Обмен опытом
учебно-методический материал по математике на тему

Сулейманова Наиля Талгатовна

Математика дәресләрендә сингапур алымнарын куллану

Скачать:

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“ ЯҢА ШАШЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”

“Башлангыч сыйныфларда математика дәресләрендә сингапур структураларын куллану”

Выступление на тему: “Совершенствование содержательного наполнения урока и контрольно - оценочной  деятельности учителя на уроке ( в рамках проекта «Школа превосходства»)

Секция утырышы

математика дәресләрендә сингапур алымнарын куллануның берничә варианты

Башлангыч сыйныф укытучылары  секцион утырышында  

 “Башлангыч сыйныфларда математика дәресләрен нәтиҗәле итеп уздыруда сингапур алымнарының роле” дигән темага

мастер класс

 Укытучы: Сөләйманова Наилә Тәлгать кызы- Яңа Шашы урта        мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 “Башлангыч сыйныфларда математика дәресләрен нәтиҗәле итеп уздыруда сингапур алымнарының роле” 

ДИГӘН ТЕМАГА МАСТЕР КЛАСС

АВГУСТ, 2015 ЕЛ

     “Гыйлем юлы- бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр”. Күренекле галимебез Ризаэддин Фәхретдиннең бу сүзләрен укыгач, уйлап куям. Дөрестән дә мәгариф системасында озак еллар эшләгән укытучыларга нинди генә сынаулар, нинди генә каршылыклар, нинди генә кыенлыклар аша үтәргә, нинди генә программалар, дәреслекләр белән эшләргә  туры килмәде. Берсен башлыйбыз, аларны өйрәнеп бетәбез дигәндә генә икенчесенә күчәбез. Ләкин кайсы гына эшкә тотынсак та башта бик авырсынабыз, бу эш барып чыкмастыр кебек тоела. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә  әледән- әле яңа ачышлар ясалган , яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Белем бирүдә  Федераль дәүләт белем бирү стандартында чагылыш тапкан, яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең  барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый.

Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен , укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим.

       Сингапур дигән сүзне ишетүгә без куркып калдык. Бу алымнарны куллана алмабыз кебек , балаларга да кыен , дәресләрдә авырлыклар белән очрашырбыз кебек. Ләкин  Сингапур мәгарифе алымнары  безнең өчен әллә ни зур яңалык түгел. Без инде элек-электән укучылар белән төркемнәрдә эшлибез, аларга үзара аралашу өчен шартлар тудырабыз . Сингапур алымнарының күбесен болай да куллана идек инде без . Сингапур структуралары аңлап файдаланылса, дәресләр бик күңелле килеп чыга. Укучылар бер ноктага гына карап утырмыйлар. Бу алымнар балаларда кызыксыну уята . Аларны куллану - балаларны дәрестә ялыктырмас өчен менә дигән алым.   Бу алымнарны теләсә-кайсы сыйныфта кулланырга мөмкин – барысы да укытучының әзерлегенә һәм балалар санына бәйле. Укучыларны фикерләргә, бер-береңнең фикеренә колак салырга, максатчан булырга өйрәтүдә дә Сингапур алымнары бик кулай. Кагыйдә буларак, дәрес вакытында укучылар төркемнәргә бүленеп эшлиләр. Укытучы биргән сорау һәм биремнәрне балалар бергәләшеп чишәргә тиеш. Бу эштә һәрбер укучы катнаша, берсе дә читтә калмый. Шул рәвешле , Сингапур проектының гадәти алымнардан төп аермасы-укучы үзен иркен тотарга, үз фикерен әйтергә, шул ук вакытта башкаларның да фикерләрен тыңлый белергә өйрәнә. Ул үзен башкалар белән тигез хокуклы итеп тоя, үз-үзенә  ышанычы арта. Сингапурча белем алу – башлангыч сыйныф балалары өчен уен.  

