Четные и нечетные числа
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Ахметшина Лейля Сулеймановна

Урок математики в 3 классе. Тема "Четные и нечетные числа"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_nche_syynyfta_matematkadan_achyk_dres.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта математкадан  ачык дәрес

Тема: Җөп һәм так саннар

Предметлы УУГ:

  1. Җөп һәм так саннарны аера белергә өйрәнү.
  2. 2 гә тапкырлау һәм бүлүне камилләштерү
  3. Белем алуга омтылышны , игътибарлылыкны, фикерли белү, фәнни активлыкны үстерү

1.Танып- белү УУГ:

а)  алган белемнәрне тормыш белән бәйләп күрсәтә  белү;

б)  математикага кагылышлы яңа мәгълүмат туплау;

2. Регулятив УУГ:

а) мөстәкыйль рәвештә  шартлы билгеләр, схемалар, кыскача язулар буенча мәгълүматны ала, аңлата белү;

б) конкрет биремне үтәгәндә  максатка ирешү юллары буенча фикер алышуда катнашу; конкрет биремне үтәгәндә  алгоритм белән эшләү буенча фикер алышуда катнашу.

3.Коммуникатив УУГ:

а) парларда, төркемнәрдә эшли белү;

б) ялгышулардан, хаталардан курыкмыйча, аларны бетерү юлларын өйрәнү;

4.Шәхси УУГ:

а) гомуми эшкә үзеңнән кергән өлешнең мөһим икәнлеген тою;

б) иптәшләреңнең фикерләренә һәм хаталарына толерантлы була белү;

Җиһазлау: ноутбук, экран, презентация, кисмә саннар, кәрҗин, чәчәкләр,карточка

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн, укучылар!  Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар теләп шушы тылсымлы чәчәкне кулдан кулга йөртеп чыгыйк.

II. Өй эшен тикшерү.                       СЛАЙД1

-Әйдәгез, өй эшләрегезне тикшерик. Җавапларыгыз дөрес булса Белмәмеш өенә кайтып җитә ала.

№7 не бергәләп тикшерәбез. Чиратлап укырсыз. Үзбәя.

67-29=38                        80-58=22

82-43=39                       21+59=80

18+46=64                       72-68=4

70-38=32

III.Белемнәрне тигезләү.  Актуальләштерү. Телдән исәпләү.

 Бүген безгә  2 гә тапкырлау һәм бүлүне кабатларга кирәк булачак. СЛАЙД  2-4. Үзбәя.

IV.Уку мәсьәләсе кую.

Белмәмеш хаталы эшләгән булсада  үзенә бишле куйган.Шуңа күрә аның ишегенә йозак эленгән.Аңа сорау  бирелә. 5 саны җөпме, такмы?

Ярдәм итәрсезме? Ә нәрсә соң ул җап һәм так? Кемнәр белергә тели? Ни өчен белергә телисез?

V.Уку мәсьәләсен чишү.

1.Математик әкият.

 Борын-борын заманда Математика патшалыгында саннар бик дус яшәгәннәр.Алар бер-берсенә кунакка да йөрешкәннәр. Бервакыт алар “2 гә бүлен” дигән уен уйнаганнар. Уен вакытында саннар арасында тавыш чыккан. Шул көннән башлап алар урамның төрле якларында яши башлаганнар.Нәрсә булган соң аларга?

Саннарны урам кебек тезеп карау.

1. Практик эш

А) Белмәмеш “Чәчәкле” шәһәрендә яши. Беренче кәрҗиндәге   (14 чәчәк) чәчәкләрне парлап тезеп чыгыгыз әле.

Ничә пар килеп чыкты?

14:2=7

Икенче кәрҗиндәге  (17 чәчәк) чәчәкләрне парлап тезеп чыгыгыз әле.Ничә пар килеп чыкты?

17:2 =8 ( 1 се калды)

Б) Парлап тезелү. 8:2=4

7:2=бүленми

2.Кагыйдә чыгару          СЛАЙД 5

2 гә бүленүче саннар  җөп саннар дип атала.

