10 эчендә кушу, алу
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Нигаматуллина Раиля Махмудовна

1 сыйныфларда математикадан 10 эчендә кушу, алу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10 эчендә кушу, алу.24.87 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Вахит авылы

гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе

                                     Укытучы: Нигаматуллина Раилә Махмудовна

Тема : 10 эчендә кушу, алу.

Максат : 1.10 эчендә  кушу, алуны гомумиләштерү ,ныгыту ;

                2. 10 эчендә саннар нумерациясен  кабатлау ,саннарны ча-

                   гыштыру ;

               3. Халык авыз иҗаты әсәрләрен математика фәне белән бәйләп

                   укыту ;

             4. Фикерләү сәләтен үстерү ,мөстәкыйльлек , дуслык мөнәсә-

                бәтләре   тәрбияләү.

Материал: математика 1 сыйныф, “Татар халык әкиятләре” китабы,

                     “Мәкальләр” китабы.

Җиһазлау : “Дүрт дус “ әкиятенә җәнлек рәсемнәре ; мисал , мәсьәлә

                     язылган өй төзү өчен кирәкле материаллар .

                                          Дәрес барышы .

 I. Кереш өлеш .

    1) Исәнләшү

1 слайд

       Челтер , челтер кыңгырау

       чакыра безне дәрескә .

       Без аны ишетәбез

       һәм эшкә керешәбез .

  2) Дәреснең тема , максатын хәбәр итү .

2 слайд

- Бүген без сезнең белән 10 эчендә  кушу, алуны өйрәнүне ныгытырбыз  һәм

әкияти өй төзербез.

 II. Төп өлеш .

3 слайд

- Бездә бүген кунакта Мәче , Әтәч , Каз , Үгез . Һәм мин сезгә алар турында бер әкият сөйлим .

      Бер заман Мәче, Әтәч, Каз һәм Үгез бик дуслашканнар, бик тату, бик күңелле яшәгәннәр. Көз җиткән, Мәче туңа  башлаган. Шуңа күрә ул Әтәчкә: ”Салкыннар җитә,әйдә өй салыйк”, - дигән .

      Әтәч: ”Нигә ул өй, мин лапас башыннан лапас башына йөрим”,-дигән.

Шуннан  соң Мәче Казга:  ”Каз дускай, салкыннар  башлана бит, әйдә өй салыйк”, - дигән. Каз: ”Мин ишек төбеннән ишек төбенә йөрим , нигә ул өй”,-дигән. Шуннан соң Үгезгә дә шул сүзләрне әйткән.

     Үгез: ”Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим, нигә ул өй”, -дигән. Шуннан соң Мәче үзе өй сала башлаган.

4 слайд

”Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе “ дисә-ләр дә, Мәчегә өй салу бик тә җиңел  булмаган. Үзең генә салып кара әле, җиңел булырмы?

  -Әйе, билгеле , җиңел түгел. Әйдәгез без Мәчегә булышыйк әле.

5 слайд

”Күмәк көч тау күчерә “ , - диләр бит.

  - Иң беренче нәрсә салалар? (фундамент) Без дә фундамент салабыз.

6 слайд 

Ләкин ул бик авыр икән.Ә-ә, артында биремнәре бар. Әйдәгез аны чишик, бәлки җиңеләер.

7 , ... , ... , 10

1 , ... , 3 ,...,..., 6

-Менә фундамент  та булды . Фундаменттан соң нәрсә өяләр әле? (кирпич)                       -Әйе,кирпич.

7 слайд

-И-и , алары да бик җиңел генә өелми икән әле. Менә без булышмасак Мәчегә ничек авырга туры килгән булыр әле. Әйдәгез, мисалларны чишеп кирпич-ләрне  өеп куйыйк.

8+1

6+4

9-5

9-2

4-3

10-2

5-3

8+2

7+2

-Һәрберебезгә бер кирпич.Менә кирпичләрен дә салып бетердек.

8 слайд

- Мәче , хәзер нәрсә салырбыз икән? (түбә) Укучылар , Мәче дөрес әйтәме? (әйе) Хәзер инде түбә куябыз.

9 слайд 

Менә безнең түбәбез. Ә аның артында мәсьәлә.

Алсуның 5 китабы бар,ә Булат-

ның 2 китабы бар.Икесенең бер-

гә ничә китабы бар?

    -Өй төзелеп бетте.

10 слайд

Ләкин өебезгә нәрсәдер җитми , нәрсә микән? (тәрәзә) -    

11 слайд

-Әйе, дөрес “тәрәзәсез өй-нурсыз өй” диләр бит. Әйдә, Мәче дус, тәрәзәне алып кил.

 12 слайд

-Авыр мени? Хәзер булышабыз. Әле без аның сиңа биремнәрен дә чишеп бирәчәкбез, шулаймы , балалар?

4*9

7*3

6*5-1

13 слайд

- Менә өебез әзер дә булды.

14 слайд

-Чү, ә Мәче дус нәрсә күтәреп килә? Ә-ә, морҗасын икән. Әйдәгез урнаштырыйк.

15 слайд

-Әйдә, Мәче дус, рәхим ит! Ә без бер җырлап алыйк.

  16 слайд              (физкультминутка)    

- Мәче өйле дә булды. Әйдәгез без Мәченең өен котлап чәчәкләр, агачлар, чирәмнәр утыртыйк.

