Математикадан контроль эшләр ПНШ 4 кл
занимательные факты по математике (4 класс) на тему

Бурганова Римма Нурмухаметовна

ПНШ математика фәне  өчен 4 сыйныфка контроль эшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл №213.48 КБ
Файл №313.26 КБ
Файл №411.87 КБ
Файл kontrol_yanvar_matem_4_kl.docx13.03 КБ
Файл №613.2 КБ
Файл №714.16 КБ
Файл №812.68 КБ
Файл matematikadan_3_chirek_ochen_kontrol_esh.docx11.5 КБ

Предварительный просмотр:

Контроль эш №2  ПНШ  4 класс

1 вариант

1. Түбәндәге саннарны үсә бару тәртибендә яз

721163, 7211630, 72, 6262626, 626262.

Иң зур һәм иң кечкенә саннарның тапкырчыгышын баганалап исәплә.

2.Баганалап исәпләүләр кулланып, бирелгән аңлатманың кыйммәтен тап

                      (3561 + 2568) * (789365 -789331)=

3.Мәсьәләне чиш. Җавапны исәплә.

Ике автобуста 95 экскурсант утырган.Беренче автобуска икенчесенә караганда 7 гә кимрәк кешене утыртканнар.Һәр автобуска ничә экскурсант утырган?

1 нче автобус

2 нче автобус

Ике автобуста

Экскурсантлар саны   95

4. Эзлеклелек 3 саныннан башлана, ә һәр сан киләсе сан алдагысыннан 4 тапкыр зуррак. Бу эзлеклелекнең өченче санын исәплә һәм яз.

  1. Вариант

1.  Түбәндәге саннарны үсә бару тәртибендә яз

                     3535353, 612882, 61, 353535, 6128820.

Иң зур һәм иң кечкенә саннарның тапкырчыгышын баганалап исәплә.

2.Баганалап исәпләүләр кулланып, бирелгән аңлатманың кыйммәтен тап

 

         (1728 +8327) * (87524 – 87321) =

3. 3.Мәсьәләне чиш. Җавапны исәплә.

Ике автобуста 95 экскурсант утырган.Беренче автобуска икенчесенә караганда 9 га кимрәк кешене утыртканнар.Һәр автобуска ничә экскурсант утырган?

1 нче автобус

2 нче автобус

Ике автобуста

Экскурсантлар саны  95

4. Эзлеклелек 4 саныннан башлана, ә һәр сан киләсе сан алдагысыннан 4 тапкыр зуррак. Бу эзлеклелекнең өченче санын исәплә һәм яз



Предварительный просмотр:

4 класс -  Контроль эш № 3 (ПНШ)

Вариант 1

  1. Мәсьәләне чиш.

Экскурсиягә 135  укучы барырга тиеш иде. Алар, беренче теплоходка 15 кешегә күбрәк булып, ике теплоходка бүленделәр. Һәр теплоходта ничә укучы?

  1. Аңлатмаларның кыйммәтен баганалап исәплә:

12 · ( 226 + 564 ) · 406

3265 + 7543

17856 – 14231

  1. Чагыштырырга:

2 кв.м ... 1000 кв.см

4 кв. дм ... 450 кв.см

4208 кв.дм ... 4574 кв.см

  1. Тигезләмәләрне чишәргә.

5 · х = 95              76 : х = 19                 х : 16 = 30

  1. Периметрны Р, ә яклары озынлыгын а  хәрефе белән билгеләп, барлык яклары да бертөсле озынлыкта булган бишпочмакның периметрын исәпләү формуласын яз.Әгәр дә а = 17 мм булса, бу формула буенча периметрны исәплә.

Вариант 2

  1. Мәсьәләне чиш.

Экскурсиягә 105 мәктәп укучысы барырга тиеш иде. Алар, беренче автобусга 15 кешегә күбрәк булып, ике автобусга утырдылар. Һәр автобусда ничә укучы?

  1. Аңлатмаларның кыйммәтен баганалап исәплә:

14 · ( 523 + 267 ) · 308

2068 + 5634

16758 – 12537

  1. Чагыштырырга:

25 кв.м 7 кв.дм ... 257 кв.м

9 кв. м ... 9000 кв.см

7 кв.дм ... 700 кв.см

  1. Тигезләмәләрне чишәргә.

