Сугыш хәтирәләре. (Воспоминания о войне)
статья по истории на тему
Сугыш хәтирәләре. (Воспоминания о войне)
Сугыш… Күпме кайгы, хәсерәт китергән ул безнең илгә. Батыр халык, аның геройлары илебезне саклап калган. Бөек Ватан сугышы турында без инде китаплардан гына укып беләбез. Батыр солдатлар саны елдан ел кими, ләкин аларның батырлыгы һәрвакыт истә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 34 КБ |
Предварительный просмотр:
Сугыш хәтирәләре. (Воспоминания о войне)
Сугыш… Күпме кайгы, хәсерәт китергән ул безнең илгә. Батыр халык, аның геройлары илебезне саклап калган.
Бөек Ватан сугышы турында без инде китаплардан гына укып беләбез. Батыр солдатлар саны елдан ел кими, ләкин аларның батырлыгы һәрвакыт истә.
Безнең гаиләне дә сугыш читләнеп үтмәгән. Минем ике дәү әтием дә Ватаныбызны яклауда катнашканнар, хәлләреннән килгәнче сугышканнар, батырлык күрсәткәннәр.
Әтиемнең әтисе – Кәлимуллин Габдрахман Кәлимулла улы 1941-1945 елларда илебезнең тынычлыгы өчен керәшә. Бер вакыт аларның роталары дошман утырышына эләгә. Көчле атышу башлана. Күп тә үтми, шартлау ишетелә... Сугыш тынычлангач, атыш тавышлары кимегәч, солдатлар яраланган иптәшләрен, коралларын кырдан җыя башлыйлар.
Менә җирдән чыгып торган мылтык күренә. Аны сугышчы тартып карый, әмма
чыгара алмый. Шунда берсе: “Көчең беттеме әллә?!”- дип шаяртып куя. Солдат тагын тартып карый, ләкин максатына ирешә алмый. “Казып булса да тартып чыгарам мин сине” – дигән фикер белән, кул астында булган коралларны кулланып казый башлый. Гомере булганга дыр инде, җир астында яраланып күмелеп калган Габдрахманны иптәшләре казып чыгаралар. Ә сәбәбе шунда, мылтык солдатның кулына эләгеп калган була.
Дилә Мөдәррисова,
Буа шәһәре М.М.Вахитов
гимназиясенең югары
категорияле башлангыч
сыйныфы укытучысы
Сугыш хәтирәләре
Сугыш… Күпме кайгы, хәсерәт китергән ул безнең илгә. Батыр халык, аның геройлары илебезне саклап калган.
Бөек Ватан сугышы турында без инде китаплардан гына укып беләбез. Батыр солдатлар саны елдан ел кими, ләкин аларның батырлыгы һәрвакыт истә.
Безнең гаиләне дә сугыш читләнеп үтмәгән. Минем ике ата-бабам да Ватаныбызны яклауда катнашканнар, хәлләреннән килгәнче сугышканнар, батырлык күрсәткәннәр.
Дәү әтиемнең әтисе – Кәлимуллин Габдрахман Кәлимулла улы 1941-1945 елларда илебезнең тынычлыгы өчен керәшә. Бер вакыт аларның роталары дошман утырышына эләгә. Көчле атышу башлана. Күп тә үтми, шартлау ишетелә... Сугыш тынычлангач, атыш тавышлары кимегәч, солдатлар яраланган иптәшләрен, коралларын кырдан җыя башлыйлар.