         Безнең мәктәп “Школа Превосходства” (“Өстенлек мәктәбе”) дип атала. “Кооператив укыту” юнәлеше буенча  эшлибез. Кооператив укыту- кече төркемнәрдә хезмәттәшлеккә корылган укыту технологиясе .Зур төркем ( яисә сыйныф) берничә кече төркемгә бүленә һәм укытучының махсус күрсәтмәсе буенча эшли. Һәр укучы үзенең биремен,уку материалыннан үз өлешен аңлаганча эшли, ахырдан укучылар үз продуктлары белән башкаларны таныштыралар, фикер алышалар. Шушы юнәлеш буенча  Сезгә үзем дәресләрдә яратып куллана торган,   балалар өчен дә  кызыклы һәм файдалы булган   берничә  структураны тәкъдим итмәкче булам. Бу алымнарны математика дәресләре өчен алдым. Ләкин аларны башка барлык фәннәрдән дә үткәрергә мөмкин. Бу алымнарны сез дә беләсез, үзегез дә кулланасыздыр.

МАСТЕР КЛАСС

  1. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.    

-Хәерле көн,  укучылар! Хәзер безнең  математика   дәресе. Барыбыз да дәрескә әзерме?  

    - Уңайлы итеп утырдык. №1 укучылар белән танышыйк.Ә хәзер №2 укучылар сәламләсен. №3 укучылар сәламләсен. №4 укучылар шулай ук сәлам бирсен. Сезнең арагызда бик тату , дус яшәүчеләр бармы? Шулар бассын әле. Аларны без дуслык яратучылар дип атыйк. Ә хәзер һәрвакыт иптәшләренә булышырга, ярдәм итәргә әзер укучыларны күрик. Бу сыйныфта ярдәмчел, кеше хәленә керә белүче укучылар гына икән. Сезнең арагызда башкаларны тыңлый, аларны ишетә белүчеләр бармы? Сез бик игътибарлы укучылар икән. Сезнең арагызда күп белергә теләүчеләр, тырышып укучылар  бармы? Сез бик кызыксынучан, белем алырга омтылучы  укучылар икәнсез.

  1. ХӘРӘКӘТ ЗУРЛЫКЛАРЫ ТУРЫНДА КАБАТЛАУ. ФЭН – ЭН- ПИК СТРУКТУРАСЫ  БЕЛӘН ЭШЛӘҮ.
  • Ә хәзер хәрәкәткә карата мәсьәләләр чишәр алдыннан хәрәкәт зурлыклары турында кабатлап, искә төшереп китәрбез.  Моның өчен ФЭН – ЭН- ПИК структурасы файдаланырбыз. Бу структураның тәртибе белән таныштырып китәм.

     Бу структура өчен  МЭНЭДЖ МЭТларның шушы структура өчен бирелгән ягын каратып куябыз. Карточкаларга  сораулар языла. Алар, өстәл уртасында, сораулары язылган ягы аска карап яталар.  Ә парта кырыенда җаваплар язылган карточкалар ята. Аларга номерлар сугылган.

  1. Беренче кеше карточкаларны ала, веер шикелле итеп сораулы ягын үзенә каратып тота. “Рәхим ит” дип , икенче № астындагы укучы карточканы алырга куша.
  2. Икенче № астындагы укучы үзе теләгән 1 карточканы  ала, номерын әйтә андагы сорауны кычкырып укый. Җавап бирер өчен өченче № астындагы укучыга  уйларга 5с вакыт бирә. (Эченнән генә вакытны саный). Бу вакытта дүртенче № астындагы укучы җаваплы карточканы алып җавапны карап ала.
  3. Өченче № астындагы укучы  шул сорауга җавап бирә.
  4. Дүртенче № астындагы укучы җавапның дөреслеген тикшерә,  дөрес булса укучыны мактый , килешмәсә, җавап дөрес булмаса , аңа ярдәм итә.  
  5. Алга таба сәгать теле йөрешендә укучылар рольләрен алмашалар. МЭН ЭДЖ МЭТларын да шул уңайга боралар.
  6. Сорауларга җавап биреп бетергәч һәр өстәл үзләренең эшләре тәмамланганын белдерә.

Сораулар:

1. Хәрәкәткә мәсьәләләр чишкәндә нинди компонентлар кулланыла? (Тизлек, вакыт,ераклык)

2. Тизлек нинди зурлыкларда үлчәнә?

 А) км, м, дм.

Б)сәгать, минут , секунд

В)км/сәг, м/c, м/мин

3. Вакыт нинди зурлыкларда үлчәнә?

А) км, м, дм.

Б)сәгать, минут , секунд

В)км/сәг, м/c, м/мин

4. Тизлек нинди зурлыкларда үлчәнә?

А) км, м, дм.

