Клуб сәгатеннән киңәйтелгән план
план-конспект занятия по математике (2 класс) по теме

 "Математик брейн-ринг"- клуб сәгате өчен киңәйтелгән план. Икенче сыйныф укучылары өчен математикадан алган  белемнәрен тирәнәйтү, укуга кызыксынуларын арттыру максатыннан  төзелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_breyn-ring_.docx26.13 КБ

Предварительный просмотр:

Саматова Зөлфия Наил кызы

Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара беренче гимназиясенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Тема: Математик брейнг-ринг(интеллектуаль уен)

Максат: Математика дәресендә алган белемнәрен системага салу; телдән мәсьәләр, мисаллар  чишү күнекмәсен ныгыту; логик фикерләү сәләтләрен үстерү;  фән өлкәсендәге кузаллауларын киңәйтү; укуга кызыксыну уяту; үзара дуслыкларын ныгыту, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ:

1.Математиканы әйләнә-тирә белән бәйли алу;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1.Тәрбияче ярдәмендә чараның тема, максатын ачыклый белү.

2.Хаталарны ачыклау, аларны төзәтү.

3.Эшчәнлекләренә үзбәя кую;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

1.Үз фикереңне телдән матур итеп әйтү, башкаларны ишетә, тыңлый белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

1.Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле мәгълүматларны туплау, үткәндә өйрәнгәнннәргә таяну, чарада алган белемнәрне ныгыту.

Предметара бәйләнеш: математика, әйләнә-тирә.

Җиһазлау: мэнэджмэнт, ноутбук, проектор, өстәл номерлары күрсәтелгән табличкалар.

Кулланылган технология:

-уен;

-проблемалы укыту;

-Сингапур структурасы.

                                                  Чара барышы

I.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Тәрбияче:

-Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Клуб сәгатебезне башлыйбыз. Бүген безнең интеллектуаль уен. ( 1 слайд)  Кайсы фәннән икәнлеген уен барышында ачыкларбыз.Уен раундлардан тора. Раундның башлануын һәм тәмамлануын кыңгырау тавышыннан аңларсыз. Һәр команданың дөрес җавабына бер смайлик бирелә, уен ахырында җиңүче билгеләнелә. Командаларның исеме өстәлдә куелган номер була. Сезнең каршыгызда  өстәл артында утыручының номерын күрсәткән мэнэджмэнтлар. Шуңа карап сез, каршыгызда һәм янәшәгездә утырган күршегезне ачыклагыз. Каршыгызда утырган күршегезне сәламләгез. Ә хәзер янәшәгездә утырган күршегезне сәламләгез.

Сез чарада үзегез генә дә җавап бирәчәксез, парлап та, төркемләп тә эшләячәксез, шуңа күрә сезне берләштергән, җиңүгә омтылыш тудырган тим-чир (девиз) уйларга кирәк. Тим-чир: Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен тырышсын! (2 слайд)

II.Уку мәсьәләсен кую

1 нче раунд “Буталган сүзләр”  (3 слайд)

  -Экранда  бер күренекле галимнең канатлы сүзләре яшерелгән. Буталган сүзләрдән җөмлә төзеп әйтергә тиешсез. Команда белән эшләп, А4 битенә зур итеп фломастер белән язасыз. Җавапны бер генә кеше күрсәтә.  

Математика- барлык фәннәрнең патшасы.( 4 слайд)

-Димәк, кайсы фән буенча икән безнең уеныбыз? Клуб сәгатенең темасы : “Математик брейн-ринг” (5 слайд)

 -“Математика –барлык фәннәрнең патшасы”,- дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Карл Гаусс хаклымы? Математиканы белү ни өчен кирәк? Көндәлек тормышта без көн саен математика буенча алган белемнәребезне кулланабызмы? Математиканы һәрчак  куллануыбыз хакында уйлап эшлибезме? ( 6 слайд)

  - Карл Гаусс –бөек немец математигы.Ул башлангыч мәктәптә укыганда укытучылары, сыйныфта балалар озак вакыт тавышсыз утырсын өчен, шактый кыен, дәреслектә булмаган мисал һәм мәсьәләләр тәкъдим иткән. Ашыгып, ялгыш эшләгән укучыларга физик җәза бирелгән (почмакка бастыру, идән юдырту, нечкә чыбык белән сугу һ.б.) Шуңа күрә күп укучылар, җәза алудан куркып, хатасыз эшләргә тырышкан. Дәресләрнең берсендә укытучы, тактага мисал язып, 1 дән 100гә кадәр натураль саннарның суммасын исәпләргә куша:

   1+2+3+4+...+98+99+100=?

