Графические материалы. Волшебный цветок.
методическая разработка по изобразительному искусству (изо, 2 класс) по теме

Разработка урока по изобразительному  искусству для 2 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon synly_sngat_2_kl.doc142.51 КБ

Предварительный просмотр:

        2 нче сыйныфта сынлы сәнгать дәресе                              

         ( компьютер технологиясе кулланып )

   Тема: График материаллар. Сихерле чәчәк.

   Максат:1. График нәфис материаллар һәм аларның сәнгатьле мөмкинлекләре белән таныштыру.

               2. Турыларны ясый белүләрен һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

               3. Сынлы сәнгатькә кызыксыну, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

   Укытучы өчен җиһаз: график материаллар, П. Чайковскийның "Чәчәкләр вальсы" әсәренә аудиоязма, мультфильм "Карчәчәк" (Н. Римский- Корсаков операсы буенча), сәяхәт планы, космик корабль, ак кәгазь, акварель буяу, пумала.

   Укучы өчен җиһаз: ак кәгазь, тушь, таякчык, акварель буяу, пумала.

                                   

              Дәрес барышы.

 

 I. Оештыру.

  Балаларның дәрескә әзерлекләрен күзәтү.

 II. Актуальләштерү.

  -Укучылар, безнең бугенге дәреснең темасы искиткеч матурлык белән бәйлән-

гән. Бүген без сихерле чәчәк рәсеме ясыйбыз.

         Безне гаҗәеп бай, матур дөнья әйләндереп алган. Чәчәкләр безгә һәркайда оч-

рый.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 - Укучылар, без бүген чәчәкләр дөньясына зур сәяхәт ясарбыз.

   Һәр тукталышта чәчәкләр белән танышырбыз. Без сезнең белән космик корабльдә

сәяхәт итәрбез.

- Менә без табигать гөлләре тукталышында . Класста һәм  сезнең өйдә бүлмә гөлләре

чәчәк ата.Мәсәлән, миләүшә.

- Тагын нинди бүлмә гөлләрен беләсез?

- Язын мәктәп бакчасына без бакча чәчәкләрен утыртабыз. Нинди бакча чәчәкләрен  

беләсез? (Кашкарый, роза, гладиолус, ләлә һ.б.)

- Җәй көне, урманда һәм кырда йөргәндә, без урман һәм кыр чәчәкләреннән букетлар җыябыз, такыялар үрәбез. Нинди урман һәм кыр чәчәкләрен беләсез? ( Ромашка, кыңгырау, күк чәчәк, миләүшә (анютины глазки) һ.б.)

- Рус халык язучысы А. Стрижев анютины глазки чәчәге турында менә нинди әкият уйлап чыгарган.  

                        Әкият.

              Яшәгән ди бик матур кыз Анюта. Бервакыт ул бер егетне очраткан һәм аңа гашыйк булган. Ләкин, егет кире әйләнеп кайтырга вәгъдә биреп, еракка киткән. Яратканын көтеп, кыз юлга бик озак караган. Аның эчкерсез күзләре ышаныч,аптыраш һәм сагыш белән тулы булган.

             Анюта бу аерылуны бик авыр кичергән һәм үлгән. Ә бу урында Анютаның күзенә охшаган ак, сары, шәмәхә таҗлардан  торган өч төсле миләүшә чәчәге үсеп чыккан.

- Чәчәкләр- табигатьнең бик матур могҗизасы. Шуңа күрә дә алар әкиятләрдә бик еш

искә алыналар.

- Сәяхәтне дәвам итеп, әкият иле тукталышына киләбез.

- Әкиятләрдә очраган чәчәкләрне искә төшерегез әле.

 ( Җиде төсле таҗлы чәчәк ( цветик- семицветик), алсу чәчәк(аленький цветочек) һ.б.)

- Бу өзек нинди әкияттән алынган?

  ( Укытучы " Карчәчәк" ("Снегурочка")мультфильмыннан

  ( Н. Римский- Корсаков операсы буенча) өзек күрсәтә).

- Дөрес, бу рус әкияте  "Карчәчәк. Бу әкияттә Иван - Купала бәйрәме искә алына. Бу көнне егетләр һәм кызлар башларына такыялар киеп җәй һәм чәчәкләр алласы Иван Купаланы зурлаганнар. Алар җырлар җырлаганнар, түгәрәк уеннары уйнаганнар һәм хәтта үзләрннең авыруларын, бәлаләрен яндырырга теләп учак өстеннән сикереп уйнаганнар. Иван Купала төнендә, авыл ырымнары буенча, табигатьтә чәчәк атмаган абага нурлы чәчәк аткан. Кем дә кем шушы әкияти матурлыктагы чәчәкне таба икән шул чын сихерче була - ә аның барлык теләкләре үтәлә икән.

- Сихерче булырга телисезме?

- Алай булгач, безне алда бик зур эш көтә.

- Без алдагы ял итү тукталышында. Зур эш башлаганчы без сезнең белән ял итеп алабыз.

              (Физкультминут)

- Сәяхәтебезне дәвам иттерик, алдагы тукталыш сихерчеләр иле дип атала. Без сез-

нең белән беркем дә күрмәгән, гадәти булмаган  сихерле чәчәк ясарбыз. Ләкин безнең

өстәлләрдә график материал.

- Укучылар, нәрсәләр ярдәмендә без аның гаҗәеп матурлыгын күрсәтә алабыз?

- Безнең бит ике генә төсебез бар: кара тушь һәм ак кәгазь. Искә төшерәбез графиканы турылар ярдәмендә генә ясыйлар. Турылар, характеры буенча, чәнечкеле,үткен һ.б. төрле була. Рәсемне таякчык ярдәмендә ясарга була. Таякчыкның очлы башын куе кара тушька тидереп алабыз. Таякчыкны ныграк итеп  биткә кыссаң туры ачык, ләкин кыска була. Әгәр җиңелчә кыссаң- туры нәзек була. Ләкин бигрәк тә кызыгы, таякчыкны төрлечә кысып кулыңны ычкындырмый бер генә турыдан барсаң - туры тере кебек күренә. Шулай ук каурый яки пумала белән дә була.

- Графиканың башка сәнгатьле чаралары- алар нокта, штрих, тап, силуэт, ритм.

- Ә хәзер без үзебез сихерле чәчәкне ясап карарбыз. Яңадан чәчәккә карап үзебезнең ниләр теләвебезне әйтербез.

- Рәсемнәребезгә сихерлелек өстәү өчен без фонны төсле итәрбез.

   ( Укытучы битне ничек итеп төсле фонга кертүне күрсәтә).

- Рәсем ясый башлаганчы битне киптерергә кирәк .

 (Укытучы, фон кипкәнче, укучыларның күзләрен йомдырып, П. Чайковскийның "Чәчәкләр вальсын" тыңнарга һәм үзләренең ясаячак чәчәкләрен күзалларына китерергә куша).

- Укучылар, күзләрне ачабыз һәм күргәнне биткә төшерәбез.

       ( Эш вакытында да музыка яңгырый).

- Балалар, онытмагыз, турыларны төрле калынлыкта һәм ачык, караңгы төсләрне аралаштырып кулланыгыз.

- Чиста һәм матур рәсем килеп чыксын өчен графика бездән һәрвакыт төгәллек һәм игътибарлылык тәлап итә.

     (Укучыларның мөстәкыйль эшләүләре.)

- Шуның белән сәяхәт тәмам, кире класска кайттык. Космик корабльгә зур рәхмәт.  

    IV. Өйгә эш бирү.

   Икенче дәрескә пластилин, эш тактасы, кискеч (җеп) алып килергә онытмагыз.

   V. Эшләргә күргәзмә.

   Эшләрне анализлау.

      - Менә искиткеч чәчәкләр үсеп чыкты ! Теләкләрегезне әйтергә мөмкин. Кем тели?

    VI. Йомгаклау.

      - Графиканың сәнгатьле чараларын әйтегез.

      - Дәреснең кайсы өлеше бигрәк тә истә калды?

      - Дәрестә актив булуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам.

    VII. Эш урыннарын җыештыру.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Волшебный цветок"

Данное мероприятие я проводила для мам 8 Марта, когда мои дети учились во 2 классе. Во время праздника можно сразу проводить чаепитие, задания чередовать с музыкальными номерами. Я буду рада, если это...

Волшебный цветок для любимой мамочки

Презентация по изготовлению открытки для мам к празднику 8 марта....

Внеклассное мероприятие русский фольклор" Волшебный цветок"

Данное внеклассное мероприятие можно проводить в любом классе с 1-го по 4-ый. познакомить с произведениями устного народного творчества, учить отличать виды произведений; прививать любовь к ...

Сценарий праздника «Волшебный цветок», посвященный Дню матери (для начальных классов)

В данном сценарии содержится инсценировка сказки В.Катаева. "Цветик - семицветик" Материал инсценировки сказки взят из журнала "Дошкольное воспитание" Вся сказка оформлена музыкальным сопровождением. ...

Сценарий праздника «Волшебный цветок», посвященный Дню матери (для начальных классов)

В данном сценарии содержится материал с поздравлениями маме. а также театрализация сказки В Катаева "Цветик - семицветик". К сказке подобран музыкальный материал. Фотограции о данном проведении праздн...

Волшебный цветок.

Конспект  занятия для детей старшего возраста. Опыты с водой....