3 сыйныфта әдәби уку фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока по чтению (3 класс)

Н. Гыйматдинованың "Сарбай"  хикәясен  өйрәнү. Тема:Сарбайның  батырлыгы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_edebi_uku_3_klass.docx32.68 КБ

Предварительный просмотр:

Теләче  районы  Фатих  Хөсни  исемендәге  Олы  Мәтәскә  урта  мәктәбе

3  сыйныфта  әдәби  уку  фәненнән  ачык  дәрес  эшкәртмәсе

Тема: Сарбайның  батырлыгы.

  Беренче  квалификацион  категорияле

                                башлангыч  сыйныф  укытучысы  

Камалиева  Сөмбел  Ибраһим  кызы

Октябрь,  2018  ел

Тема: Сарбайның  батырлыгы.

Максат:1) Н.Гыйматдинованың “Сарбай” хикәясе белән танышу.

Бурычлар: 1) Автор сурәтләгән әсәрне аңларга, эчтәлек буенча үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтү.

2) Кешеләр һәм хайваннар арасында күзгә  күренмәс  якынлык,  дуслык җепләренең  никадәр  чиста, самими булуына төшендерү.

3) Кече туганнарыбызга карата ярату кебек хисләр тәрбияләү.

Материал: Әдәби уку китабы, 3 сыйныф

Җиһазлау: Төрле хәлләрдә этләрнең кешеләргә ярдәмен күрсәткән рәсемнәр, кыска шигырь яки хикәяләр, видео.

Предметара бәйләнешләр: рәсем, әйләнә- тирә

Планлаштырылган нәтиҗә: кешеләр һәм хайваннар арасындагы күзгә күренмәс якынлык, дуслык җепләре булуына инандыру

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: Табигатькә сак караш, хайваннарны ярату

Регулятив гамәлләр: сорауларга җаваплар эзләгәндә дәреслектән файдалана белү

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү, яңа белемнәр табу

Коммуникатив гамәлләр: үз фикереңне әйтә белү, партнерыңны тыңлый белү, группада эшләгәндә классташлар белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне дәлилләү

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру,  мотивация.

-Кәефләрегез ничек,балалар?

Минеке кояш кебек,ә сезнеке?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Исән  булыйк һәркайсыбыз,

Таң  туды,  сәламләшик.

Табигатьнең  җаны  бит  без,  

Бербөтен  булып  яшик.

  - Бүгенге көн сездә бары матур уйлар, якты хисләр генә тудырсын.  Бу дәрес сезнең өчен кирәкле һәм файдалы булсын.

- Ә хәзер  дежур  укучыга  сүз  бирик әле.

регулятив: максат кую;

коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген планлаштыру

1.Өй эшләрен тикшерү.

  (Укучылар сүзе)

   Барыбыз да дәрестә үзебезне поезда бардык дип уйлыйк.Ә поездның вагоннары – дәрес этаплары. Кайсы этапта сезгә күбрәк ошады, кайсы  этапта ничек  катнашуыгызга  карап, үзегезне бәяләгез. Яфракларны шул вогонга куегыз.

II Актуальләштерү. 

(коммуникатив: тыңлый белү һәм аралашу күнекмәләре)

 “Үксезләр” фильмы турында сөйләшү, карау.

-Димәк,  без  бүген  дәрестә нәрсә  турында  сөйләшәбез? (этләрнең  батырлыгы,  кешеләргә аларның  ярдәме, дуслыгы  турында  сөйләшербез).

III. Яңа материалны аңлату.

(ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслектән куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү)

-Без  бүген  күренекле  каләм  иясе Н.Гыйматдинованың  “Сарбай”хикәясе  белән  танышырбыз.

1.Н.Гыйматдинованың иҗаты,тормыш юлы турында укучының сөйләве.(Аделина)

    Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 нче октябрендә Аксубай районы Карасу авылында туа. 1976- 1981 елларда  Казан дәүләт университетының журналистика факультетын  тәмамлый.  1989-2009 елларда “Идел” журналында эшли. Бүгенге көндә иҗат белән генә шөгыльләнә.

   Ул әсәрләрендә кеше белән табигать арасындагы бәйләнеш бозылуын, явызлык, битарафлык, әхлаксызлык артуы турында сөйли.

Беренче китабы – “Су хикәяте” (1981)

2. “ Сарбай” хикәясен уку.

- Хикәяне тулысынча уку. Укытучы  укый

3.Хикәяне балалар кычкырып укыйлар

4 .хикәянең эчтәлеге буенча эш.

а) Сорауларга җавап бирү (парларда эш) -коммуникатив ууг

Физкультминутка : (презентациягә чыга.)

(Балалар  бии)

IV. Белемнәрне беренчел ныгыту .

  1. Сайлап уку күнегүләре;

- әни  кырга  китә;

-ояда;

-Сарбайга рәхмәт;

  1. Рәсем буенча кыскача хикәяләү.

V. Мөстәкыйль эш. 

1 Төркемдә эш. Сарбай нинди?  дигән  сорауга  җавап  эзләү. Тактада  Сарбай рәсеме.

2.”Минем дә этем бар” темасына укучыларның фикерләрен тыңлау.

    Безнең Актырнак исемле этебез бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде. Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш  белән сыйлыйбыз. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый.. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

3. Танып бел! уены.

1) ...Карагыз аны, тәртип бозмагыз. Уйнап туйгач та мин кайтырмын. Өчәүләп мүлти-пүлти карарбыз. Ә кичен, әти белән әни кайткач, бергәләп чәй эчербез. (Песи, песи, пескәем...)

2)... Кинәт күк йөзеннән кояш качты. Аны бары болытлар урап киткән төсле булды. Усал җил- давылга әверелеп, ишегалдын пыран- заран китерә башлады: куакларны урталай бөкте, буш чиләкләрне бәргәли- бәргәли тәгәрәтергә кереште, киереп зур капканы ачып җибәрде, кер бавыннан күлмәкләрне йолкып алды.( Сарбай)

VI. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

(Коммуникатив гамәлләр: үз фикереңне әйтә белү, классташлар белән хезмәттәшле итү

  1. Этләр турында кызыклы мәгълүмат бирү.

  (Язганнарны  уку)

Укытучы:  Әйе, укучылар тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Этләр бездән орденнар да, медальләр дә , акча да көтмиләр. Аларга бары тик кешеләрдән ярату, җылы караш кына кирәк.  

IX.Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Тест.

  • Бу әсәрнең авторы
  •      а) Л.Лерон          б) Н.Гыйматдинова
  • 2. Бу әсәр – а) әкият     б) шигырь  в) хикәя
  • 3. Кызның әнисе кая китә?
  •       а) урманга      б) кырга          в)  кибеткә
  • 4. Кыз кайда кала?
  •      а) өйдә      б) урамда         в) ишегалдында
  • 5. Кыз кая качты?
  •       а) өйгә     б) күршегә        в) эт оясына
  • 6. Сарбай нинди батырлык эшләде?
  • ____________________________

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

-Бүгенге дәрестә өйрәнгәннәргә бәя бирү. Укучыларның фикерләрен тыңлау.

Өй эше.1) Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләргә, 2)”Минем дүрт аяклы дустым”темасына хикәя төзергә,3) Иҗади эш (рәсем, шигырь , кроссворд)

Мин бүген дәресне шигырь белән тәмамларга телим.

(шигырь укыла)

-Сез дә бер-берегезгә яхшы иптәш булыгыз, тормышыгызда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын.