" однажды в индийском племени"
материал по физкультуре (4 класс) по теме

спортивная игра по физкультуре на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon indeeclar.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

Арча муниципаль районы

Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең

 башлангыч класслар укытучысы

 Вәлиева Гөлнара

           Берзаман индеецлар кабиләсендә...

Максатлар;

 1.  Индеецларның тормыш- көнкүрешләренең нечкәлекләре белән танышу.

 2.  Балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

 3.  Фикерләү сәләтләрен , сизгерлек һәм җитезлекне үстерү.

Бу уенны урамда яки залда үткәрергә мөмкин. Балаларны кабиләләрә бүләргә ,костюмнары әзерләргә кирәк. Костюм өчен кәгазьдән эшләнгән каурый, сугышчан маска, гуашь, косметик буяу тар кулланырга мөмкин. Уен буласы бүлмәне вигвам, костер, индеецларнын кораллары ясалган рәсемнәр белән бизәргә була.

Очколар урынына төрле төстәге уклар кулланырга мөмкин.

 ("Чингачгук- Большой Змей» фильмыннан мелодия астында Юлбашчы (индеец) сөйли:

Мин бу җирләрдә бик күптәннән яшим һәм бары тик дөресен

сөйлим.

 Элек-электән бу җирләрдә безнең кабиләләребез- җиңү белмәс индеецлар яшәде. Бик бәхетле гомер кичердек без. Суык кышлар, әче җилләр дә куркытмады безне. Ашарга табу кайгысы да юк иде:  урманнарда бизон һәм болан көтүләре җитәрлек иде. Агачларда җиләк-җимеш дә мине ал, мине ал дип торалар иде.

Ләкин көннәрдән- беркөнне Зур Җирдән безгә ачлык һәм себер суыкларын алып Акйөзлеләр килде. Алар безнең җирләрне басып алдылар, безне дә буйсындырырбыз дип уйладылар.Аларның мәкерле уйлары тормышка ашмады. Без аларны җиңеп туган җирләребезне, елга- күлләребезне кире кайтардык. Шулай итеп Җидегән Йолдыз кабиләсе барлыкка килде. Ә мине аксакаллар Юлбашчы итеп сайладылар.

Без горур индеец исеменә тап төшермәскә ант иттек. Шул көннәрдән бирле Җидегән Йолдыз кабиләсендә "Яшь индеецлар мәктәбе" эшли. Бу мәктәптә аксакаллар яшь индеецларны көрәшләрдә җиңү серләренә өйрәтәләр.

 (Залга индеецлар киемендә 2 алып баручы чыга)

1нче алып баручы: Әйе, индеецлар уз җирләрен батырларча саклап калганнар. Юлбашчы! Чын индеец - сугышчы булу өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

Юлбашчы: Чын индеец- сугышчы булу өчен ут һәм суларны кичә белергә, тән сызлауларга түзәргә кирәк. Ә сез көрәшкә әзерме?

 

2нче алып баручы: Без әзер, бөек Юлбашчы!

                      Бәйрәм итәсең килсә,

                       Рәхим ит безнең янга!

                   Дуслык учагы сезне көтә.

                     Яшь буын, сез кайда?

(Залга уеннарда катнашучы командалар керә).

Юлбашчы:

Барыгыз да минем арттан бергәләп кабатлагыз!

Уң табанны кашыйбыз,

Уң колакны тартабыз,

Начар уйлар онытылсын диеп,

Башыбызны кашыйбыз.

 Сул як иң өстеннән

 Бер төкереп ташлыйбыз!

1нче алып баручы: Ә хәзер индеецларча ант итәбез.

Мин, Җидегән Йолдыз кабиләсе индеецы үземнең халкымның традицияләрен сакларга, үземнең йортымны үрнәк итеп тотарга,

 җырларга, уйнарга, биергә.йолдыз булып балкырга  вәгъдә бирәм! Әгәр мин бу антымны бозсам, мине мәңгегә туңдырмага дигән акчадан мәхрүм итсеннәр, минем яраткан джинсым ертылсын, плейрымның батарейкасы утырсын, роликларымның көпчәкләре таралсын, яраткан дискларым өстеннән бульдозер үтсен.

 Вәгъдә! Вәгъдә! Вәгъдә!

Юлбашсы: Индеецлар жирендә яхшы, мәңге онытылмас яллар телим сезгә!

2 нче алып баручы: Яхшы, инде ярышларыбызны нидән башлыйбыз.

Юлбашчы: Билгеле инде, танышудан! Нинди кабиләләр килде икән бүгенге очрашуга?

( Командалар исемнәрен әйтәләр) 

 1нче алып баручы: Әйе! Әйе!. Ярышлар алдыннан һәр команда көндәшен  сәламнәргә тиеш. Әйдәгез, тыңлап карыйк кайсы команданың сәламләве көчлерәк һәм кызыклырак булыр икән.

( командалар бер-берсен сәламлиләр.)

Юлбашчы: Ин яхшы чыгышларны бәяләү бүген аксакаллар советына йөкләнә.

Аның составында: Яңгыравык Шарлавык - ( Ф. И. О.). Сакчыл Пума - (        ),Таш кыя-(    )

2 нче алып баручы: «Әйдәгез әле, аксакаллар советын индеецларча сәламлик. Минем арттан кабатлагыз.

Хей, тулу-юм бу! Хей, тулу-юмбу!

 Хей, чики-рики!Хей, чики-рики!

 Апинау-хей! Апинау-хей! .

Юлбашчы: һәр чыгыш очен кабиләләр уклар алачак. Уклар саны күбрәк булган кабилә бу уеннарның җиңүче булачак.

( залны ике командагы бүләргә)

Юлбашчы: Без сезнең белән бүген походка чыгабыз. Сезне бик күп сынаулар көтә.

Көрәшләрдә җиңү өчен,

Мускулларга көч биреп.

Яңгырый барабан кичен

Бию бәйгесен хәбәр итеп.

1 нче алып баручы: Походка яки ауга чыгар алдыннан индеецлар үзләренең ритуаль биюләрен башкаралар.

( командалар өй эше итеп бирелгән биюләрен башкаралар)

2 нче алып баручы:

Чыккан чакта басма аша,

Дускай, егылмаска тырыш!

Ярыш-җитди, ярыш кызу,

Җиңү безнең бүген бурыч!

(1 нче ярыш. “ Басма аша узу)

1 нче алып баручы: 

Җир астыннан юллар бар ул!

Ышанмасаң, төшеп кара.

Әнә безнең бер индеец

Пещерага төшеп бара!

Кем беренче чыгар икән?

Кемнәр кыю-шул җиңүче

Җиңүчеләр командага

Очко белән балл бирүче.

(2 нче ярыш. Җир асты юлларын узу)

Музыкаль тәнәфес. Бию.

2 нче алып баручы:

Амазонка елгасы киң,

Агышы тиз, суы салкын,

Шул елганы җитез генә,

Бик тиз генә чыга алсын!

( 3 нче ярыш Елга аша чыгу. Көймә белән)

 

Болельщиклар белән уен.1 сорау ( Индеецларның “ өйләре” ничек атала?) Вигвам- конус формасындагы палатка.

2 сорау. Индеецлар  җир шарының кайсы өлешләрендә яшиләр? ( Төньяк һәм Көньяк Америкада)

1 нче алып барычы:

Тау башында хәзинз бар,

Әйдә, менеп алабызмы?

Бу ярышта җиңәрбезме,

Я хурлыкка калабызмы?

(4 нче ярыш. Тауга менү. Бау чорнау)

Музыкаль тәнәфес. Бию.

2 нче алып баручы:

                       Ничек кенә сак итеп,

                     Шуышып йөри белмә,

                      Урманда дошман күзәтә

                      Саклый сине көн дә!

Индеец-сугышчы бер тавыш та чыгармыйча йөри белергә тиеш. Песи кебек кенә басып, ул дошман оясына үтеп керә. Үзенең тавышын әзәрлекләп, бер ботакны да сындырмыйча,әкрен генә качып килә. әйдәгез без дә үзебезнең осталыкны күрсәтик әле.

(5 нче ярыш. Аяк очларында гына басып тулы чиләкле суны залның бер башынннан икенче башына күчерергә кирәк)

1 нче алып баручы: Бик сакчыл сугышчылар булып чыктыгыз бит әле сез!

Дошман каршында һичкайчан

Куллары калтырамас.

Көчләр аладыр кайдан,

Һич курку белмәс.

Индеец яхшы аучы, сугышчы һәм төз мәргән дә булырга тиеш. Ягез, командалары тикшереп карыйк әле.

( 6 нчы ярыш. “Төз мәргән”)

Болельщиклар белән уен. Газета бөкләү.

2 нче алып баручы:

                       Елгадай җитез булырга,

                       Боланнан да җиңел булырга,

                        Шарлавыкны да кичерергә,

                        Песидәй сак йөрергә,

                        Кирәк була сугышчыга!

( 7 нче ярыш. Кем җитезрәк)

Музыкаль тәнәфес. Бию.

1 нче алып баручы:

Аркан тарту ярышында

Авырттырма аркаңны!

Каты тартып, ялгыш кына

Өзә күрмә арканны!

Аркан ята киң яланда

Буар елан сыман икән:

Беркем белми кем җиңәсен,-

Бу киләчәк – томан икән.

( 8 ярыш Аркан тарту.)

Ярышларны бәүләү өчен сүзне аксакалларга бирәбез.

2 нче алып баручы: Я, инде хәзер нәрсә әйтерсең, Юлбашчы?

Юлбашчы: Бик оста алмаш үсеп килә икән!

 Җир шарында  яшәүче бар халыклар! Бер-берегезне рәнҗетмәгез, нәни сабыйларның күз яше түгелмәсен, сугыш учаклары кабынмасын!  Авырлыкларны бергәләп җиңегез!

Җыр белән тәмамлау. (“ Һәрвакыт булсын кояш” көенә)

Сәламәтлек иң мөһиме.

Сәламәт булыйк без дуслар.

Сау булсыннар барысы да:

Күзләр, аяк һәм куллар!

             Кушымта

Үзебезнең кулда ул.

Һәрвакыт сәламәт бул!

Дөрес типсен йөрәгем-

Шул минем теләгем!

Саклап кына тотыйк аны

Күз карасы кебек кенә

Ә авырсаң, ай бик читен,

Һәммәбез аны белә.

            Кушымта

Үзебезнең кулда ул,

Һәрвакыт сәламәт бул!

Җете күрсен күзләрем-

Шул сезгә теләгем!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Однажды в индейском племени" спортивный праздник

Спортивный праздник . Учащиеся разукрашены, одеты как индейцы . Праздник на татарском языке....

Сопровождение научно-исследовательского проекта "Сравнительная характеристика индийского и африканского слонов"

Многие учителя сталкивались с проблемой, как правильно оформить исследование или проект ребенка, для того чтобы работа получила достойную оценку и законченный вид. В этой публикации вы найдете материа...

Сравнительный анализ двух сказок. Кубинская сказка «Черепаха, кролик и удав-маха» и индийская сказка «Хитрый шакал

Цель обращения к сказкам – заострить внимание детей на важнейшей типологической особенности сказочных сюжетов: в сказках, созданных разными народами, отражаются общие проблемы, задаются одни и те же в...

План работы пришкольного лагеря "По следам индейских племен"

Данная разработка в помощь организаторам пришкольных лагерей. Провела тематическую смену "По следам индейских племен". Было здорово! Ребята остались довольны, да и сам окунулась в детство....

«По следам индейских племен»

Мероприятие  проводилось в летние каникулы в реализации проекта летней недели. Можно использовать для детей разных возрастов в летних лагерях, площадках и др. Дети расширяют свой кругозор об инде...