Проектная работа по литературному чтению (тат)
презентация урока для интерактивной доски по чтению (2 класс) на тему

Данный проект поднимает проблему экологии.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_2_klass_dbi_uku.pptx2.04 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Муниципал ь бюд ж ет белем бир ү учре ж дениесе “Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе” Эльмира Шәрифуллинаның «Алтын балык» әсәрендә кутәрелг ә н экологик проблемалар Башкарды лар: 2 нче класс укучылары Ганиев Нурислам, Гәлимәрданова Зилә, Сәгбетдинова Розанна. Җитәкче: башлангыч класс укытучысы Гиздуллина Ал ьмира Фауадисовна.

Слайд 2

Максат: Э. Шәрифуллинаның “Алтын балык” әсәрендәге экологик проблемаларны ачыклау . Бурычлар: 1. К ешенең табигат ь кә уңай һәм тискәре йогынтысын өйрәнү. 2. Э. Шәрифуллинаның “Алтын балык” әсәрендәге экологик проблемаларны ачыклау. 3. Татар язучылары һәм татар шагыйр ьл әренең әсәрләрендә экологик проблемаларның чагылышы.

Слайд 3

Т еманың актуальлелеге : Халыкның табигатькә җавапсыз каравы, җирле халыкның экологик белеме һәм культурасы түбән булу экологиянең көннән-көн начарлануына китерә. Шуңа күрә кечкенәдән үк табигатьне ярату, ихтирам итү хисләре, аңа сакчыл караш тәрбияләнергә тиеш.

Слайд 4

Эчтәлек. I . Экология һәм без. II . Эльмира Ш әрифуллинаның “Алтын балык” әсәрендә экологик проблемалар. III . Татар язучылары һәм шагыйрьләрнең әсәрләрендә экологик проблемаларның чагылышы. IV. Кулланылган әдәбият.

Слайд 5

I. Экология һәм без. Нәрсә соң ул экология? Экология – ул тирә-як мохит белән организмның мөнәсәбәтен өйрәнүче фән. Һава һәм суның пычрануы, туфракның таркалуы, урманнарның бетүе, үсемлекләр һәм хайваннарның күп төрләре юкка чыгуы экологик проблемаларны барлыкка китерә.

Слайд 6

Табигатькә дөрес караш буыннан-буынга тапшырыла Элек-электән үк авылда яшәүче һәр кеше укый-яза белмәгән очракта да, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр атадан балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган . Халкыбыз борынгыдан табигать белән нинди генә мөнәсәбәткә керсә дә, аңа зыян китермәү, аны саклау, алдагы буыннарга да калуын теләп эш иткән. Әби-бабаларыбыз табигат ь не ничек саклаган соң? Без әби-бабаларыбыз янына барып алардан мәкаль л әр, табышмаклар, с ынамышлар, әйтемнәр өйрәндек.

Слайд 7

Никадәрле акыллы һәм мәг ъ нәле сузләр!!! Суга сусаган - чишмә әрчегән. Агач утырткан - ага булган. Кул пычранса, су белән юарсың,су пычранса ни белән юарсың. Коега төкермә суын эчәрсең.

Слайд 8

Халкыбыз әйтемнәре Әби-бабаларыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән.Мәсәлән, мондый әйтем бар : ” Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр” . Кем инде үз башының авыртуын теләсен. Бала-чагалар, күктә очучы кошларны күреп, саный башлыйлар.Монда да әби-бабаларыбыз кисәтә :”Кыр казларын санасаң, алар аерылып кала” .Кыр казларының аерылып адашып йөрүе кызгану хисе уята, шунда ук санаудан туктыйсың. Халкыбыз суны ятып эчүдән дә тыйган . ” Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер”. Абау, каты куркыта! Шундый кисәтүдән соң кайсы малайның инештән ятып су эчәргә батырлыгы җитәр дә, кайсы малай су эчәргә дип чишмәгә куелган савытны алып ташлар? : ” Ташландык дип, коега төкермә”. Максат –сулыкларның чисталыгына ирешү, әдәпсезлектән тыю. Ә кисәтүне күрегез.Кырт кисә.

