Дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

Тема:   7 саны. 7 цифры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_sany_dres_plany_1_kl.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Тема: 7 саны. 7цифры.

     Максат: 7 санын һәм цифрасын танырга, укырга, язарга өйрәтү;

телдән мәсьәләләр чишү күнекмәсен, исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү.

     Җиһазлау: компьютер, презентация, 1 сыйныф дәреслеге ( Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова, 1 кисәк, 78-79 бит), эш дәфтәре (1 кисәк, 66-67 бит).

Дәрес барышы

    1.Оештыру өлеше.

     - Исәнмесез, укучылар! Бүген, безнең дәрескә кунаклар килгән, аларга хәерле көн дип әйтик.Дөрес утырыйк һәм дәресне башлап җибәрик.

    - Укучылар, яраткан геройларыбыз  Маша һәм Мишаны беләсез. Аларның сезнең белән математика дәресен укыйсылары килә. Бергә укыйбызмы?

     2.Телдән исәпләү.

Маша санарга оныткан аңа искә төшерик әле.

- 1 дән 20 гә кадәр сана. 20 дән 1гә кадәр сана.

3 алдыннан, 5 алдыннан нинди сан килә?

3 һәм 5 саннары арасында нинди сан тора?

2 һәм 4 санннары арасында, 4 һәм 6 саннары арасында нинди сан килә?

4 саны артында, 5 саны артында нинди сан килә?

    Маша алмалар турында мәсьәлә чишә алмый икән. Мәсьәлә  төзү һәм чишү (тактага чыгып язу)

  3+1=4

  4-1=3

(Сумма һәм аерма сүзләрен кулланып уку)

   Ул безгә “Күңелле мәсьәләр” дә алып килгән.

Сезнең алда санлы карточкалар ята. Җавапларны, шул карточкаларны алып күрсәтергә кирәк. (җаваплрны аерып куегыз)

1. - 6 аю баласы  җиләк җыярга ашыга икән. Берсе арып  артта калган. Ничә аю баласы алга чапкан?(5)

2. - Кыр буйлап каз, әтәч, песи чабып үткән. Кырда ничә тәпи чапты икән? (8)

3. - Төлке оныкларына бияләйләр бәйләгән. Оныклары өчәү  икән.  Дәү әнисенә ничә бияләй бәйләргә туры килгән?(6)

Ә, хәзер шул карточкаларны алдыгызга үсә бару тәртибендә куегыз.

(5,6,8)

Нәрсә күрәсез? Нинди сан җитми?

7 санының күршеләрен әйтегез.

7 алдында, 7 артында кайсы сан килә?

3.Проблема кую.

      Сезнең 7 саны турында беләсегез киләме?

 - Бүген безнең дәреснең темасы - 7 саны. 7 цифрасы. Тормышта 7 саны кайда очрый соң?

     Бу, укучылар,  бик тылсымлы сан. 7 саны әкиятләрдә бик күп очрый. “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, Пушкин әкияте “Сказка о мёртовой царевне и семи богатырях”, “Белоснежка һәм җиде гном” дигән әкиятләрне сезнең ишеткәнегез бардыр инде.

    Кеше әйләнә-тирәне башында урнашкан 7 өлеш аша кабул итә икән.              ( 2 күз,   2 колак, 2 борын тишеге һәм 1 авыз).

 Кояшлы, җылы яңгыр яугач күктә нәрсә барлыкка килә? (Салават күпере)

Укучылар, салават күпере 7 төрле төстә икән.

(Кызыл, кызгылт сары, сары, яшел, зәңгәрсу, зәңгәр, шәмәхә)

Мәкаль дә бар: Җиде кат үлчә, бер кат кис. (кычкырып әйтү)

Гүзәл:     Әти әйтә:”Нишләсәң дә

                 Башта үлчә җиде кат”.

                 Бу балакай пешмәгән, дип

                 Көлешмәсен җиде ят.

Укучылар һәр эшне башлаганда, уйлап эш итәргә кирәк.

5. 7 саны составын тикшерү (таякчыклар белән эш)

Парлап эшләү.

1 таяк куегыз сул якка. 7 булсын өчен тагын ничә таяк куярга кирәк?.

Тактага элү. Укучылар сезгә 7 саны составын истә калдырырга кирәк.

6.Физкультминутка.

Безнең ял итү вакыты да килеп җиткән.

7. Ныгыту. Китап белән эш(78-79 бит)

7 саны. Рәсем буенча әңгәмә.

№ 1

Тәлинкәгә орлыкларны төрле ысуллар белән таратып сал.

Мисаллар төзе:

6+1=7

5+2=7

4+3=7

3+4=7

2+5=7

1+6=7

№ 2

7 сум акча җыю (телдән)

Уен:”Кайсы артык”

КЫШ

ЯЗ

ҖӘЙ

 КӨЗ

 ЯКШӘМБЕ

-Ни өчен бу сүз артык?

-Якшәмбе нәрсә соң ул?

-Атнадагы көннәрне тәртип буенча санагыз.

-Якшәмбе тәртип буенча ничәнче тора?
-Атнада ничә көн бар?

-Нинди көннәрдә син укыйсың?

-Нинди көннәрдә ял итәсең?

Адилә:         Бер атнада җиде көн бар,

                     Җиде иртә һәм җиде кич.

                     Нигә иртә йоклаталар –

                     Төнне күреп булмый һич.

8.Физкультминутка.

9.Дәфтәр белән эш.

7 цифрасын уклар буенча йөртеп чык.

№  2, 5, 6 үзлектән эшләү.

 7   цифрасын язарга өйрәтү.

7 цифрасын язганда шакмакның өстән уртасыннан чак кына төшеп, дулкынлы сызыкны шакмакның өске уң чатына китерәбез. Авыш таякны аска шакмак уртасына төшерәбез һәм уртадан туры сызык сызып куябыз.

10. Йомгаклау.

-7 саны турында нәрсәләр белдегез?

Димәк 7 -  ул:

6 да 1

5 дә 2

4 тә 3

3 тә 4

2 дә 5

1 дә 6

- Кунагыбыз да,  сезнең белән сабуллаша һәм  укуыгызда уңышлар тели.