Аҗаган
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Галиахметов Азат Мансурович

Әтиләр һәм балалар катнашында уздырылган уен 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл azhagan.docx18.51 КБ

Предварительный просмотр:

               «Аҗаган» уены.

                   (башлангыч сыйныфлар өчен)

Максат: укучыларның физик күнекмәләрен үстерү;

                патриотик тәрбия бирү.

Инвентарь. Флаглар, кеглилар, турник, туп, план-карта.

Катнашучылар: укучылар ,әтиләр.

“Аҗаган” уенына хәзерлек алдан башлана. Укучылар һәм аларның әтиләре ике командага бүленә. Командалар яшел һәм кызыл төстәге погоннар белән аерыла. Укучылар алдан уенчык мылтыклар, гранаталар әзерлиләр, киемнәргә тиешле төстә погоннар тагалар. Һәр команда командир билгели,  җыр ,марш атларга өйрәнә.  Укытучы мәктәп-бакча территориясе һәм аның янындагы объектларның план-картасын  төзи, алдан биналарга миналар (карточкалар) яшерә.

                 Уен барышы.

Уен ачык һавада үткәрелә.

   Уен командирларның рапорты белән башлана . Һәр команда җырлап мәйданчыкта марш атлыйлар. Командаларның ярышка әзерлеге тикшерелә. Уенның кагыйдәсе һәм тәртибе аңлатыла.

1нче бәйге. Маршрут буйлап йөрү.

Укучылар әтиләр белән берлектә мәктәп-бакча һәм аннан  ерак булмаган территориядә картада күрсәтелгән биналардан миналар(карточкалар) эзли. Һәр бинага берәр карточка яшерелә. Карточкаларда язылган аерым сүзләрдән җөмлә төзиләр.Маршрутны дөрес һәм тизрәк  үткән команда җиңүче була.

2нче бәйге. Флаг эзләү.

Маршрутны үткән команда картада күрсәтелгән тамга буенча яшерелгән флагны эзли. Беренче тапкан команда җиңүче була.

(Флаг уен мәйданчыгына яшерелгән.)

3нче бәйге. Мина эзләү. (укучылар өчен)

Флаглар белән тамгаланган квадратларда (3х3м) һәр команда өчен 10ар мина (кегли) кар эченә яшерелгән. Тизрәк табып бетергән команда җиңүче була.

4нче бәйге. Снайпер. (әтиләр өчен)

10м ераклыкта кегли куелган. Уенчылар  һәрберсе 5әр граната ыргыта. Күбрәк тидергән команда җиңүче  була.

Снайпер.(балалар өчен)

5м ераклыкта 1х1м зурлыгында щит куелган. Уенчылар  һәрберсе 5әр граната ыргыта. Күбрәк тидергән команда җиңүче була.

5нче бәйге. Футбол.(әтиләр өчен)

Зур булмаган мәйданчыкта тирән  карда футбол уены оештырыла.2 голны беренчерәк керткән команда җиңүче була.

Уен спортзалда дәвам итә.

6нчы бәйге. Турникта тартылу.(әтиләр һәм малайлар өчен)

Әтиләр һәм малайлар чиратлашып турникта тартылалар. Һәр команданың гомуми нәтиҗәсе кушып исәпләнә.

7нче бәйге. Хәрби дәрәҗәләр.(әтиләр өчен)

Һәр командага берәр бит һәм ручка бирелә. Хәрби дәрәҗәләрне эзлекле тәртиптә (түбәннән югарыга яки киресенчә) язарга тәкъдим ителә. Биремне тизрәк һәм дөрес үтәгән командага югары бәя бирелә.

8нче бәйге.  Санитар.(укучылар өчен)

Укучыларга беренче ярдәм күрсәтү биреме тәкъдим ителә. Мәсәлән, бармак җәрәхәтләнгәндә яраны бәйләү , кул яки аяк сынганда шин салу.  Беренче ярдәмне дөрес һәм тиз күрсәткән командага югары бәя бирелә.

9нчы бәйге. Повар.(әтиләр өчен)

Һәр командадан берәр уенчы катнаша. Уенчыларга  суган һәм бәрәңге әрчергә,турарга бирелә. Тизрәк һәм сыйфатлырак башкарган уенчы җиңүче була.

Шашка ярышы.(укучылар һәм әтиләр өчен)

Бу бәйге берничә көн алдан укучылар һәм әтиләр өчен аерым үткәрелә.

________________________________________________________________

  Һәр бәйгенең нәтиҗәләре буенча гомуми йомгак ясала, җиңүче команда игълан ителә. Уен “кыр кухнясында”  “мундирлы” бәрәңге ашау һәм чәй эчү белән тәмамлана.

                               Балтач муниципаль районы

                Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

  «Аҗаган» уены

            Башлангыч сыйныфлар өчен хәрби-спорт  уены

                                                                 Укытучы : Галиәхмәтов А.М.

                                                    2012нче ел.