  1. гә бүленмәүче саннар так саннар дип атала.

3.Саннар белән эш

Санның соңгы цифрасы

- 2 гә бүленә торган сан булса, ул сан –җөп сан була;

-2 гә бүленми торган сан булса, ул сан –так сан була.

Тактада мисаллар эшләп карау.Укучылар үзләре  төзиләр.

М-н: 12,  137, 428, 640,391,

-

Физкультминут “Шүрәле”

4.Дәфтәрдә эш

Карточка буенча бирем

1.Җөп саннарны түгәрәккә ал.

3, 5, 8, 16, 17, 20, 19, 1, 7, 12, 14.  Үзбәя

 2.Мисалларны чиш, так саннарны түгәрәккә ал .

20:5-1=                                               36:6+12:4=

(12-2)+15=                                          80-56:7=     Үзбәя

3. Җавабы җөп сан чыгарлык итеп саннар уйлап яз.

                  +            =        :                =

                                     _         =        х        =

                                                     

2+2=4                                18:3=6

21-1=20                             4х5=

5.Тарих белән бәйләнеш  СЛАЙД 7-8

Борынгы вакытларда  ук саннарның сихри көче бар дип уйлаганнар. Так сан уңыш китерә, җөп сан- уңышсызлык китерә дипуйлаганнар. Раштуа  бәйрәменә табынга так саннар исәбенчә ризык әзерләгәннәр.Җөп сан “бетте”

мәгънәсендә кабул ителгән. Шуңа күрә үлгән кеше каберенә җөп сандагы чәчәкләр куйганнар. Ә бәйрәмнәргә  чәчәк бәйләмнәренә так сандагы чәчәчкләр кую гадәткә кергән.

Ә АКШ та һәм Европада, көнчыгышта киресенчә- җөп сан бәхет китерә дип уйлыйлар.

VI. Рефлексия.

1. Уен “Ялгышма!”

-Мин саннар укыйм.Әгәр сан җөп булса-кул чабасыз, так булса кулларны “киштәгә” куябыз.

12, 44, 31, 93, 50, 29, 14. 15,18, 19, 8, 5

2.Эш дәфтәрләрендә эш 54 нче бит, № 14, №15

3.Җөп һәм так саннар тормышта кайчан кирәк булырга мөмкин?

-Табибка керү өчен.

-Урамда йорт номерлары

-поездларда аскы урыннар так, өстәге урыннар җөп

-Автомобиль  йөртүчеләргә юл билгесе

VII.Модельләштерү. Алгоритм төзү

Эш башы

Санга кара

    Сан 2 гә

бүленәме?

Җөп сан                                                                             Так сан

Тәмам

IX.Өй эше.

1.Карточка буенча эш

2. Иҗади эш

Х.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Четные и нечетные числа

Конспект урока математики во 2 классе по развивающей программе "Школа 2100" (опыт представлен на областном семинаре "Формирование функционально грамотной личности в рамках образовательной системы "Шко...

Четные и нечетные числа, 2 класс

Презентация к уроку математике, 2 класс...

Открытый урок по математике «Четные и нечетные числа» 2 класс в рамках внедрения ФГОС НОО

Разработка открытого урока по математике на тему  "Четные нечетные числа" 2 класс , Школа 2100, ФГОС НОО....

Мультимедийная презентация "Четные и нечетные числа" к уроку математики

Презентация поможет в объяснени  ученикам понятия "четные и нечетные" числа, закрепить таблицу умножения и решение задач....

Четные и нечетные числа

Дать понятие "четные" и "нечетные" числа.Совершенствовать вычислительные навыки и умения решать текстовые задачи.Развивать математическую смекалку и творческое мышление...

Четные и нечетные числа

урок по  теме "Четные и нечетные числа" построен в логике системно - деятельностного подхода. Тип урока: открытие нового знания....