Җиде кат үлчә,бер кат кис.
план-конспект урока (математика, 1 класс) по теме

Минигулова Светлана Шаехтимеровна

Математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе. 7 саны,цифры.1 сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhide_kat_ulch.docx23.43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Җиде кат үлчә ,бер кат кис.

Максат:- укучыларны 7 саны һәм цифры, санның “нокталы” формасы белән таныштыру, сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү;

                          - сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

                            -үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

                            -үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

     Җиһазлау: компьютер, презентация, 1 сыйныф дәреслеге ( Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова, 1 кисәк, 78-79 бит), эш дәфтәре (1 кисәк, 66-67 бит).

1.Дәресне оештыру:

Исәнләшү:

Укучылар: Елмаям мин кояшка, укытучы апама,

                   Елмаямын дусларга, килгән кунакларга,

                   Елмаям бар дөньяга!

  • Укучылар, бүгенге дәресебез нинди булсын? (кызыклы, мавыктыргыч)
  • Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?(тырышырга)
  • Дәресебезнең девизы: “Күмәк эшләгән- күбрәк белгән”.

     2.Актуальләштерү.

Телдән исәпләү.

  • 1 дән 20 гә кадәр сана. 20 дән 1гә кадәр сана.
  • 3 алдыннан, 5 алдыннан нинди сан килә?
  • 3 һәм 5 саннары арасында нинди сан тора?
  • 2 һәм 4 санннары арасында, 4 һәм 6 саннары арасында нинди сан килә?
  • 4 саны артында, 5 саны артында нинди сан килә?
  • Бирелгән аңлатма буенча мәсьәлә төзү.

3+1=4                                            4-1=3

(Сумма һәм аерма сүзләрен кулланып уку.)

-“Күңелле мәсьәләләр” чишү

Укытучы.Сезнең алда саннар язылган карточкалар ята.Җавапларны шул карточкалар ярдәмендә күрсәтергә кирәк.

1.Складта һәркайсында 6 шар тонна ягулык салынган 5 цистерна бар иде.Икесен бушатып, ягулыгын алып киттеләр.Ничә цистерна калды?

2.Өч бертуган кызның берәр ир туганы бар.Бу гаиләдә ничә бала?

3.Әби оныкларына оекбашлар бәйләгән .Оныклары өчәү икән.Дәү әниләренә ничә оекбаш бәйләргә туры килгән?

-Ә хәзер шул карточкалардагы саннарны үсә бару тәртибендә куегыз.Кайсы сан артыннан кайсы сан килер?

Физкультминут.

Бигрәк уңган инде без

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз

Башны уңга борабыз

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз

Кулны өскә күтәреп

Болытларга менәбез

Тирә-юньне күзәтеп

Кире җиргә төшәбез.

-  Балалар, карагыз, без нинди кечкенә булдык.Әйдә йөреп карыйбыз, уңайлымы? (юк) Ә менә  әкиятләрдә шундый кечкенә буйлы кешеләр яши. Бүген алар безгә кунакка да килделәр әле.

3.Уку мәсьәләсен кую

1. “Карсылу һәм җиде кәрлә” әкиятеннән өзек карау.

- Экранга күз салыйк.

- Таныдыгызмы  сез бу әкиятне?

- Кечкенә буйлы кешеләр ничәү иде соң?

- Ә нишләп шулай икән?  (Бүген без 7 саны белән танышырбыз)

 4.Уку мәсьәләсен чишү

1. Дәреслекнең  эчтәлек битен ачып, бүгенге теманы эзләп табу.

- 7 саны белән танышу өчен бүгенге дәрестә ниләр эшләрбез икән? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)

- Ә хәзер экранга игътибар итегез.

2. Атнадагы 7 көн белән танышу.

3. 7 саны белән бәйле күренешләрне атау.

- 7 саны безгә тагын кайда очрый? (“Салават күпере”ндә , “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятендә,”Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях” әкиятендә, Җидегән йолдызда .

    4. “10га кадәр саный белүче кәҗә бәтие турында” әкиятне искә төшерү.

5. 7 саны белән бәйле татар халык мәкальләре.

  - Җиде кат үлчә, бер кат кис.

 - Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

Укытучы.Сул якка бер таякчык куегыз.Таякчыклар саны 7 булсын өчен тагын ничә таякчык өстәргә кирәк?(6 таякчык өстәргә кирәк)

Димәк,6 таякчык өстибез.Әйдәгез хәзер мисал рәвешендә языйк:1+6=7(Җиде санының составын төзүне таякчыклар ярдәмендә шул рәвешле дәвам итәләр,тактада һәм дәфтәрдә мисаллар белән яза баралар.)

5.Үткәннәрне ныгыту.

1.Дәреслек белән  эш.

-Дәреслекнең 78-79 нчы битләрендә бирелгән рәсем буенча әңгәмә үткәрелә.

Дәреслектәге 1 нче бирем бергә эшләнелә,тәлинкәгә орлыкларны таратып салуның төрле ысуллары ачыклана һәм 7 санының составын белдергән мисаллар кабатлатыла.

-7 сумны нинди акча берәмлекләре белән җыярга  мөмкин булуы телдән ачыклана.

2.Дәфтәрдә эш.

-Укучылар дәфтәрдә бирелгән 7 цифрын уклар буенча йөртеп чыга.

-7 цифрын язарга өйрәнү.

7.  Мөстәкыйль эш

  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү .

     - №6 – билгесез кушылучыны табу;

     - №7 – 0 дән 7 гә кадәр саннарны тәртип буенча язу.

8.    Йомгаклау. Рефлексия.

     - Балалар, без бүген дәрестә бик тырышып, күңелле итеп, җырлап кына эшләдек. Ә бит җырларны композиторлар ноталар ярдәмендә яза. Бүгенге дәрескә бәйле буларак истә калдырыгыз – ноталар да җидәү. Нинди генә көй тыңласак та, алар шушы 7 нотадан язылган. Яхшы җырдан безнең кәефләребез күтәрелә, күңелебез ачыла. Һәр көнебез бәйрәм булсын, гөрләшеп яшик, җырлап!

“Үз җырыбыз” җырының бер куплетын башкару.