Лепка.
план-конспект по изобразительному искусству (изо) по теме

Зурлар төркемендә әвәләү занятиесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpk_zerlek_torkemend_vlu_zanyatiese.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕНДӘ ӘВӘЛӘҮ ЗАНЯТИЕСЕ

 Тема: Шүрәле сыны әвәләү.

Максат: Балаларны сынчы һәм рәссам Бакый Урманченың тормыш юлы, иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Аларның скульптура турында белемнә рен тирәнәйтү. Уйлау, фикерләү, иҗат итү сәләтләрен үстерү. Үзләре теләгәнчә, мөстәкыйль уйлап, шүрәле сыны әвәләргә өйрәтү. Әвәләүнең төрле алымна рын ныгыту: тәгәрәтү, кысу, тартып чыгару, чеметеп алу, өлешләрне бер-берсенә ябыштыру, шомарту. Кул бармак хәрәкәтләре координациясен ка милләштерү. Балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү. Балаларда сынлы сәнгать әсәрләренә карата кысыксыну уяту.

Җиһазлар: Б. Урманче портреты, картиналары; алдан әвәләнгән шүрәле сыны яки рәсеме; әвәләү тактасы, поднос, салфеткалар, пластилин,  су.

Сүзлек белән эш: скульптура, скульптор, монументаль кургәзмә сүзләрен куллану.

Алдан эшләнәсе эшләр: Б. Урманче иҗаты күргәзмәсенә бару; монумен таль скульптура турында әңгәмә оештыру һ. б.

Занятие барышы:

Занятие Б.Урманче иҗатына байгышланган күргәзмә янында башлана.

 - Тәрбияче. Татарстанның халык, РСФСРның атказанган рәссамы Бакый Урманче Буа районының Күл-Черкеле авылында укытучы гаиләсендә туа. Аның әнисе һәм апалары туку-чигү эшен бик ярата, тукыган әйберләренең һәр би зәген үзләре төшерә. Бакый Урманче да кечкенә чагыннан ук рәсем ясау, бал чыктан һәм агачтан уенчыклар эшләү белән мавыга. Скрипкада бик уйныйсы килә, хәтта үзе скрипка ясый. Ул җырларга яраткан, шигырьләр дә язган.

Бакый Урманче рәсем ясаганда якты, кояшлы төсләрне киң куллана. Менә аның «Татарстан» дип аталган рәсеме. Никадәрле киңлек, иркенлек бу рәсемдә! Шушы бер рәсемдә рәссам Татарстаныбызның күпме байлыгын ча гылдырган: якты зәңгәр күктә самолетлар, вертолетлар оча. Елгада теплоход лар, баржалар йөзә. Олы юлдан куәтле КамАЗ машиналары килә, тимер юл буйлап поездлар үтә. Басуларда төзелеп комбайннар эшли, еракта терлек фер малары күренә. Нефтьчеләр нефть чыгара. Ә иң уртада Татарстаныбызның баш каласы — Казан шәһәре, ап-ак Кремль, данлы Сөембикә манарасы. Рәсемне карган саен карыйсы килә. Рәссамның осталыгына таң каласың.

Бөек рәссамыбыз, рәсем ясау белән бергә, скульптура эше белән дә шөгыльләнгән. Ул безнең сөекле шагыйрьләребез Г. Тукай, М. Җәлил, язучыларыбыз Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Бәширов һәм башка бик күп данлыклы кешеләребезнең скульптураларын ясаган. Скульптура эшендә ул материал итеп күбрәк агач һәм мәрмәр кулланган. Алардан эшләнгән әйберләр җанлырак була, дип санаган ул. Менә бу рәсемдә сез аның агачны чокып скульптура ясавын күрәсез.