17 слайд

  -Ә  алар серле, мисаллар белән бизәлгән, һәрберебез      шул  мисалны чишеп  өй тирәли утыртыйк әле.

18 слайд

 Менә Мәченең өе чәчәккә күмелде, ул бик сөенгән , сезгә рәхмәт укый.

    Ә безнең әкиятебез дәвам итә...

      Көннәр бик салкынайган.Мәчегә хәзер рәхәт, салкынга исе дә китми. Ләкин Әтәч сизә: аның йоннары салкынга каршы тора алмый башлаган. Ул өши, калтырый икән. (19 слайд) Шуңа Мәче дусты янына барып: ”Мәче дустым, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин бит бик өшим, чыдар хәлем калмады ”,-дигән. Аңар Мәче : ”Лапас башыннан лапас башына йөр син, Әтәчкәй, миндә урын юк” ,-дигән. Әтәчнең бик ачуы килгән: ”Мин дигән, кертмәсәң,  тибенеп, өеңнең туфрагын таратырмын”,- дигән. Мәче уйлап торган да шүрләгән, чыннан да Әтәч туфракларны тарата ала бит дип уйлап: ”Ярый, кер, дус, кер, бергә торыйк”,- дигән.

    Менә Каз да Мәчегә килгән. (20 слайд) Аның да мамык туны салкыннарны тота алмый башлаган. Ул да: ”Мәче дускай, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин өши башладым, чыдар хәлем бетте”,-дигән. Мәче: ”Каз дус, ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәң булмасмы, минем өйдә урын юк”,-дигән . Казның бу җавапка бик ачуы килгән дә: ”Әгәр кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бетерермен”,-дигән. Мәче курка төшеп: ”Кер, Каз дускай , кер, алайса бергә торыйк”,-дигән.

    Менә Үгезнең туны да салкынга каршы тора алмый, аны да салкын калтырата башлаган. (21 слайд) Ул да кая барсын, шул иске дусы Мәчегә килгән . “Мәче дускай, салкыннар бик көчәйде бит, чыдар  хәл юк, син өеңдә урын бирсәңче”,-дигән. Мәче: ”Үгез дус, гадәтең буенча капка төбеннән капка төбенә йөрсәң ничек була соң, минем өйдә урын юк бит”,-дигән. Үгез ачуланган . ”Алайса өеңне төртеп аударам”,-дигән.  Мәче “ач кешенең ачуы яман”дигәндәй , туңган үгез чыннан да сөзеп аудармасын дип: ”Ярый, кер, Үгез дус,  кер”,- дигән.

   Шулай итеп,болар тагын дүртәү бик дус, бик тату,  бик күңелле тора башлаганнар. Боларның дүртәү бер өйдә яшәгәннәрен  Аю белән Бүре белгәннәр дә икәүләшеп аларга килгәннәр. (22 слайд) Өйнең ишек төбенә җиткәч, Бүре Аюга карап: ”Син башлап кер, Аю дускай”,- дигән. Аю: ”Син, Бүре дус, алдан кер, син көчлерәк”,- дигән. Кайсы да алдан керергә шикләнгән.

     Шул рәвештә узара сүз көрәштергәннән соң,җирдән бер озын чыбык алып, тотышырга булганнар. Тотышуда Бүре өскә чыккан, шуңа аңа башлап керергә туры килгән. Бүренең кинәт кенә ишекне ачып керүе булган, Үгез моны күреп, койрыгын күтәреп, көчле мөгрәп сөзеп җибәргән. (23 слайд) Каз, канатларын җилпи-җилпи, каңгылдап чукырга ябышкан. Мәче, йоннарын кабартып, тырнакларын чыгарып,  мыекларын тырпайтып, мыраулап әрле-бирле йөри икән. Әтәч ачы тавыш белән “кик-ри-күк” дип кычкырырга тотынган. Бүре ничек кирәк алай котылып чыккан. Чыккач, Аюга әйтә икән:

” Әй, Аю дус, башым бетә язды: берсе чабата ясап утыра иде, шөшлесе белән чөшкели башлады. Берсе коймак пешерә иде, әй,  мине табагач белән борып ала башлады. Берсе киштә башына баскан да “кинҗә” дип җикерә. Берсе идәндә “тотыгыз, тотыгыз” дип кычкыра. Йөрәкләрем ярыла язды, уф...”-дигән,  ди.

     -Менә шуның белән әкиятебез дә бетте. Мәче дус безгә нәрсә әйтергә  теләде микән?

24 слайд

(Дус ,тату,бердәмлек, дуслыкта-көч)

Ил татулык белән көчле.

Дус беленер авырлыкта.

Бердәмлектә- көч.

Татулыкта- бәрәкәт.

 III.Йомгаклау.

   -Без дәрестә ниләр эшләдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

20 эчендә кушу

УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе.             Тема:   Сәях...

100 эчендә телдән исәпләү

2нче сыйныфта 100 эчендә телдән исәпләүне ныгыту өчен әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе....

100 эчендә телдән исәпләү,презентация

100 эчендә телдән исәпләүне ныгыту өчен презентация....

1 сыйныфта телдән исәпләүгә "1-10 эчендә нумерация"темасына презентация.

Рәсемнәр ярдәмендә телдән исәпләүгә күнегүләр эшләү....