Әдәби уку. Ф.Яруллин "Әни" шигыре
план-конспект урока по чтению (3 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Әдәби укудан дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.yarullin_ni_shigyre.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

    Тема:Ф.Яруллин “Әни” шигыре

Максат:1.Фәнис Яруллинның тормышы, иҗат юлы , “Әни” шигыре белән            таныштыру.

                2.Укучыларның   сәнгатьле уку күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

                 3.Укучыда әниләргә  хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү

Дәрес материалы: дәреслек, 3 нче сыйныф, 14 нче бит,авторы: М.Х.Хәсәнова,        Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова, мәкальләр язылган плакат, презентация материалы

Җиһазлау: компьютер

                                        Дәреснең планы.

1.Классны дәрескә оештыру.

2. Өй эшен тикшерү.И.Гази “Синең әниең” хикәясеннән өзекне яттан сөйләү

3.Дәрес проблемасын кую.

-Әниләр турында мәкальләр уку, мәгънәсен аңлату.

4.Яңа тема буенча эш

-Ф.Яруллинның тормышы, иҗаты буенча презентация карау.

-Ф.Яруллинның “Әни” шигыре буенча эш.

5.Ял минуты

6.Теманы ныгыту.

7.Өй эше бирү.

8.Дәресне йомгаклау.

Дәрес барышы

1.Классны дәрескә оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!Кәефләрегез ничек?

-Утырыгыз.

2.Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, ә без үткән дәрестә, кайсы авторның әсәрен өйрәнгән идек?

-Дөрес, Ибраһим Газиның “Синең әниең” хикәясен укыган идек.

-Әйдәгез, өйгә бирелгән өлешне ятлап күрсәтегез әле.

3.Дәрес  проблемасын кую.

Тактага язылган мәкальләрне уку,мәгънәләрен аңлату.

-Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел.

-Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

-Укучылар, ә бу мәкальләр кем турында?

-Димәк, без бүгенге дәрестә дә кемнәр турында сөйләшәбез?

-Әниләр турында.

4.Яңа тема буенча эш.

-Бүгенге дәрестә без балалар “Әни “ дип аталган шигырь укырбыз.Ә аның авторы, бик яшьли имгәнеп ,озак еллар буена  кресло һәм урын өстендә иҗат иткән шагыйребез.Кем дип уйлыйсыз?

-Дөрес, Фәнис ага Яруллин.Ә хәзер балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча презентация карап алыйк.

1 нче слайд-Фәнис Яруллин

2 нче слайд-Фәнис Яруллин фотосы

3 нче слайд-шагыйрьнең туган җире ( картада)

4 нче слайд – шагыйрьнең туган җире табигате

5 нче слайд – Фәниснең әти- әнисе

6 нчы слайд – Фәнис дуслары белән

7,8,9 нчы слайд – Фәнис армия сафларында

10 нчы слайд – спорт шөгыльләре вакытында

11 нче слайд – авыр вакытларында- якыннары

12 нче слайд – ни генә булмасын ул белемгә омтыла

13 нче слайд – “Мин тормышны яратам “җыентыгы

14 нче слайд – балалар өчен җыентык

15 нче күнегү – “Җилкәннәр җилдә сынала “ повесте

16 нчы слайд – Фәнис Яруллин – драматург та

17 нче слайд – Тукай премиясе бирелү

18 нче слайд – “ тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми”

19 нчы слайд – Нурсия апа- юл күрсәтүчесе

20 нче сдайд- һәрвакыт бергә, һәрвакыт янәшә

21 нче слайд –“ Татарстанның халык шагыйре” исеме бирелү

22 нче слайд – “корыч ихтыярлы ир егет”

23 нче слайд – туган авылында гуманитар үзәк ачылу

24 нче слайд – аны Төркиядә дә беләләр.

- Тик ни кызганыч, Фәнис Яруллин. 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арадан китеп барды.Истәлек булып, үлемсез  әсәрләре  калды.

-Ә хәзер, укучылар, шагыйрьнең “Әни” шигыре белән танышыйк.

-укытучының шигырьне укуы.

-Сүзлек эше үткәрү. Баккан ( күзләр)- караган, төбәлгән

5. Ял минуты                               “Урманда”

Язгы урманга килдек ( йөриләр)

Матур урыннар күрдек (кулларны җәяләр)

Тун кигән каен уңда ( күрсәтәләр)

Ямь- яшел чыршы сулда (күрсәтәләр )

Кар бөртекләре оча ( очу хәрәкәте)

Әйләнеп җирне коча

6. Дәрес  темасын ныгыту.

-Шигырьне укучылардан укыту

-Сорауларга җавап бирү

-“ Гөл сибелгән тел-

    Ул синең телең”- дигән юлларны ничек аңлыйсыз?

  • “ Үч тотмас күңел- Синең күңелең

        Әни!”-дип яза шагыйрь. Үч тотуны сез ничек аңлыйсыз?

7.Өй эше бирү “Әни”  шигырен ятларга        

8.Дәресне йомгаклау.

-Укучылар, без бүген кайсы шагыйрьнең иҗаты белән таныштык?

-Нинди темага сөйләштек?

- Ничек уйлыйсыз, “әниләр” темасына иҗат итмәгән язучы, шагыйрләр бар микән?

Аннотация

  Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән – техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.

  Заманалар үсә, үзгәрә бара. Заманның һәр чорына билгеле шагыйрь, язучылар барлыкка килә. Алар үзләре яшәгән чорда, үз карашларыннан чыгып , әдәби әсәрләр иҗат итәләр. Ләкин ,барлык шагыйрьләрнең, язучыларның уртак берничә тематикасы  бар. Шуларның берсе – “әниләр” темасы.

  Без, 3 нче сыйныфта  уку дәресендә “ Яктылык – кояш янында, яхшылык- ана янында” дигән бүлекне башладык. Алдагы уку дәресендә Ибраһим Газиның “Синең әниең” хикәясен укып таныштык. Ә мин сезгә Фәнис Яруллинның “ Әни” шигырен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм. Уку дәресендә артык катлаулы проект эшләре алып барып булмый. Ә без укучылар белән, бу теманы үткәндә, буыннар алмашынып, шагыйрьләр, язучылар үзгәрсә дә , “әниләр” темасының үлемсез икәнен ачыкларга тырыштык.Мәсәлән : Ибраһим Гази белән Фәнис Яруллин , икесе ике буын  язучысы һәм шагыйре. Ләкин аларны шушы үлемсез тема берләштерә.Һәм дәрес ахырында без бу проблеманы чиштек дип уйлыйм.

  Пректны тормышка ашыруда, мин – дәреслектән, Ф.Яруллинга багышлап эшләнгән презентациядән, халык авыз иҗатыннан- мәкальләрдән , интернет ресурслардан, Ф.яруллинның әсәрләре җыентыкларыннан файдаландым.

  Бу эшемне, белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия дип уйлыйм.Укучыларга шагыйрь турында күпкырлы мәгълүмат бирелә. Аның иҗатына, тырышлыгына, сабырлыгына , талантына хөрмәт тәрбияләнә.Без  тәрбия ягыннан мактанырлык чорда яшәмибез. Әни һәм бала арасында бик нык катлаулы, куркыныч нәтиҗәләргә китергән мәгълүматларны укыйбыз, ишетәбез. Шушындый хәлләрне китереп чыгырмауда дәресне  зур әһәмияте бар дип уйлыйм.