Дүрт аяклы дустым
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 1 класс) на тему

Закирзянова Эндже Рахимзяновна

Дәрес 1 сыйныф өчен төзелгән. Дәрес башында табышмакларны чишеп, укучылар дәрес темасын чыгаралар. Ярдәмче сызыклар ярдәмендә песи рәсемен ясарга өйрәнәләр. Дәрес материалларга бай, рәссамнарның рәсемнәре белән чагыштырылып,табигать белән кешенең бербөтенлеген күрергә, җәнлекләрнең кешенең дусты икәнлегенә төшенергә ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_konspekt_durt_ayakly_dustym.docx320.25 КБ

Предварительный просмотр:

Сынлы сәнгать 1 сыйныф

Закирҗанова Энҗе Рәхимҗан кызы

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең Дусым филиалы

Тема :

Дүрт аяклы дустым .

Максат:

1. Сынлы сәнгатьтә хайваннар турындагы бүлек- анималистик жанр урында төшенчә бирү,  җәнлек рәсемен ярдәмче сызыклар ярдәмендә ясарга өйрәтү;

               2. Балаларның иҗади эшләүләренә ирешү , тел байлыгын, танып белү эшчәнлеген арттыру, шәхес буларак ачу;

              3.Хайваннарга карата ярату, хөрмәт хисләре тәрбияләү.Аларны рәнҗетмәү, сакларга өйрәнү.

Дәреснең тибы:

Яңа белем бирү

Көтелгән нәтиҗә

Фән буенча УУГ: Ярдәмче сызыкларны дөрес билгеләү,аларны файдалана белү.

Танып белү:  Дәрес темасын, максатын  билгеләү, кирәкле мәг ълуматны сайлап алу, нәтиҗә чыгару.

Шәхси: ирекле һәм иҗади фикер йөртү, сөйләмне камилләштерүгә омтылу.

Регулятив:Үз эшенең нәтиҗәле булуына ирешү,үз фикерләрен мөстәкыйль әйтә белү.

Коммуникатив: Иптәшләренең хезмәтен бәяләү,үзенең фикерен төгәл, ачык әйтә белү,килеп чыккан проблемаларны хәл итә алу.

Предметара бәйләнеш:

Әдәби уку,музыка, математика

Җиһаз:

проектор, экран, компьютер, колонка, буяу карандашлары,  карандаш, бетергеч.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру.

Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Белем һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Исәнләшү.

2.Актуальләштерү

-Укучылар, сез дәрескә әзерме? Бүген безгә Рәсем дигән илгә сәяхәт итәргә кирәк булачак. Ә анда нәрсә ясаячагыбызны әлегә берәү дә белми. Аны белү өчен безгә табышмаклар ярдәм итәр. Табышмакларның җавапларын дөрес тапсак ,бүгенге дәресебезнең темасы да килеп чыгар.Яле, сез әзерме? Беренче табышмакны тыңлыйбыз.

1) Кош түгел- оча

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата  

тиен

2) Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак

куян

Мыеклы да койрыклы,

 Мендәр өстендә йоклый.

песи

-Балалар, биредә нәрсәләр сурәтләнгән?

слайд1

Хайваннар

МИН НӘРСӘ БЕЛӘМ:

Кыргый һәм йорт хайваннары

Кешенең дусты

 Кешегә ярдәм итә.(табличкалар ябыштырыла)

Алар турында нәрсәләр әйтә алабыз

Кыргый һәм йорт хайваннары

Кешенең дусты

 Кешегә ярдәм итә.

-Ни өчен аларны без кыргый һәм йорт хайваннары дип әйтәбез?

Җаваплар

-Шулай булгач, бүгенге темабыз ничек була икән?

Хайваннар

-Хайваннарны без үзебезгә якын итеп ничек дип эндәшәбез?

Дусларыбыз

Әйе, хайваннар- безнең дүрт аяклы дусларыбыз икән. Димәк бүгенге темабыз ничек була?

Тема:Дүрт аяклы дусларыбыз.

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Балалар , биредәге җәнлекләрнең кайсы яклары охшаш?

Слайд2

Баш һәм гәүдә

Башлары нинди фигурага ошаган, ә гәүдәләре?

-Ә нинди санны хәтерләтә?

Слайд 3

Башлары- түгәрәк, гәүдәләре- овал

8

Моңа рәссамнар күптән игътибар иткәннәр.8 ле саны төрле формада очрарга мөмкин. Хәрәкәт итүче аюда ул ятып торган( горизонталь) формада.Җәнлекләр рәсемен төрле җирләрдә очратырга мөмкин.Төрле тау куышларында , стеналарда чокып ясалган рәсемнәр сакланып калган.(Горизонталь, вертикаль сүзлек эше)

Слайд 4,5

- Хайваннар  рәсемен ясау-ул анималистик жанр дип атала(Анималистик жанр сүзлек эше).Бик күп рәссамнар хайваннарны ясарга яратканнар.Алар краска,карандаш, күмер белән ясаганнар.Рус рәссамнарыннан шундыйлардан Репин, Суриков, Серов билгеле.Ә.кайберләре үзләренең гомерләрен бары тик шул төргә багышлаган.Шундыйлардан Василий Ватагинны әйтеп була. Слайд 6

Бүген без дә сезнең белән рәссам- анималистлар булып карарбыз.Үзебезгә иң якын булган хайванны ясарбыз.Ул безнең өебездә дә яши ,ул-песи.

