Агачлар рәсемләү.
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 3 класс) на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

Сынлы сәнгать дәресен укучыларым бик көтеп алалар. Бу  дәреснең бурычлары:

1.     Укучыны күзаллау буенча рәсемләргә өйрәтү.

2.     Агачларда  кешеләр белән охшашлык күрә һәм шуны рәсемдә күрсәтә белүләренә ирешү.

3.     Иҗади хыяллану, фаразлау, зәвык үстерү өстендә эшләү.

4.     Предметлар рәсемләгәндә график күнекмәләр формалаштыруны дәвам итү.

5.     Табигатькә сак караш, кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon synly_sngat_drese.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сынлы сәнгать дәресе.

Тема:   Агачлар рәсемләү.

Дәреснең бурычлары:

  1. Укучыны күзаллау буенча рәсемләргә өйрәтү.
  2. Агачларда  кешеләр белән охшашлык күрә һәм шуны рәсемдә күрсәтә белүләренә ирешү.
  3. Иҗади хыяллану, фаразлау, зәвык үстерү өстендә эшләү.
  4. Предметлар рәсемләгәндә график күнекмәләр формалаштыруны дәвам итү.
  5. Табигатькә сак караш, кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау:

  1. Альбом битләре һәм төсле кәгазьләр.
  2. Гербарийлар.
  3. Г.Х. Андерсен, Д. Родари портретлары.
  4. Төрле агач рәсемнәре.
  5. Аудио язмада талгын музыка һәм “Классика для детей” фортепиано.

Дәрескә план.

  1. Эш урынының әзерлеген тикшерү.
  2. Экскурсиядән алган тәэсирләр белән уртаклашу.
  3. Агачларны, яшелчә, җиләк-җимешне җанландырып иҗат итүче әкиятчеләр Г.Х. Андерсен һәм Д. Родари турында, әсәрләре турында сөйләшү.
  4. Мөстәкыйль график рәсемләү.
  5. Эшләрдән күргәзмә.
  6. Дәрескә йомгак ясау.

Дәрес алдыннан  экскурсиягә чыгып, агачларны күзәтәбез.

Дәрес барышы.

  1. Эш урынының әзерлеген тикшерү.
  2. Экскурсиядән алган тәэсирләр белән уртаклашу.
  • нинди агачлар күзәттек һәм нинди үзенчәлекле якларын әйтә аласыз?

миләш; каен; тал; сирень; карагай; алма; юкә; шомырт; тополь; чыршы гербарийдан күрсәтелә.

  1. – Балалар, без табигатьне нинди ике төргә бүләбез?
  • тере һәм тере булмаган табигать.
  • Терек табигать вәкилләрен атагыз һәм нинди билге буенча терек табигать вәкиле булуын әйтегез?
  • Балалар, менә атаклы әкиятче Г.Х. Андерсен нинди агачның уй – кичерешләрен тасвирлап яза әле.
  • Чыршы. (эчтәлек сөйлиләр)
  • Г.Х. Андерсен исемендәге премия лауреаты италия язучысы Д. Родари иҗаты да кызыклы үзенчәлекле. Ул менә бу малай турында әкият иҗат итә. (Чиполино күрсәтәм)
  • ... (әкият геройлары, характерлары турында сөйләшү)
  1. – Балалар, ничек уйлыйсыз? Безнең дәрес белән әкиятчеләр ничек бәйле икән? Юкка гына искә төшермәдек без аларны, аңлыйсыз?
  • ...
  • Мин сезгә ак битләр өләшәм. Сез аларны икегә бөкләгез: бер ягына агач, икенче ягына сез аны нинди кешегә охшатасыз, шулай итеп сүрәтләгез.

Музыка яңгырый. Мөстәкыйль рәсем ясыйлар.

  1. Әзер эшләргә анализ, бәяләр кую.
  2. Йомгаклау.
  • Тагын шундый характерда дәрес булуын телисезме?
  • Ошамаган яклары нинди?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему "Агачлар"

Презентация на тему "Агачлар"...

Рәсемле диктант Презентация

Презентация Рәсемле диктант...