Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме

математикадан 2 класслар өчен дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem.2kl.doc92 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе

Төзеде: Бәдертдинова З.Б.

9.02.2011.

МАТЕМАТИКА. II класс.

Тема: “Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту”.

 Максат: кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту; исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның игътибарын, танып-белү активлыгын, логик фикерләвен, хәтердә калдыру сәләтен үстерү; төрле уен формалары кулланып белемгә омтылыш, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, компьютер, индивидуаль биремнәр белән карточкалар, тест.

Тип: ныгыту дәресе

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

-Исәнмесез укучылар. Безгә бүген кунак апаларыбыз килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез.

-Исәнмесез апалар!

- Кәефләрегез ничек укучылар?

-Яхшы.

-Хәзер бер-беребезгә карап елмаешып алыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

2.Өй эшләрен тикшерү.

3.Матур язу.

4.(2слайд) Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

-Укучылар, дәресебезне алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне камилләштерү максатыннан тактада баганалап язылган мисалларны эшләүдән башларбыз. Һәрбер укучы телдән аңлатып эшли. Кушу һәм алуны язып исәпләүнең барлык алымнарын да эшли алдыгызмы?

-Әйе.

-Сез эшли алмаган алым бармы?

-Юк.

       

5. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-Димәк без бүгенге нәрсә эшләячәкбе? Дәресебезнең темасы нинди?

-Баганалап язып исәпләүне ныгытачакбыз.

-Без дәресебезне уеннар белән аралаштырып алып барырбыз.

6. (3 слайд)Телдән исәпләгәндә “Алма җыю” уенын уйнарбыз.

69 + 14 =                                     73 – 52  =

72 – 40 =                                     61 – 49  =

23 – 19  =                                    28 + 12 =

15 + 28 =                                     18 + 15 =

65 – 51  =                                    17 + 72 =

19 + 9 =                                       63 – 56 =

81 – 72 =                                     91 – 88 =

84 – 64 =                                     13 + 52 =

- Укучылар, компьютерда чыккан мисалны телдән исәплисез дә җавабы язылган алмага тычкан белән чиртәсез. Җавабыгыз дөрес булса алма кәрзингә, ә дөрес булмаса читкә төшә.

-Уеныбызны башлыйбыз. Кем күбрәк алма җыяр икән?

7. (4 слайд) Алдагы уен “Дөрес мисаллар” уены. Мин сезгә сумманы әйтәм, ә сез кушуга мисаллар төзисез.  Мәсәлән 100 (Ләйләгә), 80 (Алфредка), 60 (Илдарга). Мисалларны уйлап дәфтәрләргә языгыз.

Үрнәк: 100=50+50                       80=40+40                  60=30+30

8. (5 слайд) “Тәрәзәне яп” уенында җавап дөрес чыгарлык итеп “тәрәзә”ләргә саннар куярга. Мисал дәреслекнең 22 битендә №23. Мисалларны дәфтәрләрегезгә мөстәкыйль эшлисез.

57 +        +       =   69                             98 -        -         =   84

9. (6слайд) Дәреслекнең 23битендәге 32 нче мәсьәләне эшләү. (Башта мәсьәләне кычкырып укыйлар.)

- Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара?

- Кемнәргә һәм күпме биргән?

- Күпме калган?

- Мәсьәләнең соравы нинди? (Мәсьәләнең шарты язып барыла)

- Экранда мәсьәләнең шарты түбәндәгечә языла:

Биргән – 7 һәм 8

Калган – 45

Булган - ?

Укучылар мәсьәләне эш дәфтәрләрендә эшли.

Экрандагы эшкә карап тикшерә:

(7 + 8) + 45 = 60

Җавап: 60 значогы булган.

10. Ял итү. (7слайд) Экрандагы рәсем буенча күзләргә гимнастика.

Бер укучы чыгып физик күнегүләр эшләтә.

11. (8слайд) “Өй төзе” уенында бирелгән аңлатмаларны исәпләргә (баганалап язып исәпләргә мөмкин)  һәм X урынына куеп чагыштырырга кирәк. Бу өйдә артык кирпечләр бар. Бу тигезсезлеккә туры килмәгән аңлатмаларны табыгыз һәм тычкан белән  чиртегез. Ялгышмагыз! Сезнең ялгыш өйне җимерергә мөмкин.  

24 < x < 53

20+5                     27-7                         27+8        30+25

29+11        15+35                        60-8        50-30

40-10                    13+17                         9+19                         44-14

12. (9слайд) “Ребус” уены. Бу уенда, җаваплар дөрес булырлык итеп, кар бөртекләре урынына саннар язарга кирәк. Мисалларны дәфтәрләргә язып эшләгез. Һәрбер укучы мөстәкыйль  эшли.

+29                          +*6                +7*                       +54                     +64

  *8                            14                   19                         2*                       *9           

  47                            50                   92                         80                       83

_60                           _8*                  _*5                        _8*                   _99

  *7                             63                     42                         23                     *6 

  33                             17                     43                         65                     1 3 

13. (10 слайд)ТЕСТ

1). Дөрес исәпләнмәгән мисалларны сыз:

+45         +47           _80          _90          36

  28           33             34            53        +44

  63           80             46            47          70

2). 54 не 16 га киметсәң ничә чыга?

а) 50        ә) 38         б) 70         в) 37

3). 49 ны 5 кә арттырсаң ничә була?

а) 99        ә) 64         б) 44         в) 54

4). Турыпочмаклыкның буе 7см, иңе – 2см. Кайсы аңлатма белән турыпочмаклыкның периметрын табып була?

а) 7 + 2 =                 ә) 7 – 2 =              б) 7+7+2+2=

14. Дәресебезне “Яшерелгән сүзне тап” уены белән тәмамлыйбыз. Аңлатмаларның җавапларын исәпләп өченче баганага язып барыгыз. Аңлатмаларның  җавабын астагы таблицага кими бару тәртибендә языгыз һәм яшерелгән сүзне табыгыз.

С

67-64

Г

16-8

А

48-44

Ю

80-71

М

75-70

Л

59-53

А

47-40

Е

35-16

Б

30-10

Е

92-78

М

63-47

Л

48-30

Е

24-7

Л

75-60

         


Е


24-12

Е

65-55

Ш

33-22

К

93-80

 

             

  1. Нинди сүзләр килеп чыкты?
  2. Кеше, югалмас, белемле.
  3. Нинди мәкаль килеп чыга?
  4. Белемле кеше югалмас.
  5. Әйе, укучылар, белемле кеше беркайчан да югалмый. Шуңа күрә тырышып укыгыз, белем алыгыз. Белемле булсагыз беркайчан да югалып калмассыз.

15. Рефлексия.

- Сезгә дәрестә кайсы биремнәр ошады?

- Кем бик игътибарлы булды? Хаталар җибәрмәде?

- Үзегезнең дәрестә катнашуыгызны ничек бәялисез? Иптәшегезне?

16.Билге кую.

17. Өй эше: №30, 23 бит.

        

Бәдертдинова Зөһрә, Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбенең II квалификацион категорияле укытучысы.

_49

  24

+28

  32

+58

  19

_40

  14   

+42

  39

_58

  44


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

"Исем" темасын ныгыту.

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

Математика 4 класс М.И.Моро ( ачык дәрес) Икеурынлы санга язып тапкырлау

4 класста үткәрелгән  дәрес ( Тема: Икеурынлы санга баганалап тапкырлау)...

Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту.

-Ике урынлы санга язып тапкырлауны ныгыту. -Мәсьәләләр чишә белү,исәпләү күнекмәләрен формалаштыру. -Логик фикерләүне үстерү. -Укучыларга экологик тәрбия бирү. ...

Менталь арифметика "Кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту"

Менталь арифметика.Тема: “Кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту”. Максат: кушу һәм алуны телдән исәпләү алымнарын ныгыту; исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның ...