3 нче сыйныфта укудан дәрес конспекты.
план-конспект урока по чтению (3 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

Тема: "Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3 нче сыйныфта уку дәресе.15.57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп

Максат Күп белергә омтылыш тәрбияләү

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

Бурычлар: Балада яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисен тәрбияләү;

Белемнең рухи  байлык  икәнен аңлату;

 Белемле булу алдагы тормышта кирәклеген белүгә ирешү;

Материал. Ш. Галиевнең «Иншаның файдасы», «Сүзләре һәм үзләре», В. Нуриевнең «Инша», Л. Леронның «Иртән уянасың килмәсә» әсәрләре.

Җиһазлау. Шагыйрь һәм язучыларның портретлары, дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек- хрестоматия.

                             Дәрес барышы

Дәресне оештыру. Мотивация.

Кем җырлар, моңнар ярата,

Кемнәр ачык күңелле,

Кем дуслык, туганлык яклы,

Бергә башлыйк дәресне.

— Хәерле сәгатьтә, дуслар! Барыгызны да дәрескә чакырам.

Актуальләштерү.

Үткән дәрес материалын кабатлау, өй эшен тикшерү, бәяләү.

Мәктәптә үткәрелә торган язма эшләр турында сөйләшү:

инша;

диктант;

сочинение.

Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Л. Леронның «кырлы-мырлы киңәшләр»ен дөрес аңлап бетермәскә мөмкин.

IY. А вырлыктан чыгу юллары.

Укытучының үтемле әңгәмәсе, хикәяне дөрес тавыш бел чи уку, инша язу кагыйдәләрен искә төшерү балаларга нык ярдом итәчәк.

Яңа материалны аңлату.

«Көлке серләрен эзлибез» темасына кереш әңгәмә. Рәсим буенча сөйләшү.

Ш. Галиевнең «Иншаның файдасы» шигырен уку, :»Ч> тәлеге буенча фикер алышу:

сүзлек эше;

текст ахырында бирелгән сораулар һәм биремнәрне үтәү,

«Мөслимә язган иншаларның кайсы сиңа ошады?» соравына җавап алу.

«Сүзләре һәм үзләре» шигыре өстендә эш:

тимурчылар турында аңлау өчен сүзлек эше;

шигырьне сәнгатьле уку;

шигырьдә контраст булырлык юлларны табу;

көлү булган урынны сайлап уку;

автор фикерен табу.

Белемнәрне беренчел ныгыту.

В. Нуриевнең «Инша» хикәясен уку (дәфтәрдән):

Сорау һәм биремнәрне үтәү.

Әкрәм язган иншаны кычкырып уку, аның ничә баладан күчерүен ачыклау.

Кешедән күчерүнең бик начар гадәт икәнлеге турында әңгәмә.

Мөстәкыйль эш.

Л. Леронның «Иртән уянасың килмәсә» әсәрен уку. Шагыйрьнең «кирле-мырлы киңәшләр»ен дөресләп кабат уку.

«Иртән мин...» җөмләсен дәвам итеп сөйләү.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

«Минем көндәлек режимым» темасына укучылар фикерләрен тыңлау.

Дәрескә йомгак. Рефлексия.

«Нинди көлүләр була? Кешедән көлү яхшы гадәтме? Иптәшеңнең кимчелекле якларын ничек бетерер идең?» кебек сорауларга җавап алу.

Авторларның безгә әйтергә теләгән фикерләрен тапсыңмы? Алар нәрсә әйтергә тели?

Син дәрестән үзең өчен файдалы киңәшләр алдыңмы?

Дәрес сиңа ошадымы?

Ой эше. 1) Әсәрләрне дөрес интонация белән укырга өйрәнергә ; 2) «Кем булырга?» темасына кечкенә инша язып карарга; 3) «Көлегез, файдасы күп — белегез» темасына иҗади  эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стан-дартлары таләп...

2 нче сыйныфта әдәби укудан 2 нче чирекне йомгаклау тесты.

Тест Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллиналарның "Әдәби уку"  (2 сыйныф, 1 кисәк) дәреслегенә нигезләнеп төзелде. "Перспектив башлангыч мәктәп" һәм "Перспектива" концепцияләренә нигезләнә....

3 нче сыйныфта әдәби укудан тест

ФГОС   ПНШ буенча укытылгын 3 нче сыйныфта әдәби укудан " Герой ничек туа" бүлеге буенча тест...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби укудан эш программасы түбәндәге дәреслекләргә нигезләнеп төзелде:1 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, &l...

Әдәби укудан дәрес конспекты.

Тема: " Бүләк зур булмас,укыган кеше хур булмас"....