Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре буенча проект эше
методическая разработка по чтению по теме

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре буенча тикшерү эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshe.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Хозесановская средняя общеобразовательная школа

Кайбицкого муниципального района РТ”

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре буенча

проект эше

                                                                             

Башлангыч сыйныф укытучысы                          

                                   Лукина Л.Н.

                                                                                 

с.Хозесаново, 2010 ел

Текст эчтәлеген аңлап уку

1. Укылган текст эчтәлегенә туры килә торган җөмләне тап һәм V тамгасы белән билгелә.

 Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур бер табаны Биктимергә тоттырып җибәрделәр.

 Табалары буш булмаганлыктан, тегеләр кечкенә бер табаны Биктимергә тоттырып җибәрделәр.

2. Маһруй җиңги нинди ният белән мич ягып җибәрә?

      Маһруй җиңги, _______________ нияте белән, мич ягып җибәрә.

Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклелеген аңлый белү

3. Җөмләләрнең текстта нинди тәртиптә килүен күрсәт.

 Үзе йөгерә, үзе һаман “әнинең камыры кабара”ны авыз эченнән кабатлап кайта.

 Кайтырга чыкты Биктимер.

 Шугалакта бала-чага шау гөр килеп чана шуа.

 Биктимер аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шугалак буенча тау астына шуып төшеп китә.

Тел чараларын күрә белү

4. “Сине, эт куучыны, кайсы баштан кыйный башлыйм икән мин?!” җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне нинди сүзләр белән алыштырырга мөмкин?

________________________________________________________________

5. Җөмләне тутырып яз.

     “Эх... Минем дә чанам булса иде!” дип эчке яну белән______________________________.

6. “Анасының сүзен аяк астына салып таптамаган” җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне нинди сүзләр белән алыштырырга була.

________________________________________________________________

“Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү

7. Биктимер чана шуучыларга карап, нинди хисләр кичерә?

________________________________________________________________

8. “Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатка әйләнәләр.”

Тексттан бу җөмләне раслаган мисал язып ал.

________________________________________________________________

Текст темасын билгели белү

9. Автор нәрсә турында сөйләргә теләгән?

 Биктимернең йомышны онытуы турында.

 Таудан шуучы малайлар турында.

 Коймак турында.

Автор уен аңлый белү

9. Кайсы җөмлә текстның төп мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә?

 Маһруй җиңги, коймакны пешерү  нияте белән, мич ягып җибәрә.

 Маһруй җиңги табалар эзли башлый.

 Анасы әйтү белән Биктимер, чабата киндерәләрен дә бәйләп тә тормыйча, мич башыннан атылып төшә һәм иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә эләктереп чыга башлый.

 Биктимер шушы вакыйгадан соң һичкайчан анасының сүзен аяк астына салып таптамаган.

Иҗади эш

10. Син хикәя ничек тәмамланыр дип уйлаган идең? Вакыйгалар башкача да булырга мөмкин идеме? Хикәядәге кебек хәлләр синең белән дә булганы бармы? Шул турыда яз.

_________________________________________________________________

_________________________________________________________________

_________________________________________________________________

Әсәрнең жанрын билгели белү

11. Әлеге әсәрне нинди җыентыкка кертергә мөмкин:

 әкият;

 маҗаралы әсәр;

 хикәя.