14 · х = 70              96 : х = 8                х : 40 = 23

  1. Периметрны Р, ә яклары озынлыгын а  хәрефе белән билгеләп, барлык яклары да бертөсле озынлыкта булган алтыпочмакның периметрын исәпләү формуласын яз.Әгәр дә а = 16 мм булса, бу формула буенча периметрны исәплә.



Предварительный просмотр:

1 вариант

1.Тиз йөрешле  поезд 3 сәг эчендә 240 км юл үтә.Шул уртача тизлек белән хәрәкәт итсә, бу поезд 8 сәг эчендә ничә километр юл үтәр?

2.Баганалап исәплә

27 428 * 4 =    

 12•(226 + 564)• 406=

%Җ%Җ3.Буе 10см, иңе 5 см, ә биеклеге 4 см булган турыпочмаклы тартмага кабыргасы 1см лы ничә кубикны урнаштырып була? Бу тартманың сыешлыгы ничә куб сантиметрга тигез?

4.Калдыклы бүлүне  баганалап башкар

3217 : 6          7198  :  4

2 вариант

1.Поезд 6 сәг бер дә туктамыйча 480 км юл үткән.Поезд нинди тизлек белән барган?  Тагын 10 сәг тә ничә км юл үтәр.

2.Баганалап исәплә

  56823 * 5 =      

14•(523 + 267)•308=

3.Буе 20 см, иңе 6 см, ә биеклеге 8 см булган турыпочмаклы тартмага кабыргасы 1см лы ничә кубикны урнаштырып була? Бу тартманың сыешлыгы ничә куб сантиметрга тигез?

4. Калдыклы бүлүне баганап исәплә

6539 : 5=      8969 :9=



Предварительный просмотр:

2 вариант

1.  Баганалап бүл

821 : 6         2818 : 5     124 : 5    1842 : 6       52 : 14       167 : 62

2. Мәсьәләне чиш.

Әти бәйрәм өчен 126 алма , ә апельсиннарны  3 тапкыр күбрәк алды . Барлык җиләк-җимешне  бүләк өчен  42 тартмага тутырды. Һәр тартмада ничә алма һәм ничә апельсин?

3. Турыпочмаклыкның периметры  72 см . Әгәр аның иңе  буеннан  3 тапкыр кимрәк булса , турыпочмаклыкның буе һәм иңе ничә см булыр.

 

4.    2 ай. 25 тәүлек  = ____ тәүлек.

486 сек. = ___ мин. ____ сек.

20 т 4 ц = ___ ц

1 вариант

1.Баганалап чиш

624 : 7         9163 : 5     249 : 6    1224 : 4       64 : 16       165 : 52

   2 . Мәсьәләне чиш

Класс өчен 108 ручка, ә карандашны 4 тапкыр күбрәк алдылар. Барлык ручкаларны һәм карандашларны 27 укучыга тараттылар.һәр укучыга ничә ручка һәм ничә карандаш тиде?

       

         3.  Периметр прямоугольника 30 см. чему равны длина и ширина

                 прямоугольника, если ширина в 4 раза меньше, чем его длина?

     4. 4 ай. 7 тәүлек= ____ тәүлек.

600 сек. = ___ мин. ____ сек.

15 т 6 ц = ___ ц



Предварительный просмотр:

Контрол эш №6  4 класс     12 февраль

                    1 рәт

1.Бүлүне  баганалап башкарыгыз       8357 : 61       9540 :60  

2.Әгәр электр үткәргече озынлыгының җидедән дүрте 156 метр булса, бу озынлыкның җидедән берен тап.Барлык озынлык күпмегә тигез булыр?

3.Зурлыкларны баганалап алуны һәм кушуны эшлә

5 тәүлек – 18 сәг =               65489 м – 56897 м =

2 сәг – 35 мин =                   9т 385 кг + 6 т 135 кг =

4. Исәплә

202 · (12 · (341 + 2267) – 30202) =

5. 6 см лы квадрат сыз . Шул квадратның дүрттән ике өлешен буя һәм аның мәйданын, периметрын  тап.