Б)сәгать, минут , секунд

В)км/сәг, м/c, м/мин

5. Ераклыкны ничек табарга?( Тизлекне вакытка тапкырларга)

6. Тизлекне ничек табарга?(Ераклыкны вакытка бүләргә)

7. Вакытны ничек табарга?(Ераклыкны  тизлеккә бүләргә)

8. Җәяүле 4 сәгатьтә 16 км юл үткән. Җәяүле нинди тизлек белән барган?

А) 4 км

       Б) 4 км/сәг

   В) 12 км

Бу структура вакытында укучылар алган белемнәрен ныгыталар, искә төшерәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр. Иптәшләре  алдында үзләрен җаваплы хис итәләр, авыр укучылар да җавап бирергә тырышалар. Һәр укучы үз-үзенә дә бәя бирә, шул ук вакытта иптәшләренең җавапларын да тыңлап аларның белем  дәрәҗәләрен дә күрә.  

  1.       ХӘРӘКӘТКӘ ГАДИ  МӘСЬӘЛӘЛӘР ЧИШҮ. РЕЛЛИ КОУЧ СТРУКТУРАСЫ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ

БИРЕМ: мәсьәләне чиш, чишелешен  яз

     -Ә хәзер хәрәкәткә гади  мәсьәләләр чишәрбез.  Монда безгә Релли Коуч структурасы  ярдәмгә килер. А  белән Б иңбаш партнерлар парлаша. Аларның икесенә  биремле бер карточка бирелә.Бу эш язмача башкарыла.  Икесенә бер ручка. Беренче баганага биремнәр А партнеры өчен, ә икенче баганага биремнәр Б партнеры өчен  Биремне үтәүне А партнеры башлый. Ул мәсьәләне кычкырып укый, чишә, чишелешне язып куя. Бу вакытта Б партнеры иптәшен игътибар белән  тыңлый, күзәтә, килешмәсә төзәтә үз фикерен әйтә, мактый. Чират  Б га күчә. Ахырдан бу эшләр җыеп алына. Укытучы эшләрне тикшереп укучыларга билгеләр куя. Җавапларны экран ярдәмендә һәм әзер җаваплар язылган   карточкалар ярдәмендә тикшерергә дә мөмкин.

Хәрәкәткә гади  мәсьәләләр чишү.

БИРЕМ: мәсьәләне чиш, чишелешен  яз

А

Б

  1. Әкәм-төкәм 5м/сәг тизлек белән үрмәли. 4 сәгатьтә ул  күпме юл үтәр?

5х4=20(м) 

  1. Ташбака 10 минутта 40 метр үрмәли. Ташбаканың уртача тизлеге күпме? 

40:10=4(м/м) 

  1. Дөя чүлдә 9км\сәг тизлек белән бара. 54 км ны ул күпме вакытта үтәр?

54: 9=(6 сәг) 

  1. Куян 3 сәгатьтә 72 км юл үтә. Куян нинди тизлек белән бара?

72: 3 = 24(км/сәг) 

  1. Күгәрчен 50 км\сәг тизлек белән оча. 6сәгатьтә ул күпме  юл үтәр?

50х6=300 (км)

  1. Бөркет 30м\с тизлек белән оча. 270 м араны ул күпме вакытта очып үтәр?

270: 30 = 9 (с.) 

Бу  алымнар аз укучылы сыйныфлар белән эшләгәндә, ике сыйныф белән эшләүчеләр өчен бик уңай. Бу биремнәрне укучылар алымның   кагыйдәләрен өйрәнеп беткәч мөстәкыйль эшли алалар.

    Сингапур укыту структуралары- дәреснең элементлары гына . Алар безнең укыту системасына каршы килми, дәресне дә тамырдан үзгәртми, аны уен формалары, интерактив эш алымнары белән баета гына, дәрестә эшчәнлекне оештыру мөмкинлеге бирә,танып-белү эшчәнлеге белән идарә итәргә булыша. Иң мөһиме, аларның максатчан, нәтиҗәле һәм алда әйтелгәнчә урынлы кулланылуы.

№1

Хәрәкәткә мәсьәләләр чишкәндә нинди компонентлар кулланыла?

№2

       Тизлек нинди зурлыкларда үлчәнә?

                            А) км, м, дм.

       Б)сәгать, минут , секунд

                            В)км/сәг, м/c, м/мин

№3

       Вакыт нинди зурлыкларда үлчәнә?

                            А) км, м, дм.

