асар”

“Әсма, яки гамәл вә җәза”

“Сәлимә, яки гыйффәт”

  1.     5. Риза  Фәхреддин белем алган һәм дәресләр биргән авыл?

Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсе

  1.  Кичүчат авылы мәдрәсәсе

Госмания мәдрәсәсе

   6. Язучының кайсы китабында хатын -кыз бәхете темасы яктыртыла?

 “Әсма, яки гамәл вә җәза”

“Сәлимә, яки гыйффәт”

“Мәшһүр хатыннар”

  1. Бу сүзләрнең кайсысын  Риза  Фәхреддин язган?

           “Кеше булу өчен гыйлем белән бергә күркәм холык кирәктер,һәм      

             боларны бер-берсеннән аеру дөрес булмас”

“Халык зур ул , көчле ул, әдип ул, моңлы ул”

“Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да яшәрлек булсын”

  1. Язучы халык иҗатына караган материалларын нинди исемдә бастыра?                

                                 Морат псевдонимы

                                           Ризаэддин  бине Фәхреддин

                                           Гафил бин Габдулла

  1. Бу әсәрләрнең кайсысы  Риза  Фәхреддинныкы?

“Үтәмеш Гәрәй вә Сөенбикә”

“Батырша”

“Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә”

                                                          Кеше булу өчен гыйлем                  

                                      белән күркәм холык кирәк...

                                                   Ризаэддин  бине Фәхреддин

Ризаэддин  бине Фәхреддин - күп кырлы талант иясе. Күренекле тарихчы, журналист, мәгърифәтче язучы, укытучы-педагог, психолог, рухани, философ, библиограф, археограф

Трмыш юлы

Туган якта (1859 -1891)

Уфада !1891 – 1906)

Оренбургта (1906 – 1918)

Уфада (1918 – 1936

Иҗаты

XIX гасыр ахыры XX гасыр башы (1859 -1917

Совет чоры иҗаты (1917 - 1936)