6* Ике көймәгә 12 кеше утыра, берсендә кешеләр саны икенчесенә караганда 2 тапкырга артыграк.Һәр көймәдә ничә кеше булуын табыгыз.

                      2 рәт

1.  Бүлүне  баганалап эшлә   3640 :60     26 080 :84    

2.    Әгәр электр үткәргече озынлыгының җидедән дүрте 176 метр булса, бу озынлыкның җидедән берен тап.Барлык озынлык күпмегә тигез булыр?

3.  Зурлыкларны баганалап ал һәм куш

3 сәг 25 мин  - 45 мин =        38 ц 45 кг – 19 ц 85 кг=

7 дм 8см – 4 дм =                    2 тәүлек  - 30 мин =

4. Исәплә

(21 · (1341 + 251) – 31974) · 207 =

5. 4 см лы квадрат сыз . Шул квадратның дүрттән ике өлешен буя һәм аның мәйданын, периметрын  тап.

6* Беренче сан икенчесеннән 2 тапкырга зуррак. Әгәр кечерәк санга 4 не кушсаң, зуррак сан килеп чыга.Ул саннарны языгыз.



Предварительный просмотр:

                       Вакыт, тизлек һәм үткән юл табуга контроль эш №7

1 вариант

1.  Сызымын сыз.Формула ярдәмендә исәплә.

Авылдан бер үк вакытта капма- каршы юнәлештә ике җәяүле чыгып китә.Беренче җәяүленең тизлеге 5км/сәг, икенчесенеке 4 км/сәг. 3 сәг тән соң җәяүлеләр бер-берсеннән нинди ераклыкта булыр?

2.Аралары 300 км ераклыктагы ике поезд бер-берсенә каршы хәрәкәт итә башлый.Әгәр беренчесенең даими тизлеге 80км/сәг, икенчесенең тизлеге 70 км /сәг булса, бу ике поезд ничә сәг соң очрашалар?

3. Тизлеге 8 км/с булган ракетаның тизлеге самолетныкыннан 32 тапкырга зуррак.Самолетның тизлеген исәпләп табыгыз. ( м/с )    8 км = ... м

4.  Баганалап исәплә    663 :13=         4608 :18 =       518 · 204=

5.  Зурлыкларны чагыштыр      4/6 тәүлек   *  18 сәг  -  5 сәг

                                                    7 · 210 г     *   2 кг  –  530 г

                                                    2мин 30 с  · 5   *  2 сәг 30 мин  :  5

6. Тигезләмәне яз һәм чиш

Билгесез санны 35 кә тапкырласаң 1505 чыга

                               2 вариант

1.  Сызымын сыз.Формула ярдәмендә исәплә.

Аэродромнан бер үк вакытта капма-каршы юнәлештә ике вертолет очып киткән.Аларның берсенең уртача тизлеге 240 км/сәг, ә икенчесенеке 180 км/сәг булган. 3 сәг соң вертолетлар бер-берсеннән нинди ераклыкта булыр?

2.Аэродромнан бер үк вакытта капма-каршы юнәлештә ике самолет очып китә. 10 мин тан соң алар арасындагы ераклык 270 км була. Беренче самолет уртача 15 км/мин тизлек белән очкан.Икенче самолет нинди тизлек белән очкан?

3.ТУ – 154 самолетының тизлеге 900км/сәг.15 минутта (чирек сәгатьтә) бу самолет күпме ара очып үтәр?

4. Баганалап исәплә  855 : 19 =     5205 :15 =           519 ·204=

5.Зурлыкларны чагыштыр      3/5 м       *    265 см : 5

                                              410 г  ·8    *    2 кг 65 г+ 1 кг 215 г

                                             3 сәг 18 мин   *  25 мин  · 3  + 2 сәг 56 мин

6. Тигезләмәне яз һәм чиш

3010 нан билгесез санны алсаң, 973 кала.



Предварительный просмотр:

21 .04 2015. №8 Мәйдан һәм күләм табуга контроль эш

               1 вариант

1.  Буе 8м, иңе буеннан 2 тапкыр кечерәк булган бүлмәнең идәнен буярга кирәк. 1м² өчен 150 г буяу сарыф ителсә, барлык идәнне буярга күпме буяу кирәк булыр?

