Дистә аша чыгып кушу һәм алу. 2кл.
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме

Математикадан 2 класс өчен дәрес  планы. Тема "Дистә аша чыгып кушу һәм алу". 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dist_asha_chygyp_kushu_hm_alu._2_klass.docx21.95 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

  1. Оештыру.
  1. Дежур укучы рапорты.

2. Кәефләрегез ничек укучылар? Әйбәтме? Әйбәт булырга тиеш, чөнки безгә бүген кунаклар килде. Ә кунаклар янында гел елмаеп  кына торырга кирәк. Әйдәгез әле елмаегыз.  Елмаю кәефләрне күтәрә, гомерләрне озайта.

  1. Матур язу күнегүе. Дөрес итеп утырыйк, дәфтәрләрдә үрнәк буенча  40 һәм 72 саннарын язабыз.
  2. Актуальләштерү.

Укытучы:  Укучылар,  ә хәзер  дәресебезнең девизын искә төшерик әле.  “Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү!” Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

  1. Телдән исәпләү.

         а) Мисаллар эшләү.  “Ромашка”, “ Җавабы ничә чыга?” уеннары.

          б) 2 нең тапкырлау таблиөасын эшләү.

          в)Саннарны ике төркемгә аерыгыз: 50, 39, 84, 40, 57, 30, 18, 60, 70, 10, 25.

- Болар нинди саннар? (Икеурынлы  саннар)  Ике төркемгә аерыгыз.

- Нинди билгегә карап аердыгыз?

Беренче төркемгә – 50, 40, 30, 60, 70, 10. ( Түгәрәк саннар)

Икенче төркемгә – 39, 84, 57, 18, 25.  (Түгәрәк булмаган саннар)

  • Саннарда ничә дистә һәм ничә берәмлек барын әйтегез.
  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Хәзер мисаллар эшлибез.

  56        64                               69            35         60        60

-20                  - 2                              - 24          - 15      -   4           - 17

  • Мисалларны эшләгәндә авырлыклар очрадымы? Ни өчен?  Алтынчы мисалны  эшләү алгоритмын аңлату.
  1.  –   17 = 40 + 3= 43

   50  10    10   7

  1. Уку  мәсьәләсен  чишү.
  • Димәк,  бүген без дистә аша чыгып алуга  60-17 төрендәге мисалларны исәпләргә  өйрәнербез.

1)Дәреслек  белән эш.

№ 1 – үрнәктә күрсәтелгәнчә, алу гамәлен аңлатып башкарырга.

40-23=            

80-35=

70-12=

№ 2 – баганалап язып исәпләргә.

   60           30               80           70              90

+ 32        +17            -  51        + 26         -  65

  2)  Ял минуты.

  3) №3 – мәсьәлә чишү.

        Сарайда 50 агач көрәк һәм 12 гә кимрәктимер көрәк булган. Сарайда ничә тимер кйрәк булган? Мәсьәләне ике ысул белән чишеп булырлык итеп сорау куй.

 А.к. – 50      

Т.к. – 12 гә кимрәк ,   ?

  50                              50            

- 12                           +38

  38                              88

Җавап: 38 тимер көрәк, барлыгы 88 көрәк

4) № 7 – бирелгән фигура кадәрле шакмаклардан торган , тик башка формада булган фигураны дәфтәреңә сыз.

        

5) Логик фикерләүгә мәсьәлә.

Уңга һәм аска  гына хәрәкәт итеп, схемадагы НОКТА сүзен ничә ысул белән укып була?

Н-------О---------К----------Т----------А

||              |               |

О-------К---------Т----------А

||

            Т---------А

|

            А

VII.Белемнәрне ныгыту.

1) Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү. (№ 2, 3, 4, 5 – 66, 67 бит.)

VIII. Йомгаклау.

1)Без нәрсә өйрәндек? Дәрес ошадымы?

2) Үзбәя. (Рольләр бүлеп биреп билге куйдыру: укытучы, дәрес тыңлаучы укытучы, укучы. Әгәр сез эшләгән эшегездән канәгать икән - ал чәчәк,  тагын да тырышасы бар дип уйлаучылар – зәңгәр чәчәк,  эшеннән канәгать  булмаучылар  – яшел чәчәк бирәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

20 эчендә кушу

УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе.             Тема:   Сәях...

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

занятие №1 (дист.)

курсовая подготовка...