   Мисалны язып, укытучы үз эшләрен эшли башлый, чөнки аның фикеренчә, бу сумманы бер дәрестә генә исәпләп булмый. Ләкин бер минут та үтми, кечкенә Карл кул күтәрә:"Мин эшләдем!" Укытучы Карлга :”Бу мисалны алай тиз генә эшләп булмый, син ялгышкансың, сиңа җәза бирергә туры килә”,-ди. Карл бик кыю гына такта янына чыга  һәм дөрес җавапны язып куя. Укытучы һәм Карлның барлык сыйныфташлары шакката.

   Карл Гаусс бөтен дөньяга танылган математика галименә әйләнә.

  - Карл Гауссның тормышындагы уңышларыннан чыгып, нинди нәтиҗә яса була?

III.Уку мәсьәләсен чишү.

2 нче раунд. “ Нинди сүзләр яшерелгән?” (ребуслар чишү),( 7 слайд)

    б50 (билле); 100ә (йөзә); 1аз(бераз); 5ек(бишек); 7гән (җидегән); 6н(алтын). (8 слайд)

Һәр командага бер сорау бирелә. Белмәсәләр , аннан соңгы команда җавап бирә.

3 нче раунд “Ничә кисемтә бар?(9 слайд)

-Туры сызык өстендә 4 нокта билгеләгәннән соң, ничә кисемтә барлыкка килгән?  (10 слайд) Санын күрсәтегез, кисемтәләрнең исемнәрен языгыз. Финк- райт- раунд робин структурасын кулланабыз. Һәркем җавапны уйлый, яза, чираттан үз фикерен әйтә, аннан команда бер нәтиҗәгә килә. Өченче номерлы укучылар җавапны күрсәтә. ( 6 кисемтә: АБ, АВ, АГ, БВ, БГ,ВГ)

4 нче раунд “Математик сандык” ( Табышмаклар) (11 слайд)

              Нинди сан?(12 слайд)

 а) Тапкырласа юк итә

     Йөзне түгел берне дә.

     Нинди сан бу?...Үзенә

     Булмый аның берни дә. (ноль)

              Ничә көннән?  (13 слайд)

б) “Бер атнадан кайтам”,-диеп,

      Әти читкә киткән иде,

     “Бер көн үтте, ике көн...”-дип,

     Зилә шундый көткән иде.

     Әти кайтты атнадан соң

     Тагын ике көннән генә.

     Ничә көннән кайткан иде?

     Ягез әле, кемнәр белә? (9 көннән)

               Кайсы күпме яши? (14 слайд)

   в)  Бер карт тавык:- Мин бит инде

        Утыз яшькә җиттем,- дигән.

        Үрдәк әйткән:-Ул яшьне мин

        Ун ел элек үттем,-дигән.

        Карт каз исә:-Нигә болай

        Мактанасыз һаман? –дигән.-

        Мин бер үрдәк, ике тавык

        Яшен яши алам дигән.

        Кайсы күпме яши инде?

        Тизрәк исәпләгез әле.

        Ягез әле?  (Тавыкка-30, үрдәккә-40,казга-100)

                            Мәзәк хәл  (15 слайд)

     г) Булган, ди, бер аксак Давыт,

         Җиккән дә, ди, аксак тавык,

         Төягән, ди, унбиш чүлмәк.

         Нәрсәдәндер тавык шүрләп

         Кинәт читкә тайпылган, ди,

         Һәм Давытның биш чүлмәге

         Җиргә төшеп ватылган, ди.

         “Ник җиктем,-дип,-аксак тавык,-

         И үкенгән аксак Давыт.-

         Базарга ник бардым икән?!”

         Белсәң иде, арбасында

         Ничә чүлмәк калды икән? (тавыкны җигеп булмый)

                  Ничә чеби чыгарган? (16 слайд)

     д) Безнең өйдә ак тавыкка

         Сокланмаган бер кеше юк:

         “Кара,-диләр һәммәсе дә,-

          Нинди генә чебеше юк!...”

           Өчесе ак, берсе кара,

          Ун чебие чуар аның...

           Ягез әле, кемнә әйтә:

          Ничә чеби чыгарган ул?  (14 чеби)

                              Саныйм әле (17 слайд)

         е) Ун карлыгач тезелгән

              Телефон чыбыгына.

              Тагын өчәү өстәлде,

              Көткәндәй шуны гына.

              Бераз сайрап утыргач.

              Очып китте бишәве.