Слайд 9

II . Эльмира Ш әрифуллинаның “Алтын балык” әсәрендә экологик проблемалар. Без Эльмира Шәрифуллинаның “Алтын балык” әсәрен бик яратып укыдык. Әсәрдә Сәйдәш исемле малайның әтисенә ияреп балык тотарга баруы сурәтләнә. Әтисе улына элек матур балыкларның күп булуы турында сөйли. Ә хәзер сулыкларның пычрануы аркасында кайбер нәзберек, затлы балыкларның юкка чыгуын әйтә. Сәйдәшнең бик тә алтын балык тотасы килә, шуңа күрә ул алтын балык эләкмәс дип борчыла. Ә әтисе аны: “Син зур үскәч, күп итеп чәчәк, тагын да зуррак үскәч, күп итеп агач утыртсаң, ә инде олы абыйлар елга-күлләргә агулы калдык-постык әйберләр, чүп-чар ташламаса, бәлки, алтын балыклар да терелер.”- дип юата. Әсәрдән күренгәнчә, җир йөзеннән чәчәкләрнең, агачларның юкка чыгуы, сулыкларның пычрануына кеше сәбәпче. Шуңа күрә дә, әби-бабайлар һәм әти-әниләр балаларга кечкенәдән үк табигатьне сакларга кирәклеген аңлатырга тиешләр.

Слайд 10

III. Татар язучылары һәм шагыйрьләрнең әсәрләрендә экологик проблемаларның чагылышы. Язучылар, шагыйр ьл әр экологик проблемаларны, табигат ь кә сакчыл караш тәрбияләүне үз әсәрләрендә яктырталар. Бу проектны эшләгәндә без бу теманы кутәргән шигыр ь ләр, хикәяләр укыдык. Гарәфи Хәсәновның “Аккош” хикәясе, Зыя Мансурның “Кырмыска һәм малай” шигыре, Гөлназ Вәлиеваның “Су әкияте”, Резеда Вәлиеваның “Ак каен” шигыре.

Слайд 11

Укучылар эзләнүдә

Слайд 12

IV. Кулланылган әдәбият 1. Алексеева Нәзирә чыгышы. “Башлангыч сыйныфларда экологик тәрбия бирү.” 2011 нче ел . 2. Әдәби уку дәреслеге 1 кисәк. 3. Әдәби уку дәреслек-хрестоматиясе 4. Балачак эн циклопедиясе . 2 китап . 5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 том. 6. Шәрифуллина Э.М. А лтын балык. Кече яшьтәге балалар өчен язылган шаян , маҗаралы әкиятләр . Нәшрият : Мәгариф , 2004 ел.

Слайд 13

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Куанып хозурда йөргәндә Карурман куенына кергәндә, Беркемнең каргышын алма син, Күбәләк тә елап калмасын... Сак бул син, сабыем, сак бул син, Саклый күр табигать баласын. Онытма, туган җир бер генә, Кадерләрен аның бел генә... Дәвала аның һәр ярасын, Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа, 2 класс, начало работы.

Проектная работа, 2 класс, начало работы....

Проектная работа в урочной и внеурочной работе младших школьников

Поиск новых средств приводит педагогов к пониманию того, что нам нужны деятельностные, групповые, игровые, ролевые, практико-ориентированные, проблемные, рефлексивные и прочие формы и методы учения и ...

Проектная работа по методической теме «ФОРМИРОВАНИЕ КЛЮЧЕВЫХ КОМПЕТЕНЦИЙ МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ ЧЕРЕЗ ПРОЕКТНУЮ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ»

В своей публикации я поделилась опытом работы по проектной деятельности в 1-4 классах....

"Технологии коррекционно-развивающей работы по формированию моторных функций у младших школьников с тяжелыми нарушениями речи". Проектная работа.

В данном проекте представлена технология, состоящая из комплексов упражнений по формированию и развитию моторных функций. Она включает в себя традиционные и нетрадиционные приёмы коррекционного воздей...

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности использования технологии проектного обучения в начальной школе»

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности  использования технологии проектного обучения в начальной школе» Классификационные параметры технологии. Цели и задачи,типология,этапы работы над пр...

Проектная работа «Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»

Конкурсная проектная работа«Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»....