Бакый Урманченың рәсемнәре һәм скульптуралары бик күп. Сез алар белән үскәч тә танышырсыз әле. Г. Тукай әсәрләренә карата да бик күп рәсемнәр, скульптуралар ясаган. Менә аның «Шүрәле», «Кисекбаш» әкиятләренә карата рәсемнәре. Ә болары — шәүрәле скульптуралары. Ул шүрәлене төрле торыш та, төрле кыяфәттә ясаган. Менә бусына — борыны бик зурына — «борынлач шүрәле», ә монысына «иренләч шүрәле» дип исем биргән. Без дә бүген, үзебез күз алдына китереп, шүрәле сыны әвәләрбез.

Безнең занятиегә Г. Тукайның шүрәлесе килеп керсә, сез нишләр идегез?

Балаларның җаваплары бетүгә, «.Шүрәле» килеп керә. Исәнләшә.

Тәрбияче. Шүрәле, бик вакытлы килеп кердең әле. Без балалар белән си нең рәсемеңне карый идек.

Шүрәле. Миңа да пластиллиннан шушындый карточка ясап бирегез әле.

Тәрбияче. Юк, Шүрәле, пластилиннан карточка ясап булмый, (Балаларга карап.) Нәрсә эшләп була, балалар?

— Сын әвәләп була.

Шүрәле. Ә нәрсә соң ул сын, скульптура? Минем үзем кадәр итеп әвәләп бирәсезме?

Балалар. Юк, Шүрәле, безнең пластилиныбыз кечкенә, синең кадәр итеп әвәли алмыйбыз.

Тәрбияче. Балалар, шүрәле кадәр скульптура булса, ул нинди скульптура дип атала? (Монументаль.)

— Ә без ниндине әвәлибез? (Кече форма.) Шүрәле. Ә нәрсәгә кирәк соң ул кече скульптура? (Балалар аңлаталар.)

Тәрбияче. Шүрәле, хәзер без балалар белән шүрәле сыннары әвәлибез. Син аларны урмандагы дусларыңа бүләк итәрсең, үзеңнең дә өеңне бизәп куярсың. Хәзергә син ял итеп тор, балалар әвәләп бирсеннәр әле.

Балалар шүрәле сыны әвәлиләр. Аннары шүрәлегә, иптәшләренә бүләк итәр өчен, сыннар сайлауда булышалар. «Ни өчен ошый?»

Тәрбияче. Шүрәле, безнең балаларның синең белән уйнап, җырлап ала сылары килә. Әйдә, бергәләп җырлап алыйк әле.

(Балалар җырлыйлар. Шүрәле гитарада уйный.)

Матур-матур шүрәлеләр

Ясап бирдек без сиңа-

Бездән истәлек булыр ул —

Илтерсең дусларыңа.

Шү, шү, шү, Шүрәле,

Рәхмәт сиңа, Шүрәле,

Дусларыңны да, бар, биет,

Күңелле булсын әле.

Уен беткәч балалар Шүрәлегә бүләкләрен тапшыралар, саубуллашалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лепка и роспись дымковских коней. Сказка о дымковском чуде.

Знакомство с новым видом декоративно-прикладного искусства - дымковской глиняной игрушки....

презентация лепка посуды

презентация лепка посуды (чайник, блюдце с чашкой)...

презентация лепка фруктов

презентация лепка фруктов (апельсин, яблоко, груша)...

презентация к уроку труда в 3 классе "Лепка"

Тема: Лепка: рельеф, горельеф, барельеф. Урок труда в 3 классе....

Урок по занимательному труду.Лепка дымковской игрушки.Барыня.

Урок по занимательному труду.Тема урока "Барыня."Лепка дымковских игрушек.Урок для 4 классов в коррекционых школах 8 вида.Тема:Лепка дымковской игрушки.Барыня. Цель: познакомить детей с последователь...

Рабочая программа по предмету "Лепка, рисование, конструирование" для детей с умеренной умственной отсталостью 1 класс

Пояснительная запискаВключение лепки, рисования и элементарного конструирования в программу начального обучения детей с умеренной умственной отсталостью продиктовано не только традиционным подхо...

Урок изобразительного искусства "Лепка Деда Мороза и Снегурочки в костюмах"

Урок изобразительного искусства "Лепка Деда Мороза и Снегурочки в костюмах"...