-Песине һәммәгезнең дә күргәне бар инде.Әйдәгез,мина кем үзенең песие турында сөйләп китәргә тели?

Песи турында хикәя төзеп сөйләү.

  Эш барышы 1) гәүдә өлешен ясау

-Ә хәзер без аны ясарга өйрәнәбез.Иң элек ярдәмче нокталар билгелибез.Кәгазь битләренең аскы өлешеннән бер кул яссылыгы калдырып нокта билгелибез, өскә дә шулай ук. Бу ике ноктаны тоташтырабыз.Хәзер аны баш һәм гәүдә өлешенә бүлү өчен нокта билгелибез.Килеп чыккан нокталардан дуга үткәрәбез.

-өстәге ноктадан аска таба;

-урта ноктадан өскә таба,аннары аска таба;

-дугаларны тоташтырабыз;

-түгәрәк һәм овал килеп чыга.

-Сез ничек уйлыйсыз, пластилин белән эшләгән булсак, бу өлешләр берегеп торырмы?

- Без аларны беркетергә тиеш.Әйдәгез,пластилин белән беркеткән кебек, аларны тоташтырып куябыз.

Слайд 8,9,10,11

002.jpg   003.jpg  DSCF4162.jpg

Юк,чөнки алар беркетелмәгән. 005.jpg

 2) аяк өлешен ясау

Аннан соңгы өлештә без алгы аякларны ясарбыз.Астан ноктадан уңга һәм сулга таба ике түгәрәк ясыйбыз.Астагы ноктадан гәүдәнең өстенә таба сызык үткәрәбез- бу аяклар.Аякларны тоташтырабыз(пластилин белән тоташтырган кебек).Ал аякларның тоташкан урыныннан уңга һәм сулга тамчы кебек яфракчыклар ясыйбыз.Гәүдә өлешеннән ике якка ике өтер куябыз һәм аларны шул тамчы яфракчыклар белән тоташтырабыз. Менә бу схема белән барлык алга карап утыра торган җәнлекне дә ясап була. Слайд 12,13

-Ә аерым бер төр җәнлекне китереп чыгарыр өчен аңа хас үзенчәлекле детальне күрсәтергә кирәк. Болар нәрсә? слайд14

006.jpg010.jpg 009.jpg

күз, колак, борын, авыз

3) Бит өлешен ясау

1.Баш өлешен горизонталь рәвештә тигез ике өлешкә бүләбез.

2.Аскы өлешнең сызыклар тоташкан урынына овал формасында борын ясыйбыз.

3.Борын астыннан ике дуга сызабыз- бу авыз.

Слайд 15,16,17

D:\Мама 1\Рисунки к авторской программе\Обработанные\Животные 020.jpg                 

1.Ярты баш өлешен горизонталь рәвештә тигез ике өлешкә бүләбез.

2.Вертикаль рәвештә ярты өске өлешнең ике ягыннан сызыклар сызабыз.

3.Сызыклар тоташкан урынга күз ясыйбыз.

4. Колаклар һәм койрык ясау.

слайд18,19

        

                

Физминутка.Музыка астында хәрәкәтләр

4. Ныгыту.

Рәсемне буяу өчен төс сайлау. Җылы һәм салкын төсләр турында әңгәмә.

Буяу кагыйдәләрен искә төшерү.

Төс сайлау,буяу карандашлары белән буяу.

  • Песи турында рәссамнар гына түгел, шагыйрьләр, язучылар да иҗат иткән. Сөекле шагыйребез Г.Тукай да “Шаян песи “ шигырен язган. Ул татарча мультфильм чыгарылган. Әйдәгез,шуны карап китик әле.

Слайд 21

Г.Тукай да “Шаян песи “мультфильм карау.

-Без песи турында үзебез дә бер җыр беләбез. Шуны җырлап китик әле.

Слайд22

Җыр песи-песекәй.

5. Йомгаклау

Уен “Рәссамнар булып”.Нокталар урынына җөмләләрне дәвам итәргә.

Слайд23

  • Мин бүген белдем  …
  • Кызык булды  …
  • Авыр булды…
  • Мин аңладым…
  • Хәзер мин булдыра алам…

Эшкә нәтиҗә ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дип исемләнгән сыйныф сәгатендә китап турында, әһәмияте белән таныштыру бирелгән....

Әйләнә-тирә дөнья. Тема: Якын дустым светофор.

Максаты: Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттерү. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүлегә  урамда үзен ничек тотарга тиешлеген аңлату....

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

"Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздыру өчен китап бәйрәме....

китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең

Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү....

китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең

Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү....

Табигать дусты бул!

1,4 класс өчен әйләнә-тирә дөнья дәресеннән  конспект....