             Саныйм әле, чыбыкта

             Калды икән ничәве? (8 карлыгач)

                            Ял сәгате : “Такмы, җөпме?”

   -Барыбыз да матур итеп басабыз. Ял итеп алабыз. Мин сезгә саннар әйтәм, сез аларның җөп санмы, так санмы икәнен аерып күрсәтерсез. Җөп сан булса-чәбәклибез, так сан булса-дөбертибез.

5 нче раунд. “Мәкальне тап” (“Китап-белем чишмәсе”) ( 18, 19, 20, 21, 22слайд)

Мисалларны чишеп, татар халкының белем алуга кагылышлы бер   мәкален укыгыз. Җавап А4битенә языла. Бер укучы җавапны әйтә.

Китап                                     белем                                                    чишмәсе

20+30-10=40 А                     100-80+30=50М                                 15:3-5=0Ч

19-17+8=10 И                       2*8-7=9 Л                                           80-70+60=70Е

30+30+30=90 П                    90-50-10=30Е                                     18:6+17=20 С

6*2-9=3 К                              10+80-90=0 Б                                     24:8-1=2И

0+60-40=20  Т                       45:9-4=1 Е                                           21:7+7=10М

                                                                                                             2*7-8=6Ш

                                                                                                             12:4+9=12 Ә

6 нчы раунд “Фикерлә!”   (23 слайд)

-Нияз-Наилнең улы, Наил-Мәхмүтнең улы, Нияз Мәхмүтнең кеме була?

( оныгы)  (24слайд) Һәр команда җавапны А4 битенә яза, бер укучы җавапны әйтә.

7 нче раунд “Нинди сан төшеп калган?”  (25 слайд)

-Һәр команда җавапны А4 битенә яза, җавапны бер укучы күрсәтә.

    20+40=...+30 (30)  (26 слайд)      

8 нче раунд “Мәсьәләне чиш!” ( 27 слайд)

-Һәр команда җавапны А4 битенә яза, бер укучы күрсәтә.

Беренче тартмада 20 кг алма бар, ә икенчесендә -10 килограммга кимрәк.  Ике тартмада барлыгы ничә килограмм алма бар? ( 30 кг)      (28 слайд)

9 нчы раунд “Ничә өчпочмак бар?”  (29, 30 слайд)

-Һәр команда җавапны А4 битенә яза, бер укучы аны күрсәтә.

Экранда “Ракета” рәсеме күрсәтелгән?  Бу ракетада ничә өчпочмак бар? (11)

 IV. Рефлексия.  Очколарны чутлау, җиңүчеләрне билгеләү. Үзбәя кую.

-Бүгенге клуб сәгате сезгә ошадымы?   Математиканы  яхшы белү кирәкме? Бүгенге дәрестәге хезмәтебезне ничек бәялибез? “Бик яхшы хезмәт!”-дип бәяли алабызмы? Алайса, көзге алдына килдек, секунда сиптердек, чүпрәк белән сөртеп алдык. Эшебездән канәгать елмаеп: “Бик яхшы хезмәт!” –дибез.  Барыгызга да бик зур рәхмәт. (31 слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

содержание и план работы клуба " Семейный очаг"

Пояснительная  записка, план  и  содержание  работы " Семейного  клуба"...

План работы клуба "Вертикаль"; посвящение в курсанты клуба

♦ Культурный досуг среди молодежи с максимальным удовлетворением потребностей подрастающего поколения.♦ Созданный  «разборный тир» (наличие винтовок, матов) позволит проводить занятия по...

План работы клуба "РиД"(родители и дети),заседание клуба - "Весёлые старты"

Вовлечь родителей в воспитательную работу ,сделать жизнь обучающихся более насыщенной поможет клуб "РИД".Расширить представления  обучающихся класса о том,что здоровье человека в его руках....

"Спорт һәм сәламәтлек" сыйныф сәгатенә презентация.

       Спорт һәм    сәламәтлек темасына сыйныф сәгате өчен презентация....

Сыйныф сәгатенә үзанализ

Сыйныф сәгатенә  үзанализ...

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" класс сәгатенә презентация

Татар халкының буыннан-буынга килә торган бәйрәмнәре, йолалары бар. Әбиләрнең күңел сандыгында ниләр бар икән?...

Интеллектуаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Кызыклы математика” курсыннан киңәйтелгән план

ФИО: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Саматова Зөлфия Наил кызы.Дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы: математик әкиятләр.Класс: 1 нче б классы.Үткәрү формасы:  дәрестән тыш эшчәнлек.Максат:...