       Б)сәгать, минут , секунд

                            В)км/сәг, м/c, м/мин

№4

       Ераклык нинди зурлыкларда үлчәнә?

                            А) км, м, дм.

       Б)сәгать, минут , секунд

                            В)км/сәг, м/c, м/мин

№5

 Ераклыкны ничек табарга?

№6

  Тизлекне ничек табарга?

№7

Вакытны ничек табарга?

№8

         Җәяүле 4 сәгатьтә 16 км юл үткән. Җәяүле нинди тизлек белән барган?

Җавап:Тизлек, вакыт,ераклык

№2

       Тизлек нинди зурлыкларда үлчәнә?         

                            Җавап:В)км/сәг, м/c, м/мин

№3

       Вакыт нинди зурлыкларда үлчәнә?

                             Җавап:Б)сәгать, минут , секунд

№4

        Ераклык нинди зурлыкларда үлчәнә?

                              Җавап:А) км, м, дм.

№5

 Ераклыкны ничек табарга?

Җавап:Тизлекне вакытка тапкырларга

№6

  Тизлекне ничек табарга?

Җавап: Ераклыкны вакытка бүләргә

№7

Вак          ытны ничек табарга?

Җавап: Ераклыкны  тизлеккә бүләргә

 Җавап: Б) 4 км/сәг

ФАИНД ЗЕ ФИБ структурасы

  1. Һәр укучы   3әр фикер яза. Шуларның 2 се дөреслеккә туры килә, ә берсе ялган фикер. Ләкин ул дөреслеккә якын булырга тиеш.
  2. Барысы да язып бетергәч бер укучы баса үзенең язганнарын командадагы иптәшләренә укый. (Мәсәлән №1)
  3. Команда аның фикерләрен анализлый ,дөрес түгел фикерне бергәләп табалар.
  4. Ялгыш дип санаган фикерне әйтәләр. Әгәр дә дөрес әйтсәләр, фикерне уйлап табучы баса,  төркемне хөрмәтләп кул чаба , әгәр дә дөрес булмаса   төркем баса һәм уйлап табучыга   кул чаба.

Мәсәлән математика дәресләрендә:

  1. Турыпочмаклыкның 4 ягы бар.
  2. Турыпочмаклыкның  4 почмагы бар .
  3. Турыпочмаклыкның капма-каршы яклары тигез түгел.

Геометрик фигураларга багышланган 3 фикер уйлыйсыз.

  НАМБЭ АП структурасы

Бу структура актив тыңлау күнекмәләрен үстерү өчен файдаланыла.

Мәсәлән , математика  дәресләрендә тапкырлау таблицасын өйрәнгәндә бик кулай.

3 не тапкырлау таблицасын кабатлаганда рәттән санап китәләр. М-н, 1, 2дип. Ә 3 не әйтми, баса гына. Алдагы укучылар  4, 5 дип санап китәләр.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обмен опытом работы "Умножение с увлечением"

Таблицы умножения и деления, несомненно, являются одним из камней преткновения в младшей школе. Мало того, что механическое зазубривание строчек таблицы трудоёмко и не нравится детям, без постоянной т...

Обмен опытом: "Коррекция нарушений письма у младших школьников с ЗПР" презентация

Обобщение опыта работы по теме: "Коррекция нарушений письма у младших школьников с ЗПР" Цель исследования:  изучить состояние письма у младших школьников и доказать эффективность проведенной кор...

обмен опытом Реализация программы фгос в гимназии

план учебной работы, как реализовывалась внеурочная деятельность...

Доклад на МО "Организация внеурочной деятельности (обмен опытом)"

Главным моментом в образовании становится воспитание подлинно свободной личности, формирование у детей способности самостоятельно мыслить, добывать и применять знания, тщатель...

Обмен опытом работы

Материал поможет дать представление о педагогической деятельности...

Обмен опытом.

Обмен опытом :§     Выступления на школьных методических объединениях;§     Участие в XIII Международной научно-практической конференции «Технологии, научно-тех...

К. Паустовский «Корзина с еловыми шишками" (Урок литературного чтения с применением технологии здоровьесбережения) Мастер – класс по обмену опытом в связи с введением ФГОС ООО.

Мастер – класс   по обмену опытом   в связи с введением ФГОС ООО проводит учитель высшей  категори  МБОУ СОШ №8 Данильченко Л.П. Тема: Системно – деятельностный подход ...