«Сүз ясалышы»
план-конспект урока по чтению (2 класс) по теме

Шарафиева Фирая Минтимировна

Урок татарского языка во 2 классе в татарской группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_nche_b_syynyfynyn_tatar_torkemend_tatar_tele_drese.docx20.87 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче б сыйныфының татар төркемендә  татар теле дәресе

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә уздырылган дәрес.

Укытучы:Шарафиева Ф.М.

Дәрес темасы: Сүз ясалышы

Дәрес максаты: 

тамыр,  ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аера белергә,дөрес язарга өйрәтү өчен җирлек тудыру;

фикерен әйтә , дәлилли , шулардан чыгып , нәтиҗә ясый белүләренә ирешергә;        

белем алуга омтылыш тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту , гомумиләштерү дәресе.

Көтелгән нәтиҗәләр:

         предмет: тамыр,  ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аера белү; телнең милли аңның нигезе булуы турында беренчел белемнәр формалаштыру;

шәхси: укучыларның үз эшчәнлекләрен оештыра белү; яшьтәшләре белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; бәхәсле ситуацияләрдән чыгу юлын табу сәләтен булдыру;

метапредмет:

танып белү: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

коммуникатив:  үз фикерен әйтү, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү; регулятив: уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү; үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

 

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья  белән танышу.

Эш алымнары: фронталь, индивидуаль,парлап эшләү, төркемнәрдә эш.

 Дәрес барышы:

I.Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез,укучылар!

Исәнмесез, саумы сез?

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек!

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Белем алу эшчәнлеген мотивацияләү.

Эшебез уңышлы булсын өчен кагыйдәләрне кабатлыйк:

              Әдәпле һәм игътибарлы бул!

           Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

               Иптәшләреңне хөрмәт ит!

               Башкаларны бүлдермә! ( 1 слайд)

1бирем.Төркемдә эш.Бирелгән карточкалардан  3мәкаль төзегез.

а)Эш беткәч – уйнарга ярый.

б)Эшчән кеше – имәндәй,

                  Эшсез кеше – яфрактай.

            в) Эшләмәсәң эш көне, ни ашарың кыш көне.

Мәкальләрне укыгыз, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә? (2 слайд)  (хор белән уку)

 ( 1 тема, тамырдаш сүзләр) Мәкальләрдә ясалышы ягыннан нинди  тамырдаш сүзләр бар?(тамыр, ясалма) Сез тагын нинди төркемнәр белән таныш?(кушма,парлы)

Бүгенге дәреснең темасын әйтик, максатларын билгелик.  Бу безнең өчен яңа темамы?

- кабатлыйбыз ,- ныгытабыз, -гомумиләштерәбез.

Нинди сүзләр кушма сүзләр дип атала?(Бер төшенчәне белдерү өчен ике сүздән кушылып ясалган сүзләр кушма сүзләр дип атала.Кушма сүзләр кушылып языла.

-Нинди сүзләр парлы сүзләр дип атала? Бер төшенчәне белдерү өчен ике сүз парлашып килгән сүзләр парлы сүзләр дип атала. Парлы сүзләр сызыкча аша языла. 

2. Беренче мәкальне күчереп языгыз. Бу- безнең дәреснең девизы булыр. Димәк , без дәрестә нишләрбез? (Эшләрбез, уйнарбыз)

III. Белемнәрне актуальләштерү. 

2 бирем.( парлы эш)

Табышмаклар әйтәм, җавапларын әйтегез, җаваларны табарга  карточкалар ярдәм итәр .

а) Канатсыз – оча, аяксыз – чаба,тышта өелә, өйдә җәелә.   (Кар) 3 слайд

ә) Нәрсәнең  оясы үзе өстендә йөри?  (Әкәм-төкәм) 4 слайд

 б) Аягын-башын яшергән, таш күлмәге эченә. (Ташбака) 5 слайд

в)Үзе күренми, үзе сызгыра,                                                        

Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.( җил- давыл) 6 слайд

г)Яшел сабак, эче ак . Сабак өстендә табак;                                                                                                         Табагында кибетләр, кибетләрдә - егетләр . (көнбагыш)     7 слайд                                                                                                                                           

е)Ул булса , көн була,                                                                                                                                         Ул булмаса, төн була. (кояш) 8 слайд

 Уйлашыгыз һәм сүзләрне  3 төркемгә бүлегез. Нинди төркемнәр ?

3 бирем. (Индивидуаль эш )  Биремне дәфтәрдә эшлибез,  сүзләрне  төркемләп һәм  һәр төркемгә берәр сүз өстәп языгыз.

Эшләрне тикшерү өчен сүзләрне тактага беркетәбез.

Партадагы дустыгыз белән эшләрегезне алышыгыз һәм тикшерегез. Бәя куегыз. Бәя куярга безгә смайликлар ярдәм итәр.

IV. Кабатлау. Ныгыту.  Үзбәя бирү.

Ясалышы ягыннан тагын нинди төркемне әйтмәдек, искә төшерик.(Ясалма сүзләр)

4 бирем. (Парлы эш) Ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган һөнәрләрне табып языгыз.

а

о

у

ф

й

я

ш

ю

п

ә

н

ө

р

з

у

ң

и

с

б

ч

ы

у

к

т

к

с

а

т

у

ч

ы

э

т

в

б

и

б

ы

т

ш

я

м

о

г

ш

з

у

ч

в

е

т

е

г

ү

ч

е

б

а

л

ы

к

ч

ы

р

 

Эталон буенча һәр укучы үз эшен тикшерә, бәя куя.  Язучы, укытучы, балыкчы, тегүче, эшче, сатучы. Бирелгән сүзләнең берсе белән җөмлә төзегез. Иң яхшы җөмләне дәфтәргә язарбыз. Эшләрегезне тикшерәбез.

V. Ял минуты.

5 бирем.

Ял итәр өчен безгә 3 нче карточкалар ярдәмгә килер. Сүзне укыгыз, ясалышы ягыннан нинди сүз икәнен билгеләгез, тамырын әйтегез. Җавабын тикшерегез. Шуннан сон үзегезгә  пар эзләгез һәм биремне тәкъдим итегез.

Үзегезнең эшегезгә бәя куегыз.

6 бирем. (Фронталь эш. )Эшләдек,  ял иттек, уйнап алыйк . Дидактик уен.

Һәр юлда кайсы сүз артык? Ни өчен?

Урман, балык, күзлек,сүз.

Сүзлек, урманчы, балыксыз, күз.

Ап-ак, бала-чага, ашъяулык, хатын-кыз.

Сабантуй, кош - корт, аккош, кулъяулык.

7 бирем. Карлыгачлар сүзе хәрефләреннән тамыр исемнәр табып язарга. Эш төркемнәрдә бара, һәр төркем чиратлашып  тактада сүзләр яза. Төркемдәге эшкә бәя бирегез.

VI. Дәресне йомгаклау.

VII.Өй эше.

 Тиешле кушма сүзләрне куй.

  1. _______________________ әкрен йөри.
  2. _______________________ - ерткыч хайван.
  3. Су буенда  ______________________күп була.
  4. Күл өстендә  ___________________ йөзә.
  5. Кышын безнең урманнарга ___________________ килә.

     Сүзләр: карабүрек, аккош, ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.

.

VIII. Рефликсия. Үз эшеңә бәя бирү.