2. Бер турыпочмаклыкның периметры 20 см, икенчесенеке 22 см. Бу күппочмакларның һәркайсының мәйданы 24 см². Бу турыпочмакларның яклары ничә см?

3. Буе 10 м, иңе 3 м, ә тирәнлеге 2 м булган бассейнга нинди күләмле су сыя?

4. Исәплә (18370 + 23679 ): 7 =          67 068 : 324 =

 (800035 – 784942) * 6 =

5.Турыпочмаклыкның периметры 11дм 4 см, бер ягының озынлыгы 3 дм 2см.Турыпочмаклыкның икенче ягының озынлыгын тап.

6. Турыпочмаклыкның бер ягының озынлыгы 6 дм, ә икенчесенеке аның өчтән бер өлешенә тигез. Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын исәплә

№8  Мәйдан һәм күләм табуга контроль эш

                2 вариант

  1. Иңе 5 м,  буе иңеннән 2 тапкыр зуррак булган бүлмәнең идәнен буярга кирәк. 1м² өчен 150 г буяу сарыф ителсә, барлык идәнне буярга күпме буяу кирәк булыр?

2. Бер турыпочмаклыкның периметры 26 см, икенчесенеке 24 см. Бу күппочмакларның һәркайсының мәйданы 36 см². Бу турыпочмакларның яклары ничә см?

3. Буе 8 м, иңе 4 м, ә тирәнлеге 2 м булган бассейнга нинди күләмле су сыя?

4. исәплә(1728 + 4 482 ) : 54 =    702 * (69+18) =           44 892 :36=

5.Турыпочмаклыкның периметры 12дм 4 см, бер ягының озынлыгы 2 дм 3см.Турыпочмаклыкның икенче ягының озынлыгын тап.

6. Турыпочмаклыкның бер ягының озынлыгы 9 дм, ә икенчесенеке аның өчтән бер өлешенә тигез. Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын исәплә.



Предварительный просмотр:

Математикадан 3 чирек

1 вариант

1. Исәплә

(25241 + 37889) *12  : (69581 – 69577) =

2. 1. 4 сәг эш вакытында конвейрдан 48 машина чыга.Шул ук җитештерүчәнлек белән 12 сәг эчендә ничә машина чыга?

3.  Бер бригада 48 сотый мәйдандагы участоктан җиләкне 6 көндә, ә икенчесе 3 көндә җыеп бетерә.Бергә эшләсәләр ике бригада бу уңышны ничә көндә җыеп бетерер?

4. Тигезләмәне чиш

X : 7 = 12090                        X • 6 = 51810

5*.

 

 2 вариант

1. Исәплә

(35472 + 27792) : 12  * (78953  - 78929) =

2. 3 сәг эш вакытында конвейрдан 48 машина чыга.Шул ук җитештерүчәнлек белән 12 сәг эчендә ничә машина чыга?

3.  Бер бригада 24 сотый мәйдандагы участоктан җиләкне 6 көндә, ә икенчесе 3 көндә җыеп бетерә.Бергә эшләсәләр ике бригада бу уңышны ничә көндә җыеп бетерер?

4. Тигезләмәне чиш

32640 : X = 8         X : 3 = 54211

5*.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан контроль эш

Математикадан контроль эш ( Песпективалы башлангыч мәктәп, 2 класс  А.Л. Чекин Математика)...

2 нче сыйныфка 3 чирек өчен математикадан контроль эш

2 нче сыйныфка 3 чирек өчен математикадан контроль эш...

2 класс 4 чирек өчен математикадан контроль эш

2 класс 4 чирек өчен математикадан контроль  эш...

Математикадан контроль эш №1 2 класс ПНШ

2 класс өчен математикадан кереш контроль эш   2 класс ПНШ...

4 нче сыйныф өчен математикадан контроль эш

4 нче сыйныф өчен математикадан контроль эш файдалы булыр дип уйлыйм....

Математикадан контроль эшләр ПНШ 4 кл

ПНШ математика фәне  өчен 4 сыйныфка контроль эшләр...

3 нче сыйныф өчен математикадан контроль эш.

3 нче сыйныф өчен